Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 1.1. 6-7 б.
  • Үлем тормышның ахыры түгел!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үлем тормышның ахыры түгел!
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «КЕШЕ ҮЛГӘЧ, ЯҢАДАН ЯШӘРМЕ?»
  • ҮЛЕЛӘР КАЙЧАН ТЕРЕЛӘЧӘК?
  • Үлгәннәр өчен өмет. Терелү
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Үлгән якыннарыбыз өчен чын өмет
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Аллаһы үлгәннәрне терелтәчәк!
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 1.1. 6-7 б.
Лазар үледән терелтелгән булган, һәм Гайсә аны кабердән чакырган.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ҮЛЕМ ТОРМЫШНЫҢ АХЫРЫМЫ?

Үлем тормышның ахыры түгел!

Битания дигән кечкенә бер авыл Иерусалимнан өч километр ераклыкта урнашкан булган (Яхъя 11:18). Гайсә Мәсихнең үлеменә берничә атна калганда, анда бер кайгылы вакыйга булган: Гайсәнең якын дусты Лазар кинәт каты чирләп киткән һәм шул чирдән үлгән.

Гайсә, бу хәбәрне ишеткәч, үз шәкертләренә Лазарның йоклавы турында һәм үзенең аны уятырга җыенганы турында әйткән (Яхъя 11:11). Ләкин шәкертләр аның сүзләрен аңлап бетермәгән, шуңа күрә ул турыдан-туры: «Лазар үлде»,— дигән (Яхъя 11:14).

Лазарны күмгәннән соң дүрт көн үткәч, Гайсә Битаниягә килеп мәрхүмнең апасы Мартаны юаткан. «Син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде»,— дип әйткән аңа Марта (Яхъя 11:17, 21). Гайсә аңа болай дип җавап кайтарган: «Мин — терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, тереләчәк» (Яхъя 11:25).

«Лазар, чык!»

Үз сүзләренең хаклыгын исбатлар өчен, Гайсә Лазарның кабере янына килгән дә, каты тавыш белән: «Лазар, чык!» — дип кычкырган (Яхъя 11:43). Үле кеше кабердән чыккан! Бар кеше таң калган.

Моңарчы Гайсә ким дигәндә ике кешене терелткән булган. Бер тапкыр ул кечкенә бер кызны — Яһирның кызын терелткән. Аны үледән терелткәнче, Гайсә аның хәлен йокы белән чагыштырган (Лүк 8:52).

Игътибар итегез, Лазарның үлеме турында һәм Яһир кызының үлеме турында әйткәндә, Гайсә үлемне йокы белән чагыштырган, һәм бу бик урынлы булган. Ни өчен? Йоклаганда кеше аңсыз хәлдә кала һәм авырту белән газапларны сизми. (Вәгазьче 9:5; «Үлем тирән йокыга тиң» дигән рамканы карагыз.) Гайсәнең беренче шәкертләре үлгән кеше белән нәрсә булганын төгәл белгән. Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Гайсәнең шәкертләре шуңа ышанган: тугры калып үлгән кеше йокы хәлендә кала, ә каберләре аларның ял итү урыннары булып тора» («Encyclopedia of Religion and Ethics»)a.

Үлеләр кабердә газап чикмичә йоклый икәнен белү безне юата. Шулай итеп, без үлемнең нәрсә икәнен беләбез һәм аңардан куркып калтырамыйбыз.

«КЕШЕ ҮЛГӘЧ, ЯҢАДАН ЯШӘРМЕ?»

Һәр кеше төнлә яхшы йоклап ял итәргә яратса да, кемнең мәңге йоклыйсы килер? Лазар һәм Яһирның кызы терелтелгән булган. Ә бүген кабердә үлем йокысы белән йоклаган кешеләрнең нинди өметләре бар?

Әюб пәйгамбәр үлемнең якынлашуын сизгәч, моңа охшаш сорау биргән: «Кеше үлгәч, яңадан яшәрме?» (Әюб 14:14).

Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, Әюб үз соравына мондый җавап биргән: «Дәшәрсең, һәм мин җавап бирермен. Кулыңның җимешен юксынырсың» (Әюб 14:15). Әюб бер дә шикләнмәгән: Йәһвә үз тугры хезмәтчеләрен терелтәчәк көнне зарыгып көтә. Әюбнең хыялы тормышка ашмаслык булганмы? Һич тә юк.

Гайсә кешеләрне терелтеп могҗизалар кылган. Бу Аллаһының аңа үлемне җиңәргә көч биргәнен ап-ачык раслый. Инҗилдә Гайсәнең «Кабер ачкычлары» инде бар дип әйтелгән (Ачылыш 1:18). Шуңа күрә Гайсә Лазарны терелтә алган кебек киләчәктә дә кешеләрне терелтә алачак.

Аллаһы Сүзендә шул вәгъдә турында еш кына әйтелә. Бер фәрештә Данилны ышандырып: «Син... тынычланырсың һәм көннәрнең ахырында жирәбәңне алыр өчен күтәрелерсең»,— дигән (Данил 12:13). Гайсә саддукейларга — терелтүгә ышанмаган яһүдләрнең дини җитәкчеләренә: «Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез»,— дип әйткән (Маттай 22:23, 29). Ә рәсүл Паул: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип... Аллаһыга өмет баглыйм»,— дип язган (Рәсүлләр 24:15).

ҮЛЕЛӘР КАЙЧАН ТЕРЕЛӘЧӘК?

Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән кайчан тереләчәк? Фәрештә тәкъва Данил «көннәрнең ахырында» күтәрелер дигән. Марта да үз энесе Лазарның «соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәгенә» ышанган (Яхъя 11:24).

Изге Язмалардан күренгәнчә, бу «соңгы көн» Мәсих Патшалыгының идарә итү вакытына карый. Паул болай дип язган: «Чөнки ул [Гайсә Мәсих], Аллаһы барлык дошманнарны аягы астына салганчы, патша булып идарә итәргә тиеш. Һәм соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак» (1 Көринтлеләргә 15:25, 26). Шунлыктан без Аллаһы Патшалыгы килсен дип һәм Аллаһы ихтыяры җирдә үтәлсен дип дога кылырга тиешb.

Аллаһы үлеләрне терелтергә тели. Әюб моны яхшы белгән. Терелтү көне җиткәч, үлем юкка чыгачак. Шул вакытта беркем дә: «Үлем тормышның ахырымы?» — дип сорамаячак.

a «Зират» дигән инглиз сүзе «йоклау урыны» дигән мәгънә белдергән грек сүзеннән килә.

b Аллаһы Патшалыгы турында күбрәк беләр өчен, «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраның 7 нче дәресен укыгыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Үлем тирән йокыга тиң

  • «Күземне яктырт, мин үлем йокысы белән йокламам» (Мәдхия 12:4).

  • «„Дустыбыз Лазар йоклап киткән, әмма мин аны уятырга барам“... Шунда шәкертләре: „Хуҗабыз, йоклап киткән икән, димәк савыгыр“,— диделәр. Гайсә аның үлгәнлеге турында әйткән иде» (Яхъя 11:11—13).

  • «Давыт гомере буе Аллаһыга хезмәт иткән, шуннан соң, үлем йокысына талган» (Рәсүлләр 13:36).

  • «Мәсих үледән терелеп торган, ул — үлем йокысына талганнарның беренче җимеше» (1 Көринтлеләргә 15:20).

  • «Сез өметләре булмаган башка кешеләр сыман кайгырмасын өчен, үлем йокысы белән йоклаганнарның киләчәге турында белүегезне телибез» (1 Тисалуникәлеләргә 4:13).

Үлгәннәр терелтеләчәк

  • «Синең үлгән кешеләрең яшәячәк. Безнең үле тәннәребез күтәреләчәк... Уяныгыз һәм куанып кычкырыгыз!» (Ишагыйя 26:19).

  • «Җир туфрагында йоклаучыларның күбесе уяначак» (Данил 12:2).

  • «Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу