Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 12 бүл. 34 б.-35 б., 3 абз.
  • Гайсә суга чумдырыла

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә суга чумдырыла
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсәнең суга чумдырылуы
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Яхъя Гайсәне суга чумдыра
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Син үткән суга чумдырылуның мәгънәсе
    Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
  • Гайсәнең Мәсих булып китүе
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 12 бүл. 34 б.-35 б., 3 абз.
Гайсә суга чумдырылу үтәргә тели, әмма Яхъя каршы төшә

УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә суга чумдырыла

МАТТАЙ 3:13—17 МАРК 1:9—11 ЛҮК 3:21, 22 ЯХЪЯ 1:32—34

  • ГАЙСӘ СУГА ЧУМДЫРЫЛА, ҺӘМ АҢА ИЗГЕ РУХ ИҢӘ

  • ЙӘҺВӘ ГАЙСӘНЕ ҮЗ УЛЫ ДИП ИГЪЛАН ИТӘ

Яхъя инде алты ай тирәсе вәгазьли. Гайсә, аңа хәзер якынча 30 яшь, аның янына Үрдүн елгасы ярына килә. Нинди максат белән? Аның хәлен белер өченме? Яки Яхъяның эше ничек барганын күрер өченме? Юк. Гайсә Яхъядан үзен суга чумдыруын сорый.

Яхъя каршы төшеп, аңа болай ди: «Син мине чумдырырга тиеш, ә син минем янга килдеңме?» (Маттай 3:14). Ул Гайсәнең Аллаһы Улы икәнен белә. Исегездәдер, Мәрьям, Гайсәгә авырлы булганда, Илисәбәт янына килгәч, анасы карынындагы Яхъя шатлыктан сикереп куйган иде. Илисәбәт соңрак үз улына, һичшиксез, бу турыда сөйләгәндер. Һәм Яхъя шулай ук Җәбраил фәрештәнең Мәрьямгә Гайсәнең туачагы турында хәбәр иткәне һәм Гайсә туган төнне көтүчеләргә фәрештәләрнең күренгәне хакында ишеткәндер.

Яхъя үз гөнаһларыннан тәүбә иткән кешеләрне суга чумдыра, ә Гайсә гөнаһсыз. Әмма Яхъяның каршы килүенә карамастан, Гайсә: «Мине тоткарлама, чөнки безгә Аллаһы теләгәннең барысын шулай итеп үтәргә кирәк»,— дип әйтә (Маттай 3:15).

Ни өчен Гайсә суга чумдырылу үтәргә тиеш? Гайсәнең суга чумдырылуы аның үз гөнаһларыннан тәүбә итүен түгел, ә үзен Атасы ихтыярын үтәргә тәкъдим итүен күрсәтә (Еврейләргә 10:5—7). Гайсә балта остасы, ләкин хәзер аңа Йәһвә Аллаһы үзенә җирдә башкарырга кушкан хезмәтне башларга вакыт җиткән. Сезнеңчә, Яхъя, Гайсәне суга чумдырганда, ниндидер гаҗәеп нәрсә булыр дип көтәме?

Соңрак Яхъя болай ди: «Мине суга чумдырылу үткәрер өчен Җибәрүче миңа: „Рухның кемгә иңгәнен һәм кем өстендә калуын күрсәң, изге рухка чумдыручы шул булыр“,— дигән иде» (Яхъя 1:33). Шуның өчен Яхъя үзе суга чумдырган кешеләрнең берәрсенә Аллаһы рухының иңүен көтә. Бәлки, шуңа күрә ул, Гайсә суга чумдырылгач, аңа «Аллаһы рухының күгәрчен рәвешендә» төшүен күреп, гаҗәпләнмидер (Маттай 3:16).

Гайсә суга чумдырылганда, аңа изге рух иңә

Ләкин Гайсә суга чумдырылганда, башка нәрсәләр дә була. Изге Язмаларда: «Шулчак күкләр ачылды»,— дип әйтелә. Бу нәрсәне аңлата? Бу, күрәсең, аның суга чумдырылганда үзенең күктәге, җиргә килгәнгә кадәрге тормышын исенә төшергәнен аңлата. Шулай итеп, Гайсә күктә Йәһвә Аллаһының рухи улы буларак яшәгәнен, шул исәптән Аллаһы ул вакытта үзенә өйрәткән хакыйкатьләрне хәтеренә төшерә.

Өстәвенә, Гайсәнең суга чумдырылуы вакытында күкләрдән: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм»,— дигән тавыш яңгырый (Маттай 3:17). Бу кемнең тавышы? Бу Гайсәнең тавышы була алмый, чөнки ул Яхъя янында тора. Бу Аллаһының тавышы. Күренеп тора, Гайсә — Аллаһының Улы. Ул Аллаһы түгел.

Шунысы игътибарга лаек: Гайсә, беренче кеше Адәм кебек, Аллаһының кеше тәнле улы. Шәкерт Лүк Гайсәнең суга чумдырылуы турында әйткәннән соң, болай дип яза: «Үз хезмәтен башлаганда, Гайсәгә 30 яшьләр тирәсе иде. Кешеләр исәпләгәнчә, ул Йосыф улы... Йосыф Һелинең улы... Давытның... Ибраһимның... Нухның... Адәмнең, Адәм Аллаһының улы иде» (Лүк 3:23—38).

Адәм «Аллаһының улы» булган кебек, Гайсә дә аның улы. Суга чумдырылгач, Гайсә шулай ук Аллаһының рухи Улы булып китә һәм шулай итеп аның белән яңа мөнәсәбәтләргә ия була. Шуңа күрә Гайсә Аллаһының хакыйкатен өйрәтеп, тормыш юлын күрсәтә ала. Хәзер Гайсә үз гомерен гөнаһлы кешеләр өчен корбан итүгә китерәчәк яшәү рәвешен башлый.

  • Ни өчен Гайсә Яхъяга таныш?

  • Ни өчен Гайсә, гөнаһлы булмаса да, суга чумдырылу үтә?

  • Ни өчен Яхъя Гайсәгә Аллаһы рухы иңгәндә гаҗәпләнмидер?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу