-
Лүк 19:44Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
44 Алар сине һәм синдәге балаларны җир өстенә ташлар, таш өстендә таш калдырмас, чөнки син тикшерү вакытын танымадың».
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 19 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Алар... таш өстендә таш калдырмас: Мт 24:2 гә аңлатманы кара.
тикшерү вакытын: Яки «үзеңне тикшерү өчен билгеләнгән вакытны». Грек сүзе эпископе́ (тикшерү; килеп китү) эпи́скопос (күзәтче) һәм эпископе́о (күзәтү; игътибар белән күзәтү) дигән сүзләр белән тамырдаш һәм уңай я тискәре мәгънәгә ия булырга мөмкин. Гайсәнең җирдәге хезмәте белән бәйле бу тикшерү вакытын танымаган тугрылыксыз яһүдләргә бу тикшерү Аллаһының каты хөкемен китергән. Әмма шушы тикшерү вакытын таныган һәм аннан тәүбә итәр өчен һәм Аллаһыга иманнарын күрсәтер өчен файдаланган кешеләр Аллаһы хуплавын алган. Шул ук грек сүзе Септуагинтада Иш 10:3 һәм Ир 10:15 тә «хөкем (җәза) көне; җавапка тартылачак көн» дигәнне аңлаткан еврей сүзтезмәсен күрсәтер өчен кулланылган.
-