Рәсүлләр
5 Ә Һанани́ исемле бер кеше хатыны Сафира́ белән бергә үз милкенең өлешен саткан да, 2 хатыны белән сөйләшеп, акчаның бер өлешен яшереп калдырган. Рәсүлләргә ул калганын гына китереп тапшырды.+ 3 Шунда Пете́р аңа болай диде: «Һанани, син җир бәясенең бер өлешен яшереп калдырып, изге рухка+ ялганладың.+ Ни өчен син Шайтанга үзеңне котыртырга юл куйдың? 4 Әллә ул җир синеке түгел идеме? Саткач та, акча белән теләсә нәрсә эшли ала идең бит! Ник соң син күңелеңдә андый эш кордың? Кешеләргә түгел, Аллаһыга ялганладың син». 5 Шул сүзләрне ишеткәч, Һанани егылды да үлде. Моның турында ишеткән кешеләрне көчле курку биләп алды. 6 Егетләр, аның гәүдәсен кәфенгә төреп, алып чыгып киттеләр дә җирләделәр.
7 Өч сәгать чамасы үткәч, бу хәл турында бер нәрсә дә белмәгән аның хатыны килеп керде. 8 Петер аңардан: «Әйт әле миңа, җирегезне шушы бәягә саттыгызмы?» — дип сорады. Хатын аңа: «Әйе, шушы бәягә»,— дип җавап бирде. 9 Әмма Петер: «Ни өчен сез Йәһвә рухын сынап карарга сүз куештыгыз? Менә иреңне җирләгән кешеләр ишек төбендә тора. Алар сине дә алып чыгачак»,— диде. 10 Шул мизгелдә хатын аның алдына егылды да үлде. Егетләр, кергәч, аның үлгән булуын күреп, аны алып чыгып киттеләр һәм ире янына җирләделәр. 11 Бөтен җыелышны һәм бу хәбәрне ишеткән һәркемне көчле курку биләп алды.
12 Рәсүлләр кулы белән халык арасында күп галәмәтләр һәм могҗизалы күренешләр башкарылды.+ Алар барысы бергә Сөләйман колоннадасында+ очрашып тордылар. 13 Башкалар аларга кушылырга батырчылык итми иде, шулай да халык аларны хуплап һәм мактап йөрде. 14 Ә Хуҗабызга иман итүчеләрнең саны — бихисап күп ир-ат һәм хатын-кызларның саны арта барды.+ 15 Кешеләр хәтта авыруларны, үтеп баручы Петернең күләгәсе генә булса да аларның берәрсенә төшсен дип, зур урамнарга чыгарып, носилкаларга сала иде.+ 16 Шулай ук Иерусалим тирәсендәге шәһәрләрдән бихисап күп кеше авыруларны һәм җеннәрдән газап чигүчеләрне алып килде. Һәммәсе дә савыга иде.
17 Ләкин баш рухани һәм аның белән бергә саддукейлар сектасыннан булган бар кешеләр,+ ачулары килеп, күтәрелделәр дә, көнчелеккә түзә алмыйча, 18 рәсүлләрне кулга алып,* шәһәр төрмәсенә ябып куйдылар.+ 19 Әмма төнлә Йәһвәнең фәрештәсе төрмә ишекләрен ачып,+ аларны чыгарды да: 20 «Барыгыз, гыйбадәтханәдә халыкка киләчәк тормыш турында барысын да сөйләгез»,— диде. 21 Рәсүлләр, моны ишеткәч, таң ату белән гыйбадәтханәгә кереп өйрәтә башлады.
Ә баш рухани һәм аның белән килгән башкалар Югары киңәшмә җыйдылар, Исраи́л халкының аксакалларын чакырдылар һәм рәсүлләрне төрмәдән алып килергә куштылар. 22 Әмма сакчылар, төрмәгә килгәч, аларны анда тапмадылар һәм, кире кайтып: 23 «Без килгәч, шуны күрдек: төрмә әйбәт кенә бикләнгән, ә ишекләре янында каравылчылар басып тора. Әмма ишекләрне ачып кергәч, эчтә беркемне дә тапмадык»,— диделәр. 24 Моны ишеткәч, гыйбадәтханә башлыгы һәм өлкән руханилар аптырашта калды, чөнки моның ничек бетәсен белми иде. 25 Шунда берәү килеп: «Менә сез төрмәгә утырткан кешеләр гыйбадәтханәдә халыкны өйрәтеп тора»,— диде. 26 Шуннан соң гыйбадәтханә башлыгы үз сакчылары белән барып, рәсүлләрне алып килде, ләкин көч кулланмады, чөнки үзләрен халык таш атып үтерер дип курыкты.+
27 Алып килгәч, аларны Югары киңәшмә алдына бастырдылар. Шуннан соң баш рухани алардан сораштыра башлады 28 һәм болай диде: «Без сезгә бу исемнән өйрәтмәскә катгый боерык бирдек түгелме?+ Ә сез нәрсә эшлисез? Сез бит үз тәгълиматыгыз белән бөтен Иерусалимны тутырдыгыз һәм безне ул кешенең үлемендә гаепле итәргә телисез».+ 29 Петер һәм башка рәсүлләр мондый җавап бирде: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш.+ 30 Ата-бабаларыбызның Аллаһысы сез баганага кадаклап үтергән Гайсәне терелтте.+ 31 Аллаһы аны Баш җитәкче+ һәм Коткаручы+ итеп үзенең уң ягына утыртты һәм югары күтәрде.+ Бу Исраил тәүбә итсен өчен һәм гөнаһлары кичерелсен өчен башкарылды.+ 32 Без үзебез һәм изге рух моңа шаһит.+ Аллаһы бу рухны аны хаким дип танып үзенә буйсынучыларга бирде».
33 Моны ишеткәч, алар бик нык ярсыды һәм рәсүлләрне үтермәкче булды.+ 34 Әмма Югары киңәшмәдәге бер кеше, Гамәлии́л исемле фарисей,+ бөтен халык хөрмәт иткән Канун укытучысы торып басты да рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга кушты. 35 Шуннан соң ул болай диде: «Исраиллеләр, бу кешеләргә нәрсә эшләргә җыенуыгыз турында әйбәтләп уйлагыз. 36 Моңа кадәр үзен бөек кеше итеп күрсәтергә тырышкан Тәүдә́с исемле берәү фетнә күтәргәч, аңа якынча 400 кеше ияргән иде. Әмма аны үтергәч, аңа ияргән кешеләр таралып юкка чыкты. 37 Аннан соң сан алу көннәрендә гәлилә́яле Яһүд фетнә күтәрде, һәм аңа да халык иярде. Әмма ул һәлак булгач, аңа ияргән халык та төрле якка таралды. 38 Шуңа күрә шуны әйтәм: тимәгез бу кешеләргә, калдырыгыз сез аларны, чөнки бу ният яки эш кешеләрнеке булса, ул җимереләчәк, 39 ә инде Аллаһыныкы булса, сез аны җимерә алмаячаксыз.+ Аллаһының үзенә каршы көрәшүчеләр була күрмәгез».+ 40 Алар аның сүзенә колак салдылар. Шуннан соң рәсүлләрне чакырып керттеләр дә, аларны камчылагач,+ Гайсә исеменнән өйрәтмәскә боерып, иреккә җибәрделәр.
41 Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып,+ Югары киңәшмәдән чыгып киттеләр. 42 Алар һәр көн гыйбадәтханәдә һәм өйдән өйгә йөреп,+ Мәсих — Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне өзлексез игълан иттеләр һәм өйрәттеләр.+