Марк
13 Гайсә гыйбадәтханәдән чыгып барганда, шәкертләренең берсе аңа: «Остаз, кара, нинди гаҗәеп ташлар, нинди биналар!» — диде.+ 2 «Бу мәһабәт биналарны күрәсеңме? Монда таш өстендә таш калмаячак, барысы җимереләчәк»,— дип әйтте аңа Гайсә.+
3 Ул Зәйтүн тавында гыйбадәтханә каршысында утырганда, Пете́р, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри́, үзләре генә аның белән калгач, болай дип сорадылар: 4 «Болар кайчан булачак, һәм моның барысының ахыры якын икәнен без нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче».+ 5 Шунда Гайсә аларга болай дип сөйли башлады: «Сак булыгыз, берсе дә сезне юлдан яздырмасын.+ 6 Күпләр, минем исемемне кулланып һәм: „Мәсих — мин ул“,— дип әйтеп, күпләрне юлдан яздырыр. 7 Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәч, хафага төшмәгез. Болар булырга тиеш, шулай да бу әле ахыр түгел.+
8 Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер,+ урыны-урыны белән җир тетрәүләр булыр, ачлык та булыр.+ Бу газапларның башы.+
9 Сез исә уяу торыгыз. Сез минем шәкертләрем булганга, сезне судка бирерләр,+ синагогаларда кыйнарлар+ һәм, идарәчеләр белән патшаларга шаһитлек бирер өчен, алар алдына бастырырлар.+ 10 Иң элек барлык халыкларга яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш.+ 11 Сезне судка тапшырыр өчен кулга алганда, нәрсә әйтергә дип хафаланмагыз. Әмма сезгә шул вакытта изге рух биргәнне сөйләгез, чөнки сез түгел, ә изге рух сөйләр.+ 12 Туган туганын, ата үз баласын үлемгә тапшырыр, һәм бала, ата-анасына каршы чыгып, аларны үлемгә тапшырыр.+ 13 Сез минем шәкертләрем булганга, барысы сезне нәфрәт итәр.+ Әмма ахырга кадәр+ нык калган+ кеше котылыр.+
14 Сез һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең+ торырга тиеш булмаган урында торуын күргәч (укыган кеше зирәк булсын), яһүдиядәгеләр тауларга качсын.+ 15 Өй түбәсендәге кеше төшмәсен һәм, өйдән берәр нәрсә алыр өчен, анда кермәсен.+ 16 Кырдагы кеше дә, өс киемен алырга дип, кире кайтмасын. 17 Ул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы!+ 18 Бу кышка туры килмәсен дип дога кылыгыз, 19 чөнки шул көннәр афәт көннәре булачак.+ Андый афәтнең Аллаһы дөньяны яратканнан бирле булганы юк иде әле һәм инде булмаячак.+ 20 Йәһвә ул көннәрне кыскартмаса, һичкем* исән кала алмас иде. Әмма ул шул көннәрне үз сайланганнары хакына кыскартачак.+
21 Шунда берәрсе сезгә: „Менә Мәсих монда!“ яки „Ул тегендә!“ — дисә, ышанмагыз.+ 22 Чөнки ялган Мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килер+ һәм, мөмкин булса, сайланганнарны читкә алып китәр өчен, билгеләр һәм галәмәтләр күрсәтер. 23 Сез исә уяу булыгыз.+ Мин сезгә барысы хакында алдан әйттем.
24 Ләкин ул көннәрдә, шул афәттән соң, кояш каралыр, ай үз яктысын бирмәс,+ 25 күктән йолдызлар коелыр һәм күкләрдәге көчләр селкетелер. 26 Шунда бөек кодрәт һәм дан белән болытларда килүче Адәм Улын+ күрерләр.+ 27 Ул фәрештәләрне җибәрер һәм җир читеннән алып күк читенә кадәр үз сайланганнарын бар яклардан җыяр.+
28 Инҗир агачыннан сабак алыгыз. Аның ботаклары йомшарып, яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз.+ 29 Шулай ук боларның гамәлгә ашуын күргәч, шуны белегез: Адәм Улы якын, инде ишек төбендә.+ 30 Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, боларның барысы үтәлер.+ 31 Күк һәм җир юкка чыгар,+ әмма минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас.+
32 Ул көн яки сәгать хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә.+ 33 Сез билгеләнгән вакытның кайчан киләчәген белмисез, шуңа күрә сак һәм уяу булыгыз.+ 34 Моны чит илгә киткән кеше мисалы белән чагыштырып була: ул һәр хезмәтчесенә аерым эш кушып, аларга йортын тапшырып киткән+ һәм капка сакчысына уяу торырга кушкан.+ 35 Йорт Хуҗасының кайчан кайтачагын белмисез, шуңа күрә уяу торыгыз.+ Ул кич белән дә, төн уртасында да, таң атар алдыннан да, иртән иртүк тә кайтырга мөмкин.+ 36 Уяу тормасагыз, ул, көтмәгәндә кайтып, сезнең йоклаганыгызны күрер.+ 37 Сезгә әйткәнне барысына да әйтәм: уяу торыгыз».+