Марк
16 Шимбә көне+ үткәннән соң, магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям+ һәм Салумия́ Гайсәнең гәүдәсенә сөртер өчен хуш исле үлән сатып алдылар.+ 2 Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, кояш чыкканда, алар төрбә янына килделәр+ 3 һәм бер-берсенә: «Төрбә авызындагы ташны читкә тәгәрәтеп куярга безгә кем ярдәм итәр?» — диделәр.+ 4 Карасалар, таш, бик зур булса да, читкә тәгәрәтеп куелган.+ 5 Төрбәгә кергәч, алар уң якта утыручы егетне күрделәр, аның өстендә озын ак кием иде. Алар гаҗәпләнүләреннән катып калдылар. 6 Ул аларга болай диде: «Гаҗәпләнмәгез.+ Мин беләм, сез баганага кадаклап үтерелгән насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтелде.+ Ул монда юк. Карагыз, менә аның салынган урыны.+ 7 Барыгыз, аның шәкертләренә һәм Петергә: „Ул сездән алда Гәлилә́ягә бара.+ Ул сезгә әйткәнчә, аны шунда күрерсез“,— дип әйтегез».+ 8 Хатын-кызлар төрбәдән чыгып, йөгереп киттеләр. Алар калтырый иде һәм бик нык гаҗәпләнгән иде. Курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр.+