Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp21 № 1 10-13 б.
  • Аллаһы ишетсен өчен, ничек дога кылырга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы ишетсен өчен, ничек дога кылырга?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫГА ГЫНА ДОГА КЫЛЫГЫЗ
  • ДОГАДА КҮҢЕЛЛӘРЕГЕЗНЕ БУШАТЫГЫЗ
  • АЛЛАҺЫНЫҢ ИХТЫЯРЫ БУЕНЧА ДОГА КЫЛЫГЫЗ
  • НӘРСӘ ТУРЫНДА ДОГА КЫЛЫРГА?
  • САБЫРЛЫК БЕЛӘН ДОГА КЫЛУЫГЫЗНЫ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ
  • Аллаһыга дога аша якынлашыгыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Дога — искиткеч бүләк
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Аллага дога аша якынлашу
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Аллаһыга дога аша якынлаш
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
wp21 № 1 10-13 б.

Аллаһы ишетсен өчен, ничек дога кылырга?

Йәһвә Аллаһы — «Догаларны Тыңлаучы» (Зәбур 65:2). Без аның белән теләсә кайда, теләсә кайсы вакытта үз эчебездән дә, кычкырып та сөйләшә алабыз. Йәһвә безнең аңа «Атабыз» дип дәшүебезне тели. Ул — иң яхшы Ата (Маттай 6:9). Яратудан чыгып, Йәһвә безне дөрес дога кылырга өйрәтә.

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫГА ГЫНА ДОГА КЫЛЫГЫЗ

«Миннән башка һичнинди илаһларыгыз булмасын. Үзеңә күктә, җирдә я суда булган нәрсәләрнең потын яки сурәтен ясама» (Чыгыш 20:3, 4).

Бу сүзләр ап-ачык күрсәткәнчә, Йәһвә безнең сурәтләргә, изгеләргә, фәрештәләргә, үлгән ата-бабаларга түгел, ә аның үзенә генә дога кылуыбызны тели. Өстәвенә, Аллаһы Мәсихнеa, ул гөнаһларыбыз өчен үлсен дип, җиргә җибәргән. Шуңа күрә без, Гайсә Мәсихнең мөһим ролен танып, Аллаһыга аның исеме хакына дога кылырга тиеш. «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 14:6).

ДОГАДА КҮҢЕЛЛӘРЕГЕЗНЕ БУШАТЫГЫЗ

«Аңа күңелләрегезне бушатыгыз» (Зәбур 62:8).

Йәһвәгә дога кылганда, без аның белән кайгыртучан әти белән сөйләшкәндәй сөйләшергә тиеш. Доганы догалыктан укыр я ятлап әйтер урынына, без Аллаһыга күңелебездә булганны хөрмәт белән сөйләргә тиеш.

АЛЛАҺЫНЫҢ ИХТЫЯРЫ БУЕНЧА ДОГА КЫЛЫГЫЗ

«Аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14).

Изге Язмалар аша Йәһвә Аллаһы безнең өчен нәрсә эшләячәген һәм бездән нәрсә көткәнен әйтә. Аллаһы догаларыбызны хуп күрсен өчен, без «аның ихтыяры буенча» дога кылырга тиеш. Аның ихтыярын белер өчен, безгә Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк. Шулай эшләсәк, Аллаһы догаларыбызны хуп күрер.

НӘРСӘ ТУРЫНДА ДОГА КЫЛЫРГА?

Гаилә ашар алдыннан дога кыла.

Үз ихтыяҗларыгыз турында дога кылыгыз. Без Аллаһыга көндәлек ихтыяҗларыбыз — ризык, кием һәм яшәр урыны турында дога кыла алабыз. Без шулай ук дөрес карарлар кабул итәр өчен зирәклек һәм авырлыкларны кичереп чыгар өчен көч сорый алабыз. Өстәвенә, Аллаһы безгә иман бирсен, безне кичерсен һәм безгә ярдәм итсен дип дога кылып була (Лүк 11:3, 4, 13; Ягъкуб 1:5, 17).

Ир хастаханәдә караватта яткан хатыны янында дога кыла.

Башкалар турында дога кылыгыз. Кайгыртучан ата-аналар балаларының бер-берсен яратуын тели. Йәһвә дә җирдәге балалары бер-берсе турында кайгыртыр дип көтә. Шуңа күрә тормыш иптәшебез, балаларыбыз, туганнарыбыз һәм дусларыбыз турында дога кылу урынлы. Инҗилдә: «Бер-берегез турында дога кылыгыз»,— дип язылган (Ягъкуб 5:16).

Ир кеше кыр буйлап барып кояш батуын карый.

Рәхмәтләр белдерегез. Барлыкка Китерүчебез турында Изге Язмаларда болай диелә: «[Ул] сезгә күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде һәм, ризыклар белән туендырып, йөрәгегезне шатлык белән тутырды» (Рәсүлләр 14:17). Аллаһы Тәгаләнең безнең өчен кылган бар эшләре турында уйланганда, безнең аңа догада рәхмәтләр белдерәсебез килә. Рәхмәтле булуыбызны без шулай ук Аллаһы теләгәнчә яшәп белдерәбез (Көләсәйлеләргә 3:15).

САБЫРЛЫК БЕЛӘН ДОГА КЫЛУЫГЫЗНЫ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ

Кайчак без, эчкерсез догаларыбызга шунда ук җавап алмаганга, боегып китәргә мөмкин. Бу Аллаһы безне кайгыртмый дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Киләсе мисаллардан сез шуны күрерсез: кайвакыт безгә нибары дога кылуыбызны дәвам итәргә кирәк.

Беренче мәкаләдә искә алынган Стив болай ди: «Дога кылуымны дәвам итмәгән булсам, өметем бөтенләй өзелер иде». Ни өчен аның карашы үзгәргән? Ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм өзлексез дога кылырга кирәк икәнен белгән. «Мин Аллаһыга догада кадерле дусларымның ярдәме өчен рәхмәтләр әйтәм,— дип сөйли Стив.— Хәзер мин бик бәхетле!»

Ә үзен Аллаһының ишетүенә лаек түгел дип санаган Дженни турында нәрсә әйтеп була? Ул болай ди: «Үземне файдасыз итеп хис иткәндә, мин Аллаһыдан ни өчен шулай хис иткәнемне аңларга булышсын дип үтенә идем». Бу аңа ничек булышкан? «Аллаһы белән сөйләшү миңа үземә читтән карарга һәм, йөрәгем мине хөкем итсә дә, Аллаһы хөкем итми икәнен күрергә ярдәм итте. Бу шулай ук миңа бирешмәскә булышты,— ди ул.— Дога ярдәмендә мин Йәһвәне кайгыртучан Аллаһы, Әти һәм чын Дус итеп күрә башладым. Мин аның ихтыярын үтәргә тырышсам, ул һәрвакыт миңа ярдәм итеп торачак».

Изабель үз ире һәм улы белән.

Изабель үз улының, начар сәламәтлегенә карамастан, тормышка шатланганын күргәндә: «Йәһвә Аллаһы догаларыма иң яхшы җавап бирде»,— дип әйтә

Тагын бер мисал карап чыгыйк. Изабель исемле хатын йөкле булганда, табиб аңа баласы җитди кимчелекләр белән туачак дип әйткән. Ул бик кайгырган. Кайберәүләр аңа хәтта баласын төшерергә киңәш иткән. «Күңел әрнүе аркасында мин үземне үлеп баргандай хис иттем»,— дип әйтә Изабель. Ул нәрсә эшләгән? «Мин кат-кат Аллаһыдан ярдәм сорый идем»,— ди ул. Вакыт узу белән, аның улы Джерард туган. Ул гарип булып туган. Изабель Аллаһы аның догаларына җавап бирмәгән дип уйлаганмы? Юк! Ул болай ди: «Улыма хәзер 14 яшь. Аның, начар сәламәтлегенә карамастан, тормышка шатланганын күргәндә, мин шуны таныйм: ул — иң зур фатиха. Йәһвә Аллаһы догаларыма иң яхшы җавап бирде».

Андый эчкерсез сүзләр безгә мәдхия җырлаучының сүзләрен хәтерләтә: «Син, и Йәһвә, юашларның үтенечен ишетерсең. Син аларның йөрәкләрен какшамас итәрсең һәм аларны игътибар белән тыңларсың» (Зәбур 10:17). Бу — өзлексез дога кылыр өчен яхшы сәбәп!

Изге Язмаларда Гайсә пәйгамбәрнең күп кенә догалары язылган. Үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә, ул киң танылган бер дога әйткән. Бу догадан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

a Мәсихнең кем икәнлеге турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюрада «Мәсих килә» дигән 16 нчы бүлекне карагыз.

Гайсә пәйгамбәр дога кылырга өйрәткән

Зур халык төркеме тауда Гайсәнең вәгазен тыңлый.

Үзенең Таудагы вәгазендә Гайсә пәйгамбәр, үз шәкертләрен дога кылырга өйрәтеп, үрнәк дога әйткән (Маттай 6:9—13; шулай ук Лүк 11:2—4 карагыз). Гасырлар дәвамында күп кенә кешеләр, бу доганы ятлап, аны сүзгә-сүз кабатлый. Гайсә Мәсих алай эшләвебезне теләгәнме? Юк, чөнки элегрәк шул ук вәгазьдә ул үз шәкертләренә дога кылганда бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәскә кушкан (Маттай 6:7). Үрнәк дога әйткәндә, Гайсә үз шәкертләрен кемгә дога кылырга һәм догада нәрсә әйтергә икәненә өйрәткән. Бу догадан без нәрсәгә өйрәнәбез?

«Күкләрдәге Атабыз»

  • Без Аллаһыга гына дога кылырга тиеш.

«Исемең изге ителсен»

  • Аллаһының Йәһвә дигән исеменә хөрмәт белән карарга һәм аны изге дип санарга кирәк.

«Синең Патшалыгың килсен»

  • Аллаһы Патшалыгы ул — күктәге хөкүмәт. Аның Патшасы — Гайсә. Тиздән Патшалык бөтен җир белән идарә итә башлаячак.

«Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен»

  • Аллаһы кешеләрнең җирдә мәңге тыныч-имин яшәүләрен тели.

«Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир»

  • Йәһвә безгә яшәр өчен бар кирәклесен бирә.

«Безнең бурычларыбызны... кичер»

  • Барыбыз да күп хаталар кылабыз һәм кичерүгә мохтаҗ.

Шушы фикерләрне истә тоту безгә эчтәлекле догалар әйтергә булышыр.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу