Ни өчен «игелекле эшләргә ашкынып торырга» кирәк?
Сез игелекле эшләргә ашкынып торасызмы? Патшалык вәгазьчеләре буларак, безнең моңа берничә сәбәп бар. Нинди? Титуска 2:11—14 тә язылганнарны карап чыгыйк.
11 нче шигырь: «Аллаһының юмарт игелеге» нәрсә ул, һәм бу игелек безгә нинди файда китерә? (Рим. 3:23, 24).
12 нче шигырь: Аллаһының юмарт игелегеннән без нинди сабак алабыз?
13 һәм 14 нче шигырь: Гайсә безне сафландырганга, безнең нинди өметебез бар? Ул безне нинди бөек максат өчен дөньяның һәркайсы явызлыгыннан азат иткән?
Бу шигырьләр сезне игелекле эшләргә ашкынып торырга ничек дәртләндерә?