א [әлиф]
119 Юллары саф булганнар,
Йәһвәнең кануны буенча йөрүчеләр бәхетле.+
2 Аның искә төшерүләрен үтәүчеләр,+
Аны бөтен йөрәкләре белән эзләүчеләр бәхетле.+
3 Алар тәкъва булмаганны кылмый,
Ә аның юллары буенча йөри.+
4 Син безгә
Боерыкларыңны җентекләп үтәргә куштың.+
5 Күрсәтмәләреңне үтәп яшәр өчен,
Мин нык булып калсам иде!+
6 Шулчак, бар әмерләреңә күз салганда,
Мин оятка калмас идем.+
7 Мин сине намуслы йөрәк белән мактармын,
Гадел хөкемнәреңне өйрәнгәндә.
8 Мин синең күрсәтмәләреңне үтәрмен.
Мине беркайчан да бөтенләйгә ташлап китмә.
ב [бәт]
9 Яшь кешегә ничек үз юлын саф килеш сакларга?
Үзен синең сүзең буенча саклап.+
10 Бөтен йөрәгем белән сине эзлим мин.
Әмерләреңнән читкә тайпылырга юл куйма.+
11 Сиңа каршы гөнаһ кылмас өчен,+
Сүзләреңне күңелемдә саклыйм.+
12 И Йәһвә, син макталсаң иде.
Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.
13 Телем белән
Синең әйткән бар хөкемнәреңне игълан итәм.
14 Синең искә төшерүләреңә шатланам,+
Башка бөтен кыйммәтле нәрсәләргә караганда да күбрәк сөенәм.+
15 Синең боерыкларың турында уйланырмын,+
Күзләремне юлларыңнан алмам.+
16 Синең кануннарыңны яратам мин.
Синең сүзеңне онытмам.+
ג [гимел]
17 Мин яшәсен һәм сүзеңне үтәсен өчен,
Хезмәтчең белән игелекле бул.+
18 Мин кануныңдагы гаҗәеп нәрсәләрне яхшы күрсен өчен,
Күзләремне ач.
19 Бу җирдә мин бары тик килмешәк кенә.+
Миннән үз әмерләреңне яшермә.
20 Хөкемнәреңне гел көтеп,
Җаным тилмереп бетте.
21 Әмерләреңнән читкә тайпылган
Үзбелдекле, ләгънәт ителгән кешеләрне син шелтәлисең.+
22 Мине мәсхәрәдән һәм хурлыктан арындыр,
Чөнки мин искә төшерүләреңне үтим.
23 Түрәләр, бергә җыелып, миңа каршы сөйләп утырганда да,
Хезмәтчең күрсәтмәләрең турында уйлана.
24 Синең искә төшерүләреңне яратам мин,+
Алар минем киңәшчеләрем.+
ד [дәлит]
25 Мин туфракка йөзтүбән капланып ятам.+
Сүзең буенча мине исән килеш сакла.+
26 Мин сиңа юлларымны сөйләп бирдем, һәм син җавап кайтардың.
Күрсәтмәләреңә өйрәт мине.+
27 Боерыкларыңның мәгънәсенә төшенергә булыш,
Шулчак мин гаҗәеп эшләрең турында уйлана алырмын.+
28 Кайгыдан йокым качты.
Сүзең буенча ныгыт мине.
29 Мине алдау юлыннан ерак тот,+
Мәрхәмәтең буенча кануныңа өйрәт.
30 Мин тугрылык юлын сайладым.+
Синең хөкемнәреңне гадел дип табам.
31 Мин искә төшерүләреңә ябышам.+
И Йәһвә, өметем өзелмәсен иде.+
32 Әмерләрең юлыннан ихлас йөгерермен,
Чөнки син алар өчен күңелемне киңәйтәсең.
ה [хе]
33 И Йәһвә, күрсәтмәләрең юлыннан йөрергә өйрәт мине,+
Һәм мин алар буенча гомерем буе йөрермен.+
34 Мин кануныңны үтәсен
Һәм бөтен йөрәгем белән аның буенча яшәсен өчен,
Миңа аңлау сәләте бир.
35 Әмерләрең сукмагыннан алып бар мине,+
Чөнки мин аларны үтәүдән рәхәтлек табам.
36 Күңелемне комсызлыкка түгел,+
Ә искә төшерүләреңә юнәлт.
37 Күзләремне бозык нәрсәдән читкә бор,+
Үз юлыңда мине исән килеш сакла.
38 Синнән куркып яшәсеннәр өчен,
Хезмәтчеңә бирелгән вәгъдәңне үтә.
39 Куркуга төшергән хурлыктан арындыр мине,
Чөнки синең хөкемнәрең гадел.+
40 Кара, боерыкларыңны ничек көтәм мин.
Гаделлегең буенча мине исән килеш сакла.
ו [вав]
41 И Йәһвә, миңа тугры мәхәббәтеңне күрсәт,+
Вәгъдәң буенча мине коткар,+
42 Шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын,
Чөнки синең сүзеңә таянып яшим мин.
43 Хакыйкать сүзе беркайчан да телемнән төшмәсен иде,
Чөнки мин синең хөкемеңә өмет баглыйм.
44 Кануныңны гел үтәрмен,
Мәңге-мәңге тотармын.+
45 Мин куркынычсыз урында йөрермен,+
Чөнки синең боерыкларыңны эзлим, тикшерәм мин.
46 Патшалар алдында да мин кануннарың турында сөйләрмен,
Оялып тормам.+
47 Әмерләреңә тартылам мин,
Аларны бик яратам.+
48 Әмерләреңне яратканга,+ кулларымны күтәреп дога кылырмын,
Күрсәтмәләрең турында уйланырмын.+
ז [зәйин]
49 Хезмәтчеңә биргән сүзеңне исеңә төшер,
Ул миңа өмет өсти,
50 Кайгы-хәсрәт кичергәндә мине юата,+
Синең сүзең мине исән килеш саклый.
51 Үзбелдекле бәндәләр мине аяусыз мәсхәрәли.
Тик мин синең кануныңнан тайпылмыйм.+
52 И Йәһвә, борынгыдан килгән хөкемнәреңне исемдә тотам,+
Алардан мин юаныч табам.+
53 Кануныңнан баш тарткан
Явызлар аркасында ачуым кабара.+
54 Кайда гына яшәсәм дә,
Күрсәтмәләрең турында җырлап йөрим.
55 И Йәһвә, кануныңны үтәр өчен,
Төне буе исемеңне искә төшерәм.+
56 Боерыкларыңны тотканга,
Бу минем гадәтемә кереп китте.
ח [хет]
57 Йәһвә — мирасым минем.+
Мин синең сүзләреңне үтәргә вәгъдә иттем.+
58 Бөтен күңелем белән сиңа ялварам,+
Вәгъдәң буенча илтифат күрсәт миңа.+
59 Адымнарымны искә төшерүләреңә таба борыр өчен,
Үз юлларымны тикшерәм мин.+
60 Әмерләреңне үтәргә
Ашыгам, озакка сузмыйм.+
61 Явызларның баулары мине чорнап алса да,
Мин синең кануныңны онытмыйм.+
62 Төн уртасында торып,
Гадел хөкемнәрең өчен сиңа рәхмәтләр укыйм.+
63 Сине тирән хөрмәт итүчеләрнең,
Боерыкларыңны үтәп яшәүчеләрнең һәммәсенә дус мин.+
64 И Йәһвә, җир йөзе тугры мәхәббәтең белән тулы.+
Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.
ט [тет]
65 И Йәһвә, сүзеңне тотып,
Хезмәтчең белән игелекле булдың син.
66 Мине аек акыллы булырга өйрәт һәм гыйлем бир,+
Мин бит әмерләреңә таянып яшим.
67 Бәлагә төшкәнчегә кадәр, мин еш кына читкә тайпыла идем,
Хәзер исә әйткәннәрең буенча яшим.+
68 Син игелекле,+ эшләрең дә игелекле.
Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.+
69 Үзбелдекле адәмнәр мине ялган белән пычрата,
Мин исә боерыкларыңны бөтен күңелем белән үтим.
70 Аларның йөрәген май баскан,+
Мин исә кануныңа тартылам.+
71 Газап чигүемнең файдасы бар+ —
Мин күрсәтмәләреңне тирәнрәк аңлый алам.
72 Игълан иткән кануның яхшы ул,+
Гаять күп алтын-көмештән дә кыйммәтрәк.+
י [йод]
73 Кулларың мине яратты һәм булдырды.
Әмерләреңне өйрәнер өчен,
Миңа аңлау сәләте бир.+
74 Сине тирән хөрмәт итүчеләр, мине күреп, шатлана,
Мин бит синең сүзеңә өмет баглыйм.+
75 И Йәһвә, беләм: синең хөкемнәрең гадел,+
Һәм син миңа тугрылыгыңны күрсәтеп җәза бирдең.+
76 Хезмәтчеңә биргән вәгъдәң буенча,
Тугры мәхәббәтең+ мине юатсын иде.
77 Мин яшәсен өчен, миңа шәфкатьле бул,+
Мин кануныңны яратам бит.+
78 Үзбелдекле адәмнәр оятка калсыннар иде,
Чөнки алар һич сәбәпсез миңа зыян китерә.
Ләкин мин боерыкларың турында уйланырмын.+
79 Искә төшерүләреңне белүчеләр,
Сине тирән хөрмәт итүчеләр миңа кире кайтсыннар иде.
80 Оятка калмас өчен,+
Күңелем күрсәтмәләреңне җиренә җиткереп үтәсен иде.+
כ [каф]
81 Коткаруыңны көтә-көтә зарыгып беттем,+
Синең сүзеңә өмет баглыйм мин.
82 «Мине кайчан юатырсың?» — диеп,+
Сүзеңнең үтәлүен зарыгып көтәм.+
83 Мин бит төтеннән кипкән күн турсык кебек булдым,
Шулай да күрсәтмәләреңне онытмыйм.+
84 Хезмәтчеңә тагын күпме көтәргә?
Эзәрлекләүчеләремне кайчан хөкем итәрсең?+
85 Үзбелдекле адәмнәр миңа чокырлар казый,
Алар кануныңны санга сукмый.
86 Бөтен әмерләрең ышанычка лаек.
Мине һич сәбәпсез эзәрлеклиләр. Ярдәм ит миңа!+
87 Алар мине җир йөзеннән юк итә яздылар,
Әмма боерыкларыңнан баш тартканым булмады.
88 Мин искә төшерүләреңне үтәп яши алсын өчен,
Тугры мәхәббәтең белән мине исән килеш сакла.
ל [ләмид]
89 И Йәһвә, синең сүзең
Күкләр шикелле мәңге булыр.+
90 Тугрылыгыңны син буыннан-буынга күрсәтәсең.+
Син җирне нык урнаштырдың, һәм ул гел торачак.+
91 Хөкемнәрең буенча алар хәзергә кадәр тора,
Чөнки һәммәсе дә сиңа хезмәт итә.
92 Синең кануныңны яратмаган булсам,
Газап чиккән чагымда һәлак булыр идем.+
93 Боерыкларыңны мәңге онытмам,
Чөнки син мине алар ярдәмендә саклап калдың.+
94 Мин — синеке. Коткар мине,+
Чөнки мин боерыкларыңны эзлим, тикшерәм.+
95 Явызлар мине һәлак итәр өчен сагалый,
Әмма мин искә төшерүләреңә бик игътибарлымын.
96 Мин бөтен камиллекнең чиге бар икәнен күрдем,
Ләкин әмерләреңнең бер чиге дә юк.
מ [мем]
97 Кануныңны шундый яратам мин!+
Аның турында көне буе уйланам.+
98 Әмерең мине дошманнарымнан зирәгрәк итә,+
Чөнки ул мине һәрчак җитәкли.
99 Төшенү сәләтем бөтен остазларымныкына караганда тирәнрәк,+
Чөнки искә төшерүләрең турында уйланам мин.
100 Мин аксакалларга караганда яхшырак аңлап эш итәм,
Чөнки боерыкларыңны үтим.
101 Сүзеңә буйсыныр өчен,
Һәртөрле начар юлны кире кагам.+
102 Хөкемнәреңнән читкә китмим,
Мине бит син өйрәтәсең.
103 Сүзләрең аңкавым өчен баллы,
Телем өчен балдан да татлырак!+
104 Боерыкларың ярдәмендә мин аңлап эш итәм.+
Менә шуңа күрә мин һәртөрле ялган юлны нәфрәт итәм.+
נ [нун]
105 Синең сүзең аякларыма — яктырткыч,
Юлыма — яктылык.+
106 Гадел хөкемнәреңне үтәргә ант иттем
Һәм әйткән сүземдә торырмын.
107 Мин ачы газап чигәм.+
И Йәһвә, сүзең буенча гомеремне сакла.+
108 Йәһвә, зинһар, теләп китергән мактау корбаннарымны хуш күрсәң иде.+
Мине үз хөкемнәреңә өйрәтче.+
109 Гомерем һәрвакыт кыл өстендә тора,
Шулай да синең кануныңны онытмыйм мин.+
110 Явызлар миңа тозак корды,
Әмма мин боерыкларыңны үтәүдән тайпылмадым.+
111 Искә төшерүләрең — минем мәңгелек мирасым,
Чөнки алар күңелемне сөендерә.+
112 Күрсәтмәләреңне һәрвакыт, соңгы көннәремә кадәр
Үтәүгә күңелемне беркеттем.
ס [сәмих]
113 Бүленгән йөрәклеләрне җаным сөйми,+
Ә синең кануныңны яратам мин.+
114 Син сыенычым һәм калканым минем,+
Синең сүзең — минем өчен өмет.+
115 Явыз бәндәләр, яныма килмәгез,+
Аллаһымның әмерләрен үтисем килә минем.
116 И Аллаһы, вәгъдәң буенча миңа ярдәм ит,+
Минем бит яшисем килә,
Өметем өзелмәсен иде.+
117 Миңа булышып, коткар мине,+
Шулчак мин күрсәтмәләреңне һич тә күздән ычкындырмам.+
118 Күрсәтмәләреңнән тайпылган һәркемне син кире кагасың,+
Чөнки алар ялганчы, мәкерле.
119 Син җир йөзендәге барлык явызлардан арынасың, гүя алар яраксыз чүп кенә.+
Шуңа күрә мин искә төшерүләреңне яратам да.
120 Синнән курыкканга, тәнем калтырый,
Хөкемнәреңнән шомга төшәм.
ע [әйин]
121 Мин гадел һәм тәкъва эшләр кылдым.
Мине җәберләүчеләрем кулына бирмә!
122 Хезмәтчеңне үз ярдәмеңә ышандыр,
Үзбелдеклеләр мине җәберләмәсеннәр иде.
123 Коткаруыңны һәм хак вәгъдәңнең үтәлүен+
Көтә-көтә, күзләрем зарыгып бетте.+
124 Хезмәтчеңә тугры мәхәббәтеңне күрсәт,+
Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.+
125 Мин бит синең хезмәтчең, миңа төшенүчәнлек бирче,+
Шулчак искә төшерүләреңә төшенермен.
126 Йәһвә өчен эш итү вакыты җитте,+
Чөнки аның канунын бозалар.
127 Ә мин әмерләреңне
Алтыннан, хәтта саф алтыннан да күбрәк яратам.+
128 Шуңа күрә синең бөтен үгет-нәсыйхәтләреңне гадел дип саныйм,+
Һәртөрле ялган юлны нәфрәт итәм.+
פ [пе]
129 Синең искә төшерүләрең гаҗәеп!
Шуңа күрә алар буенча яшим дә.
130 Сүзләреңнең мәгънәсе ачылганда, яктылык балкый,+
Тәҗрибәсезләргә аңлау сәләте килә.+
131 Авызымны киң ачып, авыр сулап куям,
Чөнки әмерләреңне бик-бик ишетәсем килә.+
132 Миңа игътибарыңны юнәлтеп, илтифат күрсәт,+
Чөнки исемеңне яратучылар белән син шулай эшлисең.+
133 Сүзең белән адымнарымны юнәлт,
Һичнинди яман нәрсә миннән өстен булмасын.+
134 Залим кешеләрдән коткар мине,
Һәм мин боерыкларыңны үтәп яшәрмен.
135 Хезмәтчеңә якты йөз күрсәт,+
Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.
136 Кешеләр кануныңны үтәмәгәнгә,
Күз яшьләрем елгадай ага.+
צ [тсаде]
137 И Йәһвә, син тәкъва,+
Хөкемнәрең гадел.+
138 Искә төшерүләрең хак,
Аларга тулысынча ышанып була.
139 Дошманнарым сүзләреңне онытканга күрә,
Мине ашкыну ялмап ала.+
140 Әйткән сүзең бик саф,+
Хезмәтчең аны ярата.+
141 Әһәмиятсез булсам да, ким-хур ителсәм дә,+
Синең боерыкларыңны онытмыйм мин.
142 Синең тәкъвалыгың — мәңгелек тәкъвалык,+
Кануның — хакыйкать.+
143 Башыма кайгы-хәсрәтләр һәм авырлыклар төшсә дә,
Әмерләреңне яратудан туктамыйм.
144 Искә төшерүләрең мәңге гадел булып калачак.
Мин яшәсен өчен, миңа төшенүчәнлек бир.+
ק [коф]
145 Ихлас күңелдән ялварам. И Йәһвә, ишет мине.
Мин күрсәтмәләреңне үтәп яшәрмен.
146 Сиңа ялварам, коткар мине!
Мин искә төшерүләрең буенча эш итәрмен.
147 Таң атканчы уянам мин һәм ярдәм сорап аваз салам,+
Синең сүзләрең — минем өчен өмет бит.
148 Сүзең турында уйланыр өчен,
Төн урталарында уянам.+
149 Тугры мәхәббәтең буенча авазыма колак сал.+
И Йәһвә, гаделлегең буенча мине исән килеш сакла.
150 Оят эшләр кылучылар яныма якынлаша,
Алар кануныңнан ерак тора.
151 И Йәһвә, миңа якын син,+
Синең бар әмерләрең — хакыйкать.+
152 Искә төшерүләреңне күптәннән беләм,
Аларны мәңгегә урнаштырганың билгеле миңа.+
ר [реш]
153 Кайгы-хәсрәтемне күр һәм коткар мине,+
Мин бит кануныңны күңелемдә сакладым.
154 Якла һәм коткар мине,+
Вәгъдәң буенча мине исән килеш сакла.
155 Котылу явызлардан ерак тора,
Чөнки алар күрсәтмәләреңне эзләмиләр.+
156 И Йәһвә, синең шәфкатең бөек.+
Гаделлегең буенча мине исән килеш сакла.
157 Эзәрлекләүчеләрем һәм дошманнарым күп булса да,+
Искә төшерүләреңнән тайпылмыйм.
158 Хыянәтчеләргә җирәнеп карыйм мин,
Чөнки алар сүзеңне тотмый.+
159 Күр, боерыкларыңны ничек яратам мин!
И Йәһвә, тугры мәхәббәтең буенча исән килеш сакла мине.+
160 Сүзеңнең төп нигезе — хакыйкать,+
Бөтен гадел хөкемнәрең мәңгелек.
ש [син] яки [шин]
161 Түрәләр мине һич сәбәпсез эзәрлекли,+
Әмма күңелем синең сүзләреңне тирән хөрмәт итә.+
162 Зур табышка ия булган кешедәй,
Сүзеңә сөенәм, куанам мин.+
163 Мин ялганны нәфрәт итәм, җирәнәм,+
Ә кануныңны яратам.+
164 Гадел хөкемнәрең өчен
Сине көненә җиде тапкыр мактыйм мин.
165 Кануныңны яратучыларның тынычлыгы мул,+
Аларны һичнәрсә абындыра алмый.
166 И Йәһвә, коткаруыңа өметләнәм мин
Һәм әмерләреңне үтим.
167 Мин искә төшерүләрең буенча яшим,
Аларны өзелеп яратам.+
168 Боерыкларыңны һәм искә төшерүләреңне үтим мин,
Син бит кылган бар эшләремне күреп торасың.+
ת [тау]
169 И Йәһвә, ярдәм сорап ялваруым сиңа ирешсен иде.+
Сүзең буенча миңа аңлау сәләте бир.+
170 Илтифат күрсәтү турындагы үтенечемне ишетсәң иде.
Вәгъдәң буенча коткар мине.
171 Авызымнан мактау сүзләре агылып торсын,+
Чөнки син мине күрсәтмәләреңә өйрәтәсең.
172 Телем сүзең хакында җырласын,+
Чөнки синең бөтен әмерләрең гадел.
173 Миңа ярдәм кулы сузсаң иде,+
Мин бит боерыкларыңны сайладым.+
174 И Йәһвә, коткаруыңны зарыгып көтәм,
Күңелем синең кануныңа тартыла.+
175 Сине мактар өчен, җаным яшәсен,+
Хөкемнәрең миңа ярдәм булсын иде.
176 Мин югалган сарык шикелле адаштым.+ Хезмәтчеңне эзләп тап,
Чөнки мин әмерләреңне онытмадым.+