Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 12 мәкалә
  • Җәберләүгә дучар булсам нәрсә эшләргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җәберләүгә дучар булсам нәрсә эшләргә?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җәберләүнең нинди төрләре бар?
  • Ни өчен кешеләр башкаларны җәберли?
  • Җәберләүгә аеруча кем дучар була?
  • Җәберләүгә дучар булсаң, нәрсә эшләргә?
  • Миңа мәктәптә бәйләнсәләр, нишләргә?
    Яшьләрнең 10 соравына җавап
  • Балам мыскыллауга дучар ителсә, нәрсә эшләргә?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Мыскыллауларга дучар булганда, Йәһвәгә таян
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Киберһөҗүмгә дучар булсам нишләргә?
    Яшьләрнең сораулары
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 12 мәкалә

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Җәберләүгә дучар булсам нәрсә эшләргә?

  • Җәберләүнең нинди төрләре бар?

  • Ни өчен кешеләр башкаларны җәберли?

  • Җәберләүгә аеруча кем дучар була?

  • Җәберләүгә дучар булсаң, нәрсә эшләргә?

Яшьтәшләреңнең киңәшләрен, укытучыларның җәберләү турында әйткәннәрен укы. Шулай ук махсус тест үт.

Җәберләүгә бармак аша гына карап булмый. Британиядә бер тикшерү үткәрелгән һәм масса-күләм мәгълүмат чаралары буенча, яшьләрнең үз-үзләренә кул салу очракларының 40 процентында җәберләү сәбәп булган.

Җәберләүнең нинди төрләре бар?

Кешене җәберләр өчен төрле алымнар кулланыла. Мәсәлән, мондый алымнар:

  • Сүзләр белән җәберләү. 20 яшьлек Селин болай дип сөйли: «Кызлар әйткән сүзләре белән җәрәхәтли иде. Аларның миңа биргән кушаматларын һәм минем турында әйткәннәрен беркайчан да онытмам. Алар аркасында мин үземне булдыксыз, кирәксез, мескен бер кеше итеп сизә идем. Моның урынына кыйнасалар миңа җиңелрәк булыр иде».

  • Изоляция белән җәберләү. 18 яшьлек Нэйли болай ди: «Классташлар мине күрмәмешкә сабышып йөрде. Ашарга утырганда, үзләрен яннарында буш урын булмагандай тоталар иде. Бер ел мин елап йөрдем һәм ялгызлыкта ашадым».

  • Киберҗәберләү. 14 яшьлек Дэниель болай дип сөйли: «Клавиатура ярдәмендә кешенең репутациясен я хәтта аның тормышын бозып була. Кемдер арттырасың дияр, әмма бу арттыру түгел!» Киберҗәберләү санына шулай ук телефон аша әдәпсез фотографияләр я хәбәрләр җибәрү дә керә.

Ни өчен кешеләр башкаларны җәберли?

Аста кайбер сәбәпләр китерелә.

  • Алар үзләре кайчандыр җәберләү кичергән. «Яшьтәшләрем мине һәрвакыт җәберләп торды, ахыр чиктә мин үзем дә башкаларны җәберли башладым. Минем башкаларның хөрмәтен яулап аласым килә иде. Соңрак, уйлангач, үз тәртибемнән җирәнеп куйдым»,— дип сөйли Антонио исемле яшь кеше.

  • Яхшы үрнәкнең булмавы. «Яшь җәберләүчеләр еш кына үз туганнары үрнәге буенча эш итә. Әти-әнисе, абыйсы, апасы, гаиләдәге башкалар үзләрен ничек тотса, шулай ук эш итәләр»,— дип яза «Җәберләүчеләр белән үзеңне ничек тотарга?» дигән китабында Джей Макгроу («Life Strategies for Dealing With Bullies»).

  • Үзләрен әллә кемгә куйса да, үз-үзләренә ышанычлары җитми. «Башкаларны җәберләүче бала гадәттә үзен башкалардан өстенрәк итеп күрсәтергә тырыша, ләкин чынлыкта ул шулай итеп үз яраларын, үзен кимчелекле итеп хис итүен яшерергә тырыша», — дип яза «Җәберләүче, җәберләнүче һәм күзәтүче» дигән китабында Барбара Колоросо («The Bully, the Bullied, and the Bystander»).

Җәберләүгә аеруча кем дучар була?

  • Ялгызлар. Кайбер яшүсмерләргә кешеләр белән аралашу авыр бирелә, шуңа алар кешеләрдән читләшә башлый. Нәтиҗәдә, алар җәберләүчеләрнең корбаны булып китә.

  • Башкалардан аерылып торган яшьләр. Яшь кеше башкалардан дине, милләте белән я башкача аерылып торса, я берәр җире кимчелекле булса, җәберләүчеләр моны күрми калмас һәм шунда ук үрти башлар.

  • Үз-үзләренә ышанып бетмәгән яшьләр. Андый яшьләрне җәберләүчеләр шунда ук сизеп ала һәм аларга ташлана, чөнки гадәттә андый яшьләр үзләрен яклый белми.

Җәберләүгә дучар булсаң, нәрсә эшләргә?

  • «Үз тойгыларыңны йөгәнли бел». «Җәберләүченең сине үпкәләтәсе килә, әгәр ул уңышка ирешсә ул шат. Ә син ваемсыз калсаң, аңа инде кызык түгел»,— дип әйтә Кайли исемле хатын. Изге Язмаларда болай диелә: «Зирәк үз тойгыларын йөгәнли белә» (Гыйбрәтле сүзләр 29:11).

  • Үч алма. Үч алу проблеманы хәл итми, ул аны катлауландыра гына. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Явызлыкка явызлык белән һичкемгә кайтармагыз» (Римлыларга 12:17; Гыйбрәтле сүзләр 24:19).

  • Үз башыңа бәла эзләп йөрмә. Җәберләүгә китерә алган хәлләрдән кач, җәберләүчеләрдән ерак тор (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).

  • Җәберләүчегә көтмәгән җавап бир. Изге Язмаларда болай диелә: «Йомшак җавап ярсуны баса» (Гыйбрәтле сүзләр 15:1).

  • Шаяртырга тырыш. Мәсәлән, җәберләүче синең таза булуыңнан мыскыллап көлсә, иңбашларыңны сикертеп куй да: «Таза тән сәламәт була», — дип әйтеп куй.

  • Китеп бар. «Дәшмичә китеп бару шуны күрсәтә: син инде җитлеккән кеше һәм син җәберләүчедән көчлерәк. Шулай итеп син үз-үзеңне кулда тота аласың, ә җәберләүчегә бу сыйфат җитеп бетми»,— дип әйтә 19 яшьлек Нора.

  • Үз-үзеңә ышанганлыкны үстер. «Ачу я башка хисләр аркасында шартларга торсаң, җәберләүчеләр моңа шунда ук игътибар итәр һәм сине изеп ташлар өчен бар көчләрен куяр»,— дип әйтә Рита исемле кыз.

  • Башкаларга сөйлә. Бер сораштыру буенча, җәберләүгә интернет аша дучар булган яшьләрнең яртысыннан артыгы моның турында беркемгә дә сөйләмәгән. Күрәсең, алар оялганнар (аеруча малайлар) я үч алырлар дип курыкканнар. Ләкин шуны истә тот: барысын яшереп тотсаң җәберләүчеләр шат кына булыр. Ә барысын сөйләп бирсәң, аларның сабагын укытырсың.

Яшьтәшләреңнең киңәшләре

«Җәберләүчеләрнең корбаны булмас өчен андый хәлгә китерә алган урыннарга йөрмә. Җәберләүчеләр үзләре дә авырлыклар кичереп яши. Моны истә тотсаң, аларның сүзләре сиңа әллә ни зур авырту китермәс» (Антонио)

«Шикләнмә, алга бар. Үз карашларыңны якларга курыкма. Җәберләүчеләрнең күбесе, синең алардан курыкмаганыңны һәм сине буйсындыра алмаганнарын күргәч, бүтән инде бәйләнеп тормас» (Джессика).

Укытучылар уртаклаша

«Җәберләү — җитди проблема. Кайвакыт балалар класста сугыша башлый иде. Һәм сүз өченче класс балалары турында бара бит әле! Кайберәүләр популяр булыр өчен һәм һәркемне кул астында тотар өчен башкаларны җәберли башлый.

Җәберләнсәләр дә, балалар күпчелек очракта моны беркемгә дә сөйләми. Алар үч алудан я балалар үзләренә әләкче кушаматы бирер дип курка. Алар үзләренә беркем дә булыша алмас дип уйлый. Шулай да мин аларны барысын сөйләп бирергә дәртләндерә идем, шулай эшләргә кирәк дип әйтә идем. Шулчак җәберләүче башкаларга зыян китерә алмаячак» (укытучы булып эшләгән Джессика, АКШ).

Тест

Дөрес я дөрес түгелме?

  1. Кешеләр инде меңләгән еллар җәберләүгә түзеп яши.

  2. Балалар җәберли ала мени инде, алар шаярта гына. Моңа җитди карыйсы юк.

  3. Җәберләүне туктатам дисәң, җәберләүчегә җавап кайтар.

  4. Сине җәберлиләр икән, син үзең моңа гаепле.

  5. Җәберләүгә дучар булучылар үзләре җәберләүче булып китә.

  6. Берәр кемне җәберләүләрен күрсәң, күрмәмешкә сабышып юлыңны дәвам ит.

  7. Җәберләүченең мактанып әйткән сүзләре аның үзенә ышанып бетмәгәнен күрсәтә.

  8. Җәберләүче бер көн үзгәрергә мөмкин.

ҖАВАП

  1. Дөрес. Мәсәлән, Изге Язмаларда әзмәверләр турында әйтелә. Аларны нефилимнар дип атаганнар. Бу сүз «егучылар» дип тәрҗемә ителә (Яратылыш 6:4).

  2. Дөрес түгел. Җәберләү кеше үлеменә китерергә мөмкин. Җәберләүгә өзлексез дучар булган кешеләр үз-үзләренә кул салган.

  3. Дөрес түгел. Җәберләүчеләр гадәттә үз корбаннарыннан көчлерәк, шуңа үч алу файда китермәс.

  4. Дөрес түгел. Бер кеше дә җәберләнергә тиеш түгел! Җәберләүче үз эшләре өчен үзе җаваплы.

  5. Дөрес. Кызганыч, ләкин кайвакыт кеше берәр мөгамәлә кичерсә, башкаларны да шундый ук мөгамәләгә дучар итә.

  6. Дөрес түгел. Андый очракларда күрмәмешкә сабышып үтеп китү дөрес эш итү дип әйтеп булмый. Кешене җәберләгәннәрен күреп тә, моның турында сөйләп бирмәсәң, син үзең дә бу җәберләүгә өлеш кертәсең булып чыга.

  7. Дөрес. Җәберләүчеләр үзләрен әллә кемгә куеп йөрсә дә, аларның күпләре үз-үзләренә ышанып бетми һәм үзен башкалардан өстенрәк куяр өчен аларны җәберли башлый.

  8. Дөрес. Җәберләүчегә ярдәм күрсәтелсә, ул үз фикер йөртүен дә, тәртибен дә үзгәртә ала (Эфеслеләргә 4:23, 24).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу