2 Улым, әгәр сүзләремне кабул итсәң
Һәм әмерләремне хәзинәдәй сакласаң,+
2 Зирәклеккә колак салсаң,+
Һәм күңелең үткен акылга тартылса,+
3 Әгәр төшенүчәнлекне чакырсаң+
Һәм үткен акыл сорап аваз салсаң,+
4 Боларның барысын көмеш эзләгәндәй эзләсәң,+
Яшерелгән хәзинәне эзләп казыгандай казысаң,+
5 Йәһвәгә карата курку-хөрмәтнең нәрсә икәнен аңларсың+
Һәм Аллаһы турында белем табарсың.+
6 Чөнки зирәклекне Йәһвә үзе бирә,+
Белем һәм аңлау бирүче сүзләр аның авызыннан чыга.
7 Ул зирәклекне намуслылар өчен саклый,
Сафлык юлыннан йөрүчеләр өчен калкан ул.+
8 Ул гаделлек юлын яклый,
Үз тугрыларының сукмакларын саклар.+
9 Шулчак син тәкъвалыкның, гаделлекнең һәм намуслылыкның нәрсә икәнен аңларсың,
Игелек юлының асылына төшенерсең.+
10 Зирәклек йөрәгеңә кереп урнашкач,+
Белем җан рәхәте булып киткәч,+
11 Аң сине саклап,+
Үткен акыл сине яклап торыр.
12 Алар сине яман юлдан,
Азгын сүзләр әйтүче кешедән коткарып торыр.+
13 Намуслылык юлыннан тайпылып,
Караңгылык сукмагыннан йөрүчеләрдән,+
14 Яман эшкә сөенүчеләрдән,
Явызлыкка һәм азгынлыкка куанучылардан,
15 Сукмаклары кәкре булганнардан,
Бөтен юллары мәкерле булган кешеләрдән яклап торыр.
16 Сине азгын хатыннан,
Бозык хатынның кызыктыргыч сүзләреннән саклап калыр.+
17 Ул хатын үзенең яшьлектәге тормыш иптәшен калдырган+
Һәм Аллаһысы белән килешүне оныткан.
18 Аның йорты үлемгә алып бара,
Йөргән юллары гүргә иңдерә.+
19 Аның янына кергән һичкем кире кайтмас,
Тормыш юлына яңадан аяк басмас.+
20 Шуңа күрә яхшы кешеләр юлыннан йөр,
Тәкъвалар сукмагында кал.+
21 Чөнки җирдә намуслылар гына яшәячәк,
Җир йөзендә саф кешеләр генә калачак.+
22 Ә явызлар җирдән юк ителәчәк,+
Хыянәтчеләр аннан кырып бетереләчәк.+