Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Елъязма 9
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

2 Елъязма эчтәлек

      • Шеба патшабикәсе Сөләйман янына килә (1—12)

      • Сөләйманның байлыгы (13—28)

      • Сөләйман вафат була (29—31)

2 Елъязма 9:1

Искәрмәләр

  • *

    Яки «табышмаклар».

  • *

    Яки «кәрваннары».

Кисешкән урыннар

  • +Мт 12:42; Лк 11:31
  • +Зб 72:15
  • +1Пат 10:1–3

2 Елъязма 9:3

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 3:28; Вг 12:9
  • +1Пат 10:4–9

2 Елъязма 9:4

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «рухы калмады».

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 4:22, 23
  • +2Ел 8:12, 13

2 Елъязма 9:5

Искәрмәләр

  • *

    Яки «әйткән сүзләрең».

2 Елъязма 9:6

Кисешкән урыннар

  • +Лк 11:31
  • +Вг 1:16
  • +1Пат 4:31, 34; 2Ел 1:11, 12

2 Елъязма 9:8

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 2:11

2 Елъязма 9:9

Искәрмәләр

  • *

    Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.

Кисешкән урыннар

  • +Зб 72:10
  • +1Пат 10:10

2 Елъязма 9:10

Искәрмәләр

  • *

    Югары сыйфатлы әйберләр җитештерүдә кулланылган кыйммәтле агач.

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 9:27, 28; 10:22; 2Ел 8:18
  • +1Пат 10:11, 12

2 Елъязма 9:11

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 7:1
  • +1Пат 6:8
  • +1Ел 25:1; Зб 92:3

2 Елъязма 9:12

Искәрмәләр

  • *

    Я, бәлки, «бүләкләрнең кыйммәтенчә бүләкләр».

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 10:13

2 Елъязма 9:13

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 10:14, 15; 2Ел 1:15; Зб 68:29; 72:15

2 Елъязма 9:14

Кисешкән урыннар

  • +Зб 72:10

2 Елъязма 9:15

Искәрмәләр

  • *

    Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 12:9
  • +1Пат 10:16, 17

2 Елъязма 9:16

Искәрмәләр

  • *

    Еврей Язмаларында бер мина — 570 г. Ә14 кушымт. к.

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 7:2

2 Елъязма 9:17

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 10:18–20

2 Елъязма 9:18

Кисешкән урыннар

  • +Яр 49:9

2 Елъязма 9:19

Кисешкән урыннар

  • +Сн 23:24

2 Елъязма 9:20

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 10:21, 22, 27

2 Елъязма 9:21

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 9:27
  • +Зб 72:10; Юн 1:3
  • +1Пат 10:18

2 Елъязма 9:22

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 3:12, 13; 4:29; 10:23–25

2 Елъязма 9:23

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 3:28; 4:34; 2Ел 1:12; Гс 2:6

2 Елъязма 9:24

Кисешкән урыннар

  • +Мт 6:29

2 Елъязма 9:25

Искәрмәләр

  • *

    Яки «җайдагы».

Кисешкән урыннар

  • +Кн 17:16; 1Пат 4:26
  • +1Пат 10:26

2 Елъязма 9:26

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни Евфраттан.

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 4:21

2 Елъязма 9:27

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 10:27; 1Ел 27:28

2 Елъязма 9:28

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 10:28; 2Ел 1:16

2 Елъязма 9:29

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 11:41–43
  • +2Иш 7:2; 12:1; 1Пат 1:8; 1Ел 29:29
  • +1Пат 11:30, 31; 14:2, 6, 10
  • +2Ел 12:15; 13:22
  • +1Пат 11:26

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.2.2012, 25 б.

2 Елъязма 9:31

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 5:9; 1Пат 2:10
  • +1Пат 14:21

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

2 Елъ. 9:1Мт 12:42; Лк 11:31
2 Елъ. 9:1Зб 72:15
2 Елъ. 9:11Пат 10:1–3
2 Елъ. 9:31Пат 3:28; Вг 12:9
2 Елъ. 9:31Пат 10:4–9
2 Елъ. 9:41Пат 4:22, 23
2 Елъ. 9:42Ел 8:12, 13
2 Елъ. 9:6Лк 11:31
2 Елъ. 9:6Вг 1:16
2 Елъ. 9:61Пат 4:31, 34; 2Ел 1:11, 12
2 Елъ. 9:82Ел 2:11
2 Елъ. 9:9Зб 72:10
2 Елъ. 9:91Пат 10:10
2 Елъ. 9:101Пат 9:27, 28; 10:22; 2Ел 8:18
2 Елъ. 9:101Пат 10:11, 12
2 Елъ. 9:111Пат 7:1
2 Елъ. 9:111Пат 6:8
2 Елъ. 9:111Ел 25:1; Зб 92:3
2 Елъ. 9:121Пат 10:13
2 Елъ. 9:131Пат 10:14, 15; 2Ел 1:15; Зб 68:29; 72:15
2 Елъ. 9:14Зб 72:10
2 Елъ. 9:152Ел 12:9
2 Елъ. 9:151Пат 10:16, 17
2 Елъ. 9:161Пат 7:2
2 Елъ. 9:171Пат 10:18–20
2 Елъ. 9:18Яр 49:9
2 Елъ. 9:19Сн 23:24
2 Елъ. 9:201Пат 10:21, 22, 27
2 Елъ. 9:211Пат 9:27
2 Елъ. 9:21Зб 72:10; Юн 1:3
2 Елъ. 9:211Пат 10:18
2 Елъ. 9:221Пат 3:12, 13; 4:29; 10:23–25
2 Елъ. 9:231Пат 3:28; 4:34; 2Ел 1:12; Гс 2:6
2 Елъ. 9:24Мт 6:29
2 Елъ. 9:25Кн 17:16; 1Пат 4:26
2 Елъ. 9:251Пат 10:26
2 Елъ. 9:261Пат 4:21
2 Елъ. 9:271Пат 10:27; 1Ел 27:28
2 Елъ. 9:281Пат 10:28; 2Ел 1:16
2 Елъ. 9:291Пат 11:41–43
2 Елъ. 9:292Иш 7:2; 12:1; 1Пат 1:8; 1Ел 29:29
2 Елъ. 9:291Пат 11:30, 31; 14:2, 6, 10
2 Елъ. 9:292Ел 12:15; 13:22
2 Елъ. 9:291Пат 11:26
2 Елъ. 9:312Иш 5:9; 1Пат 2:10
2 Елъ. 9:311Пат 14:21
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
2 Елъязма 9:1–31

Икенче Елъязма

9 Шеба́ иленең патшабикәсе,+ Сөләйманның даны турында ишеткәч, Сөләйманны башваткыч сораулар* белән сынар өчен Иерусалимга килде. Ул шактый күп яраннары* белән, бәлзәм, күп-күп алтын+ һәм асылташлар төялгән дөяләр белән килде. Ул Сөләйман янына кереп, аның белән күңелендә булган бөтен нәрсәләр турында сөйләште.+ 2 Сөләйман аның бар сорауларына җавап бирде. Сөләйман аңа аңлатып бирә алмаган бер генә сорау да булмады.

3 Шеба патшабикәсе Сөләйманның зирәклеген+ һәм ул төзегән йортны күргәч,+ 4 шулай ук өстәлендәге ризыкларны,+ хезмәтчеләренең табын янында ничек утырганнарын, өстәл тирәсендә хезмәт күрсәтеп йөрүчеләренең хезмәтен һәм аларның өсләрендәге киемнәрен, шәрабчыларны һәм өсләрендәге киемнәрен, Сөләйманның Йәһвә йортында даими китергән яндыру корбаннарын күргәч,+ аның һушы китте.* 5 Ул патшага болай диде: «Үз илемдә синең казанышларың* һәм зирәклегең турында ишеткәннәрем хак булып чыкты. 6 Килеп, үз күзләрем белән күргәнче, мин бу хәбәрләргә ышанмый идем.+ Әмма килсәм, ни күрим: синең бөек зирәклегең турында миңа яртысын да сөйләмәгәннәр икән!+ Син ишеткәннәремнән күпкә югарырак икәнсең!+ 7 Синең халкың бәхетле! Синең алдыңда зирәк сүзләреңне һәрвакыт тыңлап торган хезмәтчеләрең бәхетле! 8 Аллаһың Йәһвә макталсын! Син Йәһвә Аллаһыңның билгеләнгән патшасы булсын өчен, ул сине үзенең тәхетенә утыртуны хуп күргән. Синең Аллаһың Исраилне ярата+ һәм аның мәңге торуын тели. Шуңа күрә, син гаделлек һәм тәкъвалык белән җитәкчелек итсен өчен, ул сине Исраи́л өстеннән патша итеп билгеләгән».

9 Аннары ул патшага 120 талант* алтын,+ гаять зур күләмдә бәлзәм, шулай ук асылташлар бүләк итте. Сөләйман патшага Шеба патшабикәсе китергән кадәр бәлзәмне бүтән беркайчан да китергәннәре булмады.+

10 Өстәвенә, Хирамның һәм Сөләйманның Офирдан алтын алып кайткан+ хезмәтчеләре әлгүм агачы* белән асылташлар да алып кайта иде.+ 11 Патша әлгүм агачыннан Йәһвә йорты һәм патша сарае+ өчен баскычлар+ һәм шулай ук җырчылар өчен арфалар белән кыллы уен кораллары ясады.+ Моңа хәтле Яһүд җирендә андый нәрсәне күргәннәре юк иде.

12 Сөләйман патша Шеба патшабикәсенә, ни генә теләмәсен һәм сорамасын, барысын да бирде, үзе алып килгән бүләкләрдән дә күбрәк* бирде. Аннары Шеба патшабикәсе үз хезмәтчеләре белән бергә үз иленә кайтып китте.+

13 Сөләйманның еллык кеременә кергән алтынның авырлыгы 666 талант тәшкил итте.+ 14 Моннан тыш, ил гизүче сәүдәгәрләр һәм сатучылар төрле товарлар алып килә иде. Гарәбстанның барлык патшалары һәм шул җирдәге бөтен идарәчеләр Сөләйманга алтын-көмеш китерә иде.+

15 Сөләйман патша алтын эретмәсеннән 200 зур калкан ясады+ (һәрберсенә 600 шәкыл* алтын эретмәсе китте)+ 16 һәм 300 кечкенә калкан ясады (һәрберсенә 3 ми́на* алтын китте). Патша аларны «Лива́н урманы» дип аталган йортка+ кертеп куйды.

17 Патша шулай ук фил сөягеннән зур тәхет ясады һәм аны саф алтын белән каплады.+ 18 Тәхеткә алты киртләчле баскыч алып бара иде һәм аңа алтыннан ясалган аяк эскәмиясе беркетелгән иде. Тәхетнең ян якларында култыксалар бар иде, ә култыксалар янында ике арыслан+ сыны тора иде. 19 Алты киртләчтә 12 арыслан+ сыны — һәр киртләчнең ике ягында да берәр сын тора иде. Бернинди патшалыкта да моңа охшаш нәрсә юк иде. 20 Сөләйман патшаның эчә торган бөтен савытлары алтыннан һәм «Ливан урманы» дип аталган йорттагы бөтен кирәк-яраклары саф алтыннан иде. Бер әйбер дә көмештән ясалмаган иде. Сөләйман көннәрендә алтын бик күп иде һәм көмеш бернигә дә тормый иде.+ 21 Чөнки патшаның кораблары Хирамның хезмәтчеләре+ белән Таршишка+ йөзә иде. Өч елга бер тапкыр Тарши́ш кораблары алтын, көмеш, фил сөяге,+ маймыл һәм тавислар төяп кайта иде.

22 Шулай итеп, Сөләйман патша җир йөзендәге бөтен патшалардан күпкә баерак, күпкә зирәгрәк иде.+ 23 Җирдәге бар патшалар Сөләйман белән очрашырга һәм күңеленә Аллаһы салган зирәклекне ишетергә омтыла иде.+ 24 Янына килгән кешеләрнең һәммәсе аңа ел саен бүләкләр: алтын-көмеш, кием-салым,+ корал, бәлзәм, ат һәм качырлар китерә иде. 25 Сөләйманның сугыш арбаларына җигелә торган атлары өчен 4 000 араны һәм 12 000 аты* бар иде.+ Ул аларны арбалар өчен билгеләнгән шәһәрләрдә һәм үзенә якын җирдә, Иерусалимда тотты.+ 26 Ул бөек елгадан* алып филистилеләр җиренә һәм Мисыр чикләренә кадәр бөтен патшалар өстеннән идарә итте.+ 27 Патшаның идарәсе вакытында Иерусалимда көмеш — таштай, ә эрбет агачы Шәфелдә үскән сикомор агачыдай күп иде.+ 28 Атларны Сөләйманга Мисырдан+ һәм бүтән җирләрдән китерәләр иде.

29 Сөләйман белән булган бүтән хәлләр+ баштанаяк Ната́н+ пәйгамбәрнең язуларында, шилолы Ахиянең+ пәйгамбәрлегендә һәм күренешләр тапшыручы Иддуның+ Нәба́т улы Йәрәбәм+ турындагы күренешләре язуларында бәян ителгән. 30 Сөләйман бөтен Исраил өстеннән Иерусалимда 40 ел идарә итте. 31 Ахыр чиктә Сөләйман, вафат булып, ата-бабаларына кушылды һәм аны Давыт Шәһәрендә, әтисенең шәһәрендә җирләделәр.+ Ә аның урынына улы Рихәбә́м патшалык итә башлады.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу