Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 5 хикәя 18 б.-19 б., 5 абз.
  • Нух көймәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Нух көймәсе
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нух көймә төзи
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Туфан. Кем тыңлаучан булган, ә кем тыңлаучан булмаган?
    Aллаһыны тыңла һәм мәңге яшә
  • Ул «Аллаһы юлында йөргән»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • «Ул Аллаһы юлында йөрде»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 5 хикәя 18 б.-19 б., 5 абз.
Нух үз гаиләсе белән көймә төзи

БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Нух көймәсе

Вакыт узу белән, җирдә күп кеше яши башлаган. Аларның күбесе явыз булган. Хәтта кайбер күктәге фәрештәләр дә явыз булып киткән. Шул фәрештәләр, күктәге өйләрен калдырып, җиргә төшкән. Беләсеңме ни өчен? Кеше тәнен алып, хатын-кызларга өйләнер өчен.

Бу фәрештәләр белән хатын-кызларның балалары туган. Алар бик көчле, явыз кешеләр булып үскән һәм башкаларны җәберләгән. Йәһвә моны бүтән түзә алмаган һәм шуңа күрә явыз кешеләрне зур су басуда юк итәргә булган. Бу вакыйга Туфан дип атала.

Нух үз гаиләсе белән көймә төзи һәм ризык әзерли

Әмма Нух исемле бер кеше башкалардан аерылып торган. Ул Йәһвәне яраткан. Аның хатыны һәм Шем, Хам, Йафе́т исемле өч улы булган. Улларының да хатыннары булган. Йәһвә Нухка зур бер көймә төзергә кушкан. Бу көймә суда йөзүче зур агач тартмага охшаш булган. Нух үз гаиләсе белән, шунда кереп, Туфан вакытында исән кала алган. Йәһвә аңа шулай ук үзе белән көймәгә төрле-төрле хайваннарны да алырга кушкан.

Нух шунда ук көймә төзи башлаган. Ул үз гаиләсе белән бергә шул көймәне якынча 50 ел төзегән. Төзегәндә, алар барысын нәкъ Йәһвә әйткәнчә эшләгән. Шул вакыт дәвамында Нух шулай ук кешеләрне Туфан булачак дип кисәткән. Әмма аны беркем дә тыңламаган.

Ахыр чиктә көймәгә керергә вакыт җиткән. Шунда нәрсә булган? Әйдә, белик.

«Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улының килү чорында да шулай булачак» (Маттай 24:37)

Сораулар: ни өчен Йәһвә Туфанны булдырган? Йәһвә Нухка нәрсә эшләргә кушкан?

Яратылыш 6:1—22; Маттай 24:37—41; 2 Петер 2:5; Яһүд 6

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу