Изге Язмалардагы образлы әйтемнәр. Сез аларны аңлыйсызмы?
БЕРӘРСЕНӘ рәсемдә күрсәтелгәнне тасвирлап бир дип әйтсәгез, аңа моның өчен, бәлкем, күп сүзләр кирәк булыр, ләкин шул ук вакыт кешегә бер-ике генә сүз әйтеп аның уйларында ниндидер бер образ — «рәсем» тудырып була. Изге Язмаларда бик күп образлы әйтемнәр кулланыла һәм алар укучының акылында төрле «рәсемнәр» тудыраa. Мәсәлән, Гайсә Мәсих үзенең Таудагы вәгазендә генә 50 дән артык образлы әйтем кулланган дип әйтелә бер басмада.
Ни өчен безгә образлы әйтемнәргә игътибар итәргә кирәк? Беренчедән, Изге Язмаларны укыганда аларны аңлап барсак, укуыбыз кызыграк булачак һәм алар аңа ямь өстәячәк. Без Аллаһы Сүзен тагын да яхшырак аңлаячакбыз һәм кадерләячәкбез. Икенчедән, алар Изге Язмалардагы берәр хәбәрнең мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итә. Ә берәр әйтемнең образлы булуын аңламасак, без буталып китәргә һәм хәтта хаталы нәтиҗәгә килергә мөмкин.
Образлы әйтемнәрне аңлар өчен адымнар
Образлы әйтем бер төшенчәне икенчесе белән чагыштырырга булыша. Андый очракларда төп төшенчә тема, ә чагыштыруда катнаша торган икенче төшенчә образ, һәм аларның уртак яклары охшашлык дип атала. Шуңа күрә образлы әйтемне дөрес аңлар өчен, бу өч якны ачыклап аңларга кирәк.
Гадәттә, тема белән образны билгеләү җиңел. Әмма ике төшенчәнең охшашлыгын билгеләү катлаулырак, чөнки аларның берничә уртак ягы булырга мөмкин. Бу очракта еш кына контекст булышаb.
Мәсәлән, Гайсә Мәсих беренче гасырдагы Сәрдәйс җыелышына: «Әгәр инде уяу тормасаң, Мин, карак кебек, көтмәгәндә килермен»,— дигән. Ул үзенең килүен (тема) каракның килүе (образ) белән чагыштырган. Ләкин алар арасында нинди охшашлык бар? Контекстны карап чыгыйк. «Кайсы сәгатьтә килүемне син белмәссең»,— дип әйткән Гайсә (Ачылыш 3:3). Ул үз килүенең максатына басым ясамый һәм ул берәр нәрсә урлар өчен килергә тиеш дип әйтми. Монда тема белән образның охшашлыгы — бу Гайсәнең карак кебек көтмәгәндә килүе.
Кайвакыт Изге Язмаларның бер өлешендәге образлы әйтемне аңласак, бу башка өлештәге аңа охшаш әйтемне аңларга булыша ала. Мәсәлән, бер тапкыр рәсүл Паул Гайсә кулланган образлы әйтемне куллана. «Сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы көне, төнлә белән карак кергәндәге кебек, көтмәгәндә килеп җитәчәк»,— дип язган Паул (1 Тессалуникәлеләргә 5:2). Бу очракта контекст әллә ни булышмый. Ләкин Паулның сүзләрен Ачылыш 3:3 тәге Гайсәнең сүзләре белән чагыштырсак, Паул китергән образлы әйтемнең мәгънәсе аңлаешлырак булып китә. Паулның бар чын мәсихчеләр рухи яктан уяу калырга тиеш дип әйтәсе килгән.
Аллаһыга кагылышлы образлы әйтемнәр
Беркем дә Чиксез кодрәтле Аллаһыны һәм ул башкара алган бар эшләрне тулысынча аңлап бетерә алмый. Борынгы Исраилнең Давыт патшасы Йәһвәнең «бөеклегенең чиге юк» дип язган (Мәдхия 144:3). Ә Әюб пәйгамбәр, Йәһвәнең кайбер иҗади эшләрен санап чыккач, болай дигән: «Менә, моның барысы да аның юлларының кырыйлары гына, һәм аның турында пышылдау гына ишетелә! Ләкин аның бөек күк күкрәвен кем аңлар?» (Әюб 26:14).
Шулай да образлы әйтемнәр, әз булса да, күктәге Аллаһыбызның искиткеч сыйфатларын аңларга булыша. Изге Язмаларда Йәһвә Патша, Закон Чыгаручы, Судья һәм Гаскәри итеп күрсәтелә. Бу образлы әйтемнәр аны хөрмәт итәргә кирәк икәнен күрсәтә. Ул шулай ук Көтүче, Җитәкче, Өйрәтүче, Ата, Савыктыручы һәм Коткаручы дип атала һәм бу образлы әйтемнәр Аллаһыга карата ярату хисен көчәйтә (Мәдхия 15:7; 22:1; 31:8; 70:17; 88:27; 102:3; 105:21; Ишагыйя 33:22; 42:13; Яхъя 6:45). Бу гади сүзләрнең һәрберсе уйларыбызда җылы образлар тудыра һәм безгә яхшы билгеле булган охшаш якларны күрергә булыша. Андый образлы әйтемнәр сүзләргә караганда күпкә күбрәк «сөйли».
Изге Язмаларда Йәһвә башка нәрсәләр белән дә чагыштырыла. Мәсәлән, ул «Исраилнең Кыясы», «ныгытма-манара» дип атала (2 Патшалык 23:3; Гыйбрәтле сүзләр 18:10; Канун 32:4). Ни өчен? Зур кыя үз урыныннан күчмичә, какшамас тора. Нәкъ шулай ук Йәһвә дә безнең өчен куркынычсызлыкның ышанычлы Чыганагы булып тора.
Зәбур китабында Йәһвәнең үзен ачыклый торган күп образлы әйтемнәр китерелә. Мәсәлән, анда Йәһвә «кояш һәм калкан» дип атала, чөнки ул — яктылыкның һәм тормышның чыганагы, һәм яклау бирә (Мәдхия 83:12). Ә тагын бер шигырьдә «Йәһвә — синең өчен уң ягыңдагы күләгә» (ЯД) дип әйтелә (Мәдхия 120:5). Күләгә кыздырып торган кояштан яклаган кебек, Йәһвә дә үз хезмәтчеләрен газап «кызуыннан» яклый ала: ул аларны үз «кулының» яки «канатларының» күләгәсе астына яшерә (Ишагыйя 51:16; Мәдхия 35:8).
Мәсихкә кагылышлы образлы әйтемнәр
Инҗилдә Гайсә Мәсих күп тапкыр «Аллаһы Улы» дип атала (Яхъя 1:34; 3:16—18). Христиан динен тотмаган кайбер кешеләргә моны аңлау бик авыр, чөнки Аллаһы кеше түгел һәм аның хатыны юк. Әлбәттә, Аллаһы Улы бу дөньяга башка төрле килгән. «Аллаһы Улы» — бу образлы әйтем һәм Гайсәнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләре, угылның үз әтисе белән мөнәсәбәтләренә охшаш икәнен аңларга ярдәм итә. Бу образлы әйтем шулай ук шуны күрсәтә: Гайсә үз тормышын Йәһвәдән алган, Аллаһы үзе аны барлыкка китергән. Шуңа күрә беренче кеше Адәм дә «Аллаһы улы» дип аталган (Лүк 3:38).
Гайсә, Аллаһы ниятен үтәүдә үз ролен күрсәтер өчен, образлы әйтемнәр кулланган. Мәсәлән, ул болай дигән: «Мин — чын йөзем агачы, ә Минем Атам — Йөзем үстерүче». Аннары ул үз шәкертләрен йөзем агачының ботаклары белән чагыштырган (Яхъя 15:1, 4). Бу образлы әйтемнән нинди сабаклар алабыз? Ботаклар корымыйча җимеш бирсен өчен, йөзем агачыннан үзләренә кирәклесен алып торырга тиеш. Мәсихнең шәкертләре дә Гайсә белән бердәмлектә калырга тиеш. «Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз»,— дигән ул (Яхъя 15:5). Йөзем үстерүче йөзем агачы җимешләр китерер дип өметләнгән кебек, Йәһвә дә үз Улы белән бердәмлектә калган кешеләрдән рухи җимешләр көтә (Яхъя 15:8).
Тема белән образ арасындагы охшашлык
Тема белән образ арасындагы охшаш якны аңламасак, образлы әйтемнең төгәл мәгънәсен дә аңлап булмый. Мәсәлән, Инҗилдә болай диелгән: «Дошманың ач булса, аны ашат; әгәр сусаган булса, эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өясең» (Римлыларга 12:20). Бу өзектә үч алу турында әйтеләме? Юк. Моны күрер өчен, тема белән образ арасындагы охшаш якны төгәл аңларга кирәк. Борынгы заманда руданы эретер өчен аны мичкә, күмер өстенә салганнар һәм өстен дә күмер белән каплаганнар. Моның ярдәмендә каты руда эрегән һәм андагы кирәкмәгән кушылмалар аңардан аерылган. Нәкъ шулай ук дошманга игелекле эшләр эшләү аны «эретә», һәм аның яхшы сыйфатлары күренәчәк.
Образлы әйтемнәр әйтелгәннең мәгънәсен дә аңларга булыша һәм бездә хисләр дә тудыра. Мәсәлән, гөнаһ бурыч белән чагыштырылганда без аның авырлыгын сизәбез (Лүк 11:4, ЯД). Йәһвә безне кичергәндә һәм без түләргә тиеш булган бурычыбызны юк иткәндә бу безгә җиңеллек китерә! Ә Аллаһы, укытучы тактадан язуны сөрткән кебек, гөнаһларыгызны бетерәм һәм юкка чыгарам дип әйткәндә, без шуны аңлыйбыз: ул беркайчан да бу гөнаһларны безнең исебезгә төшермәячәк (Мәдхия 31:1, 2; Рәсүлләр 3:19). Йәһвә гөнаһларыбызны кар кебек ак, ал тукымага охшаш итә ала. Әйе, моны белү чын юаныч китерә! (Ишагыйя 1:18).
Без Аллаһы Сүзендәге йөзләгән образлы әйтемнәрнең кайберләрен генә карап чыктык. Изге Язмаларны тагын бер тапкыр укыганда, бу образлы әйтемнәргә аерым игътибар биреп карагыз. Тема белән образ арасындагы охшаш якны аңларга тырышыгыз һәм алар хакында уйланыгыз. Нәтиҗәдә, сез Изге Язмаларны тирәнрәк аңларсыз һәм аны тагы да ныграк кадерләрсез.
[Искәрмәләр]
a Бу мәкаләдә кулланылган «образлы әйтем» дигән сүзләр — бу метафоралар, чагыштырулар һәм сөйләмгә матурлык өсти торган бүтән нәрсәләр.
b Бу яктан «Изге Язманы аңлау» (инглиз) дигән ике томлы энциклопедия яхшы булыша. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан күп телләрдә бастырылган.
[13 биттәге рамка]
Образлы әйтемнәр ничек ярдәм итә?
Образлы әйтемнәр төрле яктан булыша. Мәсәлән, алар катлаулы булганны гади нәрсә аша аңларга ярдәм итә. Шулай ук берничә образлы әйтем ярдәмендә бер төшенчәнең төрле якларын аңлатып була. Өстәвенә, образлы әйтемнәр төп фикерләргә басым ясарга һәм укучының игътибарын җәлеп итәргә булыша ала.
[14 биттәге рамка]
Образлы әйтемнең төрле яклары
ОБРАЗЛЫ ӘЙТЕМ: «Сез — җир тозы» (Маттай 5:13).
ТЕМА: сез (Мәсихнең шәкертләре).
ОБРАЗ: тоз.
ОХШАШЛЫК: саклау чарасы
САБАК: Мәсих шәкертләрендә кешеләрнең тормышларын саклый алган хәбәр булган
[15 биттәге сүзләр]
«Ходай — минем Көтүчем; мин бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмам» (МӘДХИЯ 22:1)