Рәсүлләр
27 Безне корабка утыртып Италиягә алып барырга әмер бирелде,+ шуңа күрә Паулны һәм тагын берничә тоткынны А́вгуст гарнизонының Ю́ли исемле йөзбашына тапшырдылар. 2 Без Адрамитиннан А́сия өлкәсендәге портларга баручы корабка утырып юлга чыктык. Безнең белән Тисалу́никәдә яшәүче македо́нияле Ариста́рх+ барды. 3 Икенче көнне без Сидонда тукталдык. Юли игелек күрсәтеп, Паулга дуслары янына, алар аның турында кайгыртсын өчен, барырга рөхсәт итте.
4 Аннан без диңгезгә чыктык һәм, җил каршы булганлыктан, юлыбызны Кипрга ышыкланып дәвам иттек. 5 Шуннан соң Килики́я һәм Пәмфи́лия ярлары буйлап диңгезне кичтек һәм Ли́киядәге Ми́ра дигән портка килеп җиттек. 6 Анда йөзбашы, Искәндәриядән Италиягә баручы кораб табып, безне шуңа утыртты. 7 Күп көннәр әкрен генә йөзгәннән соң, без көчкә Книтка килеп җиттек. Шуннан соң, җил каршы булганга, без Критка ышыкланып, Салмо́н яныннан уздык. 8 Шуннан соң көчкә-көчкә яр буйлап йөздек һәм Гүзәл Култык исемле урынга барып җиттек. Якында гына Ласе́я шәһәре урнашкан иде.
9 Шактый күп вакыт үтте, хәтта Йолу көне белән бәйле ураза тоту вакыты+ да үтеп китте, шуңа күрә диңгез буйлап юл тоту куркыныч иде. Шунда Пау́л аларга болай диде: 10 «Күреп торам, бу сәяхәтебез кораб белән аның йөгенә генә түгел, ә безнең җаннарыбызга да зарар һәм зур зыян китерәчәк». 11 Ләкин йөзбашы, Паулның сүзләренә колак салмыйча, капитан белән кораб хуҗасының сүзләрен тыңлады. 12 Андагы пристань кыш үткәрергә яраклы түгел иде, шуңа күрә күпчелек кеше аннан китеп, Критның төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгышка караган ягында урнашкан Фи́ник пристанена барып карарга һәм, мөмкин булса, анда кышларга киңәш бирде.
13 Көньяк җиле исә башлагач, алар, ниятебез тормышка аша дип, якорьне күтәрделәр һәм Крит яры буйлап йөзеп киттеләр. 14 Әмма, күп тә үтмәде, Эвракило́н дип аталган бик көчле җил купты. 15 Җил корабыбызны эләктереп алды, һәм ул инде аңа каршы тора алмады. Шуңа күрә без аңа бирештек, һәм безне җил искән якка алып китте. 16 Хәтта Кәүдә́ дип аталган кечкенә генә утрауга ышыкланып барганда да, корабның арткы өлешендәге көймәне көчкә тотып кала алдык. 17 Аны палубага күтәргәннән соң, корабны ныгытыр өчен, аны арканнар белән бәйли башладылар. Сиртта сай җиргә утырудан куркып, бауларны чишеп җилкәнне төшерделәр. Җил безне үзе искән якка алып баруын дәвам итте. 18 Давыл безне бер яктан икенче якка ыргытып йөрткәнгә, икенче көнне, корабны җиңеләйтер өчен, йөкләрне диңгезгә ташлый башладылар.+ 19 Ә өченче көнне, үз куллары белән, диңгезгә кораб җиһазларын ыргыттылар.
20 Күп көннәр кояш та, йолдызлар да күренмәде, көчле давыл котыруын дәвам итте, шуңа күрә ахыр чиктә котылуга өметебез югала башлады. 21 Кешеләр инде күп көннәр бернәрсә ашамаганга, Паул торып басты да аларга болай диде: «Сезгә минем киңәшемне тыңлап, Криттан диңгезгә чыкмаска кирәк иде. Ул чакта, һичшиксез, зарар һәм зыян күрмәс идегез.+ 22 Әмма кыю булыгыз, чөнки мондагы бер җан да һәлак булмаячак, корабны гына югалтачаксыз. 23 Мин Аллаһы кешесе һәм аңа изге хезмәт башкарам. Үткән төнне аның бер фәрештәсе+ минем янга килеп, 24 болай диде: „Курыкма, Паул. Син кайса́р каршына басарга тиеш.+ Аллаһы синең хакка үзең белән булган һәр кешенең гомерен саклап калачак“. 25 Шуңа күрә кыю булыгыз, мин Аллаһыга ышанам, һәм барысы нәкъ миңа әйтелгәнчә булачак. 26 Тик корабыбыз гына ниндидер утрауга+ килеп җиткәч, җимереләчәк».
27 Әдрә́н диңгезендә йөзеп йөргәндә, 14 нче төннең урталары җиткәч, матрослар коры җиргә якынлашуыбызны абайлый башлады. 28 Алар тирәнлекне үлчәделәр, тирәнлек 20 колач иде. Берникадәр ара үткәч, алар кабат үлчәделәр, тирәнлек 15 колач иде. 29 Безне берәр нинди кыяларга китереп ташламасын дип, алар корабның арткы өлешеннән дүрт якорь төшерделәр һәм түземсезләнеп таң атуын көтә башладылар. 30 Матрослар, корабтан качарга теләп, борын якка, якорьлар төшерергә кирәк дип, бардылар да диңгезгә көймә төшерделәр. 31 Шунда Паул йөзбашына һәм гаскәриләргә: «Алар корабта калмаса, сез котыла алмаячаксыз»,— диде.+ 32 Гаскәриләр көймә бауларын чабып өзде, һәм көймә суга төшеп китте.
33 Таң атар алдыннан Паул бар кешеләрне ашап алырга кыстый башлады: «Сез инде 14 көн борчылып көтәсез һәм һичнәрсә ашамыйсыз. 34 Шуңа күрә үтенәм: ашап алыгыз, чөнки бу сезнең үзегез өчен кирәк. Башыгыздан бер генә чәч бөртеге дә төшмәячәк». 35 Шулай дигәч, Паул икмәкне кулларына алып, Аллаһыга рәхмәт белдерде дә сындырып ашый башлады. 36 Шунда барысы да кыюланып китте һәм ашый башлады. 37 Корабта барлыгы 276 җан бар иде. 38 Ашап туйгач, алар бодайны диңгезгә ташлап, корабны җиңеләйтә башладылар.+
39 Таң атканнан соң, алар комлы һәм сөзәк ярлы ниндидер култык күрделәр, тик бу җирне таный алмадылар+ һәм, булдырып булса, корабны шул яр буена китерергә булдылар. 40 Якорьларны чабып өзеп, диңгездә калдырдылар да корабның идарә итү ишкәкләрен ычкындырдылар. Шуннан соң кораб, алгы җилкәнне җил уңаена көйләгәч, ярга таба китте. 41 Сай җиргә эләккәч, кораб туктады. Аның борыны кузгатмаслык булып батты, ә арткы өлешен дулкыннар бәрә-бәрә җимерә башлады.+ 42 Шунда гаскәриләр, тоткыннарның берсе дә йөзеп китеп качмасын өчен, аларны үтерергә булдылар. 43 Әмма йөзбашы, Паулны коткарып калыр өчен, аларга рөхсәт итмәде. Ул башта йөзә белүчеләргә диңгезгә сикереп ярга чыгарга кушты, 44 ә калганнарга я такталарга, я корабның кисәкләренә тотынып йөзәргә боерык бирде. Шулай итеп бар кеше дә җиргә исән-имин чыкты.+