Җырларның җыры
6 «Әй гүзәлләрнең гүзәле,
Синең кадерлең кайда соң?
Сөйгән егетең кая китте?
Әйтче безгә, аны бергәләп эзлик».
2 «Минем кадерлем үз бакчасына китте,
Хуш исле үлән түтәлләре янына
Матур кырларда көтү көтәргә,
Лалә чәчәкләре җыярга китте.+
Ул лаләләр арасында көтү көтә».+
4 «Тирсәдәй*+ гүзәл син, сөйгәнем минем,+
Иерусалим кебек күз явын алырлык,+
Байраклары янына җыелган гаскәрләр сыман таң калдыргыч син.+
Гила́д тауларыннан агылып төшкән
Кәҗә көтүе кебек синең чәчләрең.+
6 Тешләрең синең
Әле генә коенган сарык көтүе күк,
Һәрберсенең игезәге бар,
Берсе дә үз баласын югалтмаган.
Ул үз анасының бердәнбер баласы,
Үзен тудырган әнисенең газиз* кызы.
Аны күреп, кызлар бәхетле дип атый,
Патшабикәләр һәм җарияләр болай дип мактый:
Тулы айдай сылу,
Кояш нурыдай саф,
Байраклары янына җыелган гаскәрләр сыман таң калдыргыч кем икән ул?“»+
11 «Үзәндә* агачларның бөреләнүен күрер өчен,
Йөзем агачының үсентеләре шытып чыкканмы,* юкмы,
Анар агачлары чәчәк атканмы, юкмы икәнен белер өчен,
Чикләвек бакчасына төштем мин.+
13 «Кире кайт, Шула́м кызы, кире кайт!
Сине күрәсебез килә,
Кире кайт, кире кайт!»
«Ни өчен сезнең Шулам кызын күрәсегез килә?»+
«Ул гаҗәеп Маханаим* биюенә охшаш!»