Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w18 май 9-11 б.
  • Тынычлык. Аңа ничек ирешеп була?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тынычлык. Аңа ничек ирешеп була?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЧЫН ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН НӘРСӘ КИРӘК?
  • ИЗГЕ РУХ — ТЫНЫЧЛЫК ЧЫГАНАГЫ
  • ТЫНЫЧЛЫК ЮЛЫНА БАСКАН КЕШЕЛӘР
  • ҺӘРКЕМ БЕЛӘН ТЫНЫЧЛЫККА ОМТЫЛЫГЫЗ
  • МӘҢГЕЛЕК ТЫНЫЧЛЫК
  • Яхъя 14:27: «Сезгә тынычлык калдырам»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
w18 май 9-11 б.
Кешегә фатир өчен түләргә кирәк, шул ук вакытта аның якын кешесе хастаханәдә ята; моның аркасында бу кеше җан тынычлыгын югалта

Тынычлык. Аңа ничек ирешеп була?

  • МӘХӘББӘТ

  • ШАТЛЫК

  • ТЫНЫЧЛЫК

  • ТҮЗЕМЛЕК

  • ИГЕЛЕК

  • ЯХШЫЛЫК

  • ИМАН

  • ЮАШЛЫК

  • ТОТНАКЛЫЛЫК

БЕЗ тынычсыз дөньяда яшибез, шуңа күрә тынычлыкка ия булу һәм аны саклап калу өчен безгә күп тырышлыклар куярга туры килә. Аллаһы Сүзе безне чын тынычлык сакларга ничек өйрәтә? Без башкалар белән ничек тынычлык саклый алабыз? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

ЧЫН ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН НӘРСӘ КИРӘК?

Бетмәс тынычлык куркынычсызлык һәм иминлек хисе белән тыгыз бәйле. Якын дуслар да җан тынычлыгына ирешергә булыша. Ләкин иң мөһиме, безгә Аллаһы белән дус булырга кирәк. Бу дуслыкны ничек үстереп була?

Кешегә фатир өчен түләргә кирәк, шул ук вакытта аның якын кешесе хастаханәдә ята; моның аркасында бу кеше җан тынычлыгын югалта

Тормыш авырлыклары җан тынычлыгын урлый ала

Йәһвәнең әмерләренә һәм принципларына буйсынып, без аңа таянганыбызны һәм аның белән дус булырга теләгәнебезне күрсәтәбез (Ирм. 17:7, 8; Ягък. 2:22, 23). Ул да безгә якынлаша һәм йөрәгебезгә тынычлык бирә. Ишагыя 32:17 дә болай диелә: «Чын тәкъвалыкның нәтиҗәсе тынычлык булыр, чын тәкъвалыкның җимеше дәвамлы тынычлык һәм иминлек булыр». Димәк, Йәһвәгә бөтен йөрәктән буйсынсак, без чын тынычлыкка ирешербез (Ишаг. 48:18, 19).

Безгә тынычлыкка ия булырга тагын нәрсә ярдәм итә? Күктәге Атабызның кадерле бүләге — аның изге рухы (Рәс. 9:31).

ИЗГЕ РУХ — ТЫНЫЧЛЫК ЧЫГАНАГЫ

Рәсүл Паул тынычлыкны «рух җимешен» тәшкил иткән сыйфатларның өченчесе итеп телгә алган (Гәл. 5:22, 23). Тынычлыкны бездә изге рух үстерә, шуңа күрә безгә аның җитәкчелеге буенча эш итәргә әзер булырга кирәк. Изге рух тынычлыкка ирешергә ничек ярдәм итә соң? Әйдәгез, ике якка игътибар итик.

Беренчедән, Аллаһының рухландырылган Сүзен регуляр рәвештә уку безгә тынычлык үстерергә ярдәм итә. Изге Язмаларны укып уйланганда, Аллаһы рухы безгә Йәһвәнең фикер йөртүен аңларга булыша. Мәсәлән, Аллаһы ничек тынычлык саклый һәм ни өчен ул моны мөһим дип саный? Изге Язмаларны уку безгә моңа төшенергә ярдәм итә. Аллаһы Сүзеннән белгәннәрне үз тормышыбызда куллансак, без күбрәк тынычлыкка ия булырбыз (Гыйб. сүз. 3:1, 2).

Икенчедән, без Аллаһыдан изге рух сорарга тиеш (Лүк 11:13). Йәһвә вәгъдә иткәнчә, без аңардан ярдәм сорасак, «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгебезне һәм аңыбызны Мәсих Гайсә аша саклаячак» (Флп. 4:6, 7). Йәһвәдән регуляр рәвештә изге рух сорыйк, һәм ул безгә үз дусларына буларак тынычлык бирәчәк (Рим. 15:13).

Изге Язмалардагы киңәшләр кайберәүләргә кирәкле үзгәрешләр ясарга һәм чын тынычлыкка ирешергә булышкан. Алар Йәһвә белән, үз-үзләре һәм башка кешеләр белән тынычлыкта яшәргә өйрәнгән.

ТЫНЫЧЛЫК ЮЛЫНА БАСКАН КЕШЕЛӘР

Элек «тиз кызып китүчән» булган күп кенә кешеләр җыелышларыбызга кушыла (Гыйб. сүз. 29:22). Мәсихче юлына баскач, алар башкаларның хисләренә игътибарлы, игелекле, түземле һәм тыныч булып китәa. Моны ике вәгазьченең мисалы раслый. Алар ачулы холыкларын үзгәрткән һәм башкалар белән тыныч мөнәсәбәтләр үстерә алган.

Изге Язмалардагы принципларны куллану һәм дога кылу гаиләнең тынычлыгына өлеш кертә

Изге Язмалардагы принципларны кулланып һәм Аллаһыдан изге рух сорап, без тынычлыкка ия була алабыз

Дейвидның тискәре карашы сөйләмендә чагылган. Йәһвәгә багышланганчы, ул еш кына башкаларны тәнкыйтьләгән һәм гаиләдәгеләре белән үзен тупас тоткан. Вакыт узу белән Дейвид үзгәрергә кирәклеген аңлаган һәм тыныч булуның мөһимлеген күргән. Аңа үзгәрергә нәрсә ярдәм иткән? Дейвид болай дип сөйли: «Мин тормышымда Изге Язмалардагы принципларны куллана башладым, һәм, нәтиҗәдә, гаиләбездә тынычлык урнашты».

Рейчелның балачагы авыр булган, һәм бу аның фикер йөртү рәвешенә начар яктан тәэсир иткән. Ул болай дип исенә төшерә: «Гаиләбездә бөтенесе дә бик ачулы иде, шуңа күрә миңа әле дә ачу хисе белән көрәшергә туры килә». Аңа тынычлыкка өйрәнергә нәрсә булышкан? Ул болай дип сөйли: «Мин регуляр рәвештә Йәһвәгә дога кылдым һәм аңардан көч сорадым».

Дейвид белән Рейчел кебек, башка күп кенә кеше дә, Изге Язмалардагы принципларны кулланып һәм Аллаһыдан изге рух сорап, тынычлыкка ия булган. Әйе, дошманлык рухы хөкем сөргән дөньяда яшәсәк тә, без эчке тынычлыкка ия була алабыз һәм, нәтиҗәдә, гаиләдәгеләребез һәм кардәшләребез белән гармониядә яши алабыз. Әмма Йәһвә безне «һәркем белән тыныч-тату яшәргә» дәртләндерә (Рим. 12:18). Бу мөмкинме? Бар кешеләр белән тыныч-тату яшәү нинди уңай нәтиҗәләргә китерә?

ҺӘРКЕМ БЕЛӘН ТЫНЫЧЛЫККА ОМТЫЛЫГЫЗ

Без кешеләргә тынычлык китерәчәк Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьлибез (Ишаг. 9:6, 7; Мат. 24:14). Бәхеткә каршы, күпләр бу хәбәргә колак сала. Нәтиҗәдә, алар, бу дөньядагы хәлләрне күргәндә, ачу я өметсезлек хисенә бирелми, ә «тынычлык-татулык эзли». Өстәвенә, аларның киләчәккә өметләре бар (Зәб. 34:14).

Ләкин кайберәүләр бу хәбәрне — ким дигәндә башта — тыңламый (Яхъя 3:19). Изге рух хәтта андый кешеләргә дә яхшы хәбәрне хөрмәт белән сөйләргә булыша. Тынычлык саклап сөйләшкәндә, без Гайсәнең Маттай 10:11—13 тә язылган күрсәтмәләре буенча эш итүебезне күрсәтәбез. Гайсә болай дигән: «Өйгә кергәндә, андагы кешеләрне сәламләгез. Өй лаеклы булса, сез теләгән иминлек анда булсын, ә лаеклы булмаса, иминлегегез үзегездә калсын». Бу киңәш буенча эш итеп, без җан тынычлыгын сакларбыз. Бәлки, киләчәктә кеше, яхшы тәртибебезне искә төшереп, безне хәтта тыңлар да.

Хөкүмәт вәкилләренә, шул исәптән эшчәнлегебезгә каршы чыкканнарга, хөрмәт белән карап, без тынычлыкка өлеш кертәбез. Мәсәлән, Африканың бер илендә хөкүмәт кешеләре, эшчәнлегебез турында ялгыш фикердә булганга, Патшалык Залын төзергә рөхсәт итмәгән. Бу хәлне чишәр өчен, бер кардәшне Лондонда эшләгән бу илнең илчесе янына җибәргәннәр. Бу кардәш Африканың шушы илендә элек хезмәт иткән булган. Аны Йәһвә Шаһитләренең эше турында аңлатып бирергә сораганнар. Бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

Бу абый-кардәш болай дип сөйли: «Кабул итү бүлмәсенә кергәч, мин сәркатипнең киеме буенча аның нинди кабиләдән булганын аңладым. Мин бу кабилә телен белә идем. Шуңа күрә сәркатипне аның туган телендә сәламләдем. Ул бик гаҗәпләнде һәм миннән: „Нинди йомыш белән килдегез?“ — дип сорады. Мин илче белән сөйләшергә теләгәнем турында ипләп кенә әйттем. Ул илчегә шалтыратты, һәм тегесе, чыгып, мине үзенең туган телендә сәламләде. Мин аңа Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүмат җиткердем. Ул мине бик зур игътибар белән тыңлады».

Кардәшебезнең ихтирамлы сүзләре илчегә тискәре караштан арынырга булышкан. Берникадәр вакыт узгач, Африканың теге илендә Патшалык Залын төзү рөхсәт ителгән булган. Кардәшләребез бу сорауны тынычлык белән хәл итә алган һәм моңа бик куанган! Башкаларга хөрмәт күрсәтү күп яхшы җимешләр китерә, шул исәптән һәркем белән тыныч мөнәсәбәтләр сакларга ярдәм итә.

МӘҢГЕЛЕК ТЫНЫЧЛЫК

Йәһвәнең халкы инде бүген рухи оҗмахта яши һәм чын тынычлыкка шатлана. Изге рух җимешенә кергән бу сыйфатны үз тормышыбызда күрсәтергә тырышып, без кардәшләр арасындагы тынычлыкка өлеш кертәбез. Ә иң мөһиме, без Йәһвәнең хуплавын алабыз һәм киләчәктә яңа дөньяда мәңгелек тынычлыкка ия булачакбыз (2 Пет. 3:13, 14).

a Игелек сыйфаты киләсе мәкаләләрнең берсендә каралачак.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу