Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • hdu 4 мәкалә
  • Рухи ризык бирүче кечкенә тартмачык

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рухи ризык бирүче кечкенә тартмачык
  • Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
  • Охшаш мәкаләләр
  • JW спутник каналы интернет булмаган җирләрдә дә күрсәтә
    Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
  • Рәсми веб-сайтыбыз безгә һәм башкаларга файда китерсен
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Хезмәттә jw.org дигән сайт белән кулланабыз. «Йәһвәнең дусты бул»
    Безнең изге хезмәтебез 2015
  • Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күбрәк карарга
Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
hdu 4 мәкалә
JW тартмачыгы.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Рухи ризык бирүче кечкенә тартмачык

1 СЕНТЯБРЬ, 2020

Хәзер Йәһвә Шаһитләре күпчелек рухи ризыкны электрон форматта ала. Ләкин дөньяның кайбер җирләрендә кардәшләрнең интернет өчен акчалары җитми. Ә кайбер җирләрдә интернетның тизлеге әкрен, ул еш сүнә я бөтенләй юк.

Шулай да күп кенә кардәшләр хәзер электрон басмаларны хәтта интернетсыз йөкли ала! Бу ничек мөмкин?

Интернет белән авырлыклары булган җыелышларга кечкенә корал — JW тартмачыгы бирелә. Ул бер фирмадан сатып алынган роутердан, Бәйтелнең Компьютер бүлеге булдырган программадан һәм jw.org сайтындагы электрон басмалардан һәм видеолардан тора. Андый тартмачыкның бәясе якынча 75 доллар.

Патшалык Залында кардәшләр үз электрон җайланмаларын wi-fi аша JW тартмачыгына тоташтыра, ә аннары басмаларны һәм видеоларны йөкли. Хәтта очсыз һәм яңа булмаган җайланмаларны тоташтырып була. Әмма интернет булмаса, JW тартмачыгындагы басмаларны ничек яңартып торырга? Вакыт-вакыт филиал флешкаларны җибәрә. Аларның хакы якынча 4 доллар. Флешкаларга jw.org сайтыннан яңа мәгълүмат кертелгән. Бу мәгълүмат JW тартмачыгына йөкләнә.

JW тартмачыгы кардәшләргә нинди файда китергән? Конго Демократик Республикасында яшәүче Натан Андруандра исемле әти кеше болай ди: «Мин озак вакыт „И Йәһвә... сиңа таянам мин“ һәм „Лут хатынын исегездә тотыгыз“ дигән видеопостановкаларны йөкләргә тырыштым. Ләкин йөкли алмадым. Бу мине бик боектырды. Хәзер мин бу видеоларны үз телефоныма йөкли алам. Һәм бу безгә, ата-ана буларак, балаларыбызны яхшырак өйрәтергә булыша».

Нигериядәге җыелышларга JW тартмачыгын кулланырга булышучы абый-кардәш болай ди: «Кардәшләр JW тартмачыгын Йәһвәдән зур бүләк дип саный. Алар хәзер өйрәтү коралларыбыздан басмаларны һәм видеоларны йөкли алганына бик шат».

Африкада, Океания һәм Көньяк Америкада яшәүче кардәшләргә 1 700 дән артык тартмачык җибәрелгән булган, һәм тагы да күп җыелышларга җибәрелергә планлаштырыла. Чыгымнар ничек каплана? Бөтендөнья вәгазь эшенә бирелгән ирекле иганәләр ярдәмендә. Күпләр моны donate.jw.org сайты аша эшли. Юмарт ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу