Зәбур
Дирижер өчен. Давытның җыры.
2 Көн саен аларның сүзләре агыла,
Төн саен алар белем биреп тора.
3 Сөйләм дә юк, сүз дә юк,
Авазлары да ишетелми.
Күкләрдә ул кояш өчен чатыр корды.
5 Ул үз бүлмәсеннән балкып чыгучы кияү күк,
Йөгерештә катнашкан гаять көчле кеше күк шатлана.
Бернәрсә дә аның җылысыннан яшеренә алмый.
7 Йәһвәнең кануны камил+ — көч бирә.*+
Йәһвәнең искә төшерүләре ышанычлы+ — тәҗрибәсезне зирәк итә.+
8 Йәһвәнең боерыклары гадел — йөрәкне шатландыра.+
Йәһвәнең әмере саф — күзләрне яктырта.+
9 Йәһвәгә карата тирән хөрмәт+ — изге, мәңгелек нәрсә.
Йәһвәнең хөкемнәре хак, барысы да гадел.+
12 Үз хаталарын кем күрә ала?+
Белмичә кылган гөнаһларымны ярлыкагыл.