Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 107 мәкалә
  • Яңадан туу нәрсәне аңлата?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яңадан туу нәрсәне аңлата?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 107 мәкалә
Үрдүн елгасында суга чумдырылганнан соң, Гайсә күккә карый

Яңадан туу нәрсәне аңлата?

Изге Язмалар нигезендә җавап

«Яңадан туу» кешенең Аллаһы белән яңа мөнәсәбәтләрен аңлата (Яхъя 3:3, 7). Аллаһы яңадан туган кешеләрне үз балалары итеп кабул итә (Римлыларга 8:15, 16; Гәләтиялеләргә 4:5; 1 Яхъя 3:1). Уллыкка алынган баланың статусы үзгәргән кебек, яңадан туган кешенең дә статусы үзгәрә — ул Аллаһы гаиләсенең әгъзасы булып китә (2 Көринтлеләргә 6:18).

Кеше нәрсә өчен яңадан туа?

Гайсә болай дигән: «Беркем дә, яңадан тумаса, Аллаһы Патшалыгын күрә алмас» (Яхъя 3:3). Яңадан туу кешене Мәсих белән бергә Аллаһының Патшалыгында идарә итүгә әзерли. Бу Патшалык күктән идарә итә, менә ни өчен Изге Язмаларда, яңадан туу «күкләрдә саклана», дип әйтелә (1 Петер 1:3, 4). Яңадан туган кешеләр Гайсә Мәсих белән бергә патшалык итәрләр дип ышана (2 Тимутигә 2:12; 2 Көринтлеләргә 1:21, 22).

Кеше ничек итеп яңадан туа?

Гайсә, яңадан туган кеше «судан һәм рухтан» туа, дигән (Яхъя 3:5). Димәк, андый кеше суга чумдырыла һәм соңрак «изге рухка чумдырыла» (Рәсүлләр 1:5; 2:1—4).

Гайсә яңадан туган кешеләрнең беренчесе булган. Ул Үрдүн елгасында суга чумдырылган, аннары Аллаһы аны изге рух белән майлаган (ягъни изге рухка чумдырган). Шулай итеп, Гайсә изге рух ярдәмендә Аллаһының Улы булып яңадан туган һәм аның кире күккә күтәрелергә өмете булган (Марк 1:9—11). Аллаһы, Гайсә пәйгамбәрне рухи зат буларак терелтеп, аның өметен чынга ашырган (Рәсүлләр 13:33).

Яңадан туган башка кешеләр дә башта суга чумдырыла, ә аннары изге рух алаa (Рәсүлләр 2:38, 41). Аларның күктә яшәргә өметләре бар; Аллаһы, аларны терелтеп, аларның шул өметләрен тормышка ашырачак (1 Көринтлеләргә 15:42—49).

Яңадан туу турында ялгыш карашлар

Ялгыш караш. Коткарылуны алыр өчен һәм мәсихче булыр өчен, кеше яңадан туарга тиеш.

Факт. Күктә Мәсих белән идарә итәчәк яңадан туган кешеләр генә Мәсих корбаны нигезендә коткарыла дип әйтеп булмый. Аллаһы Патшалыгының җирдәге гражданнары да бу корбан нигезендә коткарыла (1 Яхъя 2:1, 2; Ачылыш 5:9, 10). Аларның җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлекләре булачак (Зәбур 37:29; Маттай 6:9, 10; Ачылыш 21:1—5).

Ялгыш караш. Кеше яңадан туаргамы, юкмы икәнен үзе сайлый.

Факт. Бар кеше дә Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен үстерә ала һәм коткарыла ала (1 Тимутигә 2:3, 4; Ягъкуб 4:8). Әмма кем яңадан туачак икәнен, ягъни кемне изге рух белән майларга икәнен, Аллаһы үзе сайлый. Изге Язмалар буенча, яңадан туу «берәр кемнең теләгенә яки тырышлыгына түгел, ә шәфкатьле Аллаһыга бәйле» (Римлыларга 9:16). «Яңадан туарга» дигән сүзтезмә «югарыдан» туарга дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин (Яхъя 3:3, искәрмә). Бу шуны дәлилли: яңадан туачак кешеләрне Аллаһы сайлый, бу карар «югарыда» кабул ителә.

a Көрнили һәм аның якын кешеләре очрагында гына башкача булган (Рәсүлләр 10:44—48).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу