Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 10:19, 20
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 19 Әмма сезне судка тапшырганда, ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер.+ 20 Сез үзегез генә түгел, ә сезнең аша Атагызның рухы да сөйләр.+

  • Лүк 24:49
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 49 Менә мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрәм. Ә сез, күктән кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз».+

  • Яхъя 2:19–22
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 19 Гайсә аларга: «Бу гыйбадәтханәне җимерегез, һәм мин аны өч көн эчендә яңадан торгызачакмын»,— дип җавап бирде.+ 20 Шунда яһүдләр: «Бу гыйбадәтханә 46 ел төзелде, ә син аны өч көн эчендә яңадан торгызмакчы буласыңмы?» — диделәр. 21 Әмма Гайсә, гыйбадәтханә дип әйткәндә, үз тәнен күздә тота иде.+ 22 Ләкин ул үледән терелтелгәч, шәкертләре аның бу турыда еш кына сөйләгәнен исләренә төшерделәр+ һәм Язмага да, Гайсә әйткән сүзләргә дә ышандылар.

  • Яхъя 15:26
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 26 Мин сезгә Атадан җибәрәчәк ярдәмче — Атадан иңүче хакыйкать рухы килгәч,+ минем хакта шаһитлек бирәчәк.+

  • Яхъя 16:13
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 Ләкин ярдәмче — хакыйкать рухы килгәч,+ сезне җитәкләп барыр һәм хакыйкатьне тулысынча аңларга булышыр. Чөнки ул сезгә үзеннән түгел, ә ишеткәнен сөйләр һәм булачак хәлләрне игълан итәр.+

  • 1 Яхъя 2:27
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 27 Сезне исә Аллаһы үз рухы белән майлады,+ һәм бу рух сездә саклана. Сез һичкемнең дә өйрәтүенә мохтаҗ түгел, Аллаһы сезне үз майлавы аша бар нәрсәгә өйрәтә.+ Бу майлау хак, ялган түгел. Ул үзегезне өйрәткәнчә, үзегезне майлаучы зат белән бердәмлектә калыгыз.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу