-
Марк 1:2Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
2 Ишагыйя пәйгамбәр болай дип язган: «(Менә, мин синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк.)
-
-
Марк. Аңлатмалар. 1 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Ишагыя пәйгамбәр болай дип язган: Бу сүзләрдән соңгы өземтә — Мл 3:1 һәм Иш 40:3 тән алынган пәйгамбәрлекләр. Бу ике пәйгамбәрлек тә Чумдыручы Яхъяга карата кулланыла. Малахидан алынган өзекне Ишагыя сүзләреннән җәяләр аерып тора; Ишагыядән өземтә 3 нче шигырьдән башлана һәм Яхъя хәбәренең эчтәлеген ассызыклый. Малахидан өземтә Яхъяның хәбәрче буларак роленә игътибар итә. Монда бөтен өземтә Ишагыянеке дип язылган, чөнки нәкъ Ишагыядән китерелгән өзеккә басым ясарга кирәк булгандыр.
Менә!: Монда «менә!» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе иду́ еш кына әйтеләчәк нәрсәләргә игътибарны туплау өчен кулланыла һәм укучыны моны күз алдына китерергә я хәбәрдәге берәр нечкәлеккә игътибар итәргә дәртләндерә. Ул шулай ук ниндидер яңа я гаҗәп нәрсәгә басым ясар өчен кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз еш кына Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә һәм Ачылыш китабында очрый. Бу сүзгә туры килгән сүз Еврей Язмаларында да еш кулланыла.
-