БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НИНДИ ХӘБӘР ЯЗЫЛГАН?
Бар кешеләр өчен яхшы хәбәр
Гайсәнең терелүе турында хәбәр ирешкәч, шәкертләр үз хезмәтләрен инанганлык һәм ашкыну белән дәвам иткән. Рәсүл Паул Кече Азия һәм Урта җир диңгезе янында урнашкан илләр буйлап йөргән һәм җыелышлар оештырган. Ул кардәшләрне басымга бирешмәсеннәр өчен һәм каты эзәрлекләүләргә каршы тора алсыннар өчен ныгыткан. Андый авырлыклар туып торса да, күп кенә кешеләр мәсихчеләр булып киткән.
Соңрак Паулны төрмәгә утыртканнар. Хәтта аннан да ул мәсихче җыелышларны дәртләндереп һәм аларга киңәшләр биреп хатлар язган. Ул аларны тагы да җитдирәк куркынычтан — мөртәтлектән кисәткән. Изге рухның җитәкчелегендә Паул «ерткыч бүреләр» турында пәйгамбәрлек әйткән. Паул язганча, «алар шәкертләрне үзләренә ияртер өчен» кардәшләр арасында «хакыйкатьне бозып сөйләячәк» (Рәсүлләр 20:29, 30).
Беренче гасырның ахырында бу мөртәтлек тарала башлаган. Якынча шул вакытта Гайсә рәсүл Яхъяга төрле символлар ярдәмендә киләчәкне күрсәткән. Шулай итеп, Яхъя Ачылыш китабын язган. Аның язган сүзләре буенча, каршы килүчеләр дә, ялган өйрәтүчеләр дә Аллаһыга җир белән кешелеккә карата башлангыч ниятен үтәргә комачаулый алмаячак. Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр «җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка» ирешәчәк (Ачылыш 14:6). Җирдәге оҗмах торгызылачак, һәм Аллаһының ихтыярын үтәргә теләгән һәр кеше анда яши алачак!
Сез дә моны «яхшы хәбәр» дип саныйсызмы? Алайса, Аллаһының кешелек өчен Изге Язмаларда язып калдырган хәбәре турында һәм ничек бу хәбәр сезгә бүген дә, киләчәктә дә файда китерә ала икәне турында күбрәк белергә тырышыгыз.
Сез Изге Язмаларны www.jw.org сайтыннан онлайн укый аласыз. Шул сайтка кереп, сез шулай ук «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» һәм «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраларны карап чыга аласыз. Бу сайтта шулай ук: «Ни өчен Изге Язмаларга ышанып була? Андагы гамәли киңәшләрне үз тормышыбызда һәм гаилә тормышында ничек кулланып була?» — дигән сорауларга җавап бирә торган башка басмалар да бар. Я теләсәгез, күбрәк мәгълүмат алыр өчен Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез.
(Рәсүлләр, Эфеслеләргә, Филипиялеләргә, Көләсәйлеләргә, Филимун, 1 Яхъя, Ачылышка нигезләнгән).