Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 24:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Ул Зәйтүн тавында утырганда, аның янына шәкертләре үзләре генә килеп: «Болар кайчан булачак, һәм синең килү чорыңны*+ һәм бу дөнья төзелешенең* үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче»+,— дип сорадылар.

  • Маттай 24:3
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 3 Ул Зәйтүн тавында утырганда, аның янына шәкертләре үзләре генә килеп: «Болар кайчан булачак, һәм синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче»,— дип сорадылар.

  • Маттай
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 24:3

      «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

      2/2023, 14 б.

      «Рухи сорауларга җавап», 109 мәкалә

      «Мәңге шатланып яшәгез!», 32 дәрес

      «Гайсә — юл», 256 б.

      «Изге Язмалар», 1810, 1821 б.

      «Күзәтү манарасы»,

      15.2.2008, 21, 22 б.

      «Белем», 98, 107 б.

      «Иң бөек кеше», 111 бүл.

      «Аллаһы яки кеше сүземе?», 135 б.

  • Маттай. Аңлатмалар. 24 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 24:3

      Зәйтүн тавында: Ул Иерусалимның көнчыгыш ягында урнашкан булган, һәм аны шәһәрдән Кидрон үзәне аерып торган. Шул таудан Гайсә һәм аның шәкертләре «Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри» (Мк 13:3, 4) шәһәрне һәм гыйбадәтханәне бик яхшы күрә алган.

      килү чорыңны: Монда кулланылган грек сүзе паруси́а (күп тәрҗемәләрдә «килү» дип бирелгән) сүзгә-сүз «янәшәдә булу» дигәнне аңлата. Ул каядыр килү генә дигәнне түгел, ә анда берникадәр вакыт дәвамында булуны аңлата. Моны Мт 24:37—39 дан күреп була; анда «Нух көннәре... Туфан килер алдыннан» «Адәм Улының килү чоры» белән чагыштырыла. Паул Фп 2:12 дә үзенең филипиялеләр янында «булуын», алар янында «булмавы» белән чагыштыра һәм алар янында булуын сурәтләр өчен бу грек сүзен куллана.

      дөнья төзелешенең: Яки «гасырның». Монда айо́н дигән грек сүзе агымдагы хәл-вакыйгаларга я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләренә карый. (Сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)

      ахырына якынлашуын: Шулай итеп синте́лейа (мәгънәсе «бер үк вакыттагы ахыр; берләшкән ахыр; бергә тәмамлау») дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән (Мт 13:39, 40, 49; 28:20; Ев 9:26). Ул билгеле бер чорга карый; ул чорда билгеле бер вакыйгалар җыелмасы Мт 24:6, 14 тә искә алынган тулы «ахырга» китерәчәк. Бу шигырьләрдә те́лос дигән башка грек сүзе кулланыла. (Мт 24:6, 14 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу