Зәбур
Давытның җыры.
141 И Йәһвә, сиңа ялварам мин.+
Миңа ярдәм итәргә ашык.+
Ялынган чагымда миңа колак сал.+
Аларның затлы ашамлыгыннан беркайчан да сыйланмам.
5 Тәкъва кеше миңа сукса, бу тугры мәхәббәт күрсәтү булыр иде,+
Мине шелтәләсә, бу — башыма сөртелгән май күк булыр иде,+
Башым аны һичкайчан кире какмас иде.+
Бәла күргән чакларында да дога кылып торырмын.
6 Халык хөкемчеләре текә кыядан бәреп төшерелсә дә,
Күңелгә май булып яткан сүзләремә халык игътибар итәр.
7 Җирне сукалаганда балчык ярылып таралган кебек,
Безнең сөякләребез дә Кабер* авызы янында таралып ята.
8 Әмма минем күз карашым, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, сиңа төбәлгән.+
Синдә мин сыеныч таптым.
Гомеремнән мәхрүм итмә.
9 Алдыма куелган капкын авызыннан,
Явызлык кылучыларның тозагыннан сакла мине.