Маттай
4 Шуннан соң рух Гайсәне чүлгә алып барды, һәм анда аны Иблис вәсвәсәләде.+ 2 40 көн һәм 40 төн ураза тотканнан соң, Гайсә ачыкты. 3 Шунда Вәсвәсәче+ килеп аңа: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташларга икмәккә әйләнергә куш»,— диде. 4 Әмма ул аңа мондый җавап бирде: «Язылган: „Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш“».+
5 Шуннан соң Иблис аны изге шәһәргә+ алды һәм гыйбадәтханә стенасының өстенә бастырып,+ 6 аңа болай диде: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, аска ташлан, чөнки: „Ул үз фәрештәләренә синең турында боерык бирер“ һәм „Алар сине, аякларың ташка бәрелмәсен өчен, кулларына күтәреп алып барачак“+,— дип язылган». 7 «„Йәһвә Аллаһыңны сынама“,— дип тә язылган»,— диде аңа Гайсә.+
8 Аннары Иблис аны бик биек бер тауга алды да дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен күрсәтеп,+ 9 аңа: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен»,— диде. 10 Шунда Гайсә аңа болай дип әйтте: «Кит, Шайтан! „Йәһвә Аллаһыңа табын+ һәм аңа гына изге хезмәт башкар“,— дип язылган бит».+ 11 Шуннан соң Иблис аны калдырып китте,+ ә Гайсә янына фәрештәләр килде һәм аңа хезмәт күрсәтә башлады.+
12 Яхъяның кулга алынуы+ хакында ишеткәч, Гайсә Гәлилә́ягә китте.+ 13 Аннары Насарадан чыгып, ул Зәбулу́н белән Нәфтәли́ җирләрендәге, диңгез янындагы Кәпернаумга+ барып урнашты. 14 Бу, Ишагыя́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлсен өчен булды: 15 «И Зәбулун җире һәм Нәфтәли җире! Диңгезгә алып баручы юлдагы, Үрдү́н аръягындагы башка халыклар Гәлилә́ясе! 16 Караңгылыкта утыручы халык бөек яктылык күрде, һәм үлем шәүләсендә утыручылар өстенә яктылык+ балкыды».+ 17 Шул вакыттан алып Гайсә: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»,— дип вәгазьли башлады.+
18 Гәлилә́я диңгезе яныннан үтеп барганда, ул диңгезгә ятьмә салучы абыйлы-энеле Шиму́н+ (аны Пете́р дип тә атыйлар)+ белән Әндрине+ күрде. Алар балыкчылар иде.+ 19 Ул аларга: «Миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен»,— диде.+ 20 Алар шунда ук ятьмәләрен калдырдылар да аңа ияреп киттеләр.+ 21 Бераз юл үткәч, ул абыйлы-энеле Ягъкуб белән Яхъяны күрде.+ Алар көймәдә әтиләре Зебеди́ белән бергә ятьмәләрен төзәтә иделәр. Гайсә аларны чакырды,+ 22 һәм алар шундук көймәне һәм әтиләрен калдырып, аңа ияреп киттеләр.
23 Шуннан соң Гайсә бөтен Гәлилә́я буйлап китте.+ Ул аларның синагогаларында+ өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләде, кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып йөрде.+ 24 Бөтен Су́рия буйлап аның хакында хәбәр таралды. Шунда аның янына төрле чирләрдән һәм авыртудан интеккән бар авыруларны,+ җенлеләрне,+ эпилептикларны+ һәм паралич суккан кешеләрне алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды. 25 Шуңа күрә Гәлилә́ядән, Дека́полистан, Иерусалимнан, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән зур халык төркемнәре аңа ияреп йөрде.