Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • od 10 бүл. 105-115 б.
  • Хезмәтне киңәйтү мөмкинлекләре

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хезмәтне киңәйтү мөмкинлекләре
  • Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ВӘГАЗЬЧЕ БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТҮ
  • ИХТЫЯҖ ЗУРРАК БУЛГАН ҖИРДӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ
  • БҮТӘН ТЕЛДӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ
  • ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕ
  • КЫРДА ХЕЗМӘТ ИТҮЧЕ МИССИОНЕРЛАР
  • РАЙОН КҮЗӘТЧЕСЕ ХЕЗМӘТЕ
  • ТЕОКРАТИК МӘКТӘПЛӘР
  • БӘЙТЕЛДӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ
  • ТӨЗЕЛЕШЛӘРДӘ КАТНАШУ
  • СИНЕҢ МАКСАТЛАРЫҢ НИНДИ?
  • Тулы вакытлы хезмәтчеләрне исегездә тотыгыз
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Көтүне көтәргә билгеләнгән күзәтчеләр
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Теократик мәктәпләр Йәһвә яратуын раслый
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Патшалык хезмәтчеләрен өйрәтү
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
od 10 бүл. 105-115 б.

10 БҮЛЕК

Хезмәтне киңәйтү мөмкинлекләре

ҮЗ ШӘКЕРТЛӘРЕН Патшалык вәгазьчеләре итеп җибәрергә вакыт җиткәч, Гайсә аларга: «Урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз»,— дигән. Эш күп булганга, ул аларга шулай ук: «Ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез»,— дип әйткән (Мат. 9:37, 38). Гайсә үз шәкертләренә бу хезмәтне ничек башкарырга икәнен аңлаткан. Бу эшнең никадәр ашыгыч булуын күрсәтеп, ул болай дигән: «Адәм Улы сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыкканчы килер» (Мат. 10:23).

2 Бүген дә вәгазь кырында күп эш башкарасы бар. Патшалык турындагы яхшы хәбәр ахыр килгәнче вәгазьләнергә тиеш, ә вакыт бик аз кала! (Марк 13:10) Вәгазь кырыбыз бөтен дөнья булганга күрә, хәлебез Гайсә белән аның шәкертләренекенә охшаш, әмма безгә тагы да зуррак эш башкарасы бар. Дөньяда яшәүче миллиардлаган кеше белән чагыштырганда, без бик аз. Әмма Йәһвә безгә, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Патшалык турындагы яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнәчәк, һәм Йәһвә билгеләгән вакытта ахыр киләчәк. Хезмәтебезне һәрьяклап үтәп чыгар өчен, без Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куеп яшәрбезме? Моның өчен нинди теократик максатлар куеп була?

3 Йәһвәнең үз хезмәтчеләреннән нәрсә таләп иткәнен белдереп, Гайсә болай дигән: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат» (Марк 12:30). Без Аллаһыга җан-тән белән хезмәт итәргә тиеш. Моның өчен, Йәһвәгә хезмәт итүдә иң яхшысын эшләп, аңа тугры булганыбызны һәм эчкерсез багышланганыбызны күрсәтергә кирәк (2 Тим. 2:15). Шартларыбызга һәм сәләтләребезгә карап, һәрберебез хезмәтнең теге я бу төрендә катнаша ала. Хезмәтнең кайбер төрләрен карап чыгыйк. Бу сиңа нинди теократик максатларга омтылып була икәнен күрергә ярдәм итәр.

ВӘГАЗЬЧЕ БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТҮ

4 Хакыйкатьне кабул иткән һәркем яхшы хәбәрне вәгазьләү хөрмәтенә ия була. Вәгазь эше — Гайсә үз шәкертләренә биргән төп эш (Мат. 24:14; 28:19, 20). Гадәттә, Гайсә Мәсихнең шәкерте, яхшы хәбәрне ишеткәч үк, аны башкаларга сөйли башлый. Мәсәлән, Әндри, Филип, Көрнили һәм башкалар шулай эшләгән (Яхъя 1:40, 41, 43—45; Рәс. 10:1, 2, 24; 16:14, 15, 25—34). Бу — кеше әле суга чумдырылганчы инде вәгазьли ала дигәнне аңлатамы? Әйе! Кеше суга чумдырылмаган вәгазьче өчен таләпләргә туры килгәндә, аның алдында өйдән өйгә йөреп вәгазьләү мөмкинлеге ачыла. Өстәвенә, сәләтләренә һәм шартларына карап, ул хезмәтнең башка төрләрендә дә катнаша ала.

5 Суга чумдырылгач, вәгазьче, башкаларга яхшы хәбәр белән танышырга булышыр өчен, һичшиксез, кулдан килгәнне эшләр. Вәгазь эшендә ир-атлар да, хатын-кызлар да катнаша ала. Патшалык эшенә хәтта кечкенә өлеш кертү — зур фатиха. Ә әгәр дә кеше, хезмәтен киңәйтеп, аның башка төрләрендә катнашса, бу аңа тагы да зуррак шатлык китерәчәк.

ИХТЫЯҖ ЗУРРАК БУЛГАН ҖИРДӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ

6 Бәлки, син яшәгән территория еш эшкәртелә һәм анда шаһитлек яхшы биреләдер. Алай булса, син, мөгаен, ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченеп, үз хезмәтеңне киңәйтү турында уйлыйсыңдыр (Рәс. 16:9). Өлкән я хезмәттәш ярдәмче булсаң, син башка җыелышка ярдәм итә алыр идең. Район күзәтчесе сезнең районыгыздагы берәр җыелышка ничек ярдәм итә алганың турында әйтә ала. Илнең башка районына күченергә уйласаң, кирәкле мәгълүматны филиалдан сорап була.

7 Синең чит илдә хезмәт итәсең киләме? Андый теләгең булса, башта барысы турында төптән уйла. Моның турында җыелышыңдагы өлкәннәр белән сөйләшеп ал. Чит илгә күченү үзеңә дә, синең белән күченәчәк кешеләргә дә тәэсир итәчәк (Лүк 14:28). Чит илдә озакка калырга планлаштырмасаң, үз илеңдә хезмәт итү яхшырак булыр.

8 Кайбер урыннарда чит илдән килгән өлкәннәр җирле өлкәннәргә караганда хакыйкать юлыннан озаграк вакыт йөри. Җирле абый-кардәшләр, басынкылык күрсәтеп, күченгән тәҗрибәлерәк өлкәннәргә үзләренең җаваплы вазифаларын тапшырырга әзер булырдыр. Әмма өлкән булсаң һәм андый илгә күченсәң, шуны исеңдә тот: синең максатың — җирле кардәшләр урынына хезмәт итү түгел, ә алар белән хезмәт итү. Аларны җыелыштагы вазифаларга омтылырга һәм җаваплылыкны үз өстенә алырга дәртләндер (1 Тим. 3:1). Кайбер нәрсәләр туган илеңдәгечә башкарылмаса да, түземле бул. Үз тәҗрибәңне кардәшләргә ярдәм итәр өчен куллан. Шулчак, кайчан да булса туган илеңә кире кайтырга туры килсә дә, җирле өлкәннәр җыелыш турында яхшы кайгырта алыр.

9 Филиал сиңа ярдәмгә мохтаҗ җыелышларның исемлеген бирә ала. Әмма моңарчы җыелышыңның хезмәт комитеты рекомендация хаты язарга тиеш. Бу хатны син өлкән булсаң да, хезмәттәш ярдәмче, пионер я вәгазьче булып хезмәт итсәң дә язарга кирәк. Хезмәт комитеты шул рекомендацияне һәм үзең язган үтенеч хатын турыдан-туры син хезмәт итәргә теләгән илнең филиалына җибәрер.

БҮТӘН ТЕЛДӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ

10 Хезмәтне киңәйтер өчен, бүтән телне, мәсәлән, ишарәләр телен өйрәнеп була. Бүтән телдә вәгазьләргә өйрәнәсең килсә, моның турында өлкәннәр һәм район күзәтчесе белән сөйләшеп кара. Алар сиңа кирәкле киңәшләр бирер һәм сине дәртләндерер. Кайвакыт кайбер районнарда филиал күзәтүе астында тел өйрәнү курслары үткәрелә. Анда сәләтләре һәм мөмкинлекләре булган вәгазьчеләрне һәм пионерларны бүтән телдә вәгазьләргә өйрәтәләр.

ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕ

11 Бар вәгазьчеләр ярдәмче, гомуми һәм махсус пионер булып хезмәт итү өчен, шулай ук тулы вакытлы хезмәтнең башка төрләрендә катнашу өчен төп таләпләрне белергә тиеш. Пионер үрнәк алырлык суга чумдырылган мәсихче булырга тиеш. Аның шартлары аңа яхшы хәбәрне вәгазьләүгә билгеле бер вакытны багышларга мөмкинлек бирә. Ярдәмче пионер һәм гомуми пионер хезмәтенә гаризаларны җыелышның хезмәт комитеты хуплый. Махсус пионерларны исә филиал билгели.

12 Ярдәмче пионерлар бер айга, бер-бер артлы барган берничә айга я билгесез вакытка билгеләнә. Бу вәгазьченең шартларыннан тора. Күп кенә вәгазьчеләр махсус очракларда, мәсәлән, Кичә вакытында я район күзәтчесенең килеп китүе вакытында ярдәмче пионер булып хезмәт итә. Кайберәүләр бу хезмәттә отпуск вакытында катнаша. Мәктәптә укучы суга чумдырылган вәгазьчеләр, бәлки, каникуллар вакытында ярдәмче пионер булып хезмәт итәр. Март, апрель айларында һәм район күзәтчесе килеп киткән айда вәгазьчеләр ярдәмче пионер хезмәтенең кыскартылган сәгатьләр нормасын сайлый ала. Шәхси шартларың нинди генә булмасын, әхлакый яктан саф булсаң һәм синең начар гадәтләрең булмаса, ярдәмче пионерлар өчен норманы үти алсаң һәм, бер я берничә ай ярдәмче пионер була алам, дип уйласаң, өлкәннәр синең гаризаңны карап чыгарга шат булыр.

13 Гомуми пионер булыр өчен, синең еллык норманы үтәргә мөмкинлегең булырга тиеш. Гомуми пионер буларак, син үз җыелышың белән тыгыз хезмәттәшлек итәрсең. Ашкынучан пионерлар җыелыш өчен зур фатиха булып тора, алар кардәшләрдә хезмәткә карата ашкыну уята һәм аларны пионер хезмәтен башларга дәртләндерә. Гомуми пионер хезмәтенә гариза язганчы, сиңа ким дигәндә алты ай суга чумдырылган үрнәк алырлык вәгазьче булырга кирәк.

14 Махсус пионерлар, гадәттә, хезмәттә бик уңышлы гомуми пионерлар арасыннан сайлана. Алар филиал билгеләгән теләсә кайсы урында хезмәт итәргә әзер булырга тиеш. Еш кына алар билгеләнмәгән территориядә вәгазьли һәм, шунда кызыксынучыларны табып, яңа җыелышлар оештыра. Кайвакыт махсус пионерларны территорияне эшкәртүдә ярдәмгә мохтаҗ җыелышларга билгелиләр. Кайбер кечкенә җыелышларда вәгазьчеләргә ихтыяҗ булмаса да, әмма абый-кардәшләрнең ярдәме кирәк булса, анда өлкәннәр булып хезмәт иткән махсус пионерларны җибәрергә мөмкиннәр. Махсус пионерларга, үз чыгымнарын каплый алсыннар өчен, бераз акчалата ярдәм күрсәтелә. Кайберәүләрне вакытлы махсус пионерлар итеп билгелиләр.

КЫРДА ХЕЗМӘТ ИТҮЧЕ МИССИОНЕРЛАР

15 Җитәкче советның Хезмәт комитеты кайбер вәгазьчеләрне кырда хезмәт итүче миссионерлар итеп билгели. Филиал комитеты аларны күп кеше яшәгән зур шәһәрләрдә хезмәт итәр өчен җибәрә. Бу миссионерлар вәгазь эшендә зур ярдәм күрсәтә һәм җыелышны ныгыта. Күп кенә очракларда кырда хезмәт итүче миссионерлар Патшалык вәгазьчеләре мәктәбен тәмамлаган булган. Алар яшәү урыны белән һәм, үз чыгымнарын каплар өчен, бераз акчалата ярдәм белән тәэмин ителә.

РАЙОН КҮЗӘТЧЕСЕ ХЕЗМӘТЕ

16 Җитәкче совет тарафыннан билгеләнгән район күзәтчеләре үз хезмәтләрен башкарыр өчен өйрәтелә һәм, тәҗрибә җыяр өчен, башта район күзәтчесенең урынбасарлары булып хезмәт итә. Бу абый-кардәшләр хезмәтне һәм үз кардәшләрен ярата. Алар ашкынучан пионерлар, Изге Язмаларны тырышып өйрәнүчеләр, яхшы укытучылар һәм докладчылар булып тора. Район күзәтчеләренең бар эшләрендә изге рух җимеше чагыла, һәм алар акыллылык, төплелек һәм аңлау сәләте күрсәтә. Район күзәтчесе өйләнгән булса, аның пионер булып хезмәт иткән хатыны тәртибе һәм башкалар белән мөгамәлә итүе белән яхшы үрнәк күрсәтә. Ул яхшы вәгазьли белә. Шулай ук ул, үзенең буйсынучан хатын буларак ролен аңлап, үз ире урынына сөйләми һәм сөйләшүдә үзенә артык күп игътибар җәлеп итәргә тырышмый. Район күзәтчесенең һәм аның хатынының графиклары бик тыгыз, шуңа күрә бу хезмәткә омтылган кардәшләрнең сәламәтлекләре яхшы булырга тиеш. Пионерлар район күзәтчесе хезмәтенә гариза тутырмый. Әмма алар район күзәтчесенә үз теләкләре турында әйтә ала, һәм ул аларга кирәкле киңәшләр бирер.

ТЕОКРАТИК МӘКТӘПЛӘР

17 Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе. Патшалык вәгазьчеләре сирәк эшкәртелә торган җирләрдә вәгазьләү өчен һәм җыелышларга рухи яктан булышу өчен бик кирәк. Шуңа күрә никахка кермәгән абый һәм апа-кардәшләр, шулай ук ирле-хатынлылар Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укыр өчен гариза тутыра ала. Мәктәпне тәмамлагач, аларны үз илләрендәге ихтыяҗ булган җиргә гомуми пионерлар итеп билгелиләр. Шулай да кайберәүләрне, мөмкинлекләре булса, үз иленә я чит илгә җибәреп, аларга бүтән йөкләмәләр бирә алалар. Кемнедер махсус пионер я вакытлы махсус пионер итеп билгелиләр. Бу Мәктәптә укырга теләгән пионерлар региональ конгресста үткәрелә торган махсус очрашуга бара ала. Анда алар бу Мәктәптә укыр өчен нинди таләпләргә туры килергә кирәк икәнен белер.

18 Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Гилад. Бу Мәктәпкә никахта булмаган абый һәм апа-кардәшләрне, шулай ук ирле-хатынлыларны чакыралар. Алар инглиз телендә сөйләшергә һәм махсус тулы вакытлы хезмәттә катнашырга тиеш. Алар кырдагы хезмәттә һәм филиалны ныгытуда зур ярдәм күрсәтергә сәләтле. Алар кардәшләргә шатлык белән хезмәт итә һәм башкаларга Изге Язмалардагы принципларны һәм теократик җитәкчелекне аңларга, аның буенча эш итәргә булыша. Җирле филиал комитеты потенциаль укучыларга гариза бирә. Бу Мәктәпне тәмамлаган кардәшләр үз я башка филиал территориясенә кырда я филиалда хезмәт итәргә җибәрелә.

БӘЙТЕЛДӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ

19 Бәйтелдә хезмәт итү — бик хөрмәтле вазифа. «Бәйтел» дигән сүз «Аллаһы йорты» дигәнне аңлата, һәм бу исем теократик эшчәнлек үзәкләре өчен бик яхшы туры килә. Бәйтелдә хезмәт итүче абый һәм апа-кардәшләр Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны бастыру, тәрҗемә итү һәм җыелышларга җиткерү белән бәйле бик мөһим эштә катнаша. Бәйтелчеләрнең хезмәте бөтен җирдәге җыелышларны күзәткән һәм кайгырткан Җитәкче совет өчен бик кадерле. Тәрҗемәчеләр булып хезмәт иткән күп кенә бәйтелчеләр үзләре тәрҗемә иткән телдә сөйләшкән кешеләр арасында яши һәм эшли. Бу аларга кешеләрнең көндәлек тормышта ничек сөйләшкәннәрен ишетергә мөмкинлек бирә. Шулай ук алар тәрҗемә ителгән басмаларны кешеләр аңлыймы, юкмы икәнен үзләре күрә ала.

20 Бәйтелдә башкарылган күп кенә эш физик көч таләп итә. Шуңа күрә Бәйтелгә күбесенчә суга чумдырылган яшь, сәламәт, көчле абый-кардәшләр чакырыла. Синең илеңдәге филиалда андый ихтыяҗ булса һәм синең Бәйтелдә хезмәт итәсең килсә, бу хезмәткә кагылышлы таләпләр турында җыелышыңдагы өлкәннәрдән белеп була.

ТӨЗЕЛЕШЛӘРДӘ КАТНАШУ

21 Теократик биналарны төзү, Сөләйман гыйбадәтханәсен төзү кебек үк, изге хезмәт булып тора (1 Пат. 8:13—18). Күп кенә абый һәм апа-кардәшләр, бу эшкә үз вакытларын һәм акчаларын сарыф итеп, гаҗәеп ашкыну рухын чагылдыра.

22 Синең бу эштә катнашырга мөмкинлегең бармы? Суга чумдырылган булсаң һәм андый төзелешләрдә катнашасың килсә, синең территорияңдәге төзелешләрне күзәткән кардәшләр ярдәмеңә шат булыр һәм, хәтта осталыкларың җитеп бетмәсә дә, сине өйрәтергә әзер булыр. Үз теләгеңне җирле өлкәннәргә белдер. Таләпләргә туры килгән кайбер суга чумдырылган кардәшләр хәтта бүтән илләрдә дә теократик биналарны төзүдә катнаша ала.

23 Төзү проектларында катнашыр өчен төрле мөмкинлекләр бар. Кирәкле осталыклары булган үрнәк алырлык суга чумдырылган вәгазьчеләр, өйләреннән ерак түгел генә хезмәт итеп, филиалның төзү-проектлаштыру бүлегенең ирекле хезмәтчеләре була ала. Башкалар билгеле бер вакыт дәвамында ераграк җирләрдә хезмәт итә ала, һәм филиал аларны төзү программасының ирекле хезмәтчеләре итеп билгеләргә мөмкин. Аларның билгеләнү сроклары ике атнадан алып өч айга кадәр дәвам итә ала. Озак вакытка билгеләнгән кардәшләр төзү программасының хезмәтчеләре дип атала. Башка илгә билгеләнгән кардәшләр төзү программасының чит илгә билгеләнгән хезмәтчеләре буларак хезмәт итә. Һәрбер проект өчен төзү программасының хезмәтчеләреннән һәм төзү программасының ирекле хезмәтчеләреннән торган төзү төркеме җаваплы. Аңа филиалның төзү-проектлаштыру бүлегенең ирекле хезмәтчеләре һәм җирле җыелышлардан булган кардәшләр булыша. Төзү төркемнәре филиал карамагындагы территория буйлап төрле төзелеш проектларында катнаша.

СИНЕҢ МАКСАТЛАРЫҢ НИНДИ?

24 Үз тормышыңны Йәһвәгә багышлаган булсаң, димәк, синең Йәһвәгә мәңге хезмәт итәсең килә. Әмма син үзеңә хакыйкать юлында нинди рухи максатлар куясың? Рухи максатлар сиңа үз көчеңне һәм сәләтләреңне дөрес итеп кулланырга булышыр (1 Көр. 9:26). Андый максатлар куйсаң, син рухи яктан үсәрсең һәм, өстәмә вазифаларга омтылып, нәрсә мөһимрәк икәнен аера белерсең (Флп. 1:10; 1 Тим. 4:15, 16).

25 Рәсүл Паул безгә Аллаһыга хезмәт итүдә яхшы үрнәк калдырган (1 Көр. 11:1). Ул Йәһвәгә тырышып хезмәт иткән һәм үзе алдында күп мөмкинлекләр ачылганын таныган. Көринттәге кардәшләргә Паул: «Минем алда хезмәт итәргә мөмкинлек бирүче зур ишек ачылды»,— дип язган. Безнең турында да шуны ук әйтеп була. Безнең дә җыелыш белән Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, аеруча Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне игълан итү турында әйткәндә, күп мөмкинлекләребез бар. Шулай да, Паул очрагындагы кебек, шул «зур ишек» аша керү җиңел түгел, чөнки «дошманнар күп» (1 Көр. 16:9). Паул үз-үзен төзәтә белгән. «Тәнемне тыям һәм аны үземә кол итәм»,— дигән ул (1 Көр. 9:24—27). Без дә шундый ук караш саклыйбызмы?

Рухи максатлар сиңа үз көчеңне һәм сәләтләреңне дөрес итеп кулланырга булышыр

26 Һәрберебез, үз шартларына карап, берәр нинди теократик максатка омтылса, яхшы булыр иде. Күпләр, әле яшь чакта үзләре алдына рухи максатлар куйганга күрә, бүген тулы вакытлы хезмәтнең берәр төрендә катнаша. Кайберәүләрне моңа әле бала чакларында әти-әниләре я башкалар дәртләндергән. Шуңа күрә алар, Йәһвәгә хезмәт итеп, бай тәҗрибә җыйган һәм моңа үкенми (Гыйб. сүз. 10:22). Бүтән мөһим максатлар да куеп була, мәсәлән, атна саен вәгазьдә катнашырга, җыелыш очрашуларына әзерләнүгә күбрәк вакыт багышларга һәм Изге Язмалар өйрәнүен башларга. Иң мөһиме — нык булып калу һәм хезмәтебезне һәрьяклап үтәү. Шулай эшләп, без Йәһвәне данларбыз һәм төп максатыбызга — Аллаһыга мәңге хезмәт итү максатына ирешербез (Лүк 13:24; 1 Тим. 4:7ә, 8).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу