-
Яхъя 5:29Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
29 чыгачак; яхшылык кылганнар — яшәү өчен, ә бозыклык кылганнар — хөкем ителү өчен терелеп торачак.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 5 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
яшәү өчен. . . терелеп торачак: «Яшәү өчен. . . терелеп торачак» кешеләр — үлемнәренә кадәр «яхшылык кылып» яшәгән кешеләр. Аллаһының тугры кешеләргә карата нияте билгеле булганга, алар турында, әле терелтелгәнче, алар «аның өчен. . . тере» дип әйтелгән, ә аларның исемнәре «дөнья яратылганнан бирле» сакланып килгән «тормыш [«китабына»] төргәгенә» инде язылган булган. (Лк 20:38 һәм аңлатма; Ач 17:8; Фп 4:3.) Күрәсең, алар — шул ук, Рс 24:15 тә искә алынганча, үледән терелтеләчәк тәкъва кешеләр. Рм 6:7 буенча, «үлгән кеше гөнаһтан азат». Шушы тәкъва кешеләр үлгәч, аларның кылган гөнаһлары юкка чыккан, ләкин аларның тугры эшләрен Йәһвә онытмый (Ев 6:10). Әлбәттә, тәкъва кешеләргә, терелтелгәч, Йәһвәгә тугры булып калырга кирәк. Шул чакта аларның исемнәре «тормыш төргәгендә [«китабында»]» калачак һәм алар «мәңгелек тормышка ия» булачак (Ач 20:12; Ях 3:36).
хөкем ителү өчен терелеп торачак: «Бозыклык кылып» яшәгән кешеләр «хөкем ителү өчен терелеп торачак». Монда «хөкем» дип тәрҗемә ителгән кри́сис дигән грек төшенчәсенең мәгънәсе төрле төсмерләргә ия булырга мөмкин. Аның нәрсә аңлатканын контекст күрсәтә. (Ях 5:24 кә аңлатманы кара.) Бу шигырьдә «хөкем» төшенчәсе, күрәсең, бәяләү һәм сынау мәгънәсендә кулланыла, я, бер грек сүзлеге буенча, «кемнеңдер тәртибен игътибар белән күзәтү» дигән мәгънә йөртә. «Хөкем ителү өчен терелеп торачак» кешеләр, күрәсең — шул ук Рс 24:15 тә искә алынган «тәкъва булмаганнар». Бу тәкъва булмаган кешеләр Мәсих һәм аның хакимдәшләре җитәкчелегендәге Патшалыкта яшәячәк һәм үзләренең андагы тәртибе нигезендә хөкем ителәчәк (Лк 22:30; Рм 6:7). Шул җентекле күзәтү вакыты дәвамында тәкъва булмаган кешеләр «эшләренә карап хөкем ителәчәк» (Ач 20:12, 13). Тәкъва булмаган кешеләр элекке тормыш рәвешләрен калдырса гына, аларның исемнәре «тормыш китабына» язылачак, һәм алар «мәңгелек тормышка ия» булачак (Ач 20:15; Ях 3:36).
терелеп торачак: Мт 22:23 кә аңлатманы кара.
-