-
Езра 1:1, 2Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
1 Фарсы́ патшасы Кирның+ беренче елында, Йәһвәнең Ирмия́ аша әйткән сүзе+ үтәлсен өчен, Йәһвә Фарсы патшасы Кирның күңеленә бер уй салды. Шуңа күрә Кир үзенең бөтен патшалыгында мондый хәбәр игълан итеп, аны язып куярга кушты:+
2 «Фарсы патшасы Кир болай ди: „Күкләр Аллаһысы Йәһвә миңа җирдәге бар патшалыкларны бирде+ һәм Яһүд җирендәге Иерусалимда үзенә йорт төзергә боерды.+
-
-
Ишагыя 44:28Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Мин Иерусалим турында: „Ул яңадан торгызылачак“,— дим,
Һәм аның гыйбадәтханәсе хакында: „Синең нигезең салыначак“,— диям».+
-