Рәсүлләр
17 Алар Амфи́поль белән Аполло́ния аша үтеп, Тисалу́никәгә килделәр.+ Анда яһүдләр синагогасы бар иде. 2 Пау́л, үз гадәте буенча,+ анда керде дә өч Шимбә рәттән алар белән Язмалар нигезендә фикер алышты,+ 3 өзекләр китереп, Мәсихнең газап чигәргә,+ шулай ук үледән терелергә+ тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. «Мин сезгә Гайсә турында игълан итәм, һәм ул — шул Мәсих»,— дип әйтте Паул. 4 Нәтиҗәдә, аларның кайберләре Гайсә шәкерте булып китте һәм Паул белән Си́ласка+ кушылды. Аллаһыга гыйбадәт кылучы бихисап күп грек һәм күп кенә абруйлы хатын-кызлар да аларга кушылды.
5 Ләкин яһүдләр көнләштеләр+ һәм, базар мәйданында эшсез йөргән усал кешеләрнең кайберләрен алып, халык җыйдылар да шәһәрдә чуалыш күтәрделәр. Алар Паул белән Си́ласны халык алдына алып чыгу нияте белән Ясу́н йортына бәреп керделәр.+ 6 Әмма аларны тапмагач, Ясунны һәм кайбер кардәшләрне шәһәр башлыклары янына сөйрәп алып киттеләр. Алар болай дип кычкыра иде: «Бөтен җиһанда тынычлыкны бозып йөрүчеләр хәзер монда да килделәр,+ 7 ә Ясун аларны үз йортында кунак итте. Аларның барысы да бүтән бер патша — Гайсә бар дип, кайсарның законнарына каршы чыга».+ 8 Моны ишеткәч, халык һәм шәһәр башлыклары шау-шу күтәрде. 9 Ә Ясун белән башкаларны, алардан залог алганнан соң, кайтарып җибәрделәр.
10 Караңгы төшү белән, кардәшләр Паул белән Си́ласны Бируягә җибәрделәр. Анда килеп җиткәч, алар яһүдләр синагогасына керде. 11 Мондагылар тисалу́никәлеләргә караганда теләбрәк өйрәнә иде. Алар сүзне бик ашкынып кабул итте, һәм, ишеткән сүзләрнең дөреслеген белер өчен, Язмаларны һәр көн җентекләп тикшерде. 12 Шуңа күрә аларның күпләре, шулай ук күп кенә мөхтәрәм грек хатын-кызлары һәм ир-атлары Гайсә шәкерте булып китте. 13 Әмма Тисалу́никәдәге яһүдләргә Паулның Бируядә дә Аллаһы сүзен вәгазьләве мәгълүм булгач, алар, халыкны котыртып шау-шу күтәрер өчен, Бируягә килделәр.+ 14 Кардәшләр Паулны шунда ук диңгез буена озатты,+ ә Си́лас белән Тимути́ Бируядә калды. 15 Паулны Афи́нага кадәр озаткач, кардәшләр кире кайтып китте. Паул аларга, Си́лас белән Тимути+ мөмкин кадәр тизрәк килеп җитсен, диде.
16 Паул аларны көтеп Афи́нада калды. Һәм бу шәһәр потлар белән тулы икәнен күргәч, аның күңеле ярсып китте. 17 Ул синагогага кереп, яһүдләр белән, Аллаһыга гыйбадәт кылучы башкалар белән, шулай ук һәр көн базар мәйданында очраган кешеләр белән фикер алышты. 18 Ләкин кайбер фәлсәфәчеләр — эпикурчылар һәм сто́иклар — Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә хакындагы һәм үледән терелү турындагы яхшы хәбәрне+ сөйләгәнгә күрә, аларның кайберләре: «Бу лыгырдыкның нәрсә әйтәсе килә?» — диде, ә икенчеләре: «Ул чит илаһларның вәгазьчесе булса кирәк»,— диделәр. 19 Алар Паулны Ареопагка алып килеп, болай диделәр: «Син сөйләгән бу яңа тәгълимат турында күбрәк белеп буламы? 20 Әйткәннәрең колакларыбызга әллә нинди сәер сүзләр булып яңгырый. Шуңа күрә аларның мәгънәсенә төшенәсебез килә». 21 (Бар афи́налылар һәм анда яшәүче чит ил кешеләре буш вакытларын берәр нинди яңа нәрсә турында сөйләп яки тыңлап үткәрә иде.) 22 Паул Ареопа́г+ уртасына чыгып басты да болай диде:
«Афи́налылар, сез, күрәсең, һәр яктан аеруча диндар кешеләр. Мин моны күреп торам.+ 23 Мәсәлән, сезнең изге урыннарыгызны карап йөргәндә, мин „Билгесез илаһка“ дип язылган корбан китерү урыны күрдем. Сез аңа табынасыз, әмма ул сезгә билгеле түгел, шуңа күрә мин сезгә аның турында вәгазьлим. 24 Дөньяны һәм андагы һәр нәрсәне бар иткән Аллаһы — ул күк белән җирнең Раббысы.+ Ул кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләрдә яшәми,+ 25 һәм ул кешеләрнең хезмәтләренә мохтаҗ түгел,+ чөнки ул үзе һәркемгә тормыш, сулыш+ һәм барлык нәрсәне бирә. 26 Бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип, ул бер кешедән+ бөтен халыкларны бар итте,+ заманнарны һәм кешеләрнең яшәү урыннарының чикләрен билгеләде.+ 27 Ул моны алар Аллаһыны эзләсеннәр өчен, табарга тырышып, аны тапсыннар өчен эшләде.+ Ул бит һәрберебезгә якын. 28 Чөнки аның ярдәмендә* без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез.+ Сезнең кайбер шагыйрьләрегез дә: „Без аның нәселеннән“,— дип әйткән бит.
29 Шуңа күрә без, Аллаһы нәселеннән буларак,+ Аллаһы ул алтын, көмеш яки таштан ясалган берәр нәрсәгә яки кеше осталыгы белән һәм кеше уйлаганча ясалган сынга охшаш дип уйламыйк.+ 30 Аллаһы кешеләрнең андый наданлык заманнарына игътибар итмичә торды,+ ләкин хәзер ул һәр җирдә яшәүче бар кешегә тәүбә итәргә куша. 31 Ул бит үзе билгеләгән кеше аша җиһанны гадел хөкем итәргә+ ниятләгән һәм көнен билгеләп куйган. Бу һичшиксез булачак, чөнки Аллаһы шул кешене үледән терелтте».+
32 Үлеләрнең терелүе турында ишеткәч, кайберәүләр мыскыллап көлә башлады,+ ә икенчеләре: «Синең бу хакта әйткәннәреңне тагын бер тыңлап алырбыз әле»,— диделәр. 33 Шуннан соң Паул чыгып китте, 34 ләкин кайбер кешеләр аңа кушылды һәм иман итүчеләр булып китте. Алар арасында Ареопаг хакиме Диани́с, Дама́р исемле бер хатын-кыз һәм башкалар да бар иде.