-
Яхъя 3:3Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
3 Гайсә аңа: «Сиңа хак сүз әйтәм: беркем дә, яңадан тумаса, Аллаһы Патшалыгын күрә алмас»,— диде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
яңадан тумаса: Гайсә Никәдимгә Аллаһы Патшалыгын күрер өчен кеше икенче мәртәбә туарга тиеш дигән. Никәдимнең 4 нче шигырьдә язылган җавабы күрсәткәнчә, ул Гайсәнең сүзләрен кеше турыдан-туры икенче мәртәбә туарга тиеш дип аңлаган. Әмма Гайсә дәвам итеп, бу икенче тууны «рухтан туу» дип сурәтли (Ях 3:5). «Аллаһы балалары булып» китәргә тиеш кешеләр «каннан да түгел, ата-ана я ир теләгәнгә дә түгел, ә Аллаһы теләгәнгә туалар» (Ях 1:12, 13). 1Пт 1:3, 23 тә охшаш сүзтезмәләр кулланыла. Күпчелек Изге Язмаларда монда «яңадан туу» сүзтезмәсе кулланылса да, кайбер Изге Язмаларда «югарыдан туу» дип әйтелә; андый тәрҗемә дә мөмкин, чөнки монда кулланылган грек сүзе а́нотен гадәттә «югарыдан» дигәнне аңлата (Ях 3:31; 19:11; Яг 1:17; 3:15, 17). Ике тәрҗемә дә Патшалыкка керәчәк кешеләр «Аллаһыдан», димәк югарыдан туарга тиеш дигән фикер белән туры килә (1Ях 3:9). Ләкин Никәдимнең җавабын исәпкә алсак, шушы контекстта бу грек сүзе «яңадан» дигәнне дә аңлата.
Аллаһы Патшалыгын: Бу сүзтезмә Яхъя хәбәрендә ике тапкыр гына очрый. (Ях 3:5; Мт 3:2; Мк 1:15 кә аңлатмаларны кара.)
-