Йәһвәнең тугры һәм кичерергә әзер булуын кадерләгез
«Әй Раббы, Син ярлыкаучы һәм шәфкатьле, һәм Сиңа ялварып дәшүчеләрнең барсына да бик мәрхәмәтле» (МӘД. 85:5).
1, 2. а) Ни өчен без тугры һәм кичерергә әзер дусларны кадерлибез? б) Бу мәкаләдән без нинди сорауларга җавап алырбыз?
ЧЫН дус нинди ул? Э́шли исемле бер апа-кардәш: «Минемчә, чын дус сиңа ярдәм кулын сузарга һәм сине кичерергә һәрвакыт әзер»,— дип әйтә. һәр кеше тугры һәм кичерергә әзер булган дусларны кадерли. Андый дуслар янында без үзебезне бәхетле кеше итеп хис итәбез, чөнки аларның безне яратканнарын һәм һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер булганнарын беләбез (Гыйб. сүз. 17:17).
2 Тугры һәм кичерергә әзер Дустыбыз Йәһвәдән яхшырак дус юк. Моны мәдхия җырлаучының сүзләре дә исбатлый. Ул болай дип язган: «Әй Раббы, Син ярлыкаучы һәм шәфкатьле, һәм Сиңа ялварып дәшүчеләрнең барсына да бик мәрхәмәтле» (Мәд. 85:5). Тугры һәм кичерергә әзер булу нәрсә ул? Йәһвәнең шушы күркәм сыйфатларны күрсәтүе нәрсәдән күренә? Без аңардан үрнәк алыр өчен нәрсә эшли алабыз? Бу сорауларга җавапны белгәч, без иң яхшы Дустыбыз Йәһвәне дә ныграк яратырбыз, бер-беребезгә дә якынаербыз (1 Яхъя 4:7, 8).
ЙӘһВӘ ТУГРЫ
3. Тугры кеше нинди ул?
3 Тугры кеше дустына хыянәт итми. Ул аны ярата һәм аңа ярдәм итеп тора. Ул дустына авыр чакта да тугры кала. Изге Язмаларда Йәһвә «тугры Аллаһы» дип әйтелә. Билгеле, Йәһвәдән тугрырак зат юк (Ачыл. 16:5).
4, 5. а) Йәһвәнең тугры булуы нәрсәдән күренә? б) Ни өчен Йәһвәнең тугрылыгы турында уйлану иманыбызны ныгыта?
4 Йәһвәнең тугры булуы нәрсәдән күренә? Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренә һәрвакыт булышлык күрсәтә. Аның бер хезмәтчесе — Давыт пәйгамбәр аны тугрылыгы өчен данлап: «Тугры булган белән син тугры мөгамәлә итәсең»,— дип әйткән (2 Пат. 22:26). Давыт сынауларга дучар булганда, Йәһвә аны ташламаган: ул аны җитәкләгән, дошманнардан саклаган һәм алардан коткарган (2 Пат. 22:1). Йәһвәнең сүзләре эшләреннән аерылып тормый. Давыт моны үз тәҗрибәсендә татыган. Ни өчен Йәһвә Давытка тугры булган? Чөнки Давыт үзе «тугры булган». Йәһвә үз хезмәтчеләрен тугры булулары өчен ярата һәм алар белән тугры мөгамәлә итә (Гыйб. сүз. 2:6—8).
5 Йәһвәнең тугрылыгы турында уйлану иманыбызны ныгыта. Рид исемле бер тугры абый-кардәш Йәһвәнең Давытка сынаулар вакытында булышканы турында яратып укый. Ул болай ди: «Йәһвә Давытны, мәгарәләрдә качып йөргәндә дә, кайгыртып торган. Бу очрак Йәһвәгә ышанычымны ныгыта: нинди генә авырлыклар килеп чыкмасын, Йәһвә мине, тугры булсам, беркайчан да ярдәменнән ташламас». Бәлки, сезнең дә бу абый-кардәшнең сүзләренә кушыласыгыз киләдер (Рим. 8:38, 39).
6. Йәһвәнең тугрылыгы тагын нәрсәдән күренә, һәм ни өчен бу аның хезмәтчеләренә файда китерә?
6 Йәһвәнең тугрылыгы тагын нәрсәдән күренә? Беренчедән, ул беркайчан да үз нормаларын бозмый (Ишаг. 46:4). Ул һәрвакыт үз нормаларына таянып эш итә, ә алар бер дә үзгәрми (Мал. 3:6). Икенчедән, Йәһвә һәр вәгъдәсен үти (Ишаг. 55:11). Шулай итеп, Йәһвәнең тугрылыгы аның һәр хезмәтчесенә файда китерә. Ни өчен алай әйтеп була? Чөнки Йәһвәнең нормалары буенча бар көчебезне куеп эш итәргә тырышсак, ул, үз сүзендә торып, безне, һичшиксез, фатихалаячак (Ишаг. 48:17, 18).
ЙӘһВӘДӘН ҮРНӘК АЛЫП, ТУГРЫ БУЛЫГЫЗ
7. Йәһвәдән үрнәк алып тугры булыр өчен нәрсә эшләргә?
7 Йәһвә Аллаһыдан үрнәк алып тугры булыр өчен нәрсә эшләргә? Беренчедән, авырлыклар кичергән кешеләргә игелек күрсәтергә (Гыйб. сүз. 3:27). Әйтик, берәр имандашыгыз сәламәтлеге начар булганга, туганнары каршы килгәнгә я берәр хата кылганга боегып китте ди. Аны, «файдалы сүзләр, юату сүзләре» әйтеп, рухландырып җибәрергә тырышыгыз (Зәк. 1:13)a. Шулай эшләп, сез тугры вә чын дус булуыгызны исбатларсыз, ә андый дуслар «бертуганга караганда да яхшырак һәм кадерлерәк» (Гыйб. сүз. 18:24).
8. Йәһвәдән үрнәк алып, ирле-хатынлылар бер-берсенә тугрылык саклар өчен, нәрсә эшли ала?
8 Икенчедән, Йәһвәдән үрнәк алыр өчен, безгә яраткан кешеләребезгә тугрылык сакларга кирәк. Ирле-хатынлылар, мәсәлән, бер-берсенә тугры калырга тиеш (Гыйб. сүз. 5:15—18). Шуңа күрә алар хәтта күңелләрендә дә бер-берсенә хыянәт итми (Мат. 5:28). Моннан тыш, без имандашларыбызга да тугрылык сакларга тиеш. Без алар турында гайбәт сатудан вә аларга яла ягудан сакланабыз. Без үзебез дә алар турында начар сөйләмибез, башкаларның да андый сүзләрен тыңламыйбыз (Гыйб. сүз. 12:18).
9, 10. а) Безнең аеруча кемгә тугры каласы килә? б) Ни өчен Йәһвә нормалары буенча яшәү кайвакыт җиңел түгел?
9 Өченчедән, безнең Йәһвәгә тугры каласыбыз килә. Без моның өчен нәрсә эшли алабыз? Без бар нәрсәгә аның күзлегеннән чыгып карарга тырыша алабыз. Безгә Йәһвә яратканны яратырга һәм ул нәфрәт иткәнне нәфрәт итәргә өйрәнеп, аңа ярарга тырышырга кирәк. (Мәдхия 96:10 ны укы.) Йәһвә кебек фикер йөртергә өйрәнгән саен, без аңа теләбрәк буйсынырбыз (Мәд. 118:104).
10 Ләкин Йәһвә Аллаһының нормалары буенча яшәү кайвакыт җиңел түгел. Бәлки, безгә тугры калыр өчен күп тырышлыклар куярга туры киләдер. Мәсәлән, кайбер ялгызак мәсихчеләрнең гаилә корасы килә, шулай да алар Йәһвә Аллаһының хезмәтчеләре арасыннан үзләренә пар булырлык кешене таба алмаганга никахка керми (1 Көр. 7:39). Әйтик, берәр ялгызак апа-кардәшнең эштәге хезмәттәшләре аны һәрвакыт берәрсе белән таныштырырга тырыша ди. Бәлки, бу апа-кардәшнең ялгызлыгы аңа вакыт-вакыт үзен сиздерәдер. Әмма ул Йәһвәгә тугрылык сакларга тәвәккәл булганга, имандашы булмаган берәр кеше белән йөрешүдән дә, аңа кияүгә чыгудан да баш тарта. Бу апа-кардәш һәм аның кебек эш иткән башка мәсихчеләр дә безгә яхшы үрнәк күрсәтә. Йәһвә, һичшиксез, авырлыкларына карамастан үзенә тугры калган кешеләрне фатихалаячак (Евр. 11:6).
«Дусның кайберсе бертуганыңа караганда да яхшырак һәм кадерлерәк була» (Гыйб. сүз. 18:24). (7 нче абзацны кара.)
«Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез» (Эфес. 4:32). (16 нчы абзацны кара.)
ЙӘһВӘ КИЧЕРЕРГӘ ӘЗЕР
11. Кичерергә әзер кеше нинди ул?
11 Кичерергә әзер кеше нинди ул? Ул чын күңелдән тәүбә иткән рәнҗетүчесен гафу итә. Ләкин аның кичерүе ул бу кешенең кылганнарын хуплый һәм үзен бернәрсә дә булмагандай тота дигән сүз түгел. Ул үпкә сакламый. Йәһвәнең кичерергә әзер булуы — аның күркәм сыйфатларының берсе. Изге Язмалардан күренгәнчә, «ярлыкаучы» Йәһвә ихлас күңелдән тәүбә иткән кешеләрне кичерә (Мәд. 85:5).
12. а) Йәһвәнең кичерүе турында сез нәрсә әйтә аласыз? б) «Юып төшерү» дигән сүзтезмә нинди мәгънәне белдерә?
12 Йәһвәнең кичерүе турында нәрсә әйтеп була? Ул «ихлас күңелдән кичерә». Аның күңелендә бер тамчы да үпкә калмый, һәм ул гомергә кичерә (Ишаг. 55:7). Йәһвәнең бер тамчы да үпкә сакламаганын без кайдан беләбез? Рәсүлләр 3:19 дагы сүзләргә игътибар итик. (Укы.) Рәсүл Петер үз тыңлаучыларын: «Тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз»,— дип чакырган булган. Гөнаһ кылганнан соң чын күңелдән тәүбә иткән кеше эшләгәненә үкенә. Ул шулай ук кылган гөнаһын яңадан кабатламаска тырыша (2 Көр. 7:10, 11). Моннан тыш, ул «Аллаһыга таба борыла», ягъни явызлык кылуын ташлый һәм Аллаһыга ярап яшәргә тырыша. Шулай эшләсә, аның гөнаһлары «юып төшерелергә» мөмкин. «Юып төшерү» дип тәрҗемә ителгән сүзтезмә «сөртү, бетерү» мәгънәсен белдергән грек сүзеннән килә. Укытучы тактадан язуны сөрткән кебек, Йәһвә гөнаһларыбызны юып төшерә. Ул күңелендә бер тамчы да үпкә сакламый (Евр. 10:22; 1 Яхъя 1:7).
13. «Аларның гөнаһларын инде исемә төшермәм» дип әйтүеннән без Йәһвә турында нәрсә беләбез?
13 Ә ни өчен Йәһвә гомергә кичерә дип әйтеп була? Иремиянең бер пәйгамбәрлегенә күз салыйк. Бу пәйгамбәрлектә майланган мәсихчеләр белән төзелгән яңа килешү турында әйтелә. Шушы килешү нигезендә Йәһвә йолым корбанына иман иткән һәр кешене кичерә ала. (Иремия 31:34 не укыb.) Ул: «Мин аларның канунсызлыкларын кичерермен һәм аларның гөнаһларын инде исемә төшермәм»,— дип әйткән. Шулай итеп, Йәһвә берәрсен кичерсә, аны кат-кат гаепләргә яки җәзага тартырга дип гөнаһларын искә төшереп тормас һәм аңа каршы эш итмәс. Йәһвә гомергә кичерә (Рим. 4:7, 8).
14. Ни өчен Йәһвәнең кичерергә әзер булуы турында уйланып, без юаныч таба алабыз? Мисал китерегез.
14 Йәһвәнең кичерергә әзер булуы турында уйланып, без юаныч таба алабыз. Эле́йнc исемле бер апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Берничә ел элек ул җыелыштан чыгарылган булган. Берникадәр вакыттан соң ул җыелышка кайткан. Шулай да ул Йәһвәнең үзен кичергәненә ышанмый торган булган. Аңа Йәһвә башкаларны үзеннән күбрәк ярата кебек тоелган. Ләкин Изге Язмалардан Йәһвәнең кичерергә әзер булуын күрсәткән өзекләрне укып һәм укыганнары турында уйланып, ул юаныч тапкан. Мәсәлән, ул Йәһвәнең гөнаһларыбызны «юып төшергәне» турында укыган. Безгә берәр гөнаһ кылганга гомер буена вөҗдан газабы кичерәсе юк. Элейн болай ди: «Мин Йәһвәнең үземне кичерә алганына ышанмый идем һәм күңелемә авыр йөк булып яткан гаеп хисеннән беркайчан да котыла алмам дип уйлый идем. Әлбәттә, Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне ныгытыр өчен вакыт кирәк. Әмма хәзер мин Йәһвәгә якынлаша алганымны күрәм. Ниһаять, мин күңелемдәге авыр йөктән котылдым!» Әйе, Йәһвә кайгыртучан һәм кичерергә әзер Аллаһы! (Мәд. 102:9).
ЙӘһВӘДӘН ҮРНӘК АЛЫП, КИЧЕРЕРГӘ ӘЗЕР БУЛЫГЫЗ
15. Кичерергә әзер Йәһвәдән үрнәк алыр өчен нәрсә эшләргә?
15 Йәһвәдән үрнәк аласыбыз килсә, безгә башкаларны кичерергә әзер булырга кирәк. (Лүк 17:3, 4 не укы.) Исегездәдер, Йәһвә, берәрсен кичерә икән, аның кылганнарын кат-кат хәтердән кичереп үткәрми. Безгә дә, башкаларны кичергәч, үткәннәргә кайтып аларның исләренә хаталарын төшереп торасы юк.
16. а) Башка кешеләрне кичерү нәрсә ул, һәм аны нәрсә белән бутарга ярамый? б) Йәһвәнең үзебезне кичерүен теләсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
16 Башкаларны кичерүебез без аларның эшләгәннәрен хуплыйбыз я аларга үзебез белән гаделсез эш итәргә юл куябыз дигән сүз түгел. Кичерү күңелдә үпкә сакламау дигәнне аңлата. Шунысы игътибарга лаек: Йәһвәнең үзебезне кичерүен теләсәк, безгә башкаларны кичерергә кирәк (Мат. 6:14, 15). Йәһвә безнең «туфрак икәнебезне» истә тота. Ул безнең камил булмавыбызны исәпкә ала (Мәд. 102:14). Шуңа күрә берәрсе безне сүз беләнме, эш беләнме рәнҗетсә, безгә ул да камил түгел икәнен истә тотып, аны чын күңелдән кичерергә кирәк (Эфес. 4:32; Көл. 3:13).
Рәнҗеткән кешегез өчен эчкерсез дога кылыгыз (17 нче абзацны кара.)
17. Берәр кардәш безне рәнҗетсә, аны кичерергә әзер булыр өчен без нәрсә эшли алабыз?
17 Әмма вакыт-вакыт башкаларны кичерү җиңел түгел. Беренче гасырда яшәгән кайбер майланган мәсихчеләр дә имандашларының ярдәменнән башка үзара фикер каршылыкларын җиңә алмаган (Флп. 4:2). Берәр кардәш безне рәнҗетсә, аны кичерергә әзер булыр өчен без нәрсә эшли алабыз? Әюб белән булган хәлгә кагылыйк. «Дуслары» Элифаз, Вилдад һәм Софар аны нахакка гаепләгәч, аның күңеле боеккан (Әюб 10:1; 19:2). Ләкин Йәһвә бу яла ягучыларны хөкем иткән. Ул аларга Әюб янына барып үз гөнаһлары өчен корбан китерергә кушкан (Әюб 42:7—9). Әмма Йәһвә аларга гына түгел, ә Әюбкә дә күрсәтмәләр биргән. Ул аңарга бу кешеләр өчен дога кылырга кушкан. Әюб аңа буйсынган, һәм Йәһвә Аллаһы аны кичерергә әзер булуы өчен фатихалаган. (Әюб 42:10 ны укыd.) Без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Рәнҗеткән кешебез өчен эчкерсез дога кылсак, безнең күңелебездә үпкә калмас.
ЙӘһВӘНЕҢ БАР СЫЙФАТЛАРЫН АЛГА ТАБА ДА КАДЕРЛӘГЕЗ
18, 19. Без алга таба да нәрсә эшләргә тәвәккәл?
18 Бу өч мәкаләне карап чыгып, без Йәһвәнең күркәм сыйфатларының тәмен татыдык. Без Аллаһының кешеләрне аермавын, игътибарлы, юмарт, юл куючан, тугры һәм кичерергә әзер булуын белдек. Әмма киләчәктәге яңа дөньяда без, Йәһвә турында тагы да күбрәк белем алып, зуррак шатлык кичерербез (Вәг. 3:11). Безнең рәсүл Паулның мондый сүзләренә кушыласы килә: «Аллаһының байлыгы, зирәклеге һәм белеме нинди бөек!» Бу сүзләрне Йәһвәнең мәхәббәтенә һәм бу мәкаләләрдә каралган башка алты сыйфатына да кулланып була (Рим. 11:33).
19 Шуңа күрә, Йәһвәнең күркәм сыйфатлары турында күбрәк белем алып, белгәннәребез турында уйланыйк һәм Йәһвәдән үрнәк алырга тырышыйк (Эфес. 5:1). Алай эшләсәк, без Йәһвәне ныграк яратырбыз һәм аңа тагы да якынаербыз. Без шулай ук мәдхия җырлаучының: «Ә миңа Аллага якынлашуы рәхәт!» — дигән сүзләренә кушылырбыз (Мәд. 72:28).
a Моңа кагылышлы кинәшләрне табар өчен, «Күзәтү манарасы» 2010 ел, июль — сентябрь саны, 8—12 нче битләрендәге «Тол хатыннар һәм тол ирләр. Алар нәрсәгә мохтаҗ? Аларга ничек ярдәм итеп була?» мәкаләсен һәм 20—23 нче битләрендәге «Авырып киткән дустыңа ничек ярдәм итеп була?» мәкаләсен, шулай ук «Сайлаган күңел ачуларың файдалымы?» дигән брошюраның 27—31 нче битләрендәге «„Бар хәсрәт кичерүчеләрне“ юатыгыз» мәкаләсен карагыз.
b Иремия 31:34: «Инде беркем дә үз якынын һәм үз кардәшен: „Йәһвә турында белем ал!“ — дип өйрәтмәс. Чөнки мине гадиләрдән алып бөекләргә кадәр барысы да белер,— дип әйтә Йәһвә.— Мин аларның канунсызлыкларын кичерермен һәм аларның гөнаһларын инде исемә төшермәм».
c Исем үзгәртелгән.