Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mrt 25 мәкалә
  • Җирне кем коткарыр?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җирне кем коткарыр?
  • Төрле темалар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кешеләрнең тырышлыклары уңышка китерерме?
  • Өмет өчен сәбәп
  • Җир юк ителәчәкме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Җирнең киләчәге бармы?
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Планетабыз исән калачак
    Уяныгыз! 2023
  • Тиздән булачак яңа дөнья
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
Күбрәк карарга
Төрле темалар
mrt 25 мәкалә
Кечкенә кыз чәчәккә су сибә. Читтәрәк заводлар тирә-як мохитне пычратa.

Җирне кем коткарыр?

Күпләр кеше җиргә һәм тереклеккә китергән зыян аркасында борчыла. Кайбер экологлар әйтүенчә, кеше эшчәнлегенең әле беркайчан да тереклеккә шулкадәр зур зарар китергәне булмаган. Нәтиҗәдә, тереклекнең күп кенә төрләренә юк ителү куркынычы яный.

Кешеләр җирне һәлак итәрме? Я алар табигать белән гармониядә яшәргә өйрәнерме?

Кешеләрнең тырышлыклары уңышка китерерме?

Күп кенә белгечләр кешеләр җирне яклый ала һәм табигать белән гармониядә яши ала дип ышана. Кайбер тикшерүчеләр әйтүенчә, кешеләрнең тырышлыклары уңышка китерсен өчен, бер үк вакытта берничә өлкәдә үзгәрешләр кертергә кирәк. Мәсәлән:

  • Җирне, урманнарны, сазлыкларны һәм океаннарны дөресрәк кулланырга.

  • Авыл хуҗалыгы эшләрен яңача алып барырга һәм башка энергетик ресурсларны кулланырга.

  • Кешелек күбрәк ит белән балыкны түгел, ә үсемлек ризыкларын ашасын өчен, яңа туклану системасын оештырырга. Шулай итеп ризык азрак кирәк булыр һәм ризык калдыкларының күләме кимер.

  • Сыйфатлы тормыш материаль әйберләрнең күп булуыннан тормый икәнен танырга.

Сез ничек уйлыйсыз? Хөкүмәтләр, оешмалар һәм аерым кешеләр бер гомуми максат хакына берләшер дип өметләнеп буламы? Я кайбер кешеләрнең комсыз, эгоист булулары һәм киләчәк турында уйламаулары аркасында бу мөмкин түгел дип уйлыйсызмы? (2 Тимутигә 3:1—5)

Өмет өчен сәбәп

Изге Язмалар безне планетабызның киләчәге яхшы булачак дип ышандыра. Бу китапта ни өчен кешеләр җирне үз тырышлыклары белән генә коткара алмый икәне аңлатыла. Анда шулай ук чынлыкта нәрсәне үзгәртергә кирәклеге һәм моның ничек тормышка ашачагы турында әйтелә.

Ни өчен кешеләр җирне үз тырышлыклары белән генә коткара алмый? Йәһвәa Аллаһы җирне барлыкка китергән һәм кешеләргә аның турында кайгыртырга кушкан (Яратылыш 1:28; 2:15). Алар, Барлыкка Китерүчедән җитәкчелекне эзләп кенә һәм аның күрсәтмәләрен тыңлап кына, бу йөкләмәне уңышлы итеп үти алыр иде (Гыйбрәтле сүзләр 20:24). Кешеләр исә Йәһвәне кире каккан һәм Аллаһының җитәкчелеген исәпкә алмыйча карарлар кабул итәргә булган (Вәгазьче 7:29). Кешеләр үзләре генә җирне кайгыртырга сәләтле түгел, һәм аларның тырышлыклары, күпмедер файда китерсә дә, чын уңышка китерә алмый (Гыйбрәтле сүзләр 21:30; Ирмия 10:23).

Чынлыкта нәрсәне үзгәртергә кирәк? Аллаһы кешеләргә җирне һәлак итәргә бирмәячәк (Ачылыш 11:18). Ул хөкүмәтләрне һәм кеше җәмгыятен үзгәртеп тормаячак, ул аларны алмаштырачак (Ачылыш 21:1). Шуңа күрә Йәһвә болай ди: «Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам» (Ачылыш 21:5).

Бу бөек үзгәрешләр ничек тормышка ашачак? Йәһвә кеше хөкүмәтләре урынына үзенең күктәге хөкүмәтен — Аллаһы Патшалыгын урнаштырачак. Бу хөкүмәтнең Патшасы — Гайсә Мәсих — бөтен җир белән идарә итәчәк (Даниял 2:44; Маттай 6:10).

Аллаһы Патшалыгы кешеләрне Аллаһының тәкъва нормалары буенча яшәргә өйрәтәчәк. Кешеләр, үз Барлыкка Китерүчесенең җитәкчелеген куллана башлагач, табигать белән гармониядә яши алачак (Ишагыя 11:9). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы хөкүмәте үз гражданнарына планетабызга зыян китермичә сыйфатлы тормыш алып барырга булышачак. Ул шуны эшләячәк:

  • Барысын ризык белән тәэмин итәчәк (Зәбур 72:16).

  • Табигый ресурсларны торгызачак (Ишагыя 35:1, 2, 6, 7).

  • Кешеләр һәм хайваннар арасында гармония булдырачак (Ишагыя 11:6—8; Һошия 2:18).

  • Планетабызны табигать афәтләреннән яклаячак (Марк 4:37—41).

Аллаһы Патшалыгы бар бу үзгәрешләрне якын киләчәктә башкарачак. Күбрәк белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы җир белән кайчан идарә итәчәк?» дигән мәкаләне укыгыз.

a Йәһвә — Аллаһының исеме (Зәбур 83:18).

Без инде бүген планетабызны ничек кайгырта алабыз?

Аллаһы Патшалыгы экологик проблемаларны хәл иткәнчегә кадәр, без дә, планетабызны кайгыртыр өчен, тырышлыклар куя алабыз. Мәсәлән, без табигый ресурсларны сак куллана һәм чүпне утилизацияләүгә кагылышлы җирле законнарны үти алабыз (Яхъя 6:12, 13; Римлыларга 13:1, 5).

  • Бретт.

    Бретт пенсиягә кадәр экология буенча консультант булган. Эшләгән вакытта алган белемнәре аны Барлыкка Китерүче бар икәненә һәм Аллаһының планетабызны коткарачагына ышандырган. Бреттның интервьюсын рус телендә укыгыз.

  • Ике төзүче Йәһвә Шаһитләренең яңа гына төзелгән төп идарә биналарына карый.

    Йәһвә Шаһитләре, Барлыкка Китерүчебезгә хөрмәт күрсәтер өчен, үзләренең төзелеш проектларында экологик яктан куркынычсыз ысуллар куллана. Моның турында күбрәк белер өчен, «Экологияне саклаучы проектлар Йәһвәне данлый» дигән видеороликны карагыз.

Җир турындагы Изге Язмалар шигырьләре

Яратылыш 2:15: «Йәһвә Аллаһы кешене, Гадән бакчасын эшкәртсен һәм карасын өчен, шунда урнаштырды».

Мәгънәсе. Аллаһы кешеләргә үз йортлары — Җир планетасы — турында кайгыртырга кушкан.

Яратылыш 1:28: «Аллаһы аларны фатихалап, болай диде: „Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз. Диңгездәге балыклар, күктә очучы тереклек ияләре һәм җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек сезгә буйсынсын“».

Мәгънәсе. Кешеләр хайваннар турында кайгыртырга тиеш.

Ишагыя 45:18: «Күкләрне Барлыкка Китерүче хак Аллаһы, җирне булдырган, аны нык урнаштырган Яратучы, аны юкка гына түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган Йәһвә болай ди: „Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк“».

Мәгънәсе. Аллаһының җиргә кагылышлы нияте үзгәрмәгән. Аллаһы планетаны кайгырткан кешеләрне генә калдырачак.

Зәбур 37:29: «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк».

Мәгънәсе. Аллаһының тәкъва нормалары буенча яшәгән кешеләр җирдә мәңге яши алачак.

Зәбур 98:6—8: «Быргы һәм мөгез быргы тавышына кушылып, Патшабыз Йәһвә алдында тантана белән аваз сал. Диңгез гөрселдәсен, аны тутырган бар нәрсә, җир йөзе һәм анда яшәүчеләр шауласын. Йәһвә алдында елгалар кул чапсын; таулар, бергә куанып, аваз салсын».

Мәгънәсе. Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә, җирдәге экология һәм яшәү шартлары иң яхшы булачак.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу