Хабакук
1 Хабаку́к* пәйгамбәрнең күренештә алган хәбәре.
2 И Йәһвә, күпме миңа синнән ярдәм үтенергә? Кайчан инде син ишетерсең?+
Күпме миңа синнән ярдәм сорарга? Кайчан инде син мине җәбер-золымнан коткарырсың?+
3 Нигә син миңа явызлыкны күрергә бирәсең?
Нигә син җәбер-золымны түзеп торасың?
Нигә минем алдымда һәлакәт һәм мәрхәмәтсезлек?
Ни өчен бар җирдә ызгыш-талаш һәм сугыш-каршылык?
4 Шунлыктан канун үз көчен югалткан,
Һәм гаделлек һич тә юк.
Явызлар тәкъваларны кысрыклый,
Шуңа күрә гаделлек бозыла да.+
5 «Халыкларга карагыз һәм игътибар итегез!
Гаҗәпләнеп карагыз һәм шаккатыгыз.
Чөнки сезнең көннәрдә буласы нәрсәгә,
Сезгә моның турында әйтсәләр дә, ышанмассыз.+
Алар, үзләренеке булмаган җирләрне басып алыр өчен,
Җир йөзе буйлап гаять зур ара үтә.+
7 Алар куркыныч һәм кот алырлык.
Алар үз гаделлекләрен һәм үз хакимлекләрен урнаштыра.+
Сугыш атлары алга ыргылып чаба.
Аларның атлары ерактан килә.
Алар ризыкка ташланган бөркет шикелле.+
9 Аларның барысы да тәвәккәллек белән җәбер-золым кылырга килә.+
Алар көнчыгыш җиледәй алга ябырыла,+
Әсирләрне ком җыйгандай җыя.
Алар һәр ныгытылган урыннан көлә,+
Туфрактан өем ясап, аны яулап ала.
12 И Йәһвә, син мәңгелектән түгелме?+
И Аллаһым, изге Аллаһым, син һичкайчан үлмисең.*+
И Йәһвә, син аларны хөкемне үтәр өчен билгеләдең.
Кыям минем,+ син аларны җәза бирер өчен сайладың.+
Алайса, ни өчен син мәкерле кешеләрне түзеп торасың?+
Ни өчен син явыз кеше үзеннән күпкә тәкъварак кешене йотканда дәшмисең?+
14 Нигә син кешене диңгездәге балык шикелле,
Идарәчесе булмаган сөйрәлүчеләр шикелле итәсең?
15 Аларның барысын ул* кармакка эләктереп тартып чыгара,
Аларны үз җылымы* белән тота,
Балык тоту ятьмәсенә җыя.
Менә ни өчен ул сөенеп бетә алмый.+
16 Шуңа күрә ул үз җылымына
Һәм балык тоту ятьмәсенә корбаннар китерә,
Чөнки алар ярдәмендә аның өлеше мул
Һәм ризыгы иң яхшы.
17 Ул моннан ары да үз җылымын салып, аны бушатып торырмы?*
Халыкларны һич тә кызганмыйча кырып торырмы?+