Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 3:23
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 23 Яхъя да Сәли́м янындагы Айнунда суга чумдырылу үткәрде, чөнки анда зур сулык бар иде.+ Кешеләр, аның янына килеп, суга чумдырылу үтә иделәр.+

  • Яхъя 3:23
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 23 Яхъя да Сәлим янындагы Айнунда суга чумдырылу үткәрде, чөнки анда зур сулык бар иде. Кешеләр, аның янына килеп, суга чумдырылу үтә иделәр.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 3 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 3:23

      Айнунда: Зур сулык булган урын. Ул, күрәсең, яхшырак билгеле булган Сәлим дигән урын янында булган. Бу урыннарның кайда урнашканнары төгәл билгеле түгел; Евсевий сүзләре буенча, бу урын Үрдүн үзәнендә, Скифопольдән (Бәйтшеан) көньякка таба якынча 12 км ераклыкта урнашкан булган. Ул өлкәдәге Телль-Ридга (Тель-Шалем) Сәлим урынын биләп тора дип санала. Аның янында берничә чишмә бар, һәм бу, бәлки, Евсевийның Айнун дип аталган урынны тасвирлавына туры киләдер. Изге Язмаларда бу ике урын: Айнун белән Сәлим монда гына искә алына.

      суга чумдырылу үткәрде: Грек сүзе бапти́зо «чумдырып алу; батыру» дигән мәгънә йөртә. Изге Язмалар күрсәткәнчә, суга чумдыру тулысынча суга батырып алуны аңлата. Бу хәбәрдә Яхъя ул җирдә суга чумдырылу үткәргән, «чөнки анда зур сулык бар иде» дип әйтелә. (Бу шигырьдәге Айнунда сүзенә аңлатманы кара.) Филип хәбәш түрәсен суга чумдырганда, алар икесе дә «суга кергән» (Рс 8:38). Шул ук грек сүзе Септуагинтада 2Пат 5:14 тә кулланыла; анда Ногман «Үрдүнгә барып, җиде мәртәбә суга чумып алды» диелә.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу