АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
Ул Аллаһыга дога кылып күңелен бушаткан
1, 2. а) Ни өчен Һанна сәяхәткә әзерләнгәндә шатланмый? ә) Һанна турындагы хикәядән без нәрсәне белербез?
ҺАННА, үзен борчыган уйлардан ничек тә булса арынырга теләп, юлга әзерләнеп мәш килә. Гадәттә, бу көннәр бик шатлыклы вакыт була; Һаннаның ире Илкана, Шилодагы изге чатырда гыйбадәт кылыр өчен, һәр ел үз гаиләсен анда алып бара. Йәһвә андый вакыйгаларның шатлыклы булуын теләгән. (Канун 16:15 укы.) Һичшиксез, Һанна балачагыннан ук андый бәйрәмнәрне ярата. Шулай да соңгы елларда хәл үзгәреп куйган.
2 Илкана Һаннаны бик ярата. Ләкин аның тагын бер хатыны бар. Ул хатынның исеме Пәнинә, һәм ул Һаннаны һәрвакыт мыскыллап тора. Ул хәтта андый бәйрәмнәр вакытында да Һаннаның җанын яралар өчен юллар таба. Ул нәрсә эшли? Һаннаның Йәһвәгә иман итүе аңа өметсез булып күренгән шул хәлне җиңеп чыгарга ничек булышкан? Әгәр син дә тормышыңдагы шатлыкны урлап тора торган авырлыклар кичерәсең икән, Һанна турындагы хикәя сиңа да көч өстәп җибәрер.
«Нигә кәефең юк?»
3, 4. Һанна тормышын нәрсә авыр иткән һәм ни өчен?
3 Һанна тормышын ике нәрсә авыр иткән. Беренчесен ул чак кына үзгәртә алса, икенчесен гел дә үзгәртә алмаган. Беренче авырлык иренең Һаннаны нәфрәт итүче икенче хатыны — көндәше булса, икенчесе аның балага уза алмавы булган. Бала үстерергә теләгән һәр хатын өчен андый хәл бик авыр, әмма Һанна көннәрендә балага уза алмау бик зур кайгы дип саналган. Һәр гаилә балалары үсеп нәселләрен дәвам итәчәк дип өметләнгән. Шул көннәрдә балага уза алмау хурлык һәм оят дип саналган.
4 Пәнинә булмаса, Һанна шул кайгысын, бәлки, кичереп чыга алыр иде дә. Берничә хатынга өйләнгән ирләрнең гаиләләрендә һәрвакыт авырлыклар туып торган. Андый гаиләләргә көндәшлек, тарткалашу һәм кайгы-хәсрәт хас булган. Бу Аллаһы Гадән бакчасында урнаштырган тәртиптән — никахта бер хатын белән торудан бик аерылып торган (Ярат. 2:24). Шулай итеп Изге Язмаларда берничә хатынга өйләнгән ирнең гаиләсе шатлыксыз гаилә итеп күрсәтелә, һәм Илкананың гаилә тормышы — моңа яхшы мисал.
5. Ни өчен Пәнинәнең Һанна тормышын бәхетсез итәсе килгән, һәм ул аны ничек рәнҗетеп торган?
5 Илкана Һаннаны күбрәк яраткан. Яһүдләрнең тарихы буенча, башта ул Һаннага өйләнгән һәм берничә елдан соң Пәнинәне үзенә хатын итеп алган. Дөресме бу, юкмы, һәрхәлдә, Пәнинә Һаннадан бик нык көнләшеп торган һәм аның тормышын төрле юллар белән бәхетсез итәргә тырышкан. Пәнинәнең Һаннага караганда бер зур өстенлеге булган. Ул бала артыннан бала табып торган һәм һәр туган бала белән тагы да тәкәбберрәк булып киткән. Һанна хәленә кереп, аны юатыр урынына, Пәнинә аның балага уза алмаганын исенә төшереп, болай да яраланган җанын телгәләп торган. Изге Язмаларда Пәнинә Һаннаны шулкадәр интектергән ки, ул хәтта аның «күңелен әрнетте» дип әйтелә (1 Иш. 1:6). Пәнинә белә торып шулай эшләгән. Аның Һаннаны рәнҗетәсе килгән, һәм ул үз максатына ирешкән.
