25 Моңа шуахлы Билда́д+ болай диде:
2 «Хакимлек һәм куркыныч көч аңарда,
Ул күкләрдә тынычлык булдыра.
3 Аның гаскәрләрен санап чыгып буламы?
Аның яктылыгы кем өстенә төшми икән?
4 Ничек инде үлемле кеше Ходай алдында тәкъва була алсын?+
Хатын-кыз тудырган адәм ничек гаепсез була алсын?+
5 Аның өчен хәтта ай да якты түгел,
Йолдызлар да пакь түгел,
6 Кортка охшаш үлемле кеше,
Бернигә яраксыз адәм улы бигрәк тә!»