ҺОШИЯ
1 Яһүд патшалары+ Узия́,+ Йофа́м,+ Әһә́з+ һәм Һизәкыя́,+ шулай ук Йоашның+ улы Исраи́л патшасы Йәрәбә́м+ көннәрендә Йәһвәнең Бәири́ улы Һошиягә* әйткән сүзе. 2 Йәһвә үз сүзен Һошия́ аша сөйли башлады. Йәһвә аңа болай дип әйтте: «Бар һәм фахишә булып китәчәк хатын-кызга өйлән. Синең аның зинасыннан туган балаларың булыр, чөнки шушы җир кешеләре фәхешлек аркасында Йәһвәдән читкә борылды».+
3 Һошия барды да Диблаи́м кызы Гомәриягә өйләнде. Гомәрия́ балага узып, аңа угыл тудырды.
4 Шунда Йәһвә Һошиягә болай диде: «Аңа Йәзрии́л* дигән исем куш, чөнки тиздән мин Йәзриилнең кан коюы өчен Яхы́й йортын+ җавапка тартырмын. Мин Исраил йортыннан патша хакимлеген тартып алырмын.+ 5 Ул көнне мин Йәзриил үзәнендә Исраилнең җәясен сындырырмын».
6 Гомәрия кабат балага узып, кыз бала тапты. Аллаһы Һошиягә болай диде: «Аңа Лоруһамә́* дигән исем бир, чөнки мин Исраил йортына бүтән шәфкать күрсәтмәм+ һәм аларны һичшиксез куып җибәрермен.+ 7 Әмма мин Яһүд йортына шәфкать күрсәтермен,+ һәм мин, Аллаһылары Йәһвә, аларны коткарырмын.+ Ләкин моның өчен җәя дә, кылыч та, сугыш та, атлар да, җайдаклар да кулланмам».+
8 Лоруһамәне имчәктән аерганнан соң, Гомәрия балага узып, угыл тудырды. 9 Шунда Аллаһы болай диде: «Аңа Луәми́м* дигән исем куш, чөнки сез минем халкым түгел, һәм мин сезнеке булмам.
10 Исраил халкының саны диңгездәге ком бөртекләредәй үлчәп тә, санап та бетергесез күп булыр.+ Һәм аларга: „Сез минем халкым түгел“+,— диелгән җирдә: „Тере Аллаһының уллары“+,— диелер. 11 Яһүд һәм Исраил кешеләрен берләштереп җыярлар.+ Алар үзләре өчен бер башлык сайлап, ул җирдән чыгар, чөнки Йәзриил көне бөек булыр.+
2 Үз абый-энеләреңә: „Минем халкым!“*+
Һәм апа-сеңелләреңә: „И шәфкать күрсәтелгән хатыннар!“*+ — дип әйт.
Үз фахишәлеген үзеннән,
Үз зинасын күкрәкләре арасыннан алып куйсын.
3 Югыйсә мин аны шәрә калдырырмын һәм туган чагында нинди булса, шундый итәрмен,
Аны чүлгә охшаш итәрмен,
Сусыз җиргә әйләндерермен,
Һәм ул сусаудан һәлак булыр.
4 Аның уллары — уйнаштан туган уллар,
Шуңа күрә аларга шәфкать күрсәтмәм.
5 Аларның аналары фахишәлек кылды.+
Аларны үз карынында йөрткән аналары:
„Үз сөяркәләрем артыннан,+
Миңа икмәк белән су,
Йон белән җитен, май белән эчемлекләр бирүчеләр артыннан барырмын“,— диеп, үзен оятсыз тотты.+
6 Шуңа күрә мин аның юлына чәнечкеле читән куярмын.
Ул үз сукмакларын таба алмасын өчен,
Каршына таш стена төзермен.
7 Ул үз сөяркәләре артыннан йөгерер, әмма куып җитә алмас.+
Аларны эзләр, ләкин таба алмас.
Шунда ул: „Беренче иремә кайтыйм,+
Ул вакытта миңа хәзерге вакытка караганда яхшырак иде бит“,— дияр.+
8 Мин аңа ашлык, яңа шәраб һәм май бирдем,+
Ул Багалга табыну өчен кулланган көмеш белән алтынны да мул итеп мин бирдем,
Ләкин ул моны танымады.+
9 „Шуңа күрә мин башкача эш итеп, урак өсте җиткәч, аңардан — ашлыгымны
Һәм, шәраб ясалганда, яңа шәрабымны тартып алырмын,+
Шәрәлеген каплап торган йоным белән җитенемне сыдырып төшерермен.
10 Сөяркәләре алдында аның җенси әгъзасын ачармын.
Кулымнан аны беркем дә коткара алмас.+
11 Мин аның бар шатлыгының эзен дә калдырмам,
Яңа айларын, бәйрәмнәрен,+ Шимбәләрен һәм күңел ачып җыелуларын бетерермен.
12 Мин аның йөзем һәм инҗир агачларын юк итәрмен.
Алар турында ул: „Бу — минем сөяркәләрем биргән эш хакым“,— дип әйткән иде.
Мин аларны урманга әйләндерермен,
Һәм кыргый хайваннар аларны йотар.
13 Мин аны Бага́л сыннарына корбаннар китергән+ көннәре өчен җавапка тартырмын.
Ул вакытта ул үзен алкалар* һәм бизәнү әйберләре белән бизәп үз сөяркәләре артыннан йөгереп йөрде.
Ул мине оныткан иде“+,— дип әйтә Йәһвә.
14 „Шуңа күрә мин аны барырга күндерермен,
Аны чүлгә алып барып,
Йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләрмен.
Анда ул миңа яшь чагындагы кебек,
Мисыр җиреннән чыккан көндәге кебек җавап бирер.+
17 „Мин аңа Багал сыннарының исемнәрен телгә алырга рөхсәт итмәм.+
Аларның исемнәре бүтән искә алынмас.+
18 Шул көнне мин үз халкым хакына кыргый хайваннар белән,+
Күкләрдәге кошлар һәм сөйрәлүчеләр белән килешү төзермен.+
19 Син мәңгегә минеке булсын өчен, сине үземә ярәшермен.
Сине тәкъвалыкта, гаделлектә,
Тугры мәхәббәттә һәм шәфкатьтә үземә ярәшермен.+
21 „Ул көнне мин җавап бирермен,— дип әйтә Йәһвә,—
Күкләрнең үтенеченә җавап бирермен,
Ә алар җирнең үтенеченә җавап бирер.+
22 Җир исә ашлык, яңа шәраб һәм майның үтенеченә җавап бирер,
23 Мин аны үзем өчен җирдә орлык чәчкәндәй чәчәрмен,+
Мин аңа, шәфкать күрсәтелмәгән хатынга,* шәфкать күрсәтермен.
Мин үземнеке булмаган халыкка:* „Син минем халкым“+,— диярмен,
Һәм алар: „Син безнең Аллаһыбыз“,— дияр“».+
3 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Бар да башка бер ирнең сөяркәсен — зина кылып йөрүче+ хатыныңны кабат ярат. Йәһвә дә Исраи́л халкын, алар башка илаһлар артыннан йөрсә дә+ һәм йөзем көлчәләрен* яратса да, ярата».+
2 Мин аны үземә 15 көмеш тәңкәгә һәм бер хоме́р* ярым арпага сатып алдым. 3 Шунда мин аңа болай дидем: «Син озак вакыт минеке булырсың. Фахишә булма һәм башка ир-ат белән якынлык кылма. Мин дә синең белән якынлык кылмам».
4 Исраил халкы бит озак вакыт патшасыз,+ мирзасыз, корбансыз, изге баганаларсыз, ефодсыз+, шулай ук потларсыз*+ яшәр. 5 Соңрак Исраил халкы кире кайтып үз Аллаһылары Йәһвәне+ һәм үз патшалары Давытны+ эзләр. Алар, соңгы көннәрдә Йәһвәнең яхшылыгын татыр өчен, калтырый-калтырый аңа килер.+
4 И Исраи́л уллары, Йәһвә сүзен тыңлагыз.
Йәһвәнең бу җирдә яшәүче халыкка каршы хөкем эше бар,+
Чөнки бу җирдә хакыйкать тә, тугры мәхәббәт тә, Аллаһы турында белем дә юк.+
Кан кою артыннан кан кою!+
Кыргый хайваннар да, күкләрдәге кошлар да,
Хәтта диңгездәге балыклар да юк ителер.
4 «Әмма халкың белән һичкем дә бәхәсләшмәсен, аны һичкем дә шелтәләмәсен,+
Чөнки халкың рухани белән бәхәсләшүчегә охшаш.+
5 Шуңа күрә син көпә-көндез абынырсың,
Пәйгамбәр дә синең белән бергә төнлә йөргәндәй абыныр,
Анаңны дәшми торган хатын итәрмен.*
6 Минем халкым, мине белмәгәнгә, дәшми торган халык булыр.*
Син белемне кире кактың,+
Шуңа күрә мин дә сине кире кагармын: руханием булып хезмәт итмәссең.
7 Алар ишәйгән саен миңа каршы күбрәк гөнаһ кылып торды.+
Мин аларның даннарын хурлыкка әйләндерермен.*
9 Халык та, рухани да бер үк нәрсәгә дучар булыр.
Аларны юлларына карап җавапка тартырмын,
Эшләренә карап җәзасын бирермен.+
Азгынлыкка бирелер, ләкин ишәймәс.+
Чөнки алар Йәһвәне ихтирам итмәде.
11 Фәхешлек, иске һәм яңа шәраб
Дөрес булганны эшләү теләген урлый.*+
12 Халкым үзенең агач потлары белән киңәшләшә,
Үзенең таягы* әйткәнне үти,
Чөнки фәхешлек рухы аларны юлдан яздыра,
Һәм алар фәхешлек аркасында Аллаһыга буйсынмый.
13 Алар тау башларында корбан китерә+
Һәм калкулыклар өстендә,
Имәннәр, стиракс агачлары һәм һәр зур агач астында корбаннар төтәтә,+
Чөнки бу агачлар яхшы күләгә бирә.
Шунлыктан кызларыгыз фахишәлек кыла,
Киленнәрегез зина кыла.
14 Мин кызларыгызны — фахишәлекләре өчен,
Киленнәрегезне зина кылулары өчен җавапка тартмам.
Ир-атлар да бит фахишәләрне аулакка алып китә,
Гыйбадәтханәнең фахишәләре белән корбан китерә.
Аңлау сәләтләре булмаган+ андый кешеләр һәлак ителер.
16 Исраил кире беткән сыер кебек кире беткән.+
Әллә хәзер Йәһвә аларны, яшь сарыкны көткәндәй, иркен көтүлектә көтәрме?
Йөрсен үз юлында!
Идарәчеләре* оятсыз нәрсәләрне өзелеп ярата.+
19 Җил аны үз канатларында очыртып алып китәр,
Һәм алар үз корбаннары аркасында оятка калыр».
И Исраи́л йорты, колак сал,
И патшаның йорты, тыңла,
Бу хөкем сүзе сезгә кагыла.
Чөнки сез — Миспәдәге тозак,
Табу́р өстенә җәелгән ятьмә.+
2 Фетнәчеләр үтерә-үтерә туя алмый.
Мин аларның барысын кисәтеп торам.*
3 Мин Ифраимны беләм,
Исраил дә миннән яшеренә алмый.
И Ифраи́м, син азгынлыкка баттың.
Исраил үзен нәҗесләде.+
Йәһвәне дә алар танымый.
5 Исраилнең горурлыгы үзенә каршы шаһитлек бирде.+
Исраил дә, Ифраим да гөнаһлар кылып абынды.
Яһүд тә алар белән бергә абынды.+
6 Үзләренең вак һәм эре терлеге белән алар Йәһвәне эзләп йөрде,
Әмма таба алмады.
Ул алардан ераклашты.+
Хәзер аларны бер ай эчендә үз мал-мөлкәтләре* белән бергә йотарлар.
8 Гибәдә — мөгез һәм Рамада+ быргы кычкыртыгыз!+
Бәйтәбендә+ сугышка өндәп кычкырыгыз. И Биньями́н, без синең артыңнан барабыз!
9 И Ифраим, җәза көнендә син коточкыч нәрсә булып китәрсең.+
Мин Исраил кабиләләре арасында нәрсә буласын игълан иттем.
10 Яһүд мирзалары биләмә чикләрен күчерүчеләргә охшаш.+
Мин аларның өсләренә ярсуымны судай коярмын.
12 Мин Ифраим өчен — көя кебек,
Яһүд йорты өчен черек сыман булдым.
13 Ифраим — үз чирен, ә Яһүд үз җәрәхәтен күргәч,
Ифраим Ассириягә китте+ һәм бөек патша артыннан хәбәрчеләр җибәрде.
Шулай да ул сезне савыктыра алмады,
Җәрәхәтегезне дә дәвалый алмады.
14 Мин Ифраим өчен — яшь арыслан сыман,
Яһүд йорты өчен көчле арыслан шикелле булырмын.
15 Китеп үз урыныма кайтырмын һәм, алар үз гаепләре аркасында тиешлесен татыганчы, шунда булырмын.
Ул вакытта алар хуплавымны эзләр.+
Газап чиккәндә, алар мине эзләр».+
Безне җәрәхәтләгән булса да, яраларыбызны үзе бәйләр.
2 Ике көннән соң ул безне терелтер.
Өченче көнне безне торгызыр,
Һәм без аның алдында яшәрбез.
3 Без Йәһвәне белербез һәм аны тагы да яхшырак белергә тырышырбыз.
Кояш һәркөн чыккан кебек, ул да һичшиксез чыгар.
Ул безгә коеп яуган яңгыр сыман,
Җирне сугарган язгы яңгыр шикелле килер».
4 «Нәрсә эшлим инде синең белән, Ифраи́м?
Һәм синең белән, Яһүд, нәрсә эшлим?
Сезнең тугры мәхәббәтегез иртәнге болытлар сыман,
Тиз арада юкка чыга торган чык шикелле.
5 Менә ни өчен мин аларны пәйгамбәрләр ярдәмендә чабып ташлармын.+
Аларны авызымнан чыккан сүзләр белән һәлак итәрмен.+
Сиңа чыгарылган хөкемнәр яктылык сыман балкып торыр.+
6 Мине бит корбаннар түгел, ә тугры мәхәббәт,*
Тулаем яндыру корбаннары түгел, ә Аллаһы турында белем сөендерә.+
7 Әмма алар гөнаһлы бәндә сыман килешүне бозды.+
Үз җирләрендә миңа хыянәт итте.
9 Руханилар — кешене сагалап ятучы җинаятьчеләр өере.
Шехе́м юлында үтерәләр,+
Чөнки алар оятсыз.
10 Исраи́л йортында мин коточкыч нәрсә күрдем.
Ифраим анда фәхешлек кыла.+
Исраил үзен нәҗесләде.+
Алар алдап яши.+
Караклар бәреп керә һәм җинаятьчеләрнең бандалары һөҗүм итә.+
2 Ләкин мин аларның бар явызлыкларын искә төшерермен+ дигән уй күңелләренә дә килми.
Үз эшләре аларны чолгап алды.
Алар минем йөзем алдында тора.
3 Алар патшаны — үз явызлыклары белән,
Мирзаларны үз ялганнары белән сөендерә.
4 Аларның барысы хыянәтче,
Алар икмәкче яккан мич сыман янып тора.
Ул, изгән камыры күтәрелгәнче, күмерләргә кагылмый тора.
5 Патшабыз бәйрәм иткән көнне мирзалар авырып китте:
Алар шәраб эчеп ярсыды.+
Патша үз кулын мыскыллап көлүчеләргә сузды.
6 Алар якынлашканда,* йөрәкләре мич сыман янып тора.
Икмәкче төне буе йоклап ята,
Ә иртән мичтәге ут дөрләп янып тора.
7 Аларның барысы мичтәй кызган,
Алар үз идарәчеләрен йота.
Бар патшалары егылган.+
Берсе дә мине чакырмый.+
8 Ифраи́м башка халыклар белән катышкан.+
Ифраим әйләндерелмичә калган түгәрәк көлчәгә охшаш.
9 Чит кешеләр аның көчен йоткан,+ ә ул моның турында белми.
Чал чәчләреннән башы агарып беткән, ә ул моны абайламый.
10 Исраилнең горурлыгы үзенә каршы шаһитлек бирә.+
Боларның барысына карамастан,
Алар үз Аллаһылары Йәһвәгә кайтмады+ һәм аны эзләмәде.
11 Ифраим беркатлы, акылсыз+ күгәрчен сыман.
Алар Мисырга ялвара,+ Ассириягә бара.+
12 Кая гына бармасыннар, алар өстеннән ятьмәмне җәярмен.
Мин аларны, күкләрдәге кошларны җиргә төшергән сыман, җиргә төшерермен.
Аларны җәмгыятьләренә бирелгән кисәтү буенча төзәтермен.+
13 Кайгы аларга, чөнки миннән качтылар!
Юкка чыгарлар, чөнки миңа каршы җинаять кылдылар!
Мин аларны йолып алырга җыенган идем, ә алар минем турында ялган сөйләде.+
Ашлык һәм яңа шәраб өчен алар үз-үзләрен җәрәхәтли.
Алар миңа каршы чыкты.
15 Мин аларны төзәтсәм дә, кулларын ныгытсам да,
Явыз мәкер корып миңа каршы чыгалар.
16 Алар башка якка китте, әмма югарырак нәрсәгә* түгел.
Алар бушаган җәя шикелле ышанычсыз.+
Мирзалары үзләренең дорфа телләре аркасында кылычтан һәлак булыр.
Шуңа күрә алардан Мисыр җирендә мыскыллап көләрләр».+
Алар килешүемне бозды+ һәм канунымны тотмады,+
Шуңа күрә дошман Йәһвә йортына каршы бөркеттәй ябырыла.+
2 Алар миңа: „И Аллаһыбыз! Без, исраиллеләр, сине беләбез“,— дип кычкыра.+
3 Исраи́л яхшы булганны кире какты.+
Аны дошман эзәрлекләсен.
4 Алар миннән хуплау сорамыйча патшалар куйды,
Ризалыгымны алмыйча мирзалар билгеләде.
5 И Сама́рия, мин синең бозау сыныңны кире кактым.+
Мин аларга ярсыдым.+
Күпме инде алар үзләрен сафландырмый торыр?
6 Чөнки бу бозау сыны Исраилдән чыкты.
Аны һөнәрче ясады, ул Аллаһы түгел.
Сама́рия бозавын челпәрәмә китерерләр.
Бер башак та өлгергән ашлык бөртеге бирми,+
Бер үсенте дә он бирми.
Аларның берәрсе нәрсә дә булса бирсә дә, аны чит кешеләр йотар.+
Алар халыклар арасында+
Кирәкмәгән савыт кебек булыр.
9 Чөнки алар ялгыз кыргый ишәк сыман Ассириягә барды.+
Ифраи́м үзенә сөяркәләр яллады.+
10 Алар сөяркәләрне башка халыклардан ялласа да,
Мин аларны чолгап алырмын.
Патшалар белән мирзалар аларның өсләренә авыр йөк салыр, шуңа күрә алар газаплана башлар.+
11 Ифраим мәзбәхләрнең* санын арттырды һәм шулай итеп гөнаһ кылды.+
Алар аның гөнаһ кылу мәзбәхләре булып китте.+
Менә ул аларның гөнаһларын искә төшереп аларны җәзалар.+
Алар кире Мисырга таба борылды.*+
14 Исраил үз Яратучысын онытты+ һәм гыйбадәтханәләр төзеде,+
Ә Яһүд ныгытылган шәһәрләрнең санын арттырды.+
Әмма мин аның шәһәрләренә ут җибәрермен,
Һәм ул һәр шәһәрнең манараларын йотар».+
Чөнки син фәхешлек кылып үз Аллаһыңнан читләштең.+
Син һәр ындыр табагында фәхешлек кылып алган түләүне яратасың.+
3 Син Йәһвә җирендә бүтән яшәмәссең.+
Ифраи́м Мисырга кайтыр,
Ассириядә шакшы нәрсәләр ашар.+
4 Алар Йәһвәгә шәраб бүләкләре бүтән агызмас.+
Китергән корбаннары аны сөендермәс.+
Алар матәм икмәгенә охшаш.
Аны ашаган һәркем үзен нәҗесләр.
Чөнки аларның икмәге үзләре өчен генә.
Шул икмәк Йәһвә йортына кертелмәс.
6 Менә! Аларга җимерелү аркасында качарга туры килер.+
Мисыр аларны бергә җыяр,+ ә Ме́мфис аларны җирләр.+
Аларның кыйммәтле көмеш әйберләрен кычыткан басар,
Чатырларында чәнечкеле куаклар үсәр.
Исраил моны белсен.
Аларның пәйгамбәре акылсыз булыр, иңдерелгән сүзләр сөйләүче кеше акылдан язар.
Чөнки синең гөнаһың гаять зур һәм сиңа каршы дошманлык ташып тора».
8 Кайчандыр Ифраим сакчысы+ Аллаһым белән иде.+
Ә хәзер аның пәйгамбәрләренең+ бар юллары кош аулаучының тозаклары сыман.
Аллаһысының йорты дошманлык белән тулы.
9 Гибә́ көннәрендә булган кебек, алар һәлакәткә китерәчәк эшләргә баткан.+
Ул аларны, гөнаһларын искә төшереп, җәзалар.+
10 «Мин Исраилгә тап булгач, ул минем өчен чүлдәге йөзем сыман иде.+
Сезнең ата-бабаларыгызны инҗир агачының беренче җимешләре итеп күрдем.
Әмма алар Пигурдагы Багалга китте.+
11 Ифраимның даны кош кебек очып китә.
Анда бала да тумый, йөклеләр дә, балага узучылар да юк.+
Әйе, мин алардан читкә борылгач, аларга кайгы булыр!+
13 Көтүлектә йөргән Ифраим минем өчен Тир кебек булды.+
Ә хәзер Ифраим үз улларын үлемгә алып барырга тиеш».
14 И Йәһвә, аларга ниятләгәнеңне бир.
Карыннары бала тотмасын, күкрәкләре корысын.
15 «Алар бар явызлыкларын Гилгәлдә башкарды.+ Мин аларны шунда нәфрәт иттем.
Бар явыз эшләре өчен аларны үз йортымнан куып чыгарырмын.+
Аларны бүтән яратмам.+
Аларның бар мирзалары кире беткән.
Аларның тамырлары кибеп бетәр, һәм алар җимеш бирмәс.
Бала тудырсалар да, аларның сөекле токымын һәлак итәрмен».
17 Аллаһым аларны кире кагар,
Чөнки алар аны тыңламады,+
Алар халыклар арасында качкыннар булып яшәр.+
10 «Исраи́л — үз җимешен бирүче кыргыйланган* йөзем агачы.+
Җимешләре күбәйгән саен, ул үз мәзбәхләренең санын арттыра бара.+
Җире уңдырышлырак булган саен, изге баганалары да мәһабәтрәк була бара.+
Хәзер алар гаепле булып саналыр.
Берәү аларның мәзбәхләрен җимерер һәм изге баганаларын ватар.
3 Хәзер алар болай дияр: „Без Йәһвәдән курыкмадык, шуңа күрә патшабыз да юк.+
Патшабыз булса да, ул безгә нәрсә эшли алыр иде?“
4 Алар буш сүзләр сөйли, ялган антлар бирә,+ килешүләр төзи.
Шуңа күрә гаделсез хөкем сукаланган кырда агулы чүп үләнедәй үсеп чыга.+
5 Сама́риядә яшәүчеләр Бәйтәбендәге бозау сыны+ өчен куркып торыр.
Чит илаһка һәм аның данына элек шатланган руханилар да,
Аның халкы да хәзер аның турында үкереп елар,
Чөнки ул сөргенгә сөрелер.
6 Аны Ассириягә бөек патшага бүләк итеп китерерләр.+
Ифраи́м оятка калыр,
Исраил үзе тоткан киңәш аркасында хур булыр.+
8 Бәйтәбе́н биеклекләре+ — Исраилнең гөнаһы+ юк ителер.+
Мәзбәхләрендә чәнечкеле үсемлек һәм шайтан таягы үсәр.+
Кешеләр тауларга: „Безне каплагыз!“,
Калкулыкларга: „Безнең өскә авып, безне каплагыз!“ — дияр.+
Гибәдә сугыш гаделсезлек улларын куып җитмәде.*
10 Теләгем тугач, аларны төзәтермен.
Халыклар аларга каршы җыелыр,
Һәм аларның ике гөнаһын аларның үзләренә җигәрләр.*
11 Ифраим өйрәтелгән, ашлык сугарга яраткан тана иде.
Мин аның матур муенын жәлләп тордым.
Хәзер исә мин берәүгә Ифраимга атланырга* рөхсәт итәрмен.+
Яһүд сукалар, Ягъкуб шул берәү өчен тырмалар.
12 Үзегез өчен тәкъвалык орлыклары чәчегез һәм тугры мәхәббәт урыгыз.
Үзегез өчен сөрүле җирләрне сукалагыз.+
Әле бит Йәһвәне эзләр өчен вакыт бар.+
Ул килеп сезне тәкъвалыкка өйрәткәнче шулай эшләгез.+
Чөнки сез үз юлыгызга,
Күп санлы гаскәриләрегезгә өмет багладыгыз.
Бу Салманның сугыш көнне Арбе́л йортын тар-мар итеп,
Аналарны балалары белән бергә тураклап үтерүенә охшаш булыр.
15 Моның барысы, и Бәйте́л,+ үтә явыз эшләрең өчен башыңа төшәр.
Таң атканда Исраил патшасы, һичшиксез, юк ителер».+
3 Ә Мин Ифраимны кулларыма алдым,+ аны йөрергә өйрәттем.+
Алар исә үзләрен савыктыруымны танымады.
4 Мин аларны игелек баулары,* мәхәббәт баулары ярдәмендә җитәкләп йөрдем.+
Мин алар өчен муеннарыннан* йөкне төшергән кеше кебек булдым.
Һәрберсенә назлы итеп ризык өләштем.
6 Аларның уй-ниятләре аркасында шәһәрләре буйлап өермәләп кылыч үтәр.+
Ул капка бикләрен җимерер, ә үзләрен йотар.+
7 Минем халкым миңа карата тугрылыксыз булып китте.+
Аларны югарыга* чакырсалар да, берсе дә торып басмады.
8 И Ифраи́м, ничек инде синнән баш тартыйм?+
И Исраи́л, ничек инде сине дошман кулына бирим?
Сиңа Адмага эшләгәнне ничек эшлим инде?
Сине Зибәимгә ничек охшаш итим инде?+
Минем йөрәгем үзгәрде.