Һанна балага уза алмаганга бик нык кайгырган, ә Пәнинә, аның тормышын тагы да бәхетсезрәк итәр өчен, бар тырышлыкларын куйган
6, 7. а) Илкана Һаннаны юатырга тырышса да, ни өчен Һанна, күрәсең, аңа барысын сөйләп бирмәгән? ә) Һаннаның балага уза алмавы Йәһвәнең аны хупламаганын күрсәткәнме? Аңлат. (Искәрмәне кара.)
6 Бөтен гаилә һәр ел Шилодагы бәйрәмгә барганда, Пәнинә, күрәсең, Һаннаны рәнҗетергә аеруча яраткан. Аның һәр баласына — «бөтен улларына һәм кызларына» — Илкана Йәһвәгә китерелгән корбаннан өлеш биргән. Ә яраткан Һанна махсус өлеш алган. Шунда Пәнинә Һаннага түбәнсетеп караган һәм балага узмаганын исенә төшергән. Ул үзен шулкадәр мәрхәмәтсез тоткан ки, мескен Һанна каты елаган һәм хәтта ашый да алмаган. Илкана кадерле Һаннасының боекканын һәм ашамаганын күреп, аны юатырга тырышкан. «Һанна,— дип әйткән ул,— син ник елыйсың, ник ашамыйсың? Нигә кәефең юк? Әллә мин синең өчен ун угылдан да яхшырак түгелме?» (1 Иш. 1:4—8)
7 Илкана Һаннаның балага уза алмаганга күрә боекканын аңлаган, һәм Һанна, һичшиксез, Илкананың үз яратуын күрсәтеп әйткән җылы сүзләрен бик кадерләгән.a Әмма Илкана Пәнинәнең явыз эшләрен телгә алмаган, Изге Язмаларда да Һанна аңа моның турында сөйләгән дип бернәрсә әйтелми. Күрәсең, Һанна үз хәлен тагы да начаррак итүдән куркып, Пәнинә турында сөйләмәгән. Илкана хәлне чыннан да үзгәртә алганмы? Пәнинә Һаннаны тагы да ныграк җәберли башламасмы? Һәм балалар белән хезмәтчеләр, аңа ияреп, Һанна хәлен тагы да начаррак итмәсме? Ул чакта Һанна үз гаиләсендә үзен чит кеше итеп тагы да ныграк сизәр иде.
Һаннаны үз йортында рәнҗетеп торганнар. Андый очракларда ул Йәһвәдә юаныч эзләгән
8. Берәр түбәнлек я гаделсезлек белән очрашканда, ни өчен Йәһвә — гаделлек Аллаһысы икәнен истә тоту юаныч китерә?
8 Илкана Пәнинәнең бөтен түбәнлеген белгәнме, юкмы, Йәһвә Аллаһы барысын күреп торган. Аның Сүзендә барысы җентекләп язып калдырылган. Көнләшкәнгә һәм нәфрәт иткәнгә этлек эшләүче һәр кеше өчен, үзенә бу эшләр кечкенә булып күренсә дә, бу хәбәр җитди кисәтү булып тора. Ә Һанна кебек, гаепсез һәм тыныч-тату яшәргә омтылучы кешеләр үзләре өчен бу хәбәрдән юаныч табар, чөнки гаделлек Аллаһысы барысын үз вакытында һәм үзе сайлаган юл белән тәртипкә китерәчәк. (Канун 32:4 укы.) Күрәсең, Һанна да моны белгән, чөнки ул ярдәм сорап Йәһвәгә дога кылган.
«Аның йөзе бүтән моңсу түгел иде»
9. Һанна үз көндәшенең бәйрәмдә үзен ничек тотачагын белсә дә, Шилога барып, безгә нинди үрнәк күрсәткән?
9 Иртән иртүк бөтен йорт шау-гөр килә. Һәркем, хәтта балалар да, сәяхәткә әзерләнеп йөри. Бу зур гаиләнең, Шилога барып җитәр өчен, 30 километрдан артык араны Ифраимның таулы җирләре аша үтәсе бар.b Бу араны җәяү үтәр өчен бер-ике көн кирәк. Һанна үз көндәшенең бәйрәмдә үзен ничек тотачагын белсә дә, өйдә калмый. Шулай итеп ул Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре өчен искиткеч үрнәк калдырган. Башкалар үзләрен дөрес тотмаса да, бу Аллаһыга гыйбадәт кылуыбызга комачауламасын. Моңа юл кую һич тә акыллы түгел. Өйдә калып, без авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша торган фатихалардан мәхрүм булабыз.
10, 11. а) Ни өчен Һанна мөмкинлек туу белән изге чатырга бара? ә) Һанна күктәге Атасына күңелен бушатканда ничек дога кыла?
10 Тауның бормалы юллары буйлап көне буе барып, бу зур гаилә, ниһаять, Шилога якынлаша. Шәһәр үзе тау өстендә урнашкан, һәм аны һәр яктан биек таулар уратып алган. Якынлашып килгәндә, Һанна Йәһвәгә догада әйтәчәк сүзләре турында уйлап барадыр. Шәһәргә килеп җиткәч, алар ашап ала. Һанна мөмкинлек туу белән Йәһвәнең изге чатыры янына килә. Чатырга керү урыны янында баш рухани Илий утыра. Әмма Һанна аңа игътибар итми, аның бар уйлары догасы турында гына. Монда чатырда дога кылганда, ул бер дә шикләнми: аның догасы ишетелми калмаячак. Аның авыр хәлен күктәге Атасы гына тулысынча аңлый ала. Күңелендәге кайгы-хәсрәтләре ташып торганга, ул түзә алмыйча елый башлый.
11 Елаганга, аның тәне калтырап тора. Һанна эчтән генә Йәһвәгә дога кыла, кайгыларын Аллаһыга җиткергәндә, аның иреннәре тавышсыз гына кыймылдый. Үз Атасына күңелен бушатып, ул озак кына дога кыла. Ул аңардан үз теләген үтәп бала бирүен үтенеп кенә чикләнми. Һанна Аллаһыдан фатиха алырга гына түгел, ә шулай ук аңа үзендә булганын да бирергә тели. Ул, улы туса, аны, Йәһвәгә гомере буе хезмәт итсен дип, Аллаһыга багышларга ант бирә (1 Иш. 1:9—11).
12. Һанна мисалыннан күренгәнчә, без дога кылганда нәрсәне истә тотарга тиеш?
12 Дога турында әйткәндә, Һанна Аллаһының бар хезмәтчеләре өчен үрнәк калдырган. Йәһвә үз халкын үзе белән ачык һәм тартынмыйча, бала үз яратучы әтисе белән сөйләшкәндәй сөйләшергә чакыра. (Зәбур 62:8; 1 Тисалуникәлеләргә 5:17 укы.) Рәсүл Петер, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Йәһвәгә дога кылу турында мондый юата торган сүзләр язган булган: «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Пет. 5:7).
13, 14. а) Илий ашыгып Һанна турында нинди ялгыш нәтиҗәгә килгән? ә) Илийгә җавап биргәндә, Һанна нинди искиткеч иман үрнәген күрсәткән?
13 Йәһвә кеше хәленә керә белә, аны аңлый, кешеләр исә кайвакыт моны эшли алмый. Елап дога кылганда, Һанна бер тавыш ишетә. Аны күзәтеп торган баш рухани Илий аңа дәшә. Ул болай ди: «Күпме инде исереп йөрергә була? Җитәр эчәргә». Илий Һаннаның кыймылдаган иреннәрен, калтырап торган тәнен һәм үзен ничек тотканын күреп, аның хәлен белешер урынына, шунда ук ялгыш нәтиҗәгә килә һәм Һанна исерек дип уйлый (1 Иш. 1:12—14).
14 Һанна өчен андый вакытта нахакка гаепләү сүзләрен ишетү бик авыр булгандыр. Ул сүзләрне, җитмәсә, зур дәрәҗәгә ия кеше әйтә бит әле! Шулай да Һанна кабат искиткеч иман үрнәге күрсәтә. Ул кешенең камилсезлегенә Йәһвәгә гыйбадәт кылуына комачауларга юл куймый. Һанна Илийгә хөрмәт белән җавап кайтара һәм үз хәлен аңлатып бирә. Илий үзенең ялгышканын аңлап йомшак кына болай ди: «Исән-имин йөр. Исраил Аллаһысы синең үтенечеңне үтәсен» (1 Иш. 1:15—17).
15, 16. а) Һанна Йәһвәгә үз күңелен бушатып аның чатырында гыйбадәт кылганнан соң, үзен ничек хис иткән? ә) Үзебезне берәр нәрсә борчыганда, Һаннадан үрнәк алып, нәрсә эшләргә кирәк?
15 Һанна Йәһвәгә үз күңелен бушатып аның чатырында гыйбадәт кылганнан соң, үзен ничек хис иткән? Һанна «китеп барды. Аннары ул тамагына ашады, һәм аның йөзе бүтән моңсу түгел иде»,— дип әйтелә 1 Ишмуил 1:18 дә. Һаннаның җаны тынычланган. Ул үз өстендә яткан авыр йөкне үз җилкәләреннән күпкә киңрәк һәм күпкә көчлерәк күктәге Атасының җилкәләренә салган дип әйтеп була. (Зәбур 55:22 укы.) Аллаһы күтәрә алмаслык авыр йөк бармы? Юк, һәм беркайчан да булмаячак!
16 Авыр булганда, кайгы-хәсрәт кичергәндә я боегып йөргәндә, әйдәгез, Һаннадан үрнәк алып, «Догаларны Тыңлаучы» Аллаһыга күңелебезне бушатыйк (Зәб. 65:2). Аңа иман белән дога кылсак, кайгы-хәсрәтебезне «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» алмаштырачак (Флп. 4:6, 7).
«Аллаһыбызга охшаш кыя юк»
17, 18. а) Илкана Һанна биргән антны хуплаганын ничек күрсәткән? ә) Ни өчен Пәнинә Һаннага инде зыян китерә алмаган?
17 Икенче көнне иртән Һанна изге чатыр янына Илкана белән бергә килә. Күрәсең, Һанна аңа Аллаһыга әйткән үтенечен һәм антын сөйләп биргән. Муса кануны буенча, хатын, иренә әйтмичә, ант бирсә, иренең андый антны гамәлдән чыгарырга хокукы булган (Сан. 30:10—15). Әмма Аллаһыга тугры Илкана үз хатынының антын гамәлдән чыгармый. Ул, өйләренә кайтып китәр алдыннан, Һанна белән бергә Йәһвәгә гыйбадәт кылырга чатырга килә.
18 Пәнинә Һаннага инде газаплар китереп тора алмаячагын кайчан аңлаган? Изге Язмаларда моның турында бернәрсә дә әйтелми, әмма «аның йөзе бүтән моңсу түгел иде» дигән сүзләр Һаннаның рухы күтәрелеп киткәнен күрсәтә. Һәрхәлдә, Пәнинә үзенең явыз тәртибе Һаннага инде бернинди зыян китерми икәнен аңлаган. Изге Язмаларда аның исеме бүтән искә алынмый.
19. Һанна ничек фатихаланган булган, һәм кем аны фатихалаган икәнен белүен ул ничек күрсәткән?
19 Айлар узган, Һанна кичергән җан тынычлыгына чиксез шатлык өстәлгән. Ул балага узган! Бу кемнең фатихасы булганын Һанна беркайчан да онытмаган. Малай тугач, ул аңа Ишмуил дип исем кушкан, бу исем «Аллаһы исеме» дигән мәгънә йөртә һәм, күрәсең, Аллаһы исемен чакыру дигәнне аңлата. Һанна нәкъ шулай эшләгән иде дә. Ул елны Һанна Илкана һәм гаиләсе белән Шилога бармаган. Ул, баланы имидән аерганчы, өч ел өйдә калган. Тиздән аның үз яраткан улы белән аерылу көне киләчәк, һәм ул, шул көнгә әзер булыр өчен, бар көчен җыя.
20. Һанна белән Илкана Йәһвәгә биргән вәгъдәләрен ничек үтәгән?
20 Баладан аерылу бик авыр булгандыр. Әлбәттә, Һанна белгән: Шилода, бәлки чатыр янында хезмәт итүче хатыннар, Ишмуил турында бик яхшы кайгыртып торачаклар. Әмма Ишмуил әле бик кечкенә, һәм нинди әнинең үз сабые белән бергә буласы килми инде? Шулай да Һанна белән Илкана үз малайларын Шилога теләр-теләмәс түгел, ә шатланып алып килгәннәр. Аллаһы йортында алар корбаннар китергәннәр һәм, Һаннаның берничә ел элек биргән антын Илийнең исенә төшереп, Ишмуилны аңа тапшырганнар.
Ишмуил өчен әнисе чын фатиха булган
21. Һаннаның догасында аның иманының ныклыгы ничек чагыла? («Ике мөһим дога» дигән рамканы да кара.)
21 Шуннан соң Һанна дога кыла. Аллаһы хәтта бу доганы үзенең иңдерелгән Сүзенә керткән. 1 Ишмуил 2:1—10 да язылган аның сүзләрен укыганда, син һәр җөмләдә чагылган Һаннаның нык иманын күрерсең. Ул Йәһвәне үз кодрәтен гаҗәеп кулланганы өчен: тәкәббер кешене басынкы иткәне өчен, җәберләнгән кешене фатихалаганы өчен, кеше гомерен өзгәне я аны саклап калганы өчен данлый. Ул үз Атасын изгелеге, гаделлеге һәм тугрылыгы өчен мактый. Шуңа күрә Һанна: «Аллаһыбызга охшаш кыя юк»,— дип әйтә. Йәһвәгә һәрвакыт таянып була, ул үзгәрми. Ул — үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче җәберләнгән һәм төшенкелеккә бирелгән кешеләр өчен сыену урыны.
22, 23. а) Ни өчен Ишмуил үскәндә әти-әнисенең яратуын тоеп торган дип әйтеп була? ә) Йәһвә Һаннаны тагын ничек фатихалаган?
22 Кечкенә Ишмуил андый нык иманлы әнисе белән горурлана алган. Үскәндә үз әнисен юксынса да, ул беркайчан да үзен ташланган бала итеп хис итмәгән. Һәр ел Һанна Шилога килгәндә, улы чатырда хезмәт иткәндә киеп йөри алсын өчен, аңа җиңсез күлмәк тегеп алып килгән. Бу күлмәкнең һәр җөе Һаннаның үз улына карата яратуы һәм кайгыртуы белән сугарылган булган. (1 Ишмуил 2:19 укы.) Күз алдыңа китер: Һанна улына үзе теккән күлмәкне кидерә дә рәтләп куя. Улына җылы һәм рухландыра торган сүзләр әйткәндә, аның күзләре наз белән тулы. Әйе, Ишмуил өчен андый әни чын фатиха булган. Ул үзе дә әти-әнисе өчен һәм бөтен Исраил өчен фатиха булып үскән.
23 Йәһвә Һаннаны алга таба да фатихалап торган, һәм Һанна Илканага тагын биш бала тудырган (1 Иш. 2:21). Әмма Һаннаның иң зур фатихасы үз күктәге Атасы — Йәһвә белән дуслыгы булган, һәм бу дуслык елдан-ел ныгый барган. Һанна иманын үрнәк итеп тот, һәм синең Аллаһы белән дуслыгың нык булыр.
a Изге Язмаларда «Йәһвә Һаннага бала бирмәде» дип әйтелсә дә, Аллаһының бу басынкы һәм тугры хатынны хупламаганына бер дәлил дә юк (1 Иш. 1:5). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы кайбер хәлләргә берникадәр вакыт үзгәрмичә торырга рөхсәт итә.
b Бу ара Илкананың туган шәһәре Рама Гайсә көннәрендә Аримафей шәһәре урнашкан урында торган дигән фаразга нигезләнеп санап чыгарылган.