УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Чумдыручы Яхъя юл әзерли
МАТТАЙ 3:1—12 МАРК 1:1—8 ЛҮК 3:1—18 ЯХЪЯ 1:6—8, 15—28
ЯХЪЯ ВӘГАЗЬЛИ ҺӘМ СУГА ЧУМДЫРА
КҮПЛӘР СУГА ЧУМДЫРЫЛА, ЛӘКИН БАРЫСЫ ТҮГЕЛ
Унике яшьлек Гайсә гыйбадәтханәдә укытучыларга сораулар биреп утырганнан соң инде якынча 17 ел үткән. Хәзер б. э. 29 елының язы. Гайсәнең туганы Яхъя Үрдүн елгасының көнбатыш ягындагы бөтен җирләрдә вәгазьләп йөри, һәм аның исеме һәркемнең телендә.
Яхъя — килеш-килбәте буенча да, сөйләме буенча да үзенчәлекле кеше. Ул дөя йоныннан кием киеп һәм билен күн каеш белән буып йөри. Яхъя саранча (чикерткә сыман бөҗәк) һәм кыр балы белән туклана. Ул: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»,— дип игълан итеп йөри (Маттай 3:2).
Яхъяның хәбәре аның тыңлаучыларын ваемсыз калдырмый. Күпләр үзләренә тәүбә итәргә, ягъни үткәндәге яшәү рәвешләреннән баш тартып, фикер йөртүләрен һәм юлларын үзгәртергә кирәклеген аңлый. Яхъя янына «Иерусалимнан, бөтен Яһүдиядән һәм Үрдүн тирәләреннән» халык агыла (Маттай 3:5). Күпләр тәүбә итә. Яхъя аларны Үрдүн елгасында суга чумдырып ала. Ни өчен ул моны эшли?
Яхъяның кешеләрне суга чумдыруы аларның Аллаһы Кануны килешүенә каршы кылган гөнаһларыннан эчкерсез тәүбә иткәннәрен күрсәтә (Рәсүлләр 19:4). Әмма кайберәүләр моңа яраклы түгел. Кайбер дини җитәкчеләр — фарисейлар һәм саддукейлар — Яхъя янына килгәч, ул аларны «агулы елан токымы» дип атый. Ул болай ди: «Тәүбә итүегезне күрсәтүче эшләр башкарыгыз. „Безнең атабыз — Ибраһим“,— дип әйтәсе булмагыз. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Ибраһимга шушы ташлардан балалар булдыра ала. Балта инде агачлар төбендә ята. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны чабып утка ташлыйлар» (Маттай 3:7—10).
Яхъя бөтен халыкның игътибарын үзенә җәлеп иткәнгә, күпләрне суга чумдырганга һәм аның хәбәре көчле булганга, яһүдләр аның янына руханилар белән левилеләрне җибәрә. «Син кем?» — дип сорый алар аңардан.
— Мин Мәсих түгел,— дип әйтә Яхъя.
— Кем соң син, Ильясмы? — дип сорыйлар алар.
— Юк,— дип җавап бирә ул.
— Ә, бәлки, син Пәйгамбәрдер? — дип сорый алар, Муса килергә тиеш дип әйткән бөек Пәйгамбәрне күздә тотып (Канун 18:15, 18).
— Юк.
— Алайса, кем соң син? — дип төпченә алар.— Әйт, чөнки безне монда җибәрүчеләргә җавап бирәсебез бар. Үзең хакында нәрсә әйтерсең?
— Мин Ишагыя пәйгамбәр әйткәнчә: «Йәһвәнең юлын тигезләгез»,— дип чүлдә кычкыручының тавышы,— дип аңлата Яхъя (Яхъя 1:19—23).
— Әгәр син Мәсих тә, Ильяс та, Пәйгамбәр дә түгел икәнсең, ни өчен, алайса, суга чумдырылу үткәрәсең? — дип, сорый алар.
— Мин суга чумдырам,— дип җавап бирә ул һәм тагын бер мөһим нәрсә өсти,— әмма арагызда сез белмәгән берәү бар. Ул минем артымнан килә (Яхъя 1:25—27).
Әйе, Яхъя алдан әйтелгән Мәсихкә юл әзерләгәнен таный. Ул кешеләргә, Патша булып китәчәк бу затны кабул итсеннәр өчен, үз йөрәкләрен әзерләргә ярдәм итә. Аның турында Яхъя болай ди: «Артымнан миннән көчлерәк берәү килә, һәм мин аның аяк киемен салдырырга лаеклы түгел» (Маттай 3:11). Яхъя хәтта әйтә: «Минем артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде» (Яхъя 1:15).
Шулай итеп, Яхъяның «тәүбә итегез, күкләр Патшалыгы якынлашты» дигән хәбәре бик вакытлы (Маттай 3:2). Бу хәбәр ярдәмендә кешеләр Йәһвәнең билгеләнгән Патшасы Гайсә Мәсихнең тиздән үз хезмәтен башлаячагын белә ала.