Б3
Аллаһы исеме очраган, әмма ул туры я мәгънәви өземтәләрнең өлеше булып тормаган шигырьләр. Рәсүлләр китабы
РӘСҮЛЛӘР 1:24 «Син, Йәһвә, һәр кешенең йөрәген беләсең»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (Ки́риос) төшенчәсе кулланыла, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Еврей Язмаларында еш кына Йәһвә Аллаһы кеше йөрәгендә нәрсә булганын белергә сәләтле шәхес итеп күрсәтелә (Канун 8:2; 1 Ишмуил 16:7; 1 Патшалар 8:39; 1 Елъязма 28:9; Зәбур 44:21; Ирмия 11:20; 17:10). Шуңа күрә бу очракта еврей телендә сөйләшүче яһүдләрнең, Аллаһыга дога кылганда, аның исемен кулланганы акылга ятышлы. Кардиогно́стес (сүзгә-сүз «йөрәкләрне белүче») дигән грек сүзе монда һәм Рәсүлләр 15:8 дә генә очрый; анда ул ап-ачык итеп Аллаһыны күрсәтә. Рәсүлләр китабының сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, аның контексты һәм Еврей Язмалары күрсәткәнчә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Шулай ук монда Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен дә Аллаһы исеме кулланылган.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Anchor Yale Bible», Джозеф Фицмайер, 1998 (том 31). Бу хезмәттә Рәсүлләр 1:24 турында әйтелә: «Раббы, син һәр кешенең йөрәген беләсең. Мәсихче җәмгыять Аллаһыга Кирие [Ки́риос сүзенең бер формасы] дип мөрәҗәгать итә. Бу титулны Лүк бөтен җирдә И[ске] В[асыятьтәге] Яһве өчен кулланган (Лүк 1:16, 32, 68; 4:8, 12; 10:27; 19:38; 20:37, 44; Рәсүлләр 2:39; 3:22; 5:9)». «Йөрәкләрне белү» дигән сүзтезмәне бу белешмәлек «Мәсихче язмаларда гына очраган Аллаһы титулы» дип таный.
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 1:24 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Companion Bible», комментарийлар белән, Э. Буллингер, 1999. Бу тәрҗемәнең «Яңа Васыятьтә Аллаһының исемнәре һәм титуллары» дигән 98 нче кушымтасында, 143 нче биттә Рәсүлләр 1:24 тә «РАББЫ... Йәһвә урынына кулланылган» диелә.
«Aramaic English New Testament» (өченче чыгарылыш), Эндрю Рот, 2008. Бу Инҗилдә шушы шигырьдә әйтелә: «Син, Хуҗа ЙҺВҺ, бар кешеләрнең йөрәкләрен беләсең». Бу шигырьгә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Беренче шәкертләр догада ЙҺВҺ исемен чакырган; әмма шәхси һәм килешү исеме ЙҺВҺ гомуми грек төшенчәләре белән алмаштырылгач, бу исем яшерелгән булган. Шулай итеп мондый әмерләр бозылган булган: Сүзгә бернәрсә өстәмәгез, аннан бернәрсә алып куймагыз Дварим/Кан. 4:2 һәм ЙҺВҺ исемен тиешсез рәвештә кулланмагыз, Шмот [Чг] 20:7».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 17, 22, 23, 29, 30, 32, 36, 44, 65, 66, 93, 96, 100, 106, 115, 125, 132, 138, 139, 145—147, 160, 164
РӘСҮЛЛӘР 2:39 «Аллаһыбыз Йәһвә үзенә чакырган һәркемгә»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (Ки́риос) төшенчәсе кулланыла, ләкин контекст (Рәсүлләр 2:33—38) күрсәткәнчә, Петер шушы шигырьдә искә алган «вәгъдә» Йәил 2:28—32 дә изге рух кою турында әйтелгәнгә карый. Шуңа күрә «Аллаһыбыз Йәһвә үзенә чакырган һәркем» дигән сүзтезмә, күрәсең, Йәил 2:32 нең ахырында язылган сүзләрне чагылдыра. Йәил 2:32 дә еврей текстында Аллаһы исеме өч мәртәбә кулланыла һәм чакыручы шәхеснең Йәһвә икәнлеге ачык итеп әйтелә. Өстәвенә, Ки́риос (Раббы) һәм Тео́с (Аллаһы) берәр зат алмашлыгы белән (монда «Аллаһыбыз Йәһвә» дип бирелгән) Еврей Язмаларыннан китерелгән туры я мәгънәви өземтәләрдә киң кулланыла. (Лүк 4:8, 12; 10:27 һәм Рәсүлләр 3:22 дәге «Йәһвә Аллаһыңа», «Йәһвә Аллаһыңны», «Аллаһың Йәһвә» дигән сүзтезмәләр белән чагыштыр.) Шунысы да игътибарга лаек: Ки́риос сүзе алдында билгелелек артикле тормый һәм бу шушы төшенчәне ялгызлык исеменә тиң итә. Шулай итеп, бу сүзләрнең Еврей Язмаларындагы кулланышы күрсәткәнчә һәм грек телендәге билгелелек артикле булмаганга, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Шулай ук монда Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен дә Аллаһы исеме кулланылган. (Лүк 1:16 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Interpretation of the Acts of the Apostles», Р. Ленски, 1934. Бу хезмәтнең 110 нчы битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Κύριος ὁ Θεὸς [Ки́риос хо Тео́с] = Яһве Хаэлохим... бу килешү Раббысы һәм зур кодрәтле Аллаһы Исраил хакына үз көчен күрсәтә».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 2:39 да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«ΙΗΣΟΥΣ ΚΥΡΙΟΣ [Иесоу́с Ки́риос]. Their Usage and Sense in Holy Scripture», Герман Хейнфеттер, 1857. Бу хезмәттә Рәсүлләр 2:39 һәм башка шундый өзекләр турында әйтелә: «Κυριος [Ки́риос] алдында артикльнең булмавы... бу төшенчәнең Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга карата кулланылганын күрсәтә».
«The Anchor Yale Bible», Джозеф Фицмайер, 1998, (том 31). Бу хезмәттә Рәсүлләр 1:24 кә китерелгән язуда Рәсүлләр 2:39 мисал итеп искә алына; анда Ки́риос титулын «Лүк бүтән җирдәге кебек И[ске] В[асыятьтәге] Яһве урынына кулланган» диелә. (Рәсүлләр 1:24 кә комментарийны кара.)
«Complete Jewish Bible», Дэвид Стерн, 1998. Бу тәрҗемәдә шушы шигырьдә «АДОНАЙ» сүзе баш хәрефләр белән язылган. Бу Изге Язмаларга язылган кереш сүздә тәрҗемәче болай дип аңлата: «Мин, тәрҗемәче буларак, „кюриос“ сүзе тетраграмматонның грек эквиваленты булып тора дип санаганда, һәр очракта... „АДОНАЙ“ сүзе кулланылган».
«The Companion Bible», комментарийлар белән, Э. Буллингер, 1999. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 2:39 да төп текстта РАББЫ сүзе, Йәһвәгә карата кулланылганын күрсәтер өчен, баш хәрефләр белән язылган. «Яңа Васыятьтә Аллаһының исемнәре һәм титуллары» дигән 98 нче кушымтада, 143 биттә Рәсүлләр 2:39 да «РАББЫ... Йәһвә урынына кулланылган» диелә.
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 2:21 гә китерелгән искәрмәдә әйтелә: «Йәһвә; шулай ук 39 [шигырь]».
«The Scofield Reference Bible», С. И. Скоуфилд, 1909. Бу хезмәттә Рәсүлләр 2:39 га китерелгән бит читендәге язуда әйтелә: «Йәһвә. Йәил 2:32».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10,17, 18, 22—24, 32—35, 37, 40, 41, 43, 44, 46, 48, 52, 61 65, 66, 88, 90, 95, 100—102, 105, 106, 114, 115, 117, 125, 138, 144—147, 154, 163—167, 172
РӘСҮЛЛӘР 2:47 «Йәһвә... коткарылучыларның санын һәр көн арттырып торды»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (хо Ки́риос) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Рәсүлләр китабының 2 нче бүлегендә Ки́риос сүзе сигез тапкыр очрый. Бу очракларның икесе ачык итеп Гайсәгә күрсәтә һәм шуңа күрә «Хуҗа» дип тәрҗемә ителгән (Рәсүлләр 2:34ә, 36). Калган алтысының дүртесе Еврей Язмаларыннан китерелгән өземтәләрдә очрый (Рәсүлләр 2:20, 21, 25, 34а); анда төп нөсхәдә еврей текстында Аллаһы исеме кулланыла, һәм шуңа күрә бу шигырьләрдә «Йәһвә» дип бирелгән. Башка очрак (Рәсүлләр 2:39) Йәил 2:32 дәге сүзләргә күрсәтә; анда өч мәртәбә Аллаһы исеме кулланыла. Монда Рәсүлләр 2:47 дә, контекст күрсәткәнчә, Ки́риос сүзе Аллаһыга карата куланыла. Шулай ук монда «коткарылучыларның» дип бирелгән сүзтезмә Йәил 2:32 дәге соңгы ике җөмләдәге фикергә охшаш, аның беренче өлешен Петер Рәсүлләр 2:21 дә өземтә итеп китергән. Шуңа күрә Рәсүлләр 2:47 нең контексты һәм Еврей Язмалары буенча, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла. (Рәсүлләр 2:39 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 2:47 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Companion Bible», комментарийлар белән, Э. Буллингер, 1999. Бу тәрҗемәнең «Яңа Васыятьтә Аллаһының исемнәре һәм титуллары» дигән 98 нче кушымтасында, 143 нче биттә Рәсүлләр 2:47 дә «РАББЫ ... Йәһвә урынына кулланылган» диелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 31—33, 37, 41, 44, 48, 65, 94, 99—102, 115, 125, 144—147, 167, 172
РӘСҮЛЛӘР 3:19 «Йәһвә үзе... сезгә яңарту заманнарын китерсен»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында сүзгә-сүз «Раббы йөзе» диелә. Әмма монда Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Монда кулланылган грек сүзе Ки́риос (Раббы) шулай ук Рәсүлләр 3:22 дәге Канун 18:15 тән алынган өзектә кулланыла; анда төп нөсхәдә еврей текстында тетраграмматон очрый. (Рәсүлләр 3:22 гә аңлатманы кара.) Петер монда аңлатканча, Гайсәне кире кагып белмичә эш иткән яһүдләр тәүбә итсәләр, Аллаһы аларны кичерәчәк. Димәк, Рәсүлләр 3:17—22 нең контексты күрсәткәнчә, Рәсүлләр 3:19 да искә алынган Раббы Йәһвә Аллаһыны белдерә. «Йәһвә йөзе» сүзтезмәсе Еврей Язмаларында «йөз» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый (Яратылыш 3:8; Чыгыш 34:24; Хакимнәр 5:5; Зәбур 34:16; Ирмиянең елавы 4:16). Септуагинтаның сакланып калган күчермәләрендә бу шигырьләрдә Ки́риос кулланылса да, Септуагинтаның борынгырак күчермәләрендә Аллаһы исеме кулланылган икәненә дәлилләр бар. Шуңа күрә бу сүзтезмәнең контексты һәм Еврей Язмаларындагы кулланышы монда Ки́риос төшенчәсе Аллаһы исеме урынана куелган икәненә нигез бирә.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Interpretation of the Acts of the Apostles», Р. Ленски, 1934. Бу хезмәтнең 141 нче битендә бу шигырь турында болай диелә: «Раббы (Яһве) алдында яңарту... заманнары».
«The Anchor Yale Bible», Джозеф Фицмайер, 1998 (том 31). Бу хезмәттә Рәсүлләр 3:20 гә китерелгән комментарийда Рәсүлләр 3:19 да очраган сүзтезмә турында әйтелә: «2:39; Лүк 1:16, 32, 68; 4:12; 10:27; 20:37 дәге кебек, Ки́риос, И[ске] В[асыять]тәге Аллаһы, Яһве урынына кулланыла».
«The Companion Bible», комментарийлар белән, Э. Буллингер, 1999. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 3:19 да төп текстта РАББЫ сүзе, бу очракта Йәһвәгә карата кулланылганын күрсәтер өчен, баш хәрефләр белән язылган.
СЫЛТАМАЛАР: Й14—18, 22, 23, 28—32, 34, 35, 38, 40, 41, 43, 44, 46, 47, 52, 65, 88, 93, 95, 96, 100—102, 105, 106, 114, 115, 138, 144—147, 154, 167, 172
РӘСҮЛЛӘР 4:29 «Хәзер, Йәһвә, аларның янауларына игътибар ит»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (Ки́риос) төшенчәсе кулланыла, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсәлән, бу сүзләр «Аллаһы Тәгаләгә» юнәлтелгән доганың өлеше (Рәсүлләр 4:24ә); «Аллаһы Тәгалә» дип грек сүзе деспо́тес тәрҗемә ителә, һәм ул шулай ук Лк 2:29 да Аллаһыга әйтелгән догада кулланыла. Рәсүлләр 4:24ә—30 да язылган догада Гайсә «изге хезмәтчең» дип атала. Бу Ки́риос сүзе монда Гайсәне түгел, ә Йәһвә Аллаһыны аңлата икәнен күрсәтә. Шәкертләрнең бу догасы Зәбур 2:1, 2 дән алынган өзекне үз эченә ала; анда Аллаһы исеме кулланыла. (Рәсүлләр 4:26 га аңлатманы кара.) Өстәвенә, Йәһвә, «аларның янауларына», ягъни Югары киңәшмә янауларына, «игътибар ит» дигән шушы үтенечтә Еврей Язмаларында язылган догалардагы төшенчәләргә охшаш сүзләр кулланыла. Менә кайбер мисаллар: 2 Патшалар 19:16, 19 һәм Ишагыя 37:17, 20; бу шигырьләрдә Аллаһы исеме очрый. (Рәсүлләр 1:24 кә комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Expositor’s Greek Testamen», У. Робертсон Николл, 2002, (том II, 68 б.). Бу хезмәттә Рәсүлләр 1:24 кә мондый комментарий бирелә: «Дөрестән дә, [Рс 4:29 да] Κύριος [Ки́риос] туп-туры Раббы Йәһвәгә әйтелгән догада кулланыла».
«The Anchor Yale Bible», Джозеф Фицмайер, 1998 (том 31). Бу хезмәттә Рәсүлләр 4:29 турында әйтелә: «2Пат 19:19 белән чагыштыр. Мәсихчеләр Аллаһыдан Югары киңәшмәнең Петер белән Яхъяга каршы, һәм алар аша калган бар мәсихчеләргә каршы, әйткән янау сүзләренә игътибар итәргә сорый. Алар Аллаһыдан үзләренә каршы әйтелгән „янау сүзләре“ турында кайгыртсын дип үтенә». 2 Патшалар 19:19 да еврей текстында Аллаһы исеме очрый.
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 4:29 да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 29—36, 40, 41, 43, 46, 61, 65, 66, 88, 93, 100—102, 114, 115, 132, 145—147
РӘСҮЛЛӘР 5:9 «Йәһвә рухын»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы рухын» (то пне́ума Кири́у) дип әйтелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Шул ук сүзтезмә Лүк 4:18 дә очрый һәм Ишагыя 61:1 дән алынган өземтәнең өлеше булып тора. Анда төп нөсхәдә еврей текстында «рух» дигәнне аңлаткан сүз белән бергә тетраграмматон кулланыла. (Лүк 4:18 гә аңлатманы кара.) «Йәһвә рухы» (яки «Йәһвә үз рухы») дигән сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый. (Менә кайбер мисаллар: Хакимнәр 3:10; 6:34; 11:29; 13:25; 14:6; 15:14; 1 Ишмуил 10:6; 16:13; 2 Ишмуил 23:2; 1 Патшалар 18:12; 2 Патшалар 2:16; 2 Елъязма 20:14; Ишагыя 11:2; 40:13; 63:14; Йәзәкил 11:5; Микай 2:7; 3:8.) «Рух» дигәнне һәм «Раббы» дигәнне аңлаткан еврей сүзләреннән торган сүзтезмә Еврей Язмаларында бер тапкыр гына очрый. Бу очракта да шушы сүзтезмә тетраграмматон белән бергә кулланыла һәм анда «Аллаһы Тәгалә Йәһвә... үз рухын» диелә (Ишагыя 61:1). Шунысы да игътибарга лаек: бу шигырьдә (Рәсүлләр 5:9) Ки́риос (Раббы) сүзе алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Шуңа күрә бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шулай итеп, шушы сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы күрсәткәнчә һәм Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле булмаганга, Ки́риос сүзе монда Аллаһы исеме урынына кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Anchor Yale Bible», Джозеф Фицмайер, 1998 (том 31). Бу хезмәттә Рәсүлләр 5:9 турында әйтелә: «Аллаһыны „сынау“ И[ске] В[асытьтә] Чг 17:2; Сн 20:13, 24 (Исраил чүлдә Аллаһыны фетнәчел рухы белән сынаган); Зб 106:32 дә искә алына. Лүк монда Исраилгә карата Кн 33:8 дә (LXX) кулланылган шул ук фигыльне (пейразеин) куллана. Ки́риос сүзе Рухы сыналган Яһвене белдерә».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 5:9 да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«A Critical and Exegetical Commentary on the Second Epistle to the Corinthians», Маргарет Тралл. Бу китапта 2 Көринтлеләргә 3:17 дә очраган шул ук сүзтезмә турында әйтелә: «Монда гына ул [Паул] Рухны πνεῦμα κυρίου [пне́ума кири́у] дип атый, һәм бу атама аның һаман да И[ске] В[асыятьтәге] шәхесне күздә тотканын күрсәтә, чөнки πνεῦμα κυρίου еш кына LXX [Септуагинтада] очрый һәм руах йһвһ (Яһвенең Рухы) сүзтезмәсенең тәрҗемәсе булып тора».
«ΙΗΣΟΥΣ ΚΥΡΙΟΣ [Иесоу́с Ки́риос]. Their Usage and Sense in Holy Scripture», Герман Хейнфеттер, 1857. Бу хезмәттә Рәсүлләр 5:9 һәм башка шундый өзекләр турында әйтелә: «Κυριος [Ки́риос] алдында артикльнең булмавы... бу төшенчәнең Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга карата кулланылганын күрсәтә».
«The Companion Bible», комментарийлар белән, Э. Буллингер, 1999. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 5:9 да төп текстта РАББЫ сүзе, бу очракта Йәһвәгә карата кулланылганын күрсәтер өчен, баш хәрефләр белән язылган. «Яңа Васыятьтә Аллаһының исемнәре һәм титуллары» дигән 98 нче кушымтада, 143 нче биттә Рәсүлләр 5:9 да «РАББЫ ... Йәһвә урынына кулланылган» диелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 22—24, 29—34, 40—43, 46, 47, 52, 61, 65, 66, 88, 93—96, 100—102, 106, 114, 115, 132, 145—147, 154
РӘСҮЛЛӘР 5:19 «Йәһвәнең фәрештәсе»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббының фәрештәсе» диелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Бу сүзтезмә, «фәрештә» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яратылыш 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның борынгы кулъязмаларында очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Нәкъ шулай ул Септуагинтаның бер кучермәсендә Зәкәрия 3:5, 6 да язылган; шул күчермә Яһүдия чүлендә, Нахаль Хеверда (Израиль) мәгарәдә табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә бу һәм күп кенә башка шигырьләрдә Аллаһы исеме Ки́риос (Раббы) сүзе белән алмаштырылганда, аның алдында билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шулай итеп, бу сүзтезмә Еврей Язмаларында очраганга һәм шулай ук Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле булмаганга, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланылган. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу шигырьдәге «Йәһвә фәрештәсе» сүзтезмәсендә Аллаһы исеме сакланган.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel» Р. Ленски. Бу хезмәтнең 128, 129 нчы битләрендә «Раббының фәрештәсе» дигән сүзтезмә турында Лүк 2:9 га мондый комментарий бирелә: «Κύριος [Ки́риос] Яһве исеменең грек эквиваленты булып тора һәм, иялек килешендә булып, артикльсез исемнәр белән бер төшенчәне белдерә: „Йәһвәнең фәрештәсе“, „Йәһвәнең даны“. [...] Аларга яктылык сыман Йәһвә фәрештәсе күренгән».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 5:19; 8:26; 12:7, 23 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 22—24, 28—35, 41, 43, 46, 47, 52, 61, 65, 66, 88, 93—95, 100—104, 106, 114, 115, 117, 128, 132, 138, 144—147, 154, 164, 165
РӘСҮЛЛӘР 7:31 «Йәһвәнең тавышын»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббының тавышын» (фоне́ Кири́у) дип әйтелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Стифән монда (Рәсүлләр 7:30—33) Чыгыш 3:2—10 дагы хәбәр турында сөйли. Бу хәбәрнең контексты буенча, үзенең фәрештәсе аша сөйләгән шәхеснең Йәһвә икәнлеге ап-ачык күренә. Чыгыш 3:6 дан күренгәнчә, Йәһвә Мусага Рәсүлләр 7:32 дә өземтә итеп китерелгән сүзләрне әйтә. «Йәһвәнең тавышы» сүзтезмәсе, «тавыш; сүз; аваз» дип бирелгән еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, Еврей Язмаларында еш очрый. (Менә кайбер мисаллар: Яратылыш 3:8; Чыгыш 15:26; Канун 5:25; 8:20; 15:5; 18:16; 26:14; 27:10; 28:1, 62; Йошуа 5:6; 1 Ишмуил 12:15; 1 Патшалар 20:36; Зәбур 106:25; Ишагыя 30:31; Ирмия 3:25; Даниял 9:10; Зәкәрия 6:15.) Шунысы игътибарга лаек: «Йәһвәнең тавышы» сүзтезмәсе Септуагинтаның борынгы бер кулъязма кисәгендә (Фуад папирусы 266 коллекциясендә), Канун 26:14; 27:10; 28:1, 62 дә очраганда, Аллаһы исеме грек текстында шакмаклы еврей хәрефләре белән язылган. Бу кулъязма кисәге б. э. к. I гасырга карый. «Йәһвәнең тавышы» сүзтезмәсе шулай ук Амброзиан дип аталган кодекста О 39 башл., Зәбур 29:3 тә очрый, ул б. э. IX гасырының ахырына карый. Бу кулъязма Миланда (Италия) Амброзиан китапханәсендә саклана. Бу кодекста Еврей Язмаларының грек теленә төрле тәрҗемәләре булган биш багана бар, һәм бар бу баганаларда Аллаһы исеме грек текстында шакмаклы еврей хәрефләре () белән тетраграматтон рәвешендә язылган. Шунысы игътибарга лаек: монда Рәсүлләр 7:31 дә Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шулай итеп, контекст, шушы сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы һәм аның борынгы тәрҗемәләрдә ничек итеп язылганы, шулай ук грек телендәге билгелелек артикле булмавы — боларның барысы монда Аллаһы исемен кулланыр өчен нигез бирә.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Anchor Yale Bible», Джозеф Фицмайер, 1998 (том 31). Бу хезмәттә Рәсүлләр 7:31 турында әйтелә: «Сүзгә-сүз „анда Раббы тавышы ишетелде“. Кабат Ки́риос Яһве урынына кулланыла».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 7:31 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«Word Pictures in the New Testament», Арчибальд Томас Робертсон, 1930, (том III). Бу хезмәттә шушы шигырь турында әйтелә: «Монда 30 нчы шигырьдәге Йәһвәнең фәрештәсе Йәһвә дип атала». 30 нчы шигырь турында анда әйтелә: «Чыг. 3:20 дә сөйләүче — Йәһвә».
«The Expositor’s Greek Testamen» У. Робертсон Николл, 2002, (том II, 191 б.). Бу хезмәттә Рәсүлләр 7:30 га мондый комментарий бирелә: «Башкача, без шуны гына әйтә алабыз: Йәһвә үзе фәрештә аша сөйли».
«ΙΗΣΟΥΣ ΚΥΡΙΟΣ [Иесоу́с Ки́риос]. Their Usage and Sense in Holy Scripture», Герман Хейнфеттер, 1857. Бу хезмәттә Рәсүлләр 7:31 һәм башка шундый өзекләр турында әйтелә: «Κυριος [Ки́риос] алдында артикльнең булмавы... бу төшенчәнең Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга карата кулланылганын күрсәтә».
«The Companion Bible», комментарийлар белән, Э. Буллингер, 1999. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 7:31 дә төп текстта РАББЫ сүзе, бу очракта Йәһвәгә карата кулланылганын күрсәтер өчен, баш хәрефләр белән язылган. «Яңа Васыятьтә Аллаһының исемнәре һәм титуллары» дигән 98 нче кушымтада, 143 нче биттә Рәсүлләр 7:31 дә «РАББЫ... Йәһвә урынына кулланылган» диелә.
«Complete Jewish Bible», Дэвид Стерн, 1998. Бу тәрҗемәдә шушы шигырьдә «АДОНАЙ» сүзе баш хәрефләр белән язылган. Бу Изге Язмаларга язылган кереш сүздә тәрҗемәче болай дип аңлата: «Мин, тәрҗемәче буларак, „кюриос“ сүзе тетраграмматонның грек эквиваленты булып тора дип санаганда, һәр очракта... „АДОНАЙ“ сүзе кулланылган».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 7:31 гә китерелгән искәрмәдә әйтелә: «Бу сүзтезмә артикльсез һәм шуңа күрә бик ачык. „Раббы“ изге титул. Бу сүзтезмә „Йәһвәнең сүзләре ишетелде“ сүзтезмәсенә тиң».
СЫЛТАМАЛАР: Й11, 12, 14—18, 22—24, 28—36, 38, 40—44, 46, 47, 52, 61, 65, 66, 80, 88—90, 93—96, 100—103, 105, 106, 114, 115, 117, 125, 130, 132, 144, 146, 152, 154, 160, 167, 172
РӘСҮЛЛӘР 7:33 «Йәһвә аңа болай дигән»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы» (хо Ки́риос) дип әйтелә, ләкин Стифән сүзләренең контексты (Рәсүлләр 7:30—34) бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди нигез бирә. Стифән сөйләгән хәбәрнең контексты бу — Чыгыш 3:2—10. Һәм аннан үзенең фәрештәсе аша сөйләгән шәхеснең Йәһвә икәнлеге ап-ачык күренә. Бу шигырьдәге күпчелек мәгълүмат Чыгыш 3:5 тән алынган булса да, Рәсүлләр 7:33 тәге беренче сүзләрнең эквивалент сүзләрен төп нөсхәдә еврей текстында Чыгыш 3:7 дә табып була; анда сүзгә-сүз «һәм Йәһвә болай диде» диелә. Шуңа күрә бу сүзтезмәнең контексты һәм Еврей Язмаларындагы контекст бу шигырьдә Ки́риос сүзен Аллаһы исеменең эквиваленты итеп санау өчен җитди нигез бирә. Шулай ук монда Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен Аллаһы исеме кулланылган.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ: Рәсүлләр 7:31 гә комментарийны кара.
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 7:33 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The New King James Version», (1979, беренче чыгарылыш). Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 7:33 тә төп текстта «РАББЫ» сүзе баш хәрефләр белән язылган. Бу басманың кереш сүзендә аңлатыла: «Яков патша тәрҗемәсендә Иске Васыятьтә Аллаһының килешү исеме гадәттә еврей теленнән „РАББЫ“ дип (баш хәрефләр кулланып) тәрҗемә ителгән. Бу кагыйдә саклана. Шушы басмада Яңа Васыятьтә Иске Васыятьтән китерелгән өземтәләрдә бу килешү исеме очраганда, ул баш хәрефләр белән язылган».
«NLT Study Bible» (икенче чыгарылыш), 2008. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 7:33 тә төп текстта «РАББЫ» сүзе баш хәрефләр белән язылган. Шушы Изге Язмаларга язылган кереш сүздә мондый аңлатма бар: «Грек сүзе кюриос эзлекле рәвештә „Раббы“ дип тәрҗемә ителгән, әмма Яңа Васыять текстында Иске Васыятьтән туры өземтә китерелгәндә, ул баш хәрефләр белән „РАББЫ“ дип бирелгән». Моның мәгънәсен аңлатып, анда шулай ук болай диелә: «Без гадәттә тетраграмматонны (ЙҺВҺ) эзлекле рәвештә „РАББЫ“ дип тәрҗемә иттек. Андый... форма инглиз тәрҗемәләрендә кабул ителгән».
СЫЛТАМАЛАР: Й11, 12, 14—18, 22, 23, 27—36, 38, 40—44, 46, 47, 52, 61, 65, 66, 80, 88, 93—95, 100—102, 105, 106, 114, 115, 117, 130, 132, 144, 146, 152, 154, 160, 164—167, 172
РӘСҮЛЛӘР 7:60 «Йәһвә, бу гөнаһ өчен аларга җәза бирмә»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (Ки́риос) төшенчәсе кулланыла, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос сүзе гадәттә, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланыла. Стифән монда Гайсәнең үз Атасына әйткән мондый сүзләренә охшаш сүзләр әйтә: «Әти, кичер аларны, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр» (Лк 23:34). Лүк үз хәбәрендә, Стифәннең сүзләрен язганда, Ки́риос төшенчәсен өч мәртәбә куллана (Рс 7:2—53). Бу өч очракта да Еврей Язмаларыннан турыдан-туры өземтәләр я читләтеп әйтелгән өзекләр китерелә; анда ачык итеп Аллаһы турында әйтелә. (Рәсүлләр 7:31, 33 кә комментарийларны һәм Рәсүлләр 7:49 га аңлатманы кара.) Күп кенә Изге Язмалар белгечләре һәм тәрҗемәчеләр бу контекстларда Ки́риос төшенчәсе Йәһвәгә карата кулланыла икәнен раслый. Ки́риос төшенчәсе шулай ук Рәсүлләр 7:59 да очрый, анда Стифән ачык итеп «Хуҗам Гайсә» дип әйтә. Әмма бу, кайберәүләрнең әйтүенә карамастан, Рәсүлләр 7:60 та Ки́риос сүзе шулай ук Гайсәгә карата кулланыла дигәнне аңлатмый. Стифәннең 59 нчы шигырьдәге сүзләре һәм аның 60 нчы шигырьдәге сүзләре арасында күчү юлы күренә. Стифән башта басып торган. Ә дошманнары алдында тезләнгәндә, моны ул, күрәсең, Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итәр өчен эшләгән. (Лүк 22:41; Рәсүлләр 9:40; 20:36; 21:5 белән чагыштыр; монда кешеләр Аллаһыга дога кылыр өчен тезләнгән.) Шуңа күрә, күрәсең, Стифәннең соңгы сүзләре чиксез кодрәтле Аллаһы Йәһвәгә әйтелгән дога булган. Өстәвенә, Рәсүлләр 7:56 да әйтелгәнчә, Стифән «ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Улын» күргән, шуңа күрә аның 59 нчы шигырьдә Гайсәгә, ә аннан соң 60 нчы шигырьдә Йәһвәгә мөрәҗәгать иткәне аңлашыла. Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә берничә тәрҗемәсендә 60 нчы шигырьдә тетраграмматон кулланыла, ләкин 59 нчы шигырьдә «Хуҗам Гайсә» дигән сүзтезмә тәрҗемә ителгәндә, кулланылмый.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Expositor’s Greek Testament», У. Робертсон Николл, 2002, (том II, 204 б.). Бу хезмәттә, гомумән Стифәннең сүзләре турында әйтелгәндә, мондый комментарий бирелә: «Ул сүзен Йәһвәнең бөеклеге турында әйтеп башлый».
«Kommentar und Studien zur Apostelgeschichte» (Wissenschaftliche Untersuchungen zum Neuen Testament, 22), Отто Бауернфейнд, 1980, (120 б.). Рәсүлләр китабына багышланган немец телендәге бу хезмәттә Рс 7:59, 60 та Ки́риос (Раббы) дигән грек төшенчәсенең кулланылуы турында әйтелә: «59 нчы шигырьдә, κύριος — Гайсә; 60 нчы шигырьдә, бәлки, Аллаһы».
СЫЛТАМАЛАР: Й17, 18, 22, 23, 41, 46, 95, 96, 100, 101, 132, 145, 147
РӘСҮЛЛӘР 8:22 «Йәһвәгә ялварып дога кыл»
СӘБӘП(ЛӘР): Күп кенә грек кулъязмаларында монда «Раббы» (ту Кири́у) дип әйтелә; башка кулъязмаларда «Аллаһы» диелә. Әмма бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Монда, контекст күрсәткәнчә, Шимун Аллаһыга ялварып дога кылырга тиеш булган. Шимун «Аллаһының юмарт бүләген» акчага сатып алырга тырышкан (Рәсүлләр 8:20). Шунда Петер Шимунга: «Аллаһы синең күңелең эчкерсез түгел икәнен күреп тора»,— дип әйткән (Рәсүлләр 8:21). Шулай ук «ялварып дога кыл» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле Септуагинтада, Йәһвәгә юнәлтелгән догалар, үтенечләр һәм ялварулар турында сүз барганда, кулланыла. Андый урыннарда еврей текстында еш кына Аллаһы исеме очрый (Яратылыш 25:21; Чыгыш 32:11; Саннар 21:7; Канун 3:23; 1 Патшалар 8:59; 13:6). Мәсихче Грек Язмаларының кайбер борынгы тәрҗемәләрендә монда «Аллаһы» төшенчәсе, ә Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә тетраграмматон кулланыла. Шулай итеп, бу сүзтезмәнең контексты һәм Еврей Язмаларындагы күлланышы мондый нәтиҗәне раслый: бу шигырьдәге «Раббы» (ту Кири́у) Аллаһыны белдерә һәм аны Аллаһы исеменең эквиваленты итеп санап була. (Рәсүлләр 8:24 кә комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 8:22 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й18, 22, 23, 36, 43, 46, 48, 65, 94, 95, 100, 101, 125, 132, 146
РӘСҮЛЛӘР 8:24 «минем хакка Йәһвәгә сез ялварып дога кылыгыз»
СӘБӘП(ЛӘР): Күп кенә грек кулъязмаларында монда «Раббы» (тон Ки́рион) дип әйтелә; башка кулъязмаларда «Аллаһы» диелә. Әмма бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда «Раббы» Аллаһыны аңлата. (Рәсүлләр 8:22 гә комментарийны кара.) Мәсихче Грек Язмаларының кайбер борынгы тәрҗемәләрендә монда «Аллаһы» төшенчәсе, ә Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә тетраграмматон кулланыла. Шулай итеп, бу сүзтезмәнең контексты һәм Еврей Язмаларындагы күлланышы мондый нәтиҗәне раслый: бу шигырьдәге «Раббы» (тон Ки́рион) Аллаһыны белдерә һәм аны Аллаһы исеменең эквиваленты итеп санап була.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 8:24 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«ΙΗΣΟΥΣ ΚΥΡΙΟΣ [Иесоу́с Ки́риос]. Their Usage and Sense in Holy Scripture», Герман Хейнфеттер, 1857. Бу хезмәттә Рәсүлләр 8:24 кә мондый комментарий бирелә: «Контекст Шимун Гайсәгә каршы гөнаһ кылган я, йөрәгендәге явыз нияте кичерелсен өчен, Гайсәгә дога кылырга (22 нче шиг. кара.) тиеш булган дип уйлавыбызны расламас».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 22, 23, 36, 43, 46, 94, 95, 100, 101, 132
РӘСҮЛЛӘР 8:25 «Йәһвә сүзен»
СӘБӘП(ЛӘР): Күп кенә грек кулъязмаларында монда «Раббы сүзен» (тон ло́гон ту Кири́у) дип әйтелә; берничә кулъязмада «Аллаһы сүзен» диелә. Әмма бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Рәсүлләр китабында шулай ук шушы сүзтезмәнең синонимы — «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсе кулланыла, һәм бу Ки́риос сүзе Рәсүлләр 8:25 тә Аллаһыга күрсәтә дигән нәтиҗәне раслый (Рәсүлләр 4:31; 6:2, 7; 8:14; 11:1; 13:5, 7, 46; 17:13; 18:11). Бу ике сүзтезмә дә Еврей Язмаларында кулланылган. Әмма «Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе «сүз» дигәнне аңлаткан еврей төшенчәсе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсенә караганда, күпкә ешрак очрый. («Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе якынча 200 шигырьдә очрый. Менә кайбер мисаллар: 2 Ишмуил 12:9; 24:11; 2 Патшалар 7:1; 20:16; 24:2; Ишагыя 1:10; 2:3; 28:14; 38:4; Ирмия 1:4; 2:4; Йәзәкил 1:3; 6:1; Һошия 1:1; Микай 1:1; Зәкәрия 9:1.) Бу сүзтезмә Септуагинтаның борынгы бер кулъязмасында Зәкәрия 9:1 дә очраганда, грек сүзе ло́гос борынгы еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме () белән бергә бара. Бу пергамент кулъязмасы Үле диңгез янындагы Яһүдия чүлендә, Нахаль Хеверда (Израиль) табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда тетраграмматон кулланыла. Шуңа күрә бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы, өстә искә алынган пергамент кулъязмасы һәм Ки́риос сүзенең кулланышы күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 8:25 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 17, 18, 32, 41, 43, 46, 61, 65, 66, 95, 100, 101, 106, 114, 115, 132, 145—147, 167
РӘСҮЛЛӘР 8:26 «Йәһвәнең... фәрештәсе»
СӘБӘП(ЛӘР): Бу сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яратылыш 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның борынгы кулъязмаларында очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә бу һәм күп кенә башка шигырьләрдә Аллаһы исеме Ки́риос (Раббы) сүзе белән алмаштырылганда, аның алдында билгелелек артикле еш кына куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Шуңа күрә бу шигырьдә һәм башка шигырьләрдә билгелелек артикленең булмавы да Ки́риос сүзенең Аллаһы исеме урынына кулланылганын күрсәтәдер.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ: Маттай 1:20; Лүк 1:11 һәм Рәсүлләр 5:19; 12:11 гә комментарийларны кара.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 22—24, 28—36, 40—43, 46, 47, 61, 65, 66, 88, 90, 93, 95, 100—103, 106, 114, 115, 117, 125, 128, 132, 144—147
РӘСҮЛЛӘР 8:39 «Йәһвәнең рухы»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббының рухы» (пне́ума Кири́у) дип әйтелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Шул ук сүзтезмә Лүк 4:18 дә очрый һәм Ишагыя 61:1 дән алынган өземтәнең өлеше булып тора. Анда төп нөсхәдә еврей текстында «рух» дигәнне аңлаткан сүз белән бергә тетраграмматон кулланыла. (Лүк 4:18 гә аңлатманы кара.) «Йәһвәнең рухы» сүзтезмәсе Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый. (Менә кайбер мисаллар: Хакимнәр 3:10; 6:34; 11:29; 13:25; 14:6; 15:14; 1 Ишмуил 10:6; 16:13; 2 Ишмуил 23:2; 1 Патшалар 18:12; 2 Патшалар 2:16; 2 Елъязма 20:14; Ишагыя 11:2; 40:13; 63:14; Йәзәкил 11:5; Микай 2:7; 3:8.) «Рух» дигәнне һәм «Раббы» дигәнне аңлаткан еврей сүзләреннән торган сүзтезмә Еврей Язмаларында бер тапкыр гына очрый. Бу очракта да шушы сүзтезмә тетраграмматон белән бергә кулланыла һәм анда «Аллаһы Тәгалә Йәһвә... үз рухын» диелә (Ишагыя 61:1). Шунысы да игътибарга лаек: бу шигырьдә (Рәсүлләр 8:39) Ки́риос (Раббы) сүзе алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Шуңа күрә бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шулай итеп, шушы сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы күрсәткәнчә һәм Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле булмаганга, Ки́риос сүзе монда Аллаһы исеме урынына кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 8:39 да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«ΙΗΣΟΥΣ ΚΥΡΙΟΣ [Иесоу́с Ки́риос]. Their Usage and Sense in Holy Scripture», Герман Хейнфеттер, 1857. Бу хезмәттә Рәсүлләр 8:39 һәм башка шундый өзекләр турында әйтелә: «Κυριος [Ки́риос] алдында артикльнең булмавы... бу төшенчәнең Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга карата кулланылганын күрсәтә».
«The Scofield Reference Bible», С. И. Скоуфилд, 1909. Бу хезмәттә Рәсүлләр 8:39 га китерелгән бит читендәге язуда әйтелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й15—18, 22—24, 28—34, 36, 40—42, 46, 47, 52, 61, 65, 66, 88, 93—96, 100—102, 106, 114, 115, 125, 128, 132, 145—147
РӘСҮЛЛӘР 9:31 «Йәһвәдән куркып»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббыдан куркып» (то фо́бо ту Кири́у) диелә. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос төшенчәсе я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Әмма, бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы аркасында, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. «Йәһвәдән курку» дигән бу сүзтезмә «курку» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый. Менә кайбер мисаллар: «Йәһвәдән курку» (2 Елъязма 19:7, 9); «Йәһвәгә карата тирән хөрмәт» (Зәбур 19:9; 111:10); «Йәһвәгә карата курку-хөрмәт» (Гыйбрәтле сүзләр 2:5; 8:13; 9:10; 10:27; 19:23; Ишагыя 11:2, 3). Ләкин Еврей Язмаларында «Раббыдан курку» дигән сүзтезмә бер дә кулланылмый. Септуагинтаның борынгы күчермәләрендә еврей тексты чагылса да һәм Аллаһы исеме очраса да, аның соңрак ясалган күчермәләрендә Аллаһы исеме еш кына Ки́риос сүзе белән алмаштырылган. Бу Ки́риос сүзенең Аллаһы исеме урынына кулланыла башлаганын күрсәтә. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Anchor Yale Bible», Джозеф Фицмайер, 1998 (том 31). Бу хезмәттә Рәсүлләр 9:31 турында әйтелә: «Христиан чиркәве сурәтләвенә бер яңа үзенчәлек кертелә: бу И[ске] В[асыять]тәге фикер „Раббыдан курку“ (Гс 1:7, 29; 2:5; 9:10; 19:23; Зб 19:9)». Бу шигырьләрнең һәрберсендә төп нөсхәдә еврей текстында Аллаһы исеме очрый.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15, 16, 18, 22, 32, 40—43, 65, 66, 96, 100, 101, 106, 114, 115, 132, 144—147, 172
РӘСҮЛЛӘР 10:33 «Йәһвә... сөйләргә кушканның»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы» (ту Кири́у) дип әйтелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос Аллаһыны белдерә. Рәсүлләр 10:31 дә Петер әйтүенчә, Аллаһы Көрнилинең «хәерләрен күреп торган». Ул шулай ук болай ди: «Аллаһы миңа шуны күрсәтте: мин бер кешене дә нәҗес яки шакшы дип санамаска тиеш» (Рәсүлләр 10:28). Көрнили үзе «без барыбыз... һәммәсен тыңлар өчен, Аллаһы алдында торабыз» дип әйтә (Рәсүлләр 10:33). Кайбер грек кулъязмаларында шушы шигырьдә грек сүзе Тео́с («Аллаһы») кулланыла, һәм бу да монда Ки́риос Аллаһыны белдерә икәнен раслый. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә монда тетраграмматон кулланыла. Шуңа күрә контекст буенча һәм Ки́риос сүзе аркасында бу контекстта ике төрле фикер тумасын өчен, шушы шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Anchor Yale Bible», Джозеф Фицмайер, 1998 (том 31). Бу хезмәттә Рәсүлләр 10:33 турында әйтелә: «Кириос сүзе үледән терелтелгән Мәсихне аңлатырга мөмкин, әмма сөйләүче мәсихчеләрнең хәбәрен әле ишетмәгән Көрнили булганга, бу сүз Яһвегә күрсәтә дип аңлау дөресрәк булырдыр; 2:20, 36 га ЯЗУЛАРНЫ кара». Рәсүлләр 2:20 гә язуда әйтелә: «LXX [Септуагинтадагы] кебек, Кириос Яһве урынына кулланыла».
«The Interpretation of the Acts of the Apostles», Р. Ленски, 1934. Бу хезмәтнең 417 нче битендә бу шигырь турында болай диелә: «Анда булган кешеләр Раббы (монда Аллаһыны аңлата) Петер аша үзләренә әйтәчәк сүзләргә буйсынырга теләгән».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 10:33 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й17, 18, 23, 33, 40, 43, 48, 65, 94, 95, 100, 101, 125, 132, 145—147, 163, 167
РӘСҮЛЛӘР 11:21 «Йәһвә кулы»
СӘБӘП(ЛӘР): «Йәһвә кулы» (яки «Йәһвәнең кулы») дигән сүзтезмә еш кына Еврей Язмаларында «кул» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый. (Кайбер мисаллар: Чыгыш 9:3; Саннар 11:23; Хакимнәр 2:15; Рут 1:13; 1 Ишмуил 5:6, 9; 7:13; 12:15; 1 Патшалар 18:46; Езра 7:6; Әюп 12:9; Ишагыя 19:16; 40:2; Йәзәкил 1:3.) Рәсүлләр китабының сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) төшенчәсе кулланыла, ләкин бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы аркасында бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Белгечләр игътибар иткәнчә, Рәсүлләр 11:21 дә Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш, шуңа күрә бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның борынгы күчермәләрендә Аллаһы исеме очраса да, Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә Аллаһы исеме Ки́риос сүзе белән алмаштырылганда, еш кына билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. (Шулай өстә китерелгән шигырьләрдә эшләнгән булган.) Ки́риос алдында билгелелек артикленең булмавы да монда Ки́риос сүзенең Аллаһы исеме урынына кулланылганын күрсәтә. «Йәһвә кулы» я «Йәһвәнең кодрәте» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе шулай ук Лүк 1:66 һәм Рәсүлләр 13:11 дә очрый. (Лүк 1:6, 66 га комментарийларны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Interpretation of the Acts of the Apostles», Р. Ленски, 1934. Бу хезмәтнең 451 нче битендә бу шигырь турында әйтелә: «Бу „Раббының кулы“ ярдәмендә булган. Артикльсез бу Κύριος [Ки́риос] Яһвене аңлата, һәм Лүк аны аңа кадәрге һәм аннан соңгы артикльле Κύριος сүзеннән аерып күрсәтә».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 11:21 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
«A Translator’s Handbook on the Acts of the Apostles», 1972, Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре. Бу белешмәлектә Рәсүлләр 11:21 гә мондый комментерий бирелә: «Раббының кодрәте дип Иске Васыятьтәге „Раббының кулы“ сүзтезмәсе тәрҗемә ителә һәм, күрәсең, Гайсәне түгел, ә Аллаһы Атаны белдерә. Ә Раббыга таба борылды дигән сүзтезмәдә Раббы Гайсәне аңлата».
«ΙΗΣΟΥΣ ΚΥΡΙΟΣ [Иесоу́с Ки́риос]. Their Usage and Sense in Holy Scripture», Герман Хейнфеттер, 1857. Бу хезмәттә Рәсүлләр 11:21 һәм башка шундый өзекләр турында әйтелә: «Κυριος [Ки́риос] алдында артикльнең булмавы... бу төшенчәнең Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга карата кулланылганын күрсәтә».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 22, 23, 28, 29, 32, 34, 41, 47, 65, 93, 95, 96, 100—102, 106, 115, 132, 146
РӘСҮЛЛӘР 12:7 «Йәһвәнең фәрештәсе»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббының фәрештәсе» (а́нгелос Кири́у) диелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. «Йәһвәнең фәрештәсе» дигән сүзтезмә еш кына Еврей Язмаларында «фәрештә» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый; аны Яратылыш 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның борынгы кучермәләрендә очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Нәкъ шулай ул Септуагинтаның бер кучермәсендә Зәкәрия 3:5, 6 да язылган; шул күчермә Яһүдия чүлендә, Нахаль Хеверда (Израиль) мәгарәдә табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә бу һәм күп кенә башка шигырьләрдә Аллаһы исеме Ки́риос сүзе белән алмаштырылганда, аның алдында билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда тетраграмматон кулланыла. Шулай итеп, бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы аркасында һәм Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле булмаганга, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланылган. Аста күрсәтелгәнчә, Изге Язмаларның күп кенә башка тәрҗемәләрендә бу шигырь тәрҗемә ителгәндә шулай ук Аллаһы исеме сакланган.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ: Маттай 1:20; Лүк 1:11 һәм Рәсүлләр 5:19; 12:11 гә комментарийларны кара.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 22—24, 28—34, 36, 41—43, 47, 61, 65, 66, 88, 90, 93, 95, 100—102, 104, 106, 114, 115, 117, 125, 128, 132, 139, 144—147
РӘСҮЛЛӘР 12:11 «үз фәрештәсен җибәреп, Йәһвә»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) сүзе кулланыла, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Беренчедән, Рәсүлләр 12:7 гә комментарийда искә алынганча, Ки́риос төшенчәсе шул шигырьдә очраганда, аны тиешенчә Аллаһы исеменең эквиваленты итеп санап була. Шуңа күрә, монда Ки́риос сүзе шул ук контекстта очраганда һәм шул ук вакыйга сурәтләнгәндә, аны Аллаһының шәхси исеменең эквиваленты итеп санау акылга ятышлы. Икенчедән, «үз фәрештәсен җибәреп» дигән сүзтезмә Еврей Язмаларында искә алынган охшаш коткару очракларын хәтергә төшерә. Мәсәлән, Даниял 3:28; 6:22 дә Аллаһы, Даниялны һәм аның иптәшләрен коткарыр өчен, үзенең «фәрештәсен җибәргән» дип әйтелә. (Зәбур 34:7 белән чагыштыр.) Өченчедән, берничә борынгы ышанычлы грек кулъязмаларында бу шигырьдә Ки́риос алдында билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Бу шушы шигырьдәге Ки́риос төшенчәсен Аллаһы исеменең эквиваленты итеп санарга өстәмә нигез бирә. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла. Шуңа күрә бу сүзтезмәнең контексты һәм Еврей Язмаларындагы кулланышы күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Interpretation of the Acts of the Apostles», Р. Ленски, 1934. Бу хезмәтнең 475 нче битендә бу шигырь турында әйтелә: «Чынлыкта Κύριος [Ки́риос] (Яһве) үз фәрештәсен җибәргән булган».
«The Expositor’s Greek Testament», У. Робертсон Николл, 2002, (том II, 275 б.). Бу хезмәттә Рәсүлләр 12:11 гә мондый комментарий бирелә: «Κύριος [Ки́риос] (тәнкыйди язуларны кара) артикле булмаса... Аллаһы, Йәһвә».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 12:11 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«ΙΗΣΟΥΣ ΚΥΡΙΟΣ [Иесоу́с Ки́риос]. Their Usage and Sense in Holy Scripture», Герман Хейнфеттер, 1857. Бу хезмәттә Рәсүлләр 12:11 һәм башка шундый өзекләр турында әйтелә: «Κυριος [Ки́риос] алдында артикльнең булмавы... бу төшенчәнең Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга карата кулланылганын күрсәтә».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15, 16, 18, 23, 28—34, 36, 41, 42, 47, 61, 65, 66, 88, 93, 95, 96, 100—102, 106, 115, 132, 139, 144—147
РӘСҮЛЛӘР 12:17 «Йәһвәнең үзен... төрмәдән чыгарганы»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы» (хо Ки́риос) дип әйтелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Рәсүлләр 12:7 гә комментарийда искә алынганча, Ки́риос төшенчәсе шул шигырьдә очраганда, аны тиешенчә Аллаһы исеменең эквиваленты итеп санап була. Шуңа күрә, монда Ки́риос сүзе шул ук контекстта очраганда һәм шул ук вакыйга сурәтләнгәндә, аны Аллаһының шәхси исеменең эквиваленты итеп санау акылга ятышлы. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла. Шуңа күрә бу сүзтезмәнең һәм бу шигырьнең контексты буенча, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 12:17 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 28—32, 41, 65, 93, 100—102, 106, 115, 132, 144—147
РӘСҮЛЛӘР 12:23 «Йәһвәнең фәрештәсе»
СӘБӘП(ЛӘР): Бу сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яратылыш 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның борынгы күчермәләрендә очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә бу һәм күп кенә башка шигырьләрдә Аллаһы исеме Ки́риос (Раббы) сүзе белән алмаштырылганда, аның алдында билгелелек артикле еш кына куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Шуңа күрә бу шигырьдә һәм башка шигырьләрдә билгелелек артикленең булмавы да Ки́риос сүзенең Аллаһы исеме урынына кулланылганын күрсәтәдер.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ: Маттай 1:20 һәм Лүк 1:11 гә комментарийларны кара.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 22—24, 28—36, 41—43, 47, 48, 65, 66, 88, 90, 93, 95, 96, 100—102, 104, 106, 114, 115, 117, 125, 128, 132, 138, 144—147, 163, 167
РӘСҮЛЛӘР 12:24 «Йәһвә сүзе»
СӘБӘП(ЛӘР): Кайбер борынгы кулъязмаларда һәм тәрҗемәләрдә монда «Раббы сүзе» диелә, ә башкаларында «Аллаһы сүзе» дип әйтелә. Шулай да бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Бу ике сүзтезмә дә Еврей Язмаларында кулланылган. Әмма «Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе «сүз» дигәнне аңлаткан еврей төшенчәсе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсенә караганда, күпкә ешрак очрый. «Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе якынча 200 шигырьдә очрый. (Менә кайбер мисаллар: 2 Ишмуил 12:9; 24:11; 2 Патшалар 7:1; 20:16; 24:2; Ишагыя 1:10; 2:3; 28:14; 38:4; Ирмия 1:4; 2:4; Йәзәкил 1:3; 6:1; Һошия 1:1; Микай 1:1; Зәкәрия 9:1.) Ул Септуагинтаның борынгы бер кулъязмасында Зәкәрия 9:1 дә очраганда, грек сүзе ло́гос борынгы еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме () белән бергә бара. Бу пергамент кулъязмасы Үле диңгез янындагы Яһүдия чүлендә, Нахаль Хеверда (Израиль) табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда тетраграмматон кулланыла. Шуңа күрә бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы, өстә искә алынган пергамент кулъязмасы һәм Ки́риос сүзенең кулланышы күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 12:24 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 23, 32, 33, 37, 48, 65, 94, 100, 101, 115, 125, 132, 144, 146, 163
РӘСҮЛЛӘР 13:2 «Алар Йәһвәгә хезмәт иттеләр»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббыга» (то Кири́о) диелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Бу шигырьдә «хезмәт иттеләр» дип тәрҗемә ителгән литурге́о дигән грек сүзен, аның Еврей Язмаларындагы кулланышын исәпкә алып, аңларга кирәк. Бу сүз Септуагинтада руханиларның һәм левилеләрнең изге чатырда я гыйбадәтханәдә Аллаһыга башкарган хезмәтен аңлатыр өчен кулланылган (Чыгыш 28:35; Саннар 8:22; 1 Патшалар 8:11). Шул өзекләрдә еш кына төп нөсхәдә еврей текстында Аллаһы исеме очраган. Мәсәлән, Септуагинтада 2 Елъязма 13:10 да Рәсүлләр 13:2 дә кулланылган «Раббыга хезмәт иттеләр» дигән грек сүзтезмәсе очрый. Ул «Йәһвәгә хезмәт итә» дигән еврей сүзтезмәсен тәрҗемә итәр өчен кулланыла. 2 Елъязма 35:3 тә шул ук грек сүзләре «Йәһвәгә... хезмәт итәргә» дигән еврей сүзтезмәсен белдерер өчен кулланыла. (Шулай ук 1 Ишмуил 2:11; 3:1; Йәзәкил 45:4; Йәил 2:17 кара.) Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтада Канун 18:5 тә «Йәһвә исеменнән... хезмәт итсеннәр» дигән еврей сүзтезмәсен тәрҗемә итәр өчен шул ук сүзтезмә кулланылган һәм б. э. к. I гасырга караган Септуагинтаның борынгы кулъязма кисәгендә (Фуад папирусы 266 коллекциясендә) Канун 18:5 тә Аллаһы исеме грек текстында шакмаклы еврей хәрефләре белән язылган. Шулай итеп, бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы һәм өстә искә алынган борынгы кулъязма кисәге күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 13:2 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«Did the First Christians Worship Jesus?», Джеймс Данн, 2010. Бу хезмәттә шушы шигырь турында әйтелә: «„Раббы“ монда (еш кына Рәсүлләр китабындагы кебек) Гайсәме? Яки Лүк Раббы Аллаһыга гыйбадәт кылу турында әйтәме? Моны хәл итү авыр. Шулай да, Рәсүлләр китабында „Раббы“ Аллаһы мәгънәсендә кулланылган очраклардагы кебек, аның Иске Васыятьтәге кулланышының тәэсире аркасында Лүк Аллаһыга гыйбадәт кылу турында уйлаган дигән нәтиҗә ясап була».
«The Acts of the Apostles—A Commentary», Эрнст Хенхен, 1971. Бу хезмәттә шушы сүзтезмә турында әйтелә: «„Раббыга хезмәт иттеләр“ дигән югары сүзләрне Лүк LXX [Септуагинтадан] алган, һәм алар башлыча догага күрсәтә». Бу комментарийга китерелгән искәрмәдә мондый шигырьләр исемлеге бар: «2 Елъ. 5:14, 13:10 һәм 35:3... Йәил 1:13 һәм 2:17; Йәз. 40:46, 44:16 һәм 45:4; Дан. 7:10».
«The Anchor Yale Bible», Джозеф Фицмайер, 1998, (том 31). Бу хезмәттә Рәсүлләр 13:2 дә очраган шушы сүзтезмә турында әйтелә: «Кабат Кириос үледән терелтелгән Мәсихне түгел, ә Исраил Аллаһысын күрсәтә».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 22, 23, 32, 34, 41, 43, 65, 95, 100, 101, 106, 115, 125, 132, 145—147
РӘСҮЛЛӘР 13:10 «Йәһвәнең хак юлларын»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) төшенчәсе кулланыла, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Паул 10 һәм 11 нче шигырьләрдә язылган сүзләрен сихерче Барйошуа исемле яһүд кешесенә әйткән. Белгечләр игътибар иткәнчә, бу сүзләрдә Еврей Язмаларында инде кулланылган булган берничә сүзтезмә бар. Менә кайбер мисаллар: монда «юлларын бозудан» дип бирелгән грек сүзтезмәсе Септуагинтада Гыйбрәтле сүзләр 10:9 да («юлларын кәкре иткән») кулланыла. «Йәһвәнең хак юлларын» дигән сүзтезмәдәге грек сүзләре шулай ук Септуагинтада Һошия 14:9 да очрый. Бу шигырьдә төп нөсхәдә еврей текстында Аллаһы исеме кулланыла («Чөнки Йәһвәнең юллары — намуслылык юллары»). Шулай ук белгечләр игътибар иткәнчә, күп кенә ышанычлы грек кулъязмаларында бу шигырьдә (Рәсүлләр 13:10) Ки́риос сүзе алдында билгелелек артикле тормый, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Монда билгелелек артикленең булмавы Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шулай ук киләсе шигырьдә дә (Рәсүлләр 13:11) Ки́риос кулланыла. Ул Еврей Язмаларында еш кулланылган сүзтезмәдә («Йәһвәнең кулы») очрый һәм Аллаһы исеменең эквиваленты итеп саналырга мөмкин. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла. Шуңа күрә контекст (бу сүзләр яһүдкә әйтелгән) һәм Паул кулланган сүзтезмәләрнең Еврей Язмаларындагы кулланышы монда Аллаһы исемен кулланыр өчен нигез бирә.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Critical and Exegetical Handbook to the Acts of the Apostles», Генрих Майер, 1884. Бу хезмәттә Рәсүлләр 13:10 турында әйтелә: «Κυρίου [Кири́у, Ки́риос сүзенең бер формасы] Мәсихкә түгел, ә Аллаһыга күрсәтә. Нәкъ аңа, 11 шиг. раслаганча, иблис улы каршы торган».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 13:10 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
«The NET Bible, New English Translation», 1996. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 13:10 да очраган «Раббының юллары» дигән сүзтезмәгә мондый комментарий бирелгән: «Бу хөкем сүзләре И[ске] В[асыятьтәге] пәйгамбәрләрнең сүзләренә охшаш: Ир 5:27; Яр 32:11; Гс 10:7; Һш 14:9. [...] 10 нчы ш. ахырындагы риторик сорау („...туктыйсыңмы, юкмы?“) аның [Әлимнең] Аллаһы юлына каршы килгәнен күрсәтә».
«The Anchor Yale Bible», Джозеф Фицмайер, 1998, (том 31). Бу хезмәттә Рәсүлләр 13:10 турында әйтелә: «Ки́риос: Аллаһы я үледән терелтелгән Мәсих; бәлки, 11 нче ш. кебек беренчесе».
«ΙΗΣΟΥΣ ΚΥΡΙΟΣ [Иесоу́с Ки́риос]. Their Usage and Sense in Holy Scripture», Герман Хейнфеттер, 1857. Бу хезмәттә Рәсүлләр 13:10 һәм башка шундый өзекләр турында әйтелә: «Κυριος [Ки́риос] алдында артикльнең булмавы... бу төшенчәнең Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга карата кулланылганын күрсәтә».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 13:10 дагы «Раббының хак юллары» дигән сүзтезмәгә китерелгән искәрмәдә әйтелә: «Бәлки, „Йәһвә“».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 22, 23, 28—34, 42, 43, 47, 65, 66, 93—96, 100—102, 106, 114, 115, 132, 144—147, 154, 163, 167, 172
РӘСҮЛЛӘР 13:11 «Йәһвәнең кулы»
СӘБӘП(ЛӘР): «Йәһвәнең кулы» (яки «Йәһвә кулы») дигән сүзтезмә еш кына Еврей Язмаларында «кул» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый. (Кайбер мисаллар: Чыгыш 9:3; Саннар 11:23; Хакимнәр 2:15; Рут 1:13; 1 Ишмуил 5:6, 9; 7:13; 12:15; 1 Патшалар 18:46; Езра 7:6; Әюп 12:9; Ишагыя 19:16; 40:2; Йәзәкил 1:3.) Рәсүлләр китабының сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) сүзе кулланыла, ләкин, шушы сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы күрсәткәнчә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Белгечләр игътибар иткәнчә, Рәсүлләр 13:11 дә Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш, шуңа күрә бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның борынгы күчермәләрендә Аллаһы исеме очраса да, Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә Аллаһы исеме Ки́риос сүзе белән алмаштырылганда, еш кына билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. (Шулай өстә китерелгән шигырьләрдә эшләнгән булган.) Ки́риос алдында билгелелек артикленең булмавы да монда Ки́риос сүзенең Аллаһы исеме урынына кулланылганын күрсәтә. «Йәһвә кулы» я «Йәһвәнең кодрәте» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе шулай ук Лүк 1:66 һәм Рәсүлләр 11:21 дә очрый.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«ΙΗΣΟΥΣ ΚΥΡΙΟΣ [Иесоу́с Ки́риос]. Their Usage and Sense in Holy Scripture», Герман Хейнфеттер, 1857. Бу хезмәттә Рәсүлләр 13:11 һәм башка шундый өзекләр турында әйтелә: «Κυριος [Ки́риос] алдында артикльнең булмавы... бу төшенчәнең Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга карата кулланылганын күрсәтә».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 13:11 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 13:11 дәге «Раббының кулы» дигән сүзтезмәгә китерелгән искәрмәдә әйтелә: «Бәлки, „Йәһвә“».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 22—24, 28—34, 36, 42, 43, 47, 65, 66, 93—96, 100—102, 104, 114, 115, 132, 144—147, 154, 172
РӘСҮЛЛӘР 13:12 «Йәһвә турындагы тәгълиматка»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы турындагы тәгълиматка» (те дидахе́ ту Кири́у) дип әйтелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Моңа кадәрге ике шигырьдә Ки́риос сүзе ике тапкыр очрый. Бу ике очракта да ул Аллаһыга күрсәтә һәм Аллаһы исеменең эквиваленты итеп саналырга мөмкин. (Рәсүлләр 13:10, 11 гә комментарийларны кара.) «Йәһвә турындагы тәгълимат» сүзтезмәсе — Рәсүлләр 13:5 тә кулланылган «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсенең синонимы. Рәсүлләр 13:5 тә Паул һәм аның хезмәттәшләре Кипрга «килгәч, яһүдләрнең синагогаларында Аллаһы сүзен вәгазьләделәр» дип әйтелә. Нәтиҗәдә, проконсул Серги Паулның «чын күңелдән Аллаһы сүзен ишетәсе килгән» (Рәсүлләр 13:7). Һәм, билгеле, Паулның әйткәннәренә һәм эшләгәннәренә шаһит булгач, Серги Паул Йәһвә Аллаһы турында белгәннәренә һәм Аның тәгълиматларына таң калган. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла. Шулай итеп бу сүзтезмәнең контексты һәм аның синонимы барлыгы күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 13:12 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«Holy Bible From the Ancient Eastern Text — George M. Lamsa’s Translation From the Aramaic of the Peshitta». Бу тәрҗемәдә шушы шигырьдә «РАББЫ» сүзе баш хәрефләр белән язылган һәм искәрмәдә әйтелә: «Рәсүлләр 13:10, 11, 12, 49. Аллаһы исеменең сурия һәм арамей телләрендәге формасы „Мар-Яһ“ я „Мор-Яһ“ сүзгә-сүз „Раббы Яһ“ дигәнне аңлата, ягъни „Яһве“, „ЙҺВҺ“».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 29—31, 41, 43, 93, 100, 101, 106, 132, 144, 146
РӘСҮЛЛӘР 13:44 «Йәһвә сүзен»
СӘБӘП(ЛӘР): Күп кенә борынгы грек кулъязмаларында монда «Раббы сүзен» (тон ло́гон ту Кири́у) дип әйтелә. Кайбер кулъязмаларда «Аллаһы сүзен» (тон ло́гон ту Теу́) диелә. Әмма бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Рәсүлләр китабында, мәсәлән Рәсүлләр 13:46 да, шулай ук шушы сүзтезмәнең синонимы — «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсе кулланыла, һәм бу Ки́риос сүзе 44 нче шигырьдә Аллаһыга күрсәтә дигән нәтиҗәне раслый. (Бу сүзтезмә шулай ук Рәсүлләр 4:31; 6:2, 7; 8:14; 11:1; 13:5, 7, 46; 17:13; 18:11 дә очрый.) Бу ике сүзтезмә дә Еврей Язмаларында кулланылган. Әмма «Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе «сүз» дигәнне аңлаткан еврей төшенчәсе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсенә караганда, күпкә ешрак очрый. («Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе якынча 200 шигырьдә очрый. Менә кайбер мисаллар: 2 Ишмуил 12:9; 24:11; 2 Патшалар 7:1; 20:16; 24:2; Ишагыя 1:10; 2:3; 28:14; 38:4; Ирмия 1:4; 2:4; Йәзәкил 1:3; 6:1; Һошия 1:1; Микай 1:1; Зәкәрия 9:1.) Бу сүзтезмә Септуагинтаның борынгы бер кулъязмасында Зәкәрия 9:1 дә очраганда, грек сүзе ло́гос борынгы еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме () белән бергә бара. Бу пергамент кулъязмасы Үле диңгез янындагы Яһүдия чүлендә, Нахаль Хеверда (Израиль) табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла. Шуңа күрә бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы, өстә искә алынган пергамент кулъязмасы һәм Ки́риос сүзенең кулланышы күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 13:44 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й17, 22, 32, 33, 37, 48, 65, 94, 100, 101, 115, 125, 146, 167
РӘСҮЛЛӘР 13:47 «Йәһвә безгә... әмер бирде»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (хо Ки́риос) диелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Бу шигырьдәге өземтә Ишагыя 49:6 дан алынган; анда, төп нөсхәдә еврей текстының контексты ачык итеп күрсәткәнчә, сөйләүче — Йәһвә. (Ишагыя 49:5; Ишагыя 42:6 белән чагыштыр.) Бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше Йәһвәнең хезмәтчесе — Гайсә Мәсих — һәм аның шәкертләре башкарачак эшне үз эченә ала. (Ишагыя 42:1; Лүк 2:32 гә аңлатманы кара.) Шуңа күрә бу шигырьдә Ки́риос һичшиксез Аллаһыны белдерә. Бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы контекстын һәм кулланышын исәпкә алып, монда ике төрле фикер тумасын өчен Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Interpretation of the Acts of the Apostles», Р. Ленски, 1934. Бу хезмәтнең 551 нче битендә шушы шигырь турында әйтелә: «Алар башта бөек Ебед Яһве, Йәһвәнең хезмәтчесе, алдында хисап тотарга тиеш. Ул үзе Йәһвәнең үзенә игълан иткәннәрне әйткән... Һәм хәзер Гайсәнең хәбәрчеләре Йәһвәнең шул ихтыяры буенча эш итә».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 13:47 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Acts of the Apostles Explained» (өченче чыгарылыш), Джозеф Эддисон Александр, 1872. Бу хезмәттә шушы шигырь турында әйтелә: «Раббы, Яңа Васыятьтәге кулланышы буенча, Раббы Гайсә Мәсихне белдерә дип аңлап була... Ләкин бу сүзләр Мәсихкә әйтелгәнгә, Раббы сүзе Йәһвә исеменең гадәттәге тәрҗемәсен күрсәтәдер».
«Commentary on the Book of the Acts», Ф. Брюс, 1954. Бу хезмәтнең 283 нче битендә шушы шигырь һәм Ишагыя 49:6 дан алынган өземтә турында әйтелә: «Шунысы игътибарга лаек: бу пәйгамбәрлекнең контекстында (Хезмәтче турындагы икенче җыр) башта Йәһвәнең хезмәтчесе дип Исраил халкы атала... Ләкин Исраил, халык буларак, буйсынмаучан хезмәтче булган, һәм бу пәйгамбәрлек башлыча Мәсихтә үтәлгән».
«Complete Jewish Bible», Дэвид Стерн, 1998. Бу тәрҗемәдә шушы шигырьдә «АДОНАЙ» сүзе баш хәрефләр белән язылган. Бу Изге Язмаларга язылган кереш сүздә тәрҗемәче болай дип аңлата: «Мин, тәрҗемәче буларак, „кюриос“ сүзе тетраграмматонның грек эквиваленты булып тора дип санаганда, һәр очракта... „АДОНАЙ“ сүзе кулланылган».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 17, 22, 23, 32, 35, 41, 43, 65, 68, 94, 100, 101, 106, 114, 115, 117, 132, 138, 144, 146
РӘСҮЛЛӘР 13:48 «Йәһвә сүзен»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек борынгы грек кулъязмаларында монда «Раббы сүзен» (тон ло́гон ту Кири́у) дип әйтелә. Башка кулъязмаларда «Аллаһы сүзен» (тон ло́гон ту Теу́) диелә. Әмма бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда «Раббы» Йәһвә Аллаһыны аңлата. Моңа кадәрге шигырьдә Ки́риос Ишагыя 49:6 да язылган пәйгамбәрлек әмерне биргән шәхескә, ягъни Йәһвәгә, карата кулланыла. (Рәсүлләр 13:47 гә комментарийны кара.) Рәсүлләр 13:44 кә комментарий күрсәткәнчә, «Йәһвә сүзе» дигән сүзтезмәдә Аллаһы исемен кулланыр өчен өстәмә нигез бар. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда тетраграмматон кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 13:47 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—17, 22, 23, 32, 33, 37, 41, 42, 65, 66, 94, 96, 100, 101, 106, 114, 115, 125, 132, 144, 146, 163, 167
РӘСҮЛЛӘР 13:49 «Йәһвә сүзе»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек борынгы грек кулъязмаларында монда «Раббы сүзен» (хо ло́гос ту Кири́у) дип әйтелә. Әмма, Рәсүлләр 13:44, 48 гә комментарийлардан күренгәнчә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда тетраграмматон кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 13:49 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
«Holy Bible From the Ancient Eastern Text — George M. Lamsa’s Translation From the Aramaic of the Peshitta». Бу тәрҗемәдә шушы шигырьдә «РАББЫ» сүзе баш хәрефләр белән язылган һәм искәрмәдә әйтелә: «Рәсүлләр 13:10, 11, 12, 49. Аллаһы исеменең сурия һәм арамей телләрендәге формасы „Мар-Яһ“ я „Мор-Яһ“ сүзгә-сүз „Раббы Яһ“ дигәнне аңлата, ягъни „Яһве“, „ЙҺВҺ“».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 22, 23, 28—32, 41, 65, 66, 93—95, 100, 101, 106, 114, 115, 125, 132, 144, 146, 167
РӘСҮЛЛӘР 14:3 «Йәһвә... вәкаләт бирде»
СӘБӘП(ЛӘР): Сүзгә-сүз «Раббыга». Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) төшенчәсе кулланыла, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда «Раббы» Аллаһыны аңлата. Рәсүлләр китабында «юмарт игелек» сүзтезмәсе еш кына Аллаһы белән бәйле (Рәсүлләр 11:23; 13:43; 14:26; 20:24, 32), ә Рәсүлләр 20:32 дә «Аллаһыга һәм аның юмарт игелеге турындагы сүзгә» дип әйтелә. Шулай ук Рәсүлләр 15:12 дә Аллаһы «галәмәтләр һәм могҗизалар» чыганагы итеп күрсәтелә. (Шулай ук Рәсүлләр 2:19; 19:11 не кара.) Рәсүлләр 14:3 нең контекстында бәйлек эпи́ (-га/-гә) шәкертләрнең кыюлык белән вәгазьләгәненә сәбәпне белдерә дип санала. Бу шигырьнең икенче өлешендә язылганча, Аллаһы шуны раслаган: алар вәгазьләгән хәбәр — аның сүзе, һәм ул аларны бу эшләрендә хуплаган һәм аларга ярдәм иткән. (Рәсүлләр 4:29—31 белән чагыштыр.) Бу грек сүзтезмәсе шулай ук Септуагинтада төп нөсхәдә еврей текстында тетраграмматон булган сүзтезмәне тәрҗемә итәр өчен кулланыла (Зәбур 31:6 [30:7, LXX]; Ирмия 17:7). Шуңа күрә, кайберәүләр уйлавынча, бу сүзтезмә шулай ук «Йәһвәгә таянып» вәгазьләү дигән фикерне дә белдерә. Шулай итеп, бу сүзтезмәнең контексты һәм Ки́риос сүзенең кулланышы күрсәткәнчә, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 23, 29—31, 41, 93—95, 100, 101, 106, 132, 146
РӘСҮЛЛӘР 14:23 «аларны Йәһвәгә тапшырдылар»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббыга» (то Кири́о) диелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда «Раббы» Аллаһыны аңлата. Рәсүлләр 14:26 да «Аллаһы... үз юмарт игелеген күрсәткән иде» дигән охшаш сүзтезмә кулланыла. Монда (Рәсүлләр 14:23) кулланылган грек фигыле шулай ук Рәсүлләр 20:32 дә «сезне Аллаһыга... тапшырам» сүзтезмәсендә очрый. Бер сүзлек бу сүзтезмәне болай дип аңлата: «берәрсен берәр кемнең кайгыртуына я яклавына тапшыру... Аллаһының яклавына... Рс 14:23; чаг. [чагыштыр] 20:32». Шул ук фигыль Лүк 23:46 да да Гайсәнең мондый сүзләрен бирер өчен кулланыла: «Әти, үз рухымны синең кулыңа тапшырам». Бу сүзләр Зәбур 31:5 тән китерелгән өземтә. Анда Септуагинтада (30:6, LXX) «тапшыру» дигәнне аңлаткан шул ук грек сүзе кулланыла, һәм анда төп нөсхәдә еврей текстының контекстында Аллаһы исеме очрый. Үзеңне Йәһвәгә тапшыру дигән фикер Еврей Язмаларында берничә тапкыр очрый (Зәбур 22:8; 37:5; Гыйбрәтле сүзләр 16:3). Шуңа күрә бу сүзтезмәнең контексты һәм Еврей Язмаларындагы кулланышы күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу хәбәрдә Аллаһы исеме күлланыла. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15, 16, 41, 65, 100, 101, 106, 132, 163, 167
РӘСҮЛЛӘР 15:17а «калган кешеләр... Йәһвәне бар көчләрен куеп эзләсеннәр өчен»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббыны» (тон Ки́рион) диелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Рәсүлләр 15:14 буенча, Ягъкуб Шимунның «Аллаһының... башка халыкларга... игътибар иткәне турында» сөйләп биргәнен искә ала, ә 19 нчы шигырьдә Ягъкуб «Аллаһыга таба борылучы башка халык кешеләре» турында әйтә. Ягъкуб монда Амос 9:11, 12 дән өземтә китерә. Төп нөсхәдә еврей текстында Аллаһы исеме бер тапкыр «ди [яки «дип әйтә»] Йәһвә» дигән сүзтезмәдә очрый. Шуңа күрә бу сүзләрнең контекстын һәм Еврей Язмаларыннан алынганын, шулай ук Ки́риос төшенчәсенең Септуагинтадагы кулланышын исәпкә алсак, бу шигырьдә беренче тапкыр Ки́риос төшенчәсе очраганда Аллаһы исемен, еврей текстында аның туры эквиваленты булмаса да, кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 15:17а да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«Critical and Exegetical Handbook to the Acts of the Apostles», Генрих Майер, 1884. Бу хезмәттә Рәсүлләр 15:14—17 гә мондый комментарий бирелә: «Амус пәйгамбәрлек иткәнчә... чит халыклар моңа кушылачак һәм Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлаячак. [...] Йәһвә Үз халкын калдырган булган; ләкин хәзер ул бу пәйгамбәр аша вәгъдә бирә: мин кайтырмын һәм Давытның җимерелеп ауган чатырын кире торгызырмын».
«The Jerome Biblical Commentary», Реймонд Браун, Джозеф Фицмайер һәм Роланд Мерфи, 1968. Бу хезмәттә Рәсүлләр 15:17 турында әйтелә: «И[ске] В[асыятьтәге] бу сүзтезмә (2Ел 6:35; 7:14 кара) Яһвегә багышлануны күрсәтә; шулай итеп Амус Аллаһыныкы булган халыклар турында әйтә».
«The New King James Version» (1979, беренче чыгарылыш). Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 15:17 дә төп текстта ике мәртәбә «РАББЫ» сүзе баш хәрефләр белән язылган. Бу басманың кереш сүзендә аңлатыла: «Яков патша тәрҗемәсендә Иске Васыятьтә Аллаһының килешү исеме гадәттә еврей теленнән „РАББЫ“ дип (баш хәрефләр кулланып) тәрҗемә ителгән. Бу кагыйдә саклана. Шушы басмада Яңа Васыятьтә Иске Васыятьтән китерелгән өземтәләрдә бу килешү исеме очраганда, ул баш хәрефләр белән язылган».
«NLT Study Bible» (икенче чыгарылыш), 2008. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 15:17 дә төп текстта ике мәртәбә «РАББЫ» сүзе баш хәрефләр белән язылган. Шушы Изге Язмаларга язылган кереш сүздә мондый аңлатма бар: «Грек сүзе кюриос эзлекле рәвештә „Раббы“ дип тәрҗемә ителгән, әмма Яңа Васыять текстында Иске Васыятьтән туры өземтә китерелгәндә, ул баш хәрефләр белән „РАББЫ“ дип бирелгән». Моның мәгънәсен аңлатып, анда шулай ук болай диелә: «Без гадәттә тетраграмматонны (ЙҺВҺ) эзлекле рәвештә „РАББЫ“ дип тәрҗемә иттек. Андый... форма инглиз тәрҗемәләрендә кабул ителгән».
СЫЛТАМАЛАР: Й11, 12, 14—18, 22, 23, 28—31, 34, 35, 38, 41—43, 47, 59, 61, 65, 66, 88, 90, 93, 94, 96, 100—102, 104—106, 114, 115, 126, 132, 145—147, 149, 154, 164, 178
РӘСҮЛЛӘР 15:35 «Йәһвә сүзен»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек борынгы грек кулъязмаларында монда «Раббы сүзен» (тон ло́гон ту Кири́у) дип әйтелә. Әмма бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Рәсүлләр китабында шулай ук шушы сүзтезмәнең синонимы — «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсе кулланыла, бу Ки́риос сүзе Рәсүлләр 15:35 тә Аллаһыга күрсәтә дигән нәтиҗәне раслый (Рәсүлләр 4:31; 6:2, 7; 8:14; 11:1; 13:5, 7, 46; 17:13; 18:11). Бу ике сүзтезмә дә Еврей Язмаларында кулланылган. Әмма «Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе «сүз» дигәнне аңлаткан еврей төшенчәсе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсенә караганда, күпкә ешрак очрый. («Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе якынча 200 шигырьдә очрый. Менә кайбер мисаллар: 2 Ишмуил 12:9; 24:11; 2 Патшалар 7:1; 20:16; 24:2; Ишагыя 1:10; 2:3; 28:14; 38:4; Ирмия 1:4; 2:4; Йәзәкил 1:3; 6:1; Һошия 1:1; Микай 1:1; Зәкәрия 9:1.) Бу сүзтезмә Септуагинтаның борынгы бер кулъязмасында Зәкәрия 9:1 дә очраганда, грек сүзе ло́гос борынгы еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме () белән бергә бара. Бу пергамент кулъязмасы Үле диңгез янындагы Яһүдия чүлендә, Нахаль Хеверда (Израиль) табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда тетраграмматон кулланыла. Сурия телендәге «Пешитта»да «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсе кулланыла. Шуңа күрә бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы, өстә искә алынган пергамент кулъязмасы һәм Ки́риос сүзенең кулланышы күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 15:35 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
«The New Testament in Basic English», 1946. Бу тәрҗемәдә «Аллаһы сүзен» диелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й17, 18, 22, 23, 31, 32, 41, 65, 66, 94, 95, 100, 101, 106, 115, 132, 146
РӘСҮЛЛӘР 15:36 «Йәһвә сүзен»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек борынгы грек кулъязмаларында монда «Раббы сүзен» (тон ло́гон ту Кири́у) дип әйтелә. Әмма, Рәсүлләр 15:35 кә комментарийдан күренгәнчә, «Йәһвә сүзен» сүзтезмәсендә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Шушы шигырьнең контексты буенча, бу сүзнең Чыганагы — Йәһвә. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда тетраграмматон кулланыла. Сурия телендәге «Пешитта»да «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсе кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 15:36 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
«The New Testament in Basic English», 1946. Бу тәрҗемәдә «Аллаһы сүзе» диелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 17, 18, 22, 23, 32, 41, 65, 66, 94, 95, 100, 101, 106, 115, 132, 146
РӘСҮЛЛӘР 15:40 «Йәһвәгә... юмарт игелеген»
СӘБӘП(ЛӘР): Күп кенә грек кулъязмаларында монда «Раббыга» (ту Кири́у) дип әйтелә; башкаларында «Аллаһыга» диелә. Әмма бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос (Раббы), контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда «Раббы» Аллаһыны аңлата. Рәсүлләр китабында «юмарт игелек» сүзтезмәсе еш кына Аллаһы белән бәйле (Рәсүлләр 11:23; 13:43; 20:24). Рәсүлләр 14:26 да охшаш сүзтезмә очрый: «Аллаһы... үз юмарт игелеген күрсәткән». Шулай ук Изге Язмаларның кайбер борынгы кулъязмаларында һәм башка телләргә тәрҗемәләрендә монда «Раббы» (Ки́риос) урынына «Аллаһы» (Тео́с) сүзе кулланыла, һәм бу «юмарт игелек» Аллаһыныкы дигән нәтиҗәне раслый. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла. Шулай итеп, бу сүзтезмәнең контексты һәм кулланышы күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 15:40 та Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Orthodox Jewish Bible», 2011. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 15:40 та Аллаһы исемен белдерер өчен «Хашем» сүзе кулланыла. «Хашем» сүзе «Исем» дигәнне аңлаткан хаш Ше́м дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән. Аны яһүдләр ЙҺВҺ эквиваленты итеп еш кулланган.
СЫЛТАМАЛАР: Й17, 18, 22, 32, 48, 65, 94, 95, 100, 101, 115, 125, 132, 144, 146, 167
РӘСҮЛЛӘР 16:14 «Йәһвә аның йөрәген ачты»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (хо Ки́риос) диелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда «Раббы» сүзе Йәһвә Аллаһыны аңлата. Лидия «Аллаһыга гыйбадәт кылучы» дип атала; бу сүзтезмә аның яһүдләр диненә күчкән кеше булганын күрсәтә. (Рәсүлләр 13:43 белән чагыштыр.) Шимбә көнне ул башка хатыннар белән бергә Филипия читендәге елга буенда дога кылу урынына килгән булган (Рәсүлләр 16:13). Лидия, күрәсең, Йәһвә турында үзенең туган шәһәре Фиатирада ишеткән; анда күп яһүдләр яшәгән һәм яһүд синагогасы булган. Шулай итеп, контекстны һәм Лидиянең яһүд прозелиты булганын исәпкә алып, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда тетраграмматон кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 16:14 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Orthodox Jewish Bible», 2011. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 16:14 тә Аллаһы исемен белдерер өчен «Хашем» сүзе кулланыла. «Хашем» сүзе «Исем» дигәнне аңлаткан хаш Ше́м дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән. Аны яһүдләр ЙҺВҺ эквиваленты итеп еш кулланган.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 17, 18, 23, 32, 33, 48, 65, 94, 95, 100, 101, 105, 106, 115, 125, 130, 144, 146, 163, 167
РӘСҮЛЛӘР 16:15 «Йәһвәгә тугры»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббыга» (то Кири́о) диелә; кайбер кулъязмаларда «Аллаһыга» дип әйтелә. Әмма бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда «Раббы» сүзе Йәһвә Аллаһыны аңлата. Рәсүлләр 16:14 кә комментарий күрсәткәнчә, Лидия яһүд прозелиты булган, һәм аның монда Йәһвәне күздә тотканы акылга ятышлы. Ул Паулның вәгазеннән Гайсә Мәсих турында яңа гына белгән, ләкин Гайсәгә тугры булганын әле күрсәтмәгән. Шуңа күрә, ул, күрәсең, монда үзе инде гыйбадәт кылган Аллаһы Йәһвәгә тугры булуы турында әйткән. Шулай итеп, контекстны, Лидиянең яһүд прозелиты булганын һәм Ки́риос сүзенең кулланышын исәпкә алып, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 16:15 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Orthodox Jewish Bible», 2011. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 16:15 тә Аллаһы исемен белдерер өчен «Хашем» сүзе кулланыла. «Хашем» сүзе «Исем» дигәнне аңлаткан хаш Ше́м дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән. Аны яһүдләр ЙҺВҺ эквиваленты итеп еш кулланган.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 32, 41, 65, 94, 100, 101, 106, 115, 144—147, 172
РӘСҮЛЛӘР 16:32 «Йәһвә сүзен»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек борынгы грек кулъязмаларында монда «Раббы сүзен» (тон ло́гон ту Кири́у) дип әйтелә. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос (Раббы), контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Моңа кадәрге шигырьдә Гайсә турында «Раббы Гайсә» (тон Ки́рион Иесу́н) дип әйтелсә дә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Берничә грек кулъязмаларында монда «Аллаһы сүзен» (тон ло́гон ту Теу́) диелә. Рәсүлләр китабында «Раббы сүзе» һәм «Аллаһы сүзе» синоним сүзтезмәләр итеп кулланыла, һәм бу Ки́риос сүзе Рәсүлләр 16:32 дә Аллаһыга күрсәтә дигән нәтиҗәне раслый (Рәсүлләр 4:31; 6:2, 7; 8:14; 11:1; 13:5, 7, 46; 17:13; 18:11). Бу ике сүзтезмә дә Еврей Язмаларында кулланылган. Әмма «Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе «сүз» дигәнне аңлаткан еврей төшенчәсе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсенә караганда, күпкә ешрак очрый. («Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе якынча 200 шигырьдә очрый. Менә кайбер мисаллар: 2 Ишмуил 12:9; 24:11; 2 Патшалар 7:1; 20:16; 24:2; Ишагыя 1:10; 2:3; 28:14; 38:4; Ирмия 1:4; 2:4; Йәзәкил 1:3; 6:1; Һошия 1:1; Микай 1:1; Зәкәрия 9:1.) Бу сүзтезмә Септуагинтаның борынгы бер кулъязмасында Зәкәрия 9:1 дә очраганда, грек сүзе ло́гос борынгы еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме () белән бергә бара. Бу пергамент кулъязмасы Үле диңгез янындагы Яһүдия чүлендә, Нахаль Хеверда (Израиль) табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла. Шуңа күрә бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы, өстә искә алынган пергамент кулъязмасы һәм Ки́риос сүзенең кулланышы күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 16:32 дә Ки́риос сүзе, бәлки, «Яһве урынына кулланыла» диелә.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 17, 18, 22, 23, 28—30, 32, 41, 65, 66, 93—95, 100, 101, 106, 115, 146, 163, 167
РӘСҮЛЛӘР 18:21 «Йәһвә теләсә»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда сүзгә-сүз «Аллаһы тели» диелә; бу сүзтезмә шулай ук «Аллаһы ихтыяры булса» я «Аллаһы тели» дип тәрҗемә ителгән. Мәсихче Грек Язмаларында кулланылганда, андый сүзтезмәләрдә Ки́риос (Раббы) төшенчәсе дә, Тео́с (Аллаһы) төшенчәсе дә очрый (Рәсүлләр 21:14; 1 Көринтлеләргә 4:19; 16:7; Еврейләргә 6:3; Ягъкуб 4:15). Монда «тели» дип бирелгән грек фигыле һәм «ихтыяр» дигән грек исеме Септуагинтада еш кына Еврей Язмаларындагы Аллаһы исеме очраган өзекләр тәрҗемә ителгәндә кулланыла. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә монда тетраграмматон кулланыла. Шуңа күрә охшаш сүзтезмәләрнең Еврей Язмаларындагы кулланышы һәм Мәсихче Грек Язмаларында очравы күрсәткәнчә, монда тиешенчә Аллаһы исемен кулланып була. (Рәсүлләр 21:14 кә комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«A Handbook on the Letter From James», Ай Джин Ло һәм Ховард Хаттон, Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре, 1997. Бу белешмәлектә, «Раббы теләсә» сүзтезмәсе Ягъкуб 4:15 тә очраганда, аңа мондый комментарий бирелә: «Раббы теләсә... гади генә сүзтезмә түгел, ә Аллаһы һәр нәрсәдә соңгы сүзгә ия һәм киләчәк Аллаһының кулында... икәненә инану һәм моны тану. Раббы монда, 2:1 дәге кебек, Гайсәне түгел, ә Аллаһыны белдерә».
СЫЛТАМАЛАР: Й17, 32, 33, 37, 48, 65, 94, 100, 101, 115, 125, 144—147, 163, 167
РӘСҮЛЛӘР 18:25 «Йәһвә юлына»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы юлына» (тен ходо́н ту Кири́у) диелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда «Раббы» Аллаһыны аңлата. Рәсүлләр 18:26 да «Аллаһы юлы» сүзтезмәсе монда кулланылган сүзтезмәнең синонимы итеп кулланыла. Рәсүлләр китабыннан күренгәнчә, мәсихче тормыш юлында бердәнбер хак Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылу һәм аның Улы Гайсә Мәсихкә иман итү беренче урында тора һәм бу тормыш юлы «Юл», «бу Юл» я «шул Юл» дип атала. (Рәсүлләр 19:9, 23; 22:4; 24:22; Рәсүлләр 9:2 гә аңлатманы кара.) «Йәһвәнең юлы» я «Йәһвә өчен юл» дип тәрҗемә ителгән сүзтезмә (ләкин грек телендә билгелелек артикльсез) шулай ук Яхшы хәбәрләрдә дүрт мәртәбә очрый һәм Ишагыя 40:3 тән алынган өземтәнең өлеше булып тора. (Маттай 3:3; Марк 1:3; Лүк 3:4; Яхъя 1:23 кә аңлатмаларны кара.) Ишагыя 40:3 тә төп нөсхәдә еврей текстында тетраграмматон кулланыла. «Йәһвә юлы» (я «Йәһвәнең юлы») дигән сүзтезмә шулай ук Хакимнәр 2:22 һәм Ирмия 5:4, 5 тә очрый. Өстәвенә, Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме я тетраграмматонның эквиваленты кулланыла һәм «Йәһвәнең юлы» диелә. Шулай итеп, бу сүзтезмәнең контекстын һәм Еврей Язмаларындагы кулланышын исәпкә алып, монда төп текстта Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 18:25 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
«Holy Bible From the Ancient Eastern Text—George M. Lamsa’s Translation From the Aramaic of the Peshitta». Бу тәрҗемәдә шушы шигырьдә «РАББЫ» сүзе баш хәрефләр белән язылган һәм искәрмәдә әйтелә: «Аллаһы исеменең сурия һәм арамей телләрендәге формасы „Мар-Яһ“ я „Мор-Яһ“ сүзгә-сүз „Раббы Яһ“ дигәнне аңлата, ягъни „Яһве“, „ЙҺВҺ“».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15, 16, 24, 29, 30, 32, 41, 42, 48, 65, 93, 94, 96, 100, 101, 115, 125, 132, 144, 146, 172
РӘСҮЛЛӘР 19:20 «Йәһвә сүзе»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы» (ту Кири́у) дип әйтелә. Әмма бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Рәсүлләр китабында шулай ук шушы сүзтезмәнең синонимы — «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсе кулланыла, һәм бу Ки́риос сүзе Рәсүлләр 19:20 дә Аллаһыга күрсәтә дигән нәтиҗәне раслый (Рәсүлләр 4:31; 6:2, 7; 8:14; 11:1; 13:5, 7, 46; 17:13; 18:11). Бу ике сүзтезмә дә Еврей Язмаларында кулланылган. Әмма «Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе «сүз» дигәнне аңлаткан еврей төшенчәсе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсенә караганда, күпкә ешрак очрый. («Йәһвә сүзе» сүзтезмәсе якынча 200 шигырьдә очрый. Менә кайбер мисаллар: 2 Ишмуил 12:9; 24:11; 2 Патшалар 7:1; 20:16; 24:2; Ишагыя 1:10; 2:3; 28:14; 38:4; Ирмия 1:4; 2:4; Йәзәкил 1:3; 6:1; Һошия 1:1; Микай 1:1; Зәкәрия 9:1.) Бу сүзтезмә Септуагинтаның борынгы бер кулъязмасында Зәкәрия 9:1 дә очраганда, грек сүзе ло́гос борынгы еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме () белән бергә бара. Бу пергамент кулъязмасы Үле диңгез янындагы Яһүдия чүлендә, Нахаль Хеверда (Израиль) табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла. Латин телендәге «Вульгата»да һәм сурия телендәге «Пешитта»да «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсе кулланыла. Шулай итеп, бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы, өстә искә алынган пергамент кулъязмасы һәм Ки́риос сүзенең кулланышы күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 19:20 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
«The Orthodox Jewish Bible», 2011. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 19:20 дә Аллаһы исемен белдерер өчен «Хашем» сүзе кулланыла. «Хашем» сүзе «Исем» дигәнне аңлаткан хаш Ше́м дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән. Аны еш яһүдләр ЙҺВҺ эквиваленты итеп кулланган.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 15—18, 23, 31, 32, 41, 48, 65, 94—96, 100, 101, 115, 125, 146
РӘСҮЛЛӘР 21:14 «Йәһвә ихтыяры булсын»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы ихтыяры» дип әйтелә, ләкин бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Монда «ихтыяр» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе те́лема, Мәсихче Грек Язмаларында кулланылганда, күпчелек очракта Аллаһы ихтыяры белән бәйле (Маттай 7:21; 12:50; Марк 3:35; Римлыларга 12:2; 1 Көринтлеләргә 1:1; Еврейләргә 10:36; 1 Петер 2:15; 4:2; 1 Яхъя 2:17). Шуңа күрә, бу сүзтезмәдәге Ки́риос сүзе Аллаһыны белдерә дигән нәтиҗә ясау акылга ятышлы. Септуагинтада грек төшенчәсе те́лема Аллаһы ихтыяры (яки аңа сөенеч, канәгатьлек китерүче нәрсә) дигәнне аңлаткан еврей сүзтезмәсен тәрҗемә итәр өчен кулланыла, һәм аны Аллаһы исеме очраган өзекләрдә табып була (Зәбур 40:8, 9 [39:9, 10, LXX]; 103:21 [102:21, LXX]; 143:9—11 [142:9—11, LXX]; Ишагыя 44:24, 28; Ирмия 9:24 [9:23, LXX]; Малахи 1:10). Шулай итеп, те́лема дигән грек төшенчәсенең Изге Язмалардагы кулланышы, бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы һәм Ки́риос сүзенең кулланышы күрсәткәнчә, шулай ук Ки́риос сүзе аркасында ике төрле фикер тумасын өчен, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла. Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«The Anchor Yale Bible», Джозеф Фицмайер, 1998, (том 31). Бу хезмәттә Рәсүлләр 21:14 турында әйтелә: «Бу очракта Ки́риос Аллаһы Атаны белдерә».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Рәсүлләр 21:14 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The New Testament in Basic English», 1946. Бу тәрҗемәдә әйтелә: «Аллаһының нияте үтәлсен».
«The Orthodox Jewish Bible», 2011. Бу тәрҗемәдә Рәсүлләр 21:14 тә Аллаһы исемен белдерер өчен «Хашем» сүзе кулланыла. «Хашем» сүзе «Исем» дигәнне аңлаткан хаш Ше́м дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән. Аны еш яһүдләр ЙҺВҺ эквиваленты итеп кулланган.
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 17, 18, 23, 32, 43, 65, 94—96, 100, 101, 115, 132, 144—147, 167