Маттай
1 Ибраһим улы+ Давыт токымыннан+ булган Гайсә Мәсихнең тормышы* турында китап.
Исхак Ягъкубның+ атасы;
Ягъкуб Яһүднең+ һәм аның абый-энеләренең+ атасы;
3 Яһүд Тамардан+ туган Фәреснең һәм Зирәхнең+ атасы;
Фәре́с Хисрунның+ атасы;
Хисру́н Рамның+ атасы;
4 Рам Аминадабның атасы;
Аминада́б Наһшунның+ атасы;
Наһшу́н Салмунның атасы;
5 Салму́н Рәхәбтән+ туган Богазның+ атасы;
Бога́з Руттан+ туган Обидның+ атасы;
Оби́д Ишайның+ атасы;
6 Иша́й Давыт+ патшаның+ атасы;
Давыт У́ри+ хатыныннан* туган Сөләйманның+ атасы;
Рихәбә́м Абиянең+ атасы;
Абия́ А́саның+ атасы;
Йәһшәфә́т Яһурамның+ атасы;
Яһура́м Узиянең+ атасы;
Йофа́м Әһәзнең+ атасы;
Әһә́з Һизәкыянең+ атасы;
10 Һизәкыя́ Манашшеның+ атасы;
Манашше́ Амонның+ атасы;
Амо́н Йошиянең+ атасы;
11 Йошия́+ Бабы́л әсирлеге вакытында+ яшәгән Йәкуниянең+ һәм аның абый-энеләренең атасы.
12 Бабылда Йәкуниянең Шилтии́л исемле улы туды;
Шилтии́л Зәрубабылның+ атасы;
13 Зәрубабы́л Абиудның атасы;
Абиу́д Ильякимның атасы;
Ильяки́м Азурның атасы;
14 Азу́р Садыйкның атасы;
Садыйк Ахимның атасы;
Ахи́м Илиудның атасы;
15 Илиу́д Илгазарның атасы;
Илгаза́р Маттанның атасы;
Матта́н Ягъкубның атасы;
16 Ягъкуб Мәрьям ире Йосыфның атасы. Мәрьямнән Мәсих+ дип аталган Гайсә туды.+
17 Шулай итеп, Ибраһимнан Давытка кадәр 14 буын, Давыттан алып Бабыл+ әсирлегенә кадәр 14 буын һәм Бабыл әсирлегеннән Мәсихнең тууына кадәр 14 буын. Бу — барлык булган буыннар.
18 Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булды. Анасы Мәрьям Йосыфка ярәшелгән чакта,+ алар кавышканчы, Мәрьямнең изге рухтан балага узганы ачыкланды.+ 19 Әмма аның ире Йосыф, тәкъва кеше булганга һәм Мәрьямне оятка калдырасы килмәгәнгә, аның белән яшертен аерылышырга* җыенды.+ 20 Ләкин аның андый уе тугач, аңа төшендә Йәһвә фәрештәсе күренде һәм болай диде: «Йосыф, Давыт улы! Хатының Мәрьямне үз өеңә алып кайтырга курыкма, чөнки аның карынындагы бала изге рухтан.+ 21 Аңардан угыл туачак, һәм син аңа Гайсә+ дигән исем бир, чөнки ул үз халкын аларның гөнаһларыннан коткарачак».+ 22 Боларның барысы да Йәһвәнең үз пәйгамбәре аша әйткән мондый сүзләре үтәлсен өчен булды: 23 «Менә! Гыйффәтле кыз балага узачак һәм ир бала табачак, һәм аңа Иммануи́л исеме кушачаклар».+ Бу исем «Аллаһы безнең белән»+ дигәнне аңлата.
24 Шуннан соң Йосыф йокысыннан уянды һәм Йәһвә фәрештәсе кушканча эшләде: хатынын үз өенә алып кайтты. 25 Әмма улы туганчы,+ хатыны белән якынлык кылмады; угылга ул Гайсә дигән исем бирде.+