Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 август 8-13 б.
  • Йәһвәнең үзеңне яратканына шикләнмә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәнең үзеңне яратканына шикләнмә
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫНА ИНАНГАН БУЛУ МӨҺИМ?
  • ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫНА ИНАНЫРГА НӘРСӘ БУЛЫШЫР?
  • ГАЙСӘ ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫ ТУРЫНДА ӨЙРӘТКӘН
  • АЛГА ТАБА ДА ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫНА ИНАНЫП ТОР
  • Йәһвә сине назлы ярата
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йолым Йәһвәнең һәм Гайсәнең сыйфатларын ачыклый
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Сезне вәгазьләргә мәхәббәт дәртләндереп торсын!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 август 8-13 б.

33 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

4 ҖЫР «Йәһвә — Көтүчем минем»

Йәһвәнең үзеңне яратканына шикләнмә

«Сине үземә тугры мәхәббәт белән җәлеп иттем» (ИРМ. 31:3).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Ни өчен Йәһвәнең безне яратканына ышанырга кирәк һәм бу ышанычны ничек ныгытырга?

1. Ни өчен син Йәһвәгә багышландың? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

СИН суга чумдырылган кардәш булсаң, Йәһвәгә багышланырга сине нәрсә дәртләндерде? Аңа карата мәхәббәт. Багышлану догасында син Аллаһыга ихтыярын үтәп яшәргә һәм аны бөтен йөрәгең, җаның, акылың һәм кодрәтең белән яратырга вәгъдә иттең (Марк 12:30). Ул вакыттан бирле яратуың тагы да ныгыды. Шуңа күрә бүген берәрсе синнән: «Син Йәһвәне яратасыңмы?» — дип сораса, син, бер дә шикләнмичә: «Әлбәттә, яратам! Ул минем өчен иң мөһиме»,— дип җавап бирерсең.

Коллаж: Апа-кардәш Йәһвәгә багышлануы һәм суга чумдырылуы турында уйлана. 1. Ул агач астында дога кылып утыра. 2. Ул елгада суга чумдырыла.

Багышланганда һәм суга чумдырылганда Йәһвәгә карата яратуыңның никадәр нык булганын хәтерлисеңме? (1 нче абзацны кара)


2, 3. Йәһвә безнең нәрсәгә инанган булуыбызны тели һәм бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз? (Ирмия 31:3)

2 Ә әгәр синнән: «Йәһвә сине яратамы?» — дип сорасалар, син нинди җавап бирер идең? Кайберәүләр үзләрен Йәһвәнең яратуына лаеклы түгел дип саный шул. Мәсәлән, балачагы авыр булган бер апа-кардәш болай дип әйтә: «Мин Йәһвәне яратам — моңа бер шигем дә юк. Ә менә Йәһвә мине яратамы, юкмы икәнен төгәл әйтә алмыйм». Йәһвәнең яратуына шикләнмәскә нәрсә булышыр?

3 Менә нәрсә турында уйлан: Йәһвә үзенең багышланган хезмәтчеләрен аеруча нык ярата. Ул аларга көчле, үзгәрмәс яратуны — тугры мәхәббәтен күрсәтә. Яратканга, ул аларны «кыйммәтле милке» дип саный (Мал. 3:17, иск.). Йәһвә сине дә үзенә җәлеп итте, һәм син аның чакыруын кабул иттең. (Ирмия 31:3 укы.) Шуңа күрә Аллаһы сине дә кадерле һәм үзенең тугры яратуына лаеклы дип саный. Рәсүл Паул болай дип язган: «Мин шуңа инанам: үлем дә, тормыш та, фәрештәләр дә, хөкүмәтләр дә, хәзерге һәм киләчәктәге нәрсәләр дә, көчләр дә, биеклек тә, тирәнлек тә, барлыкка китерелгән башка һичбер нәрсә дә безне Аллаһының... мәхәббәтеннән аера алмаячак» (Рим. 8:38, 39). Йәһвә бездә дә андый инанганлык булуын тели. Ни өчен бу шулкадәр мөһим һәм бу инанганлыкны ничек ныгытырга? Әйдәгез, бу мәкаләдән моны белик.

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫНА ИНАНГАН БУЛУ МӨҺИМ?

4. Шайтанның һөҗүмнәренә каршы торырга нәрсә булышыр?

4 Йәһвәнең яратуына инанган булсак, без Шайтанның «мәкерле эшләренә» каршы тора алырбыз (Эфес. 6:11). Безне Йәһвәгә хезмәт итүдән туктатыр өчен, Шайтан төрле мәкерле ысуллар куллана. Мәсәлән, ул күңелебезгә Йәһвә безне яратмый дигән фикерне сеңдерергә тырыша. Изге Язмаларда Шайтан арыслан белән чагыштырыла. Еш кына арысланнар арыган, хәлсез һәм яклаусыз хайваннарга һөҗүм итә. Шайтан да шулай эшли һәм хәлсез чакларыбызда безгә һөҗүм итәргә тырыша. Мәсәлән, без арыганда яисә үткәндәге вакыйгалар, хәзерге авырлыклар я киләчәктәге билгесезлек аркасында боекканда, Шайтан моннан файдаланмый калмый (Гыйб. сүз. 24:10). Йәһвәнең безне яратканына шикләнмәсәк, Шайтанның корбаны булып китмәбез (1 Пет. 5:8, 9; Ягък. 4:7).

5. Ни өчен Йәһвәнең яратуын һәм безне кадерләгәнен сизү мөһим?

5 Йәһвәнең яратуына инанганлык безгә аңа якынлашырга булыша. Ни өчен алай дип әйтеп була? Йәһвә безне башкаларны яратырга һәм аларның яратуларын сизәргә ихтыяҗ белән барлыкка китергән. Берәрсе безгә ярату күрсәткәндә, без дә аңа ярату күрсәтергә телибез. Шуңа күрә Йәһвәнең яратуын күбрәк сизгән саен, без дә аны күбрәк ярата башлыйбыз (1 Яхъя 4:19). Ә безнең аңа карата яратуыбыз үскән саен, аның да безне яратуы үсә бара. Изге Язмаларда болай дип әйтелә бит: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягък. 4:8). Әмма Йәһвәнең безне яратканына ышанычыбызны ничек ныгытырга?

ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫНА ИНАНЫРГА НӘРСӘ БУЛЫШЫР?

6. Йәһвәнең үзеңне яратканына шикләнсәң, нәрсә эшләп була?

6 Өзлексез һәм конкрет итеп дога кыл (Лүк 18:1; Рим. 12:12). Йәһвәнең үзеңә ничек караганын аңларга булышсын дип, аңа дога кыл. Кирәк булса, моның турында Йәһвәдән көненә берничә тапкыр сорап була. Әмма үзебезне гаепләргә һәвәс йөрәгебезне ышандыру кайчак авыр булырга мөмкин. Онытма: Йәһвә йөрәгеңнән бөегрәк (1 Яхъя 3:19, 20). Ул сине бик яхшы белә һәм син үзеңдә күрмәгән яхшы сыйфатларыңны да күрә (1 Иш. 16:7; 2 Елъ. 6:30). Шуңа күрә аңа күңелеңне бушат һәм аның яратуына инанырга булышсын дип сора (Зәб. 62:8). Аннары үз догаң буенча эш итәргә тырыш. Бу яктан сиңа киләсе абзацлардагы киңәшләр ярдәм итәр.

7, 8. Мәдхияләр сине Йәһвәнең яратуына ничек ышандыра?

7 Йәһвәнең сүзләренә ышан. Ул борынгы хезмәтчеләрен үзе турында язарга рухландырган булган. Мәсәлән, Давыт патша Йәһвәнең никадәр кайгыртучан булуын болай дип сурәтләгән: «Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара» (Зәб. 34:18). Күңелең төшкәндә, син үзеңне ялгыз хис итәргә мөмкин. Әмма шуны истә тот: андый чакларда Йәһвә сиңа аеруча якын, чөнки ярдәмгә мохтаҗ булуыңны күреп тора. Башка мәдхиясендә Давыт болай дип язган: «Күз яшьләремне күн турсыкка җыеп барчы» (Зәб. 56:8). Әйе, син кайгы кичергәндә, Йәһвә моны күреп тора. Ул синең хисләреңне яхшы аңлый һәм синең турында кайгырта. Йәһвә ниндидер мәгънәдә синең күз яшьләреңне җыеп бара. Чүл буйлап сәяхәт иткән кешегә турсыгындагы һәр тамчы су кадерле булган кебек, Йәһвәгә дә күз яшьләрең шулай ук кадерле. Ә Зәбур 139:3 тә Йәһвә турында болай диелә: «Сиңа минем бөтен юлларым билгеле». Йәһвә синең бар эшләреңне күреп торса да, игътибарын яхшыларына гына туплый (Евр. 6:10). Ни өчен ул шулай эшли? Чөнки син аны сөендерергә тырышасың, ул моны күрә һәм кадерлиa.

8 Изге Язмалардагы юатучы бу шигырьләр ярдәмендә Йәһвә, асылда, сиңа болай ди: «Мин сине бик нык яратам һәм кадерлим. Мин моны белүеңне телим». Әмма Шайтан сине капма-каршысына ышандырырга тели. Шуңа күрә Йәһвәнең яратуына шикләнә башласаң, үзеңә мондый сорау бир: «Мин „ялганның атасына“ я „хакыйкать Аллаһысына“ ышанырмынмы?» (Яхъя 8:44; Зәб. 31:5)

9. Йәһвә үзен яраткан кешеләргә нинди вәгъдә бирә? (Чыгыш 20:5, 6)

9 Йәһвәнең үзен яраткан кешеләргә карата нинди хисләр кичергәне турында уйлан. Аллаһының Мусага һәм исраиллеләргә әйткән сүзләрен хәтерлисеңме? (Чыгыш 20:5, 6 укы.) Йәһвә үзен яраткан кешеләргә тугры мәхәббәт күрсәтергә вәгъдә иткән. Тугры булганга, Йәһвә үзен яраткан хезмәтчеләренә ярату белән кайтармый калмый (Ник. 1:5). Шуңа күрә кайвакыт Йәһвәнең яратуына шикләнсәң, шуның турында уйлан: син Аллаһыны яратасың икән һәм аны сөендерергә тырышасың икән, аның да сине яратканына шикләнергә кирәкме соң? (Дан. 9:4; 1 Көр. 8:3) Башка сүзләр белән әйткәндә, син Йәһвәне яратканыңа шикләнмисең икән, Йәһвәнең сине яратуына шикләнер өчен бер сәбәп тә юк.

10, 11. Йәһвә йолымга ничек каравыңны тели? (Гәләтиялеләргә 2:20)

10 Йолым турында уйлан. Йолым — Йәһвәнең кешелеккә бирелгән иң зур бүләге (Яхъя 3:16). Әмма бу бүләк шәхсән синең өчен бирелгән дип әйтеп буламы? Әлбәттә! Рәсүл Паулның мисалын карап чыгыйк. Мәсихче булып киткәнче, ул җитди гөнаһлар кылган. Мәсихнең шәкерте булып киткәч тә, аңа кимчелекләре белән көрәшергә туры килгән (Рим. 7:24, 25; 1 Тим. 1:12—14). Шулай да ул йолымның шәхсән үзе өчен бирелгәненә инанган булган. (Гәләтиялеләргә 2:20 укы.) Безгә файда булсын дип, Йәһвә Паулны үзенең инанганлыгы турында язарга рухландырган (Рим. 15:4). Димәк, Йәһвә синең дә йолымга карата шундый ук карашта булуыңны тели. Бу сиңа Йәһвәнең шәхсән үзеңне яратканына шикләнмәскә булышыр.

11 Йәһвә Гайсәне безнең өчен үз тормышын бирсен дип җибәргән, һәм, әлбәттә, без аңа моның өчен бик рәхмәтле. Әмма Гайсәнең җиргә килүенең башка сәбәбе дә булган. Ул Аллаһы турында хакыйкатьне сөйләр өчен килгән (Яхъя 18:37). Мәсәлән, Гайсә Йәһвәнең үз балаларын бик яратканы турында өйрәткән. Әйдәгез, хәзер аның өйрәткәннәренә игътибар итик.

ГАЙСӘ ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫ ТУРЫНДА ӨЙРӘТКӘН

12. Ни өчен Гайсәнең Йәһвә турында өйрәткәннәренә ышанып була?

12 Җирдә булганда, Гайсә Йәһвә турында күпне сөйләгән (Лүк 10:22). Күктә Йәһвә белән миллиардлаган ел яшәп, ул аның яратуын үзе татыган, шулай ук фәрештәләр белән һәм җирдәге балалары белән ничек эш иткәнен күреп торган (Көл. 1:15). Шуңа күрә Гайсәнең сүзләренә тулысынча ышанып була. Гайсә кешеләрне Йәһвәнең яратуына ничек ышандырган?

13. Гайсә Йәһвә турында нәрсәне аңлавыңны тели?

13 Яхшы хәбәрләрдә Гайсә Йәһвәне 160 тан артык тапкыр «Ата» дип атый. Шәкертләре белән сөйләшкәндә, ул «күктәге Атагыз» һәм «сезнең Атагыз» кебек сүзтезмәләрне кулланган (Мат. 5:16; Яхъя 20:17). Маттай 5:16 га китерелгән аңлатмада болай диелә: «Аллаһының борынгы заманда яшәгән хезмәтчеләре Йәһвәне сурәтләр өчен һәм аңа мөрәҗәгать итәр өчен күп кенә бөек титуллар кулланган, шул исәптән „Чиксез Кодрәт Иясе“, „Аллаһы Тәгалә“ һәм „Бөек Барлыкка Китерүче“, ләкин Гайсәнең „Ата“ дигән гади, гомум кабул ителгән сүзне куллануы Аллаһының үз хезмәтчеләре белән булган якын мөнәсәбәтләренә басым ясый». Әйе, Йәһвә үз балаларын яраткан әтигә охшаш. Гайсә синең Йәһвәгә нәкъ шулай каравыңны тели. Әйдә, Гайсәнең «Ата» сүзен кулланган ике очракка игътибар итик.

14. Йәһвәнең һәрберебезне кадерләгәнен Гайсә ничек күрсәткән? (Маттай 10:29—31) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Башта, Гайсә Мәсихнең Маттай 10:29—31 дә язылган сүзләренә күз салыйк. (Укы.) Чыпчыклар — кечкенә кошлар, алар Йәһвәне яратмый да, аңа гыйбадәт тә кылмый. Шулай да күктәге Атабыз аларның һәрберсенең кайда икәнен белеп тора. Чыпчыклардан аермалы буларак, без Йәһвәне яратабыз һәм аңа гыйбадәт кылабыз. Шуңа күрә Йәһвә безне бигрәк тә кадерли! Ә 30 нчы шигырьдә «сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган» дип әйтелә. Бу шигырьгә китерелгән аңлатмада әйтелә: «Йәһвә андый кечкенә нәрсәләр турында яхшы белә икән, бу аның Мәсихнең һәр шәкерте белән бик кызыксынганына дәлил булып тора». Әйе, күктәге Атаң сине бик кадерли, Гайсә моны белүеңне тели.

Гайсә, җиргә очып төшүче чыпчыкка ишарәләп, нәрсәдер әйтә. Шәкертләре аны игътибар белән тыңлап тора.

Йәһвә һәр чыпчыкның кайда икәнен белә. Ул чыпчыкларны шулай кадерли икән, үзенә гыйбадәт кылган һәм үзен яраткан хезмәтчеләрен бигрәк тә кадерли. (14 нче абзацны кара)


15. Син Гайсәнең Яхъя 6:44 тә язылган сүзләреннән күктәге Атаң турында нәрсә белдең?

15 Гайсә «Ата» дигән сүзне кулланган тагын бер урынга игътибар итик. (Яхъя 6:44 укы.) Күктәге Атаң сине үзе хакыйкатькә җәлеп итте. Ни өчен ул моны эшләде? Чөнки синең йөрәгеңне күреп алды (Рәс. 13:48). Яхъя 6:44 кә китерелгән аңлатмада әйтелгәнчә, Гайсә, күрәсең, Ирмиянең мондый сүзләрен күздә тоткан: «Сине үземә тугры мәхәббәт белән җәлеп иттем [яки «сиңа тугры мәхәббәт күрсәтүне дәвам иттем»]». (Ирм. 31:3, иск.; Һошия 11:4 белән чагыштыр.) Ни өчен Йәһвәнең мәхәббәте тугры дип атала? Чөнки ул яхшы сыйфатларыңны һәрчак күреп тора, хәтта син үзең аларны күрмәсәң дә.

16. а) Гайсә, асылда, сиңа нәрсә дип әйтә һәм ни өчен аңа ышанып була? ә) Йәһвәнең иң яхшы Ата булганына ничек инанырга? («Йәһвә — иң яхшы Ата!» дигән рамканы кара.)

16 Гайсә, асылда, сиңа болай дип әйтә: «Йәһвә минем Атам гына түгел, ә синең Атаң да. Шикләнмә, Йәһвә сине бик ярата һәм кадерли». Кайвакыт Йәһвәнең яратуына шикләрең туса, Гайсәнең сүзләрен исеңә төшер. Аңа тулысынча ышанып була, чөнки ул һәрвакыт хакыйкатьне сөйли һәм Атабызны бик яхшы белә (1 Пет. 2:22).

«Йәһвә — иң яхшы Ата!»

Йәһвәнең нинди Ата булганы «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапта бик яхшы сурәтләнә. Бу китапның кереш сүзләрендә аның максаты турында болай диелә: «Бу китапны укып, без Йәһвәнең һәрберебез өчен, әти нинди булырга тиеш, нәкъ шундый Ата икәнен күрербез. Ул көчле, гадел, зирәк, үз балаларын ярата һәм аларны беркайчан да калдырмаячак».

Мәрхәмәтсез әти белән үскән бер апа-кардәш, бу китапны укыганнан соң, болай дигән: «Мин „әти“ дигән сүздән куркырга кирәкми икәнен аңладым. Хәзер мин яхшы ата нинди ул икәнен беләм. Мин Йәһвәнең үземне яратканына шикләнмим, мин дә аны яратам». Ә башка укучы: «Йәһвә — иң яхшы Ата!» — дип әйткән.

Йәһвәнең үзең өчен иң яхшы Ата булганына тагы да күбрәк инаныр өчен, бу китапны укып чыгарга максат итеп куй.

АЛГА ТАБА ДА ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫНА ИНАНЫП ТОР

17. Ни өчен алга таба да Йәһвәнең яратуына инанып торырга кирәк?

17 Алга таба да Йәһвәнең яратуына шикләреңне тарат. Инде әйтелгәнчә, мәкерле дошманыбыз Шайтан сине Йәһвәгә хезмәт итүдән туктатырга тели. Моның өчен ул күңелеңә, имеш, Йәһвә сине яратмый дигән шикләр салмакчы була. Аның ялганына ышана күрмә! (Әюп 27:5)

18. Йәһвәнең сине яратканына ышанычыңны ничек ныгытырга?

18 Йәһвәнең яратуына ышанычыңны ныгытыр өчен, аңа дога кылып, үзеңә ул карагандай карарга булышсын дип сора. Аның назлы яратуы турындагы шигырьләрне укып уйлан. Йәһвә үзен яраткан кешеләрне һәрчак яратачак икәнен истә тот. Йәһвәнең үз Улын шәхсән синең өчен биргәне турында уйлан. Гайсә әйткәнчә, Йәһвә синең Атаң икәнен онытма. Нәтиҗәдә, берәрсе: «Йәһвә сине яратамы?» — дип сораса, син тулы ышаныч белән: «Әлбәттә, ярата! Һәм мин дә аңа үз яратуымны күрсәтер өчен, көчемнән килгәннең барысын эшлим!» — дип җавап бирерсең.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен Йәһвәнең безне яратканына инану мөһим?

  • Йәһвәнең яратуына инанырга нәрсә булышыр?

  • Гайсәнең өйрәтүләре безгә Йәһвәнең яратуына инанырга ничек булыша?

154 ҖЫР Мәңгелек мәхәббәт

a Йәһвәнең яратуына ышандыручы башка шигырьләрне табар өчен, «Мәсихче тормыш өчен шигырьләр» дигән китапта «Шикләр» дигән теманы кара.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу