Җырларның җыры
4 «Син шундый гүзәл, сөйгән ярым минем!
Син шундый гүзәл!
Бөркәнчек каплаган күзләрең күгәрченнеке төсле.
Гила́д тауларыннан агылып төшкән
Кәҗә көтүе кебек синең чәчләрең.+
2 Тешләрең яңа гына кыркылган,
Әле генә коенган сарык көтүе күк;
Һәрберсенең игезәге бар,
Берсе дә үз баласын югалтмаган.
3 Иреннәрең ал җептәй.
Сүзләрең шундый ягымлы.
Бөркәнчек каплаган бит алмаларың*
Анар өлешләре шикелле.
5 Ике күкрәгең газәлнең лаләләр арасында утлап йөрүче
Ике баласы,
Игезәк баласы күк».+
Ла́дан калкулыгына менәрмен».+
Амана́* тавы башыннан төшик,
Сени́р һәм Хәрму́н таулары түбәсеннән иңик,+
Арыслан ояларын, каплан тауларын калдырып китик.
9 Кардәшем, кәләшем минем, күңелемне әсир иттең син;+
Бер күз карашың белән,
Муенсаңның бер сәйлән бөртеге белән күңелемне әсир иттең.
10 И кардәшем, кәләшем минем, иркәләү-назлауларың шундый татлы!+
Иркәләвең шәрабтан күпкә яхшырак!+
Хушбуеңның исе теләсә нинди хуш исләрдән дә тәмлерәк!+
11 Кәләшкәем, иреннәреңнән кәрәзле бал тама,+
Телең астында — бал белән сөт,+
Киемнәреңнең исе гүя Лива́н урманы исе.
12 Минем кардәшем — кәләшем — бикле бакча сыман,
Бикләнгән бакча, ябык чишмә кебек.
13 Синең үсентеләрең* — анар агачлары үскән җәннәт бакчасы,
Аларда — иң яхшы җимешләр. Анда кына белән нард үсемлекләре үсә,
14 Нард+ белән зәгъфран, хуш исле камыш+ белән дарчин,+
Төрле-төрле ла́данлы агачлар, ми́рра белән алоэ* бар,+
Төрле-төрле иң тәмле хуш исләр аңкып тора.+
16 Уян, төньяк җиле!
Кил, көньяк җиле!
Бакчама талгын гына ис.
Аның хуш исе таралсын».
«Кадерлем үзенең бакчасына килеп,
Иң яхшы җимешләрдән авыз итсен иде».