-
Яхъя 3:14Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
14 Муса чүлдә еланны күтәргән кебек, Кеше Улын да шулай ук күтәрергә тиешләр.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Адәм Улын да шулай ук күтәрергә тиешләр: Гайсә монда үзенең баганада җәзалануын чүлдә бакыр еланны баганага беркетү белән чагыштыра. Исраиллеләр, агулы еланнар чаккач, исән калыр өчен, Муса бакырдан ясаган еланга карарга тиеш булган. Шул ук рәвешчә, мәңгелек тормышны алырга теләгән гөнаһлы кешеләр Гайсәгә иман итәргә, аны күздән ычкындырмаска тиеш (Сн 21:4—9; Ев 12:2). Гайсә баганада үтерелгәнгә, күпләр өчен ул, күрәсең, җинаятьче һәм гөнаһ кылучы булган; Муса кануны буенча, баганага асып куелган кеше ләгънәт ителгән кеше булып саналган (Кн 21:22, 23). Кануннан бу өземтәне китереп, Паул шуны аңлаткан: Гайсә, яһүдләр «урынына ләгънәт булып», аларны «Канун ләгънәтеннән йолып азат итәр» өчен, баганага асып куелырга тиеш булган (Гл 3:13; 1Пт 2:24).
-