-
Рәсүлләр 3:22Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
22 Муса болай дигән: „Йәһвә Аллаһы сезгә кардәшләрегез арасыннан минем кебек пәйгамбәр бирәчәк. Ул сезгә әйткән һәр сүзне тыңлагыз.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Йәһвә: Кн 18:15 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. Шунысы игътибарга лаек: бу өзек Септуагинтаның борынгы бер кулъязма кисәгендә (Фуад папирусы 266 коллекциясендә) очраганда, Аллаһы исеме грек текстында шакмаклы еврей хәрефләре () белән язылган. Бу кулъязма кисәге б. э. к. I гасырга карый. (А5 кушымт. кара.) Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й7, 8, 10—12, 14—18, 20, 22—24, 28 дип атала) монда тетраграмматон кулланыла. Шуңа күрә Мәсихче Грек Язмаларының сакланып калган кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. (Б кушымт. кара.)
-