Сиңа карата кызгану белән янып торам.+
9 Көйдергеч ачуымны яудырмам.
Сиңа ярсу белән килмәм.
10 Алар Йәһвәгә иярер. Ул арысландай үкерер.+
Ул үкергәч, аның уллары көнбатыштан калтырый-калтырый килер.+
Мин аларны үз йортларына урнаштырырмын,— ди Йәһвә+.—
12 Ифраим мине — ялган белән,
Исраил йорты алдау белән чолгап алды.+
Әмма Яһүд әле дә Аллаһы белән йөри.
Ул Изге Аллаһыга тугры».+
12 «Ифраи́м җил белән туклана.
Көнчыгыш җиле артыннан көне буе чабып йөри.
Ул ялган белән җәбер-золымны ишәйтә.
Алар Ассирия белән килешү төзи+ һәм Мисырга май ташый.+
2 Йәһвәнең Яһүдкә каршы хөкем эше бар.+
Ул Ягъкубны йөргән юлларына карап җавапка тартыр,
Эшләренә карап җәза бирер.+
4 Ул фәрештә белән көрәште һәм аны җиңде.
Үкереп елый-елый аңардан илтифат күрсәтүен үтенде».+
Аллаһы аны Бәйтелдә тапты һәм шунда безнең белән сөйләште.+
5 Ул — Йәһвә, Гаскәрләр Иясе.+
Йәһвә — аның истәлекле исеме.*+
6 «Шуңа күрә Аллаһыңа кире кайт,+
Тугры мәхәббәт белән гаделлекне сакла,+
Аллаһыңа һәрвакыт өметләнеп тор.
7 Әмма сатучы кулында ялган үлчәү.
Ул алдарга ярата.+
Тырышып башкарган эшләремдә бер хата да, гөнаһ та тапмаслар“,— дип әйтеп тора.
9 Мисырда булган чагыңнан алып мин — синең Аллаһың Йәһвә.+
Билгеләнгән вакытта* булган кебек,
Мин сине кабат чатырларда яшәтермен.
10 Мин пәйгамбәрләр белән сөйләштем,+
Аларның күренешләрен ишәйттем,
Мин пәйгамбәрләр аша гыйбрәтле сүзләр сөйләдем.
11 Гиладта алдау* һәм ялган хөкем сөрә.+
12 Ягъкуб Ара́м* җиренә качып китте.+
14 Ифраим Аллаһының күңелен бик нык рәнҗетте.+
Кан кою гаебе әле дә аның өстендә кала.
Хуҗасы аңа үзен мәсхәрә иткәне өчен тиешлесен кайтарыр».+
13 «Ифраи́м сөйләгәндә, кешеләр калтырап торды.
Алар сыннар ясый, әйе, һәр һөнәрче үз эшен оста итеп башкара
Һәм аларга: „Корбан китерүчеләр бозау сыннарын үпсен“,— дип әйтә.+
3 Шуңа күрә алар иртәнге болытлар кебек,
Иртә юкка чыга торган чык сыман,
Ындыр табагыннан җил очырткан кибәк шикелле,
Түбәдәге морҗадан күтәрелгән төтен кебек булыр.
4 Мисырда булган чагыңнан алып мин синең Аллаһың Йәһвә.+
Син миннән башка Аллаһыны белмәдең,
Миннән башка коткаручы юк.+
5 Мин сиңа чүлдә, корылык җирендә игътибар иттем.+
6 Алар үз көтүлекләрендә тукланды.+
Туклангач, йөрәкләре горурланып китте.
Шуңа күрә алар мине онытты.+
8 Мин аларга үз балаларын югалткан ана аю сыман ташланырмын.
Аларның күкрәк читлеген ярып ачармын.
Аларны арысландай йотармын,
Ерткыч хайвандай ботарлармын.
9 И Исраи́л, сине һәлак итәрләр,
Чөнки син миңа каршы, ярдәмчеңә каршы чыктың.
10 Бар шәһәрләреңдә сине коткара алган патшаң кая соң?+
Идарәчеләрең кая?
Алар турында син: „Миңа патша һәм мирзалар бир“,— дип әйтә идең бит.+
11 Ачуым чыгып, мин сиңа патша бирдем.+
Ярсып, аны кире алырмын.+
13 Ул тулгак тоту газабы кичерер.
Әмма ул — акылсыз бала,
Туасы вакыты җиткәч, якты дөньяга ашыкмый.
И Үлем, чаккычың кая?+
И Кабер, җимерү көчең кая?+
Әмма мин кызгану күрсәтмәм.
15 Ул камыш арасында гөрләп чәчәк атса да,
Көнчыгыш җиле, Йәһвә җиле, чүлдән килеп,
Аның байлыгын һәм су чыганагын корытыр.
Ул аның хәзинәсеннән бар кыйммәтле әйберләрен талап чыгар.+
16 Сама́рия үз Аллаһысына каршы фетнә күтәргәне өчен+ гаепле булыр.+
Алар кылыч белән һәлак ителер.+
Балаларын тураклап үтерерләр,
Авырлы хатыннарының карыннарын ярырлар».
2 Йәһвәгә мондый сүзләр белән кайт,
Аңа болай диген: „Гөнаһларыбызны кичер,+ бездән яхшы булганны кабул ит,
Һәм без авызыбыздан чыккан мактау сүзләрен+ яшь үгезләрне китергәндәй бүләк итеп китерербез.*
Без атларга атланып йөрмәбез+
Һәм үз кулларыбыз ясаган нәрсәгә бүтән: „И Аллаһыбыз!“ — дип әйтмәбез.
Син ятимгә шәфкать күрсәтәсең бит“.+
4 Мин аларны савыктырырмын, алар бүтән тугрылыксыз булмас.+
5 Мин Исраил өчен чык кебек булырмын.
Ул лалә сыман чәчәк атар,
Үз тамырларын Ливандагы агачлар шикелле җибәрер.
7 Алар яңадан минем күләгәмдә яшәр.
Алар ашлык үстерер һәм йөзем агачыдай чәчәк атар.+
Минем даным Лива́н шәрабы сыман булыр.
8 Ифраи́м: „Потлардан миңа ни файда бар?“ — дияр.+
Мин җавап бирермен һәм аны кайгыртырмын.+
Мин гөрләп чәчәк аткан артыш агачы күк булырмын.
Мин сиңа җимешләр бирермен».
9 Кем зирәк? Шул нәрсәләргә төшенсен.
Кем акыллы? Болар турында белем алсын.
Чөнки Йәһвәнең юллары — намуслылык юллары.+
Тәкъва кеше алар буйлап йөрер,
Ә канунны бозучылар шул юлларда абынып егылыр.
Һошайәһ исеменең кыска формасы. Мәгъ. «Йәһ тарафыннан коткарылган; Йәһ коткарды».
Мәгъ. «Аллаһы орлык чәчәр».
Мәгъ. «шәфкать күрсәтелмәгән».
Мәгъ. «минем халкым түгел».
Һо 1:9 дагы искәрмәне к.
Һо 1:6 дагы искәрмәне к.
Яки «борын балдаклары».
Яки «Багалым».
Мәгъ. «Аллаһы орлык чәчәр».
Һо 1:6 дагы искәрмәне к.
Һо 1:9 дагы искәрмәне к.
Ягъни ялган табынуда кулланылган көлчәләрне.
Бер хомер — 220 л. Ә14 кушымт. к.
Сүзлектән «Гаилә поты» к.
Яки «һәлак итәрмен».
Яки «һәлак ителер».
Яки «күрсәтмәсен».
Я, бәлки, «Алар минем данымны хурлыкка әйләндерде».
Яки «Җаннары аларның хаталарын тели». Сүзлектән «Җан» к.
Сүзгә-сүз «Йөрәкне ала».
Яки «Күрәзәченең таягы».
Яки «Бодайдан ясалган сыралары».
Сүзгә-сүз «Калканнары».
Яки «төзәтермен».
Яки «басулары».
Яки «шәфкать».
Я, бәлки, «Алар явыз планнар корып якынлашканда».
Ягъни югары гыйбадәт кылуга.
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «күрсәтмәләр».
Я, бәлки, «кайтыр».
Яки «Мәҗлес көне».
Яки «оятсыз илаһка».
Я, бәлки, «киң булып җәелгән».
Яки «эчкерсез түгел; ялагай».
Яки «өлешчә генә җимерде».
Ягъни алар йөк итеп үз җәзаларын йөртер.
Яки «Ифраимны җигәргә».
Ягъни пәйгамбәрләр һәм Исраилгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен җибәрелгән башка кешеләр.
Сүзгә-сүз «кеше баулары», әти-әниләр кулланган бау.
Сүзгә-сүз «казналыкларыннан».
Ягъни югары гыйбадәт кылуга.
Яки «аны шул исем белән истә тоталар».
Я, бәлки, «Бәйрәм вакытында».
Яки «сихри нәрсә».
Яки «Сурия».
Яки «саклана».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «без исә иреннәребезнең яшь үгезләрен китерербез».
Яки «үз теләгем буенча».