МӘХӘББӘТ кыйммәтле сыйфат
РӘСҮЛ Паул, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, изге рух тәэсирендә үстереп булган тугыз сыйфат турында язган (Гәл. 5:22, 23). Аның сүзләре буенча, бу искиткеч сыйфатларның барысы бергә «рух җимеше» дип аталаa. Бу җимеш яңа шәхескә хас (Көл. 3:10). Агач тиешенчә су белән сугарылганда, ул җимеш китерә. Нәкъ шулай ук, кешегә изге рух иркен тәэсир иткәндә, ул рух җимешен тәшкил иткән сыйфатлар чагылдыра (Зәб. 1:1—3).
Рух җимешенә кергән сыйфатларның иң беренчесе — мәхәббәт. Ул никадәр кыйммәтле? Паул: «Әгәр миндә... мәхәббәт юк икән, минем кылганнарым — буш нәрсә»,— дигән (1 Көр. 13:2). Әмма мәхәббәт нәрсә ул, аны ничек үстерергә? Һәм аны ничек итеп һәр көн күрсәтеп була?
МӘХӘББӘТ НӘРСӘ УЛ?
«Мәхәббәт» төшенчәсенә аңлатма бирү әллә ни җиңел булмаса да, Изге Язмалардан аның ничек итеп күрсәтелгәнен белеп була. Мәсәлән, анда мәхәббәтнең «түземле һәм игелекле» булганы турында әйтелә. Шулай ук мәхәббәт «хакыйкатькә сөенә, барысына сабыр итә, барысына ышана, барысына өметләнә, һәрчак нык кала» дип язылган. Мәхәббәт шулай ук башка кешеләрне якын күрү, эчкерсез кайгырту һәм аларга карата җылы хисләр белдерүне үз эченә ала. Икенче яктан, кешедә ярату булмаса, ул көнләшә, горурлык һәм эгоизм күрсәтә, үзен әдәпсез тота, үпкәли һәм башкаларны кичерергә теләми. Без үзебездә андый сыйфатларның булуын һич теләмибез. Моның урынына без «үз файдасын эзләми» торган мәхәббәт үстерергә омтылабыз (1 Көр. 13:4—8).
ЙӘҺВӘ ҺӘМ ГАЙСӘ — МӘХӘББӘТ КҮРСӘТҮДӘ КАМИЛ ҮРНӘК
Изге Язмаларда: «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— диелгән. Әйе, Йәһвә — мәхәббәтнең гәүдәләнеше (1 Яхъя 4:8). Аның бар эшләрендә дә мәхәббәт чагыла. Йәһвәнең Гайсә Мәсихне кешелек өчен газап чигү һәм үләр өчен җиргә җибәрүе — мәхәббәтнең иң бөек чагылышы. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Аллаһы, без аның бердәнбер Улы аша тормыш ала алсын өчен, аны дөньяга җибәрде. Шулай итеп ул безгә үз мәхәббәтен күрсәтте. Мәхәббәтнең асылы шул: без Аллаһыны түгел, ә ул безне яратты һәм Улын үзе белән татулаштыручы, гөнаһларыбызны йолып алучы корбан итеп җибәрде» (1 Яхъя 4:9, 10). Аллаһының мәхәббәте гөнаһларыбызның кичерелүенә, өметкә һәм мәңгелек тормышка юл ача.
Гайсә теләп Аллаһының ихтыярын үтәгән һәм шулай итеп кешеләргә карата яратуын исбатлаган. Паул болай дип язган: «„Менә мин синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем!“ — ди [Гайсә]... Менә шул „ихтыяр“ буенча без Гайсә Мәсихнең тәне бер тапкыр һәм гомергә корбан ителгәнгә, изге ителдек тә» (Евр. 10:9, 10). Бер кеше дә моннан зуррак мәхәббәт күрсәтә алмас иде. Гайсә болай дип әйткән: «Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан бөегрәк ярату юк» (Яхъя 15:13). Без, камил булмаган кешеләр, Йәһвә һәм Гайсә күрсәткән мәхәббәтне чагылдыра алабызмы? Әлбәттә! Әйдәгез, моны ничек эшләп булганын карап чыгыйк.
«МӘХӘББӘТ ЮЛЫ БУЙЛАП ЙӨРЕГЕЗ»
Паул мәсихчеләрне болай дип өндәгән: «Аллаһының сөекле балалары буларак, аңардан үрнәк алыгыз һәм Мәсих безне яраткан кебек, мәхәббәт юлы буйлап йөрегез. Ул... безнең өчен үз тормышын бирде» (Эфес. 5:1, 2). Тормышыбызның бар өлкәләрендә бу сыйфатны чагылдырып, без мәхәббәт юлы буйлап йөрибез. Без мәхәббәтне сүзләр белән генә түгел, ә шулай ук эшләр белән дә күрсәтәбез. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Кадерле балаларым, бер-беребезне яратыйк. Яратуыбызны сүзләр һәм тел белән генә түгел, ә эшләребез белән, эчкерсез күрсәтик» (1 Яхъя 3:18). Мәсәлән, без, Аллаһыны һәм якыннарыбызны яратканга, «Патшалык турындагы яхшы хәбәрне» вәгазьлибез (Мат. 24:14; Лүк 10:27). Без, сабыр, игелекле булганда һәм башкаларны кичергәндә дә, мәхәббәт юлы буйлап йөрибез. Изге Язмаларда: «Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш»,— дигән киңәш бирелә (Көл. 3:13).
Әмма, без берәрсен чынлап та яратабыз икән, бу әле аның бар кылган эшләрен дә кичерәчәгебезне аңлатмый. Мәсәлән, елаган баланы юатыр өчен, әти-әниләре, аның бөтен капризын да үтәргә риза була ала. Әмма әти-әнисе, үз сабыен чынлап та яратса, кирәк вакытта үз сүзендә нык торачак. Аллаһы — мәхәббәтнең гәүдәләнеше, әмма шул ук вакыт ул «кемне яратса, шуны тәрбияли» (Евр. 12:6). Моннан тыш, без, мәхәббәт юлы буйлап йөрсәк, кирәк булганда, башкаларны төзәтергә әзер булырбыз (Гыйб. сүз. 3:11, 12). Шул ук вакыт безгә үзебезнең дә гөнаһлы икәнебезне һәм еш кына мәхәббәтне тиешле дәрәҗәдә күрсәтмәгәнебезне истә тоту мөһим. Шулай итеп, һәрберебезнең дә ярату күрсәтүдә әле яхшыртасы өлкәләре бар. Без моны ничек эшли алабыз? Әйдәгез, өч ысулны карап чыгыйк.
ЙӨРӘКТӘ МӘХӘББӘТНЕ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?
Беренчедән, Аллаһыдан изге рух сорагыз, чөнки мәхәббәт изге рух тәэсир иткәндә үсә. Гайсә «Ата үзеннән сораучыларга» изге рухын бирә дип әйткән (Лүк 11:13). Без изге рух сорап дога кылсак һәм «рух буенча» эш итсәк, безнең эшләребездә мәхәббәт тагы да күбрәк чагылачак (Гәл. 5:16). Җыелыш өлкәннәре, Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрне ярату белән бирер өчен, догада изге рух ярдәмен сорый ала. Ә ата-аналар, балаларын өйрәткәндә, Аллаһы рухы аларга ярсу белән түгел, ә ярату белән өйрәтергә ярдәм итсен дип сорый ала.
Икенчедән, кешеләр Гайсә белән хәтта начар мөгамәлә иткәндә дә, аның ничек итеп мәхәббәт күрсәткәне турында уйланыгыз (1 Пет. 2:21, 23). Башкалар безне үпкәләткәндә я гаделсез мөгамәлә иткәндә, безгә Гайсәнең үрнәге турында уйлану бигрәк тә мөһим. Андый вакытларда үзеңә: «Ә Гайсә ничек эш итәр иде?» — дигән сорау бирү яхшы булыр. Бу сорау турында уйлану Ли исемле апа-кардәшебезгә ашыгып эш итмәскә ярдәм иткән. Ул болай дип исенә төшерә: «Бермәлне хезмәттәшем башка эштәге хезмәттәшләремә минем һәм башкарган эшем турында начар фикерләр язып электрон хат җибәрде. Бу мине бик нык рәнҗетте. Әмма мин үз-үземнән: „Мин бу хәлдә Гайсәдән ничек үрнәк ала алам?“ — дип сорадым. Бу хакта уйланып, мин моннан проблема ясамыйча, барысын шул килеш калдырырга булдым. Берникадәр вакыт үткәч, мин бу хезмәттәшемнең сәламәтлек ягыннан җитди авырлыклар һәм бик зур стресс кичергәнен белдем. Ул теге хаты белән мине, мөгаен, рәнҗетергә теләмәгән дигән нәтиҗәгә килдем. Гайсәнең, үзенә карата гаделсез мөгамәлә күрсәтелгәндә, ничек итеп ярату белән эш иткәне турында уйлану, миңа хезмәттәшемә карата шундый ярату күрсәтергә ярдәм итте». Шулай итеп, Гайсәдән үрнәк алсак, без һәрвакыт ярату белән эш итә алырбыз.
Өченчедән, чын мәсихчеләргә хас булган үзенчәлекне — фидакарь яратуны күрсәтергә өйрәнегез (Яхъя 13:34, 35). Изге Язмалар безне: «Фикер йөртү рәвешегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын»,— дип өнди. Күкләрне калдырып, ул бар нәрсәдән баш тарткан һәм хәтта безнең өчен үлгән (Флп. 2:5—8). Фидакарь ярату күрсәткән Мәсихтән үрнәк алсак, безнең уйларыбыз һәм хисләребез күбрәк аныкына охшар һәм бу безне башкаларның мәнфәгатьләрен үзебезнекеннән өстен куярга дәртләндерер. Йөрәгебездә мәхәббәт үстерү тагын нинди җимешләр китерә?
ИСКИТКЕЧ ҖИМЕШЛӘР
Без мәхәббәт күрсәткәндә, бу күп искиткеч җимешләр китерә. Шуларның икесен карап китик.
Мәхәббәт күрсәтү нинди җимешләр китерә?
БӨТЕНДӨНЬЯ КАРДӘШЛЕК. Бер-беребезгә мәхәббәт күрсәткәнгә, җир йөзендәге нинди генә җыелышка барсак та, абый һәм апа-кардәшләребезнең безне җылы каршы алачагына һич тә шикләнмибез. Дөньядагы бөтен кардәшлегебез безне яратканын белү ул — зур бәхет! (1 Пет. 5:9) Аллаһы халкы арасында хөкем сөргән мәхәббәтне тагын кайда булса да табып буламы?!
ТЫНЫЧЛЫК. Бер-беребезне яратып сабырлык күрсәткәндә, без изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегебезне саклый алабыз (Эфес. 4:2, 3). Иң беренче чиратта бу тынычлыкны без җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда күрәбез. Ризалашырсыз, бүгенге бүленгән дөньяда мондый тынычлыкның булуы чынлап та уникаль (Зәб. 119:165; Ишаг. 54:13). Башкалар белән тыныч мөнәсәбәтләр булдырганда, без аларны никадәр нык яратканыбызны күрсәтәбез һәм бу безнең күктәге Атабызны сөендерә (Зәб. 133:1—3; Мат. 5:9).
«МӘХӘББӘТ НЫГЫТА»
Рәсүл Паул: «Мәхәббәт ныгыта»,— дип язган (1 Көр. 8:1). Ә ничек ул ныгыта? Паул моны көринтлеләргә язган беренче хатның 13 нче бүлегендә аңлатып биргән. Бу бүлек хәтта «Мәхәббәт мәдхиясе» дип атала. Мәсәлән, яратучы кеше үзенә түгел, ә башкаларга файда эзли (1 Көр. 10:24; 13:5). Моннан тыш, башкаларның хисләренә сизгер булу һәм хөрмәт күрсәтү, түземлелек һәм игелек кебек сыйфатлар мәхәббәткә хас булганга, ул гаиләләрне ныгыта һәм җыелышларны берләштерә (Көл. 3:14).
Без башкаларга карата үз мәхәббәтебезне төрлечә күрсәтәбез, әмма Аллаһыга карата мәхәббәтебез иң кыйммәтлесе. Бу мәхәббәт төрле телләрдә сөйләшүче, милләтләре һәм чыгышлары төрле булган кешеләрне берләштерә. Алар шатлык белән Йәһвәгә «иңгә-иң хезмәт итә» (Саф. 3:9). Әйдәгез, Аллаһының изге рух җимешенең мөһим өлеше булып торган бу кыйммәтле сыйфатны һәр көн күрсәтеп яшик!
a Бу мәкалә — рух җимешен тәшкил итүче сыйфатлар каралачак тугыз мәкаләнең беренчесе.