-
Яхъя. Аңлатмалар. 1 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Син Шимун: Татар Изге Язмаларында Шимун дүрт төрле исем белән атала. (Мт 4:18; 10:2 гә аңлатмаларны кара.) Бу очракта Гайсә, күрәсең, Шимунны беренче тапкыр очрата һәм аңа семит исеме Кифас (Кефа́с) бирә. Бу исем Әп 30:6 һәм Ир 4:29 да кулланылган еврей сүзе кефи́м (кыялар) белән тамырдаштыр. Монда бу Яхшы хәбәрне язучы Яхъя мондый аңлатма да китерә: Кифас «Петер» дигәнне аңлата; Петер «кыяташ кисәге» дигән мәгънә йөрткән грек исеме. Изге Язмаларда Шимун гына бу семит исемен дә, шулай ук бу грек исемен дә йөртә. Натанаилдә «һичнинди мәкер» булмаганын аңларга сәләтле булган Гайсә (Ях 1:47; 2:25) Петернең дә асылын аңлый алган. Петер, аеруча Гайсә үлеп терелтелгәч, кыядай нык сыйфатлар күрсәткән һәм җыелыш өчен ныклык һәм тотрыклылык таянычы булган (Лк 22:32; Рс 1:15, 16; 15:6—11).
Яхъя: Кайбер борынгы кулъязмалар буенча, рәсүл Петернең атасы монда Яхъя дип атала. Башка борынгы кулъязмаларда ул Юныс дип атала. Мт 16:17 дә Гайсә Петергә «Юныс улы Шимун» дип дәшә. (Мт 16:17 гә аңлатманы кара.) Кайбер белгечләр әйтүенчә, Яхъя һәм Юныс исемнәренең грек формалары, бәлки, бер үк еврей исеменең төрле әйтелешедер.
-