Ишагыя
Зиннәтле киемнәр киеп,
Үзенең бөек көче белән кем килә икән?
«Бу мин, мин гаделлек буенча сөйлим,
Минем коткарыр өчен бөек көчем бар».
2 Синең киемең нигә кызыл?
Ни өчен киемнәрең изгечтә йөзем изгән кешенеке сыман?+
Мин аларны, ачуым чыгып, издем,
Аларны ярсуым белән таптадым.+
Киемнәремә аларның каннары чәчрәде,
Бөтен киемемне пычраттым.
5 Мин карадым, ә ярдәм итәрлек берәү дә юк иде.
Мин аптырадым, чөнки беркем дә булышмады.
6 Мин, ачуым чыгып, халыкларны таптадым,
Аларга, исергәнче, ярсуымны эчерттем,+
Каннарын җиргә түктем».
7 Йәһвә үзенең мәрхәмәте һәм бөек тугры мәхәббәте буенча
Безнең хакка башкарган бар эшләре өчен,
Исраи́л йорты хакына эшләгән күп яхшы нәрсәләр өчен,
Мин Йәһвәнең тугры мәхәббәттән чыгып кылган эшләрен,+
Йәһвәнең мактауга лаек эшләрен телгә алырмын.
8 Ул: «Алар, һичшиксез, минем халкым, хыянәт итмәячәк угыллар»,— диде.+
Шуңа күрә ул аларның Коткаручысы булып китте.+
9 Алар газап чиккәндә, ул да газап чикте.+
Аның шәхси хәбәрчесе* аларны коткарды.+
Мәхәббәтен һәм рәхимлелеген күрсәтеп, ул аларны йолып алды,+
Ул аларны күтәрде һәм бөтен үткән көннәрдә алып барды.+
10 Ләкин алар баш күтәреп,+ аның изге рухын кайгыга салды.+
11 Алар үткән көннәрне,
Аның хезмәтчесе Мусаның көннәрен исләренә төшерде:
«Үз халкын көтүчеләре+ белән бергә диңгез аша үткәргән+ Аллаһы кайда?
Аңа үзенең изге рухын иңдергән+ Аллаһы кайда?
12 Үзенең данлыклы кулы белән Мусаны уң кулыннан җитәкләгән,+
Үзенә мәңгелек исем булдырыр өчен,+
Алар алдында суларны аерган+ Аллаһы кайда?
Үзеңә мәһабәт исем булдырыр өчен,+
Син халкыңны шулай итеп алып бардың.
15 Күктән аска кара,
Изге һәм данлыклы югары торагыңнан күз сал.
Син аларны миннән яшерәсең.
Ибраһим безне белмәсә дә,
Исраил безне танымаса да,
Син, и Йәһвә, безнең Атабыз.
Син инде күптән безнең Йолып Алучыбыз.+
17 И Йәһвә, ни өчен син безгә юлларыңнан тайпылырга юл куясың?*
Ни өчен син безгә каты йөрәкле булып китәргә һәм үзеңә курку-хөрмәт күрсәтмәскә ирек бирәсең?+
Үз хезмәтчеләрең хакына,
Үз мирасыңның кабиләләре хакына кайта күр.+
18 Синең изге халкың аз вакыт җиргә ия булды.
Дошманнарыбыз изге урыныңны таптады.+
19 Без бик озак син беркайчан да идарә итмәгән,
Беркайчан да исемең белән аталмаган халык кебек булдык.