Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 октябрь 12-17 б.
  • Аллаһының мәхәббәте мәңгелек

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһының мәхәббәте мәңгелек
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕ — ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ ТӨП ТӘГЪЛИМАТЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ
  • ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫ ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ
  • НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫНА ШИКЛӘР ТУА АЛА?
  • ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫ БУЛЫП КАЛЫГЫЗ
  • Йәһвә сине назлы ярата
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәнең үзеңне яратканына шикләнмә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Йәһвә безгә тугры мәхәббәтен ничек күрсәтә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Күңелегездә булган шикләрне таратыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 октябрь 12-17 б.

41 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

108 ҖЫР Аллаһының тугры мәхәббәте

Аллаһының мәхәббәте мәңгелек

«Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки ул игелекле, аның тугры мәхәббәте мәңгелек» (ЗӘБ. 136:1).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Авыр сынауларга очраганда, Йәһвәнең безне яратканын истә тоту безгә ничек ярдәм иткәнен карап чыгарбыз.

1, 2. Күп кенә мәсихчеләр нинди авырлыкка очрый?

ДИҢГЕЗ уртасында көчле давылга эләккән көймәне күз алдына китерегез. Дулкыннар аны төрле яктан бәргәли. Алар көймәне я өскә күтәрә, я аска төшерә. Андый дулкыннар көймәне әллә кая алып китәргә мөмкин, әмма якорь ярдәмендә көймә бер урында кала ала.

2 Кайвакыт без дә тормыш давылларына эләгәбез. Бер көнне хисләр безне күккә чөя, ә башка көнне төпкә төшерә. Мәсәлән, бүген без Йәһвәнең яратуын ап-ачык сизәбез, ә иртәгә «ул тормышым белән кызыксынамы» дип шикләнәбез (Зәб. 10:1; 13:1). Дустыбыз җылы сүзләр әйтсә, хәлебез җиңеләеп китәргә мөмкин (Гыйб. сүз. 17:17; 25:11). Әмма күп тә үтмәстән шикләр кире кайта. Хәтта «Йәһвә мине кире какмадымы икән?» дигән уйлар туарга мөмкин. Андый чакларда, образлы итеп әйткәндә, ничек «якорь салырга»? Ягъни үзебезне Йәһвәнең яратуына һәм кайгыртуына ничек ышандырып була? Андый ышанычны ничек саклап калырга?

3. а) Зәбур 31:7 һәм 136:1 дә искә алынган «тугры мәхәббәт» дигән сүзтезмә нәрсә аңлата? ә) Ни өчен Йәһвә бу сыйфатны күрсәтүдә иң яхшы үрнәк булып тора? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

3 Тормыш давылы вакытында тотрыклы булып калуның бер ысулы — Йәһвәнең тугры мәхәббәте турында истә тоту. (Зәбур 31:7; 136:1 укы.) «Тугры мәхәббәт» дип әйтелгәндә, ике шәхес арасында якын һәм дәвамлы мөнәсәбәтләр күздә тотыла. Тугры мәхәббәт күрсәтүдә Йәһвә иң яхшы үрнәк булып тора. Изге Язмаларда ул хәтта «тугры мәхәббәткә бай» дип әйтелә (Чыг. 34:6, 7). Анда шулай ук Йәһвә турында: «Үзеңә ялварганнарның һәммәсенә син тугры мәхәббәтеңне мул итеп күрсәтәсең»,— дип әйтелгән (Зәб. 86:5). Бу сүзләр шуны аңлата: Йәһвә үз тугры хезмәтчеләрен беркайчан да калдырмый. Истә тотыгыз: Йәһвәнең тугры булуы, якорь сыман, сезгә тормыш давылларын кичереп чыгарга булышачак (Зәб. 23:4).

Диңгезгә салынган якорь давыл вакытында көймәгә үз урынында калырга ярдәм итә.

Якорь давыл вакытында көймәгә үз урынында калырга ярдәм иткән кебек, Йәһвәнең мәхәббәтенә һәм кайгыртуына ышану безгә тормыш давылларын кичереп чыгарга булышыр (3 нче абзацны кара)


ЙӘҺВӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕ — ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ ТӨП ТӘГЪЛИМАТЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ

4. Изге Язмаларның кайбер төп тәгълиматларын әйтеп китегез һәм ни өчен аларга ышанганыгызны аңлатыгыз.

4 Тормыш давылларында тотрыклы булып калырга безгә тагын бер нәрсә булыша: бу Йәһвәнең мәхәббәте төп тәгълиматларның берсе икәнен истә тоту. «Изге Язмаларның төп тәгълиматы» дигән төшенчә сезнең өчен нәрсәне аңлата? Бәлки, сез Изге Язмалардан белгән кайбер мөһим хакыйкатьләр турында уйлап куйгансыздыр. Мәсәлән, Аллаһының исеме — Йәһвә, Гайсә — Аллаһының бердәнбер Улы, үлгәннәр бернәрсә дә белми һәм кешеләр җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәкләрен исегезгә төшергәнсездер (Зәб. 83:18; Вәг. 9:5; Яхъя 3:16; Ачыл. 21:3, 4). Бу тәгълиматларны кабул иткәч, сез инде аларның дөреслегенә тамчы да шикләнмисез. Ни өчен? Чөнки сез аларның фактларга нигезләнгәненә инандыгыз. Безгә Йәһвәнең мәхәббәтен дә төп тәгълимат итеп кабул итәргә кирәк. Шулай эшләсәк, без Йәһвә безнең белән кызыксынмый, безгә игътибар итми дигән ялган фикерләрдән арына алырбыз.

5. Кешегә ялган тәгълиматларны кире кагарга нәрсә ярдәм итә?

5 Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, сезгә ялган тәгълиматларны кире кагарга нәрсә булышты? Мөгаен, сез динегез өйрәткәннәрне Изге Язмаларның тәгълиматлары белән чагыштыргансыздыр. Әйтик, сез Гайсәнең Чиксез Кодрәтле Аллаһы булуына ышанган идегез, ди. Ә Изге Язмаларны өйрәнгәндә, бу тәгълимат чыннан да дөресме, дип уйлап куйгансыздыр. Аллаһы Сүзендәге кайбер дәлилләрне тикшергәч, моның алай булмаганын аңлагансыз. Сез ялган тәгълиматны хакыйкатькә алмаштыргансыз һәм хәзер Гайсә «яратылганнарның беренчесе» һәм «Аллаһының бердәнбер Улы» булганына ышанасыз (Көл. 1:15; Яхъя 3:18). Әйе, ялган тәгълиматлар ныгытмаларга тиң, һәм аларны җимерү җиңел түгел (2 Көр. 10:4, 5). Әмма ул тәгълиматларны җимергәч, сез инде шул җимерекләргә кире кайтмагансыз (Флп. 3:13).

6. Ни өчен сез Йәһвәнең «тугры мәхәббәте мәңгелек» булганына ышана аласыз?

6 Йәһвәнең тугры мәхәббәте турында да шуны ук әйтеп була. Әгәр сез авырлыклар уртасында Йәһвәнең үзегезне яратканына шикләнә башласагыз, үзегездән: «Мин чыннан да дөрес уйлыйммы?» — дип сорагыз. Үз шикләрегезне мәкаләнең төп шигырендә — Зәбур 136:1 дә язылганнар белән чагыштырыгыз. Ни өчен Йәһвә мәдхия җырлаучыны үз мәхәббәте турында тугры дип язарга дәртләндергән? Ни өчен бу мәдхиядә «аның тугры мәхәббәте мәңгелек» дигән сүзләр 26 тапкыр кабатлана? Инде әйтелгәнчә, без Изге Язмалардагы төп тәгълиматларга ышанабыз. Йәһвәнең тугры мәхәббәте дә шундый төп тәгълимат булып тора. Шуңа күрә Йәһвә безнең белән кызыксынмый я безне яратмый дигән уйлар — чеп-чи ялган. Әйдәгез, аларны башка ялган тәгълиматларны кире каккан кебек кире кагыйк!

7. Нинди шигырьләр Йәһвәнең безне яратканына ышандыра?

7 Изге Язмаларның башка күп кенә шигырьләреннән дә Йәһвәнең безне яратканын күреп була. Мәсәлән, Гайсә үз шәкертләренә: «Сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк»,— дип әйткән булган (Мат. 10:31). Ә Йәһвә үз халкына: «Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен, сине гаделлегем буенча уң кулым белән тотып торырмын»,— дип әйткән булган (Ишаг. 41:10). Игътибар итегез: бу шигырьләрдә «бәлки, сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк» я «бәлки, мин сине ныгытырмын» дип әйтелмәгән. Киресенчә, «сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк» һәм «мин сине ныгытырмын» дип әйтелә. Бу шигырьләрнең максаты — хисләр уяту гына түгел, ә белем бирү дә. Алар фактларга нигезләнгән, шуңа күрә аларга ышанып була. Йәһвәгә үз шикләребезне әйтсәк һәм бу шигырьләр нигезендә уйлансак, без дә үзебез турында 1 Яхья 4:16 да язылганча әйтә алырбыз: «Без үзебез дә Аллаһының мәхәббәтен танып белдек һәм Аллаһының безгә карата булган мәхәббәтенә ышанабыз»a.

8. Кайвакыт Йәһвәнең үзегезне яратканына шикләнсәгез нәрсә эшләп була?

8 Йәһвәнең үзегезне яратуына кайвакыт шикләнсәгез, нәрсә эшләп була? Үз хисләрегезне белгәннәрегез белән чагыштырып карагыз. Фактлардан аермалы буларак, хисләр ышанычлы нәрсә түгел. Әмма Изге Язмаларда Йәһвәнең мәхәббәте факт итеп күрсәтелә. Башкача уйласак, без, асылда, Йәһвәнең төп сыйфатын — мәхәббәтен күрмибез булып чыга (1 Яхъя 4:8).

ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫ ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ

9, 10. Гайсәнең «Ата бит үзе сезне ярата» дигән сүзләренең контексты нинди? (Яхъя 16:26, 27) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Гайсәнең үз шәкертләренә әйткән сүзләреннән без Йәһвәнең мәхәббәте турында күбрәк белә алабыз. Ул аларга: «Ата бит үзе сезне ярата»,— дип әйткән. (Яхъя 16:26, 27 укы.) Бу сүзләрнең контекстыннан күренгәнчә, Гайсәнең максаты шәкертләрен дәртләндерү булмаган. Ул башка нәрсә — дога турында сөйләгән.

10 Шул сүзләрне әйтер алдыннан Гайсә үз шәкертләренә, алар үзенә түгел, ә үзе аша дога кылырга тиеш дип өйрәткән (Яхъя 16:23, 24). Аларга моны белү мөһим булган. Гайсә терелтелгәч, шәкертләрнең аңа дога кылу теләге туа алган. Бу аңлашыла да, Гайсә бит аларның дусты булган. Алар болай дип фикер йөртә алган: Гайсә бит безне ярата, димәк, ул, догаларыбызны ишетеп, аларны Атасына тапшырыр. Әмма Гайсә үз шәкертләренең алай уйлауларын теләмәгән. Ул болай дигән: «Ата бит үзе сезне ярата». Бу Изге Язмаларның төп тәгълиматларының берсе булып тора. Бу сүзләрнең үзегез өчен нәрсә аңлатканы турында уйланыгыз. Изге Язмаларны өйрәнеп, сез Гайсә турында белдегез һәм аны яраттыгыз (Яхъя 14:21). Әмма без, Гайсәнең беренче гасырдагы шәкертләре кебек, Йәһвәгә дога кылабыз. Ул бит безне ярата. Йәһвәгә дога кылган саен, без аның үзебезне яратканына ышанганыбызны күрсәтәбез (1 Яхъя 5:14).

Коллаж: Бер абый-кардәш, тышта эскәмиядә утырып, тормышындагы өч мөһим нәрсә турында дога кыла. 1. Ул авырып яткан хатынына ризык китерә. 2. Ул кызы белән Изге Язмаларны өйрәнә. 3. Ул түлисе квитанцияләрне карап утыра.

Йәһвә «үзе сезне ярата» икәнен истә тотып, аңа ышаныч белән дога кылыгыз (9, 10 нчы абзацны кара)b


НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫНА ШИКЛӘР ТУА АЛА?

11. Ни өчен Йәһвәнең яратуына шикләнүебез Шайтанны сөендерә?

11 Ни өчен без Йәһвәнең яратуына шикләнергә мөмкин? Бәлки, сез моңа Шайтан гаепле дип әйтерсез, һәм бу өлешчә дөрес. Иблис бит «кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Пет. 5:8). Ә без Йәһвәнең үзебезне яратуына шикләнсәк, ул сөенер иде. Йәһвә безне шулкадәр ярата ки, хәтта безнең өчен йолым түләгән. Шайтан исә без йолымга лаеклы түгел дип уйлавыбызны тели (Евр. 2:9). Әгәр без Йәһвәнең яратуына лаек түгел дип уйласак, кем отачак? Шайтан Иблис, әлбәттә. Ә сынаулар вакытында кулларыбызны салындырсак, кем шатланыр? Шулай ук Шайтан. Ул Йәһвә безне яратмый дип ышандырырга тели, әмма чынлыкта ул үзе Йәһвәнең яратуыннан мәхрүм калган. Нинди мәкерлек! Дошманыбызның алымнарын аңласак, безгә аның «мәкерле эшләренә» каршы тору җиңелрәк булыр (Эфес. 6:11; Ягък. 4:7).

12, 13. Мирас итеп алынган гөнаһ Йәһвәнең яратуына шикләнергә ничек этәрә?

12 Йәһвәнең яратуына без тагын бер сәбәп аркасында шикләнә алабыз. Нәрсә турында сүз бара? Бу безнең гөнаһлы халәтебез (Зәб. 51:5; Рим. 5:12). Гөнаһ кешелекне Барлыкка Китерүчесеннән читләштергән. Шулай ук гөнаһ кешеләрнең фикер йөртү рәвешләрен, күңел торышларын һәм физик сәламәтлекләрен бозган.

13 Гөнаһ аркасында без тискәре хисләр кичерергә мөмкин, мәсәлән, гаеп, борчу, оят хисе һәм тынгысызлык. Мондый хисләр гөнаһ кылганда гына туа дип әйтеп булмый. Аллаһының ихтыяры буенча, без камил булырга тиеш идек. Әмма мирас итеп алынган гөнаһ аркасында без камилсез булып киттек. Шуңа күрә шундый тискәре хисләр кичерәбез дә (Рим. 8:20, 21). Тәгәрмәчнең тыны чыкса, машина бөтен көченә бара алмаган кебек, без дә гөнаһ аркасында Йәһвә безгә салган бар потенциалны тулысынча куллана алмыйбыз. Шуңа күрә кайвакыт Йәһвәнең яратуына шикләнүебез гаҗәп түгел. Әмма андый чакларда Йәһвәнең «үзен яратучыларга һәм әмерләрен үтәүчеләргә тугры мәхәббәт күрсәтүен» беркайчан да онытмыйк (Ник. 1:5).

14. Йолым турында уйлану Йәһвәнең безне яратуына ышанырга ничек ярдәм итә? (Римлыларга 5:8) («„Гөнаһ коткысына“ бирелмәгез» дигән рамканы карагыз.)

14 Кайвакыт без үзебезне Йәһвәнең яратуына лаек түгел дип саныйбыз. Бер яктан караганда, бу шулай. Нәкъ бу як Йәһвәнең яратуын бөек, үзенә күрә бер итә дә. Без Йәһвәнең яратуына үз тырышлыкларыбыз я эшләребез белән генә ия була алмыйбыз. Әмма Йәһвә безне яратканга, йолым ярдәмендә гөнаһларыбызны каплаган (1 Яхъя 4:10). Шуны да әйтергә кирәк, Гайсә бит камил кешеләрне түгел, ә гөнаһлы кешеләрне коткарыр өчен килгән. (Римлыларга 5:8 укы.) Без бернәрсәне дә камил рәвештә башкара алмыйбыз, һәм Йәһвә бездән моны көтми дә. Без Йәһвә безне яратмый дигән уйның мирас итеп алынган гөнаһ аркасында туганын аңладык. Моны истә тотсак, без андый шикләргә каршы тәвәккәллек белән көрәшә алырбыз (Рим. 7:24, 25).

«Гөнаһ коткысына» бирелмәгез

Изге Язмаларда «гөнаһ коткысы» турында әйтелә (Евр. 3:13). Безне начар эшләргә этәрүдән тыш, гөнаһлы халәтебез безне шулай ук Йәһвәнең яратуына шикләнергә этәрә. Шулай итеп, гөнаһ безне алдарга мөмкин.

Без беркайчан да алданмабыз дип уйлый алабыз. Мәсәлән, без мошенниклар тозагына эләкмәбез дип уйлыйбыздыр. Әмма сак булмасак я үз-үзебезгә артык таянсак, бу безгә кыйммәткә төшәргә мөмкин.

Гөнаһны да ниндидер мәгънәдә мошенник белән чагыштырып була. Ул безне, имеш, Йәһвә безне яратмый дип ышандырырга тырыша. Камилсезлек аркасында без игътибарыбызны күбрәк кимчелекләребезгә һәм хаталарыбызга тупларга мөмкин. Әмма онытмыйк: бу — «гөнаһ коткысы», аңа бирелмик!

ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫ БУЛЫП КАЛЫГЫЗ

15, 16. Йәһвәгә тугры булып калабыз икән, нәрсәгә шикләнмәскә була һәм ни өчен? (2 Ишмуил 22:26)

15 Йәһвә безнең, дөрес сайлау ясап, үзенә «тугры булуыбызны» тели (Кан. 30:19, 20). Шул чакта ул да безгә, һичшиксез, тугры булачак. (2 Ишмуил 22:26 укы.) Йәһвәгә тугры булып калсак, тормышыбызда нинди генә авырлыклар тумасын, ул безгә ярдәм итәчәк.

16 Бу мәкаләдән белгәнебезчә, без теләсә нинди тормыш давылларын кичереп чыга алабыз, чөнки безнең якоребез — Йәһвәнең яратуына һәм кайгыртуына ышаныч бар. Бу Изге Язмалардагы төп тәгълиматларның берсе. Йәһвәнең яратуына шикләр туганда, безгә хисләребезгә түгел, ә белемнәребезгә таянырга кирәк. Изге Язмалардан без шуны беләбез: Йәһвәнең мәхәббәте — мәңгелек.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Йәһвәнең мәхәббәте төп тәгълиматларның берсе булганын истә тоту безгә ничек булыша ала?

  • Мирас итеп алынган гөнаһ безне Йәһвәнең яратуына шикләнергә ничек этәрә?

  • Йәһвәнең безне яратканына шикләребезне ничек җиңәргә?

159 ҖЫР Йәһвә Аллаһыны данлагыз

a Шулай ук Канун 31:8, Зәбур 94:14 һәм Ишагыя 49:15 не карагыз.

b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Абый-кардәшкә авырган хатынын кайгыртырга, акча тотуга бәйле акыллы карарлар кабул итәргә һәм кызын Йәһвәне яратырга өйрәтергә кирәк. Ул моның турында Йәһвәгә дога кыла.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу