Беренче көринтлеләргә
10 Кардәшләр, сезгә шул билгеле булсын: ата-бабаларыбызның барысы да болыт астында торган,+ барысы да диңгезне кичеп чыккан,+ 2 барысы да, болыт астында торганда һәм диңгезне кичкәндә, Муса белән бердәмлектә буларак суга чумдырылу үткән, 3 барысы да бер үк рухи ризык белән тукланган,+ 4 барысы да бер үк рухи эчемлек эчкән.+ Алар үзләренә ияреп барган рухи кыядан эчкәннәр, ә бу кыя Мәсихнең чагылышы булып торган.+ 5 Шулай да Аллаһы аларның күпчелеген хупламаган, һәм алар чүлдә һәлак булган.+
6 Алар явыз нәрсәләр теләгән.+ Алар кебек булмас өчен, болар безнең өчен сабак булып тора. 7 Шулай ук, кайберләре кебек, потка табынучылар булмагыз. Алар хакында: «Халык ашарга, эчәргә утырды; ә аннары торып, күңел ача башлады»,— дип язылган.+ 8 Кайберләре кебек, фәхешлек* тә итмик: бер көн эчендә аларның 23 000 е һәлак булган.+ 9 Шулай ук, кайберләре кебек, Йәһвәне* сынамыйк:+ алар аны сынап, елан чагуыннан үлгәннәр.+ 10 Һәм, кайберләре кебек, зарланмыйк:+ зарланулары аркасында һәлак итүче аларны юк иткән.+ 11 Алар белән булган бу хәлләр безнең өчен сабак булып тора һәм безгә, дөнья төзелешләренең* ахырында яшәүчеләргә, кисәтү итеп язылган.+
12 Шуңа күрә нык торам дип уйлаучы, егылмас өчен, сак булсын.+ 13 Сез барлык кешеләр дучар булган вәсвәсәләргә генә дучар буласыз.+ Ләкин Аллаһы тугры, һәм ул сезнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыгызны рөхсәт итмәячәк,+ әмма вәсвәсәгә дучар булганда нык калыр өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк.+
14 Шуңа күрә, кадерле кардәшләрем, потларга табынудан качыгыз.+ 15 Сез — зирәк кешеләр, шуңа күрә әйткәннәрем дөресме, юкмы икәнен үзегез хәл итегез. 16 Әллә без фатихалаган шөкрана касәсе Мәсих каныннан файда алуыбызны аңлатмыймы?+ Әллә без сындырган икмәк Мәсих тәненнән файда алуыбызны аңлатмыймы?+ 17 Икмәк бер, шуңа күрә без, күп булсак та,— бер тән,+ чөнки бер икмәктән авыз итәбез.
18 Исраи́л халкына игътибар итегез: әллә корбаннарны ашаучылар корбан китерү урыны белән уртаклашучылар түгелме?+ 19 Моның белән нәрсә әйтәсем килә? Потка китерелгән корбан яки пот үзе әһәмиятле нәрсәме? 20 Юк. Әмма шуны әйтәм: халыклар китергән корбаннар Аллаһыга түгел, ә җеннәргә китерелә.+ Ә мин сезнең җеннәр белән уртак нәрсәгез булуын теләмим.+ 21 Йәһвә* касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә берьюлы эчә алмыйсыз. «Йәһвә* табыныннан» да,+ җеннәр табыныннан да берьюлы ашый алмыйсыз. 22 Без нәрсә эшләргә җыенабыз? «Йәһвәдә* көнчелек уятыргамы»?+ Нәрсә, без аңардан көчлерәкмени?
23 Бар нәрсә рөхсәт ителә, әмма кайбер нәрсәләр файдалы түгел. Бар нәрсә рөхсәт ителә, әмма кайбер нәрсәләр ныгытмый.+ 24 Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен.+
25 Сез ит базарында сатыла торган ризыкның барысын да ашый аласыз һәм, вөҗданыгыз тыныч булсын өчен, төпченеп тормагыз, 26 чөнки «җир һәм җир йөзендәге бар нәрсә — Йәһвәнеке».*+ 27 Иман итмәүчеләрнең берәрсе сезне кунакка чакырса һәм барасыгыз килсә, вөҗданыгыз тыныч булсын өчен, алдыгызга куелган һәрнәрсәне төпченмичә ашагыз. 28 Ләкин берәр кеше сезгә: «Бу — потка китерелгән корбан»,— дисә, моны әйткән кеше хакына һәм вөҗдан хакына ашамагыз.+ 29 Мин сезнең түгел, ә башканың вөҗданы турында әйтәм. Азатлыгым булса да, азатлыгымның башка кешенең вөҗданы тарафыннан хөкем ителүен теләмим.+ 30 Әгәр мин Аллаһыга рәхмәт әйтеп ашыйм икән, ни өчен мин рәхмәт әйтеп ашаган ризыгым өчен яманланырга тиеш?+
31 Шуңа күрә, ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез.+ 32 Яһүдләр өчен дә, греклар өчен дә, Аллаһы җыелышы өчен дә абыну ташы булмагыз.+ 33 Мин дә үземә түгел, ә күпләргә, алар котылсын өчен,+ файда эзләп, һәрнәрсәдә һәркемнең күңелен табарга тырышам.